Чындырмы-юктырмы, белмим, яшәгән, ди, бер карт, һәм булган, ди, аның бер улы. Шулай беркөнне карт иртән торып тышка чыкса, ишегалды түрендәге чокырдан галәмәт зур башлы Аждаһа ут чәчеп тора, ди. «Аждаһа булса да, моңа кадәр миңа зыяны тигәне юк. Тукта, дуслашыйм әле моның белән»,— дип уйлаган карт. Хатынының сыер савып бетергәнен көткән дә, бер табак сөт алып, Аждаһа алдына китереп куйган. Аждаһа сөтне эчеп бетергәч, рәхәтләнеп кикереп куйган. Шулчак аның авызыннан бер табак алтын чылтырап коелган. Карт, сөенә-сөенә, алтын тулы табакны күтәреп, өенә йөгергән.
Шул көннән башлап карт һәр иртәне дустын бер табак сөт белән сыйлый торган булган, ә Аждаһа аңа табак тутырып алтын бүләк иткән. Озакламый карт тирә-юньдәге иң бай кешегә әйләнгән.
Картның улы да бар бит әле. Аңа бу байлык кына аз тоелган. « Көн саен табак белән вакланганчы, Аждаһаны үтерергә дә аның бөтен алтынын өйгә ташып куярга кирәк»,— дип уйлаган ул. Кылыч алган да, төнлә чокыр янына килеп, бар көче белән Аждаһага кизәнгән. Ләкин Аждаһаның башы түгел, койрыгы гына өзелгән. Тагын бер тапкыр ча¬бам дип кизәнгәндә,
Аждаһа аның үзен кабып йоткан.
Карт иртән торып ишегалдына чыкса, Аждаһа кара көеп утыра, ди.
— Нәрсә булды, ни кайгың бар? — дип сораган аннан карт.
— Синең улың минем башны чабып өзмәкче иде, мин аны кабып йотарга мәҗбүр булдым,— дигән Аждаһа.
— Нишлисең, ул үзе гаепле, аның өчен үч алырга җыенмыйм. Без синең белән киләчәктә дә дус булып калырбыз,— дигән карт.
— Юк,— дигән аңа Аждаһа, мине күргән саен, син улыңны искә төшерерсең, ә мин киселгән койрыгым турында уйлармын. Безгә моннан соң бергә булырга ярамый.
Әнә шулай Аждаһа картның ишегалдыннан бөтенләйгә юкка чыккан. |