Бер ананың эреле-ваклы җиде баласы булган. Ана кеше, камыр басып, кабартма пешерергә куйган. Өйгә хуш ис таралган. Җиде бала, җиде яктан килеп, әниләреннән кабартма сорарга тотынганнар. «Сабыр итегез, оланнарым,— дигән ана,— бераз өсте генә килсен, сезнең җидегезгә дә, бабагызга да өлеш чыгарырмын». Моны ишеткәч, Кабартманың коты алынган, һәм ул табадан сикереп, тәгәрәп киткән.
Әнисе, бабасы, җиде бала Кабартманы куа чыкканнар. Кабартмадан җилләр искән! Тәгәри торгач, аңа урманчы агай очраган. «Кил әле, тәмле Кабартма, ашап куйыйм үзеңне»,— ди икән бу. Кабартма көлгән генә: «Уңган анадан, кыбырсык бабайдан, такылдавык балалардан качтым мин. Сиңа гына тоттыраммы соң?!»
Тагын тәгәрәп киткән бу. Кызыл кикрик Әтәчкә, Тавыкка, Үрдәккә очрап, алардан да котылган. Аннары Ата казга тап булган. Аңа да шул ук җавап: «Уңган анадан, кыбырсык бабайдан, такылдавык балалардан, урманчы агайдан, акыллы баш Тавыккайдан, кызыл кикрик Әтәчкәйдән, Үрдәккәй-түгәрәккәйдән котылдым, сиңа гына тоттырмам инде».
Озак тәгәрәгән Кабартма. Ниһаять, моңа Дуңгыз очраган. «Әз генә туктап торчы, Кабартма, туйганчы карыйм үзеңә,— дигән ул.— Әнә урманны күрәсеңме? Әйдә бергәләп узыйк аны.
Икәү булгач курыкмабыз». Болар җитәкләшкәннәр дә алга таба киткәннәр. Бара торгач, юлларын елга бүлгән. Елга кичү Дуңгызга берни түгел, йөзә дә чыга, ә Кабартмага кыенрак. «Утыр танавыма,— дигән Дуңгыз шунда.— Мин сине елга аша алып чыгам. Су тисә, төсең китәр».
Кабартма риза булган. Кабартманың тырт итеп Дуңгызның танавы өстенә сикереп менүе булган, тегесе — һап, кабып та йоткан. |