Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ТЫЧКАН БЕЛӘН МӘЧЕ (Һинд халык әкияте)
ТЫЧКАН БЕЛӘН МӘЧЕ (Һинд халык әкияте) | 18:43:26 |
Карга шулай берзаман Тычкан аулап кайтып килә икән. Урман өстеннән очканда, Тычканны ялгыш ычкындырып җибәргән бу. Ә урманда төрледән-төрле могҗизалар ясый белүче кеше яши икән. Тычкан нәкъ шул кешенең аяк очына ук килеп төшкән. Кеше Тычканны үзенең өенә алып кайткан. Бергәләп бик дус кына яши башлаганнар болар. Тычканның тамагы тук, өсте бөтен булган.
Көннәрдән бер көнне Тычкан урманга чыгасы иткән. Чыгуы булган, каршында бик зур Мәче күреп, коты алынган. Тизрәк өйгә йөгереп кергән дә почмакка поскан.
— Нәрсә булды? Нигә болай дерелдисең? — дип сораган аннан кеше.
— Ай, әфәндем! Өй янында Мәче күрдем, шуннан котым очты,— дип чыелдаган Тычкан.
Кеше бераз уйлап торган да болай дигән:
— Ярый, мин сине мәчеләрдән курыкмас итәрмен. Ят, йокла, иртәгә иртән тычкан булып түгел, ә мәче булып уянырсың.
Икенче көнне уянып китсә, Тычкан, чыннан да, Мәчегә әйләнгән икән. Шатлыгыннан сикерә-сикерә, урманга чыгып йөгергән ул. Инде кояшта рәхәтләнеп ятыйм дигәндә генә, моның каршына теге Мәче килеп чыккан. Бу мескенкәй, үзенең Мәче икәнен онытып, җан-фәрманга өенә чапкан. Мәчедән курыкканын әйтергә оялган ул һәм:
— Урманда Эт куды, көчкә-көчкә качып котылдым,— дип алдаган.
— Ярый, йокларга ят. Иртәгә иртән эт кыяфәтендә уянырсың,— дигән аңа кеше.
Икенче көнне Мәче зуп-зур Эт булып уянган да өрә-өрә урманга чапкан. Иң беренче агач төбендә үк теге Мәчене күргән ул. Мәче, инде бу Эт миңа ташлана дип, тәпиен күтәргән дә каты итеп мияуларга тотынган. Коты алынган Эт бар көченә өйгә элдергән.
— Инде бу юлы кемнән курыктың? — дигән кеше.
Мәчедән курыкканын әйтергә оялган Эт һәм, Юлбарыс күрдем, дип алдаган.
— Алайса, мин сине моннан ары беркемнән дә курыкмас итәм. Ят, йокла, иртәгә юлбарыс булып уянырсың.
Иртән күзләрен ачса, Эт, чыннан да, Юлбарыска әйләнгән икән. «Кая, урманга барып, кем икәнемне күрсәтим әле, минем көчтән, минем батырлыктан тирә-юнь дер калтырап торсын»,— дип уйлаган ул. Ләкин урманга таба атлавы гына булган, каршыда теге Мәче күренгән. Куркудан Мәченең сырт йоннары кабарган, гәүдәсе дугаланган. «Болай булгач, беттем!» — дип уйлаган Мәче. Ә тычкан йөрәкле Юлбарыс, Мәченең ут янган күзләрен күрүгә, борылган да кеше өенә таба чапкан.
— Тагын нидән калтырыйсың? Әллә безнең урманда Юлбарыстан да көчлерәк җанвар бармы? — дип сораган кеше.
— Бар...— дип пышылдаган Юлбарыс.
— Әйт әле, кем ул?
— Ул... ул... ул — Мәче!
Шулчак кеше башын кашып куйган һәм:
— Тычкан йөрәкле Юлбарыс булудан файда юк икән,— дигән дә Юлбарысны яңадан Тычканга әйләндергән. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 2 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|