Четверг, 19.06.2025, 00:42:58   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 09 » КУРКАК ВАНЯ (Рус халык әкияте)
КУРКАК ВАНЯ (Рус халык әкияте)
12:58:26
Яшәгән, ди, Ваня атлы малай. Көннәрдән бер көнне ул өйдә ялгызы гына калган. Кымшанырга да куркып, мич башында дер калтырап утыра икән бу. Шулчак янәшәсендә генә кемдер авыр итеп сулап куймасынмы!

Малай, моны йорт иясе дип уйлап, куркуыннан идәнгә сикереп төшкән. Сикереп төшүе булган, аяк астындагы кисәү агачы шап итеп маңгаена китереп бәргән. Тагын йорт иясе сукты, ахры, дип уйлаган Ваня. Аның бөтенләй коты очкан. Ул йөгереп барып ишекне ачкан да баскыч төбенә чыккан. Чыгуын чыккан, ләкин шуннан ары бер адым да китә алмаган. Чөнки ишек җибәрми икән моны. Шулчак Ваня бар көченә кычкыра башлаган:

— Ай, ай, ай! Йорт иясе җибәрми! Йорт иясе өйдән чыгармый!

Әлеге тавышны ишетеп, бөтен күрше-күлән җыелган. Карасалар, Ваняның чабатасы чишелгән дә, чабата киндерәсе ишеккә кысылган, ди.

Малайны йорт иясе түгел, ә бәлки үз чабатасы өйдән чыгармый тора икән ләбаса.

Ваняның сүзләрен тыңлап бетергәч, күршеләре өйгә кергәннәр. Аяк очларына гына басып, мич янына килгәннәр. Мич каршында кисәү агачы аунап ята, сәкедә камыр куелган күәс тора, ди. Камыр өлгереп кабарган да, пош-пош килеп, һава чыгарып утыра икән.

Ваняның йорт иясе дигәне әнә шул камыр күәсе булган. Күршеләре кычкырып көлеп җибәргәннәр. Шушы вакыйгадан соң малайны «Куркак Ваня» дип йөртә башлаганнар, имеш.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 22 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz