Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ДИҢГЕЗ СУЫ НИГӘ ТОЗЛЫ? (Филиппин халык әкияте)
ДИҢГЕЗ СУЫ НИГӘ ТОЗЛЫ? (Филиппин халык әкияте) | 16:43:46 |
Бик-бик борынгы заманда диңгез суы да елга суы сыман тозсыз булган икән. Ангалоны кырмыска тешләгән көннән башлап шулай тозлыга әйләнгән ул...
«Кем соң ул Ангало?» — диярсез инде сез. Ул галәмәт зур гәүдәле пәһлеван булган. Диңгезгә керсә, диңгез тубыктан, җиргә басса, таулар тез тиңентен генә икән аңа.
Шулай бервакыт кешеләрнең тозлары беткән, һәм алар, ярдәм сорап, Ангало янына килгәннәр.
— Бер чеметем тозыбыз калмады. Диңгез аръягында тозның исәбе-хисабы юк. Диңгез кичәргә ярдәм ит, Ангало! — дип ялварганнар кешеләр.
— Була ул! Әйдәгез минем арттан! — дигән пәһлеван, аларның хәленә кереп.
Бергәләп диңгезгә таба киткәннәр болар. Яр буена килеп җитүгә, Ангало җиргә утырган да, аягын сузып, табанын диңгез аръягындагы кыяга терәп куйган.
— Менә сезгә күпер салдым,— дип көлгән ул.— Рәхим итеп, минем аяк өстеннән диңгез аръягына чыгыгыз.
— Рәхмәт, Ангало, мең рәхмәт! — дип сөенгән халык.
Кулларына кәрзин тоткан кешеләр теге як ярга юл тотканнар.
Кәрзиннәренә тоз тутыргач, барысы да кайтыр юлга чыкканнар. Ангало аягы өстеннән бер-бер артлы тезелешеп атлыйлар, ди, болар. Диңгезнең нәкъ уртасына килеп җиткәч, Ангалоны кинәт кырмыска тешләгән. Шунда пәһлеван авырткан аягын кисәк кенә тартып алган, ә кешеләр тозлы кәрзиннәре белән бергә һәммәсе диңгезгә чумганнар, ди.
Менә шушы көннән бирле диңгез суы тозлы икән инде. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 2 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|