Четверг, 12.12.2024, 06:33:15   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [30]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ЯҢГЫР ЯУГАН ТӨНДӘ (Төрекмән халык әкияте)
ЯҢГЫР ЯУГАН ТӨНДӘ (Төрекмән халык әкияте)
13:47:58
Яхшы киемнәр киенгән берничә кеше байга кунакка баралар икән.

Кәминә боларны күргән дә артларыннан ияреп киткән. Байлар: «Безнең дәрәҗәне төшереп, кеше көлдереп йөрмә!» — дип, аны куып җибәргәннәр.

Йорты-җире, сыеныр урыны булмаган Кәминә урам уртасында басып калган. Шуннан ул бер фәкыйрь генә йортның ишеген шакыган. «Рәхим ит! Түрдән уз! — дип каршы алганнар аны. «Төн кундырып чыгарсагыз, мең рәхмәт!» — дигән Кәминә. Шул арада ул хуҗаның казан тирәсендә кайнашуын күреп алган. Үзе казанны болгата, ә аш китерергә җыенганы сизелми икән моның. Кәминә түзмәгән, хуҗадан аш турында сораган. «И кунак, син безнең иң авырткан җиргә кагылдың,— дигән хуҗа.— Алар ашарга сорый, ә безнең бер бөртек ризыгыбыз да юк. Кич җитте исә, мин казанга су белән таш салам, хатыным шуны болгатып тора. Аннары сабыйларны: «Сез ятыгыз, аш пешүгә уятырмын»,— дип алдый-алдый йоклатам».

Бу сүзләрне ишеткәч, Кәминәнең йөрәгенә кан саугандай була. Өйдәгеләр йокыга талгач, ул, урамга чыгып, байның бер сарыгын суя да хуҗаның хатынына кертеп бирә. «Балаларыңа пешереп ашат»,— ди ул аңа. Балалар тамакларын туйдырып урыннарына яткач, ул комган ала да түбәдәге тишектән алар өстенә су чәчрәтә башлый. Балалар: «Яңгыр ява»,— дип пышылдашып, йокыга киткәннәрен сизми дә калалар.

Иртән байга бер сарыгы югалганын җиткерәләр. «Теге хәерче эше бу»,— ди ул һәм Кәминә кунган йортка таба китә. Өй янында уйнап йөргән балалардан: «Ит ашадыгызмы?» — дип сорый. «Ашадык!» — дип чатнатып җавап бирә балаларның иң кечесе. «Кайчан?» — дип сорый бай. «Яңгыр яуган төнне». «Яңгыр соңгы тапкыр моннан ярты ел элек, яз көне яуган иде»,— дип уйлый бай һәм урам буйлап югалган сарыгын эзләп китә.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz