Шулай берчак яңа туган Ай үзенә күлмәк тегәргә уйлаган. Тегүче, моны әйләндерә-әйләндерә, үлчәмен алган да эшкә тотынган.
Ай, берничә төн үткәч, тегүче янына әзер күлмәген алырга килгән. Киеп караса, күлмәк моңа бик бәләкәй, иңнәре дә тар, җиңнәре дә кыска икән.
— Берәр ялгышлык киткәндер, үлчәмне дөрес алмаганмындыр,— дигән тегүче һәм, яңадан үлчәм алып, күлмәк тегәргә утырган.
Килешенгән төнне Ай тагын күлмәген алырга килгән. Киеп караса, күлмәк бу юлы да аңа бәләкәй икән.
— Тагын ялгышканмындыр инде,— дип акланган тегүче.
Айның гәүдәсен кат-кат үлчәгәннән соң, ул янә күлмәк тегәргә тотынган.
Менә Ай өченче мәртәбә әзер күлмәк артыннан килгән.
Тегүче, каршысына килеп баскан ике күлмәк зурлыгындагы түм-түгәрәк Айны күргәч, куркуыннан урамга чыгып йөгергән.
Шулай итеп Ай күлмәксез калган һәм ул әле һаман да, һәр төн саен күккә күтәрелеп, әлеге тегүчене эзли, ди. |