Яшәгән, ди, бер урман кисүче. Аның өендә өйрәнчек малай яшәгән, ди. Бервакыт урманга баргач, болар җир астына төшә торган текә баскычка тап булганнар. «Бар әле, төшеп карап мен, берәр нәрсә тапсаң, яртысын сиңа бирәм»,— дигән хуҗа өйрәнчегенә.
Малай җир астында өч тау алтын күргән. Беренче тауны бөркет, икенчесен өч башлы аждаһа, өченчесен җен саклый, ди. Малай бөркетне куып җибәргән дә алтын алырга теләгән, тик салыр әйбере булмаган. Тирә-ягына караса, бер кечкенә тартма күргән. Аны кулына алу белән, давыл кубып, өйрәнчекне тау-таш арасына илтеп ташлаган.
Малай бик озак адашып йөргән. Шуннан соң ул, сал ясап, диңгез кичкән һәм бер шәһәргә барып чыккан. Ашыйсы килгәч, утын ярырга ялланган. Кичен караңгы бүлмәдә кесәсеннән теге тартманы тартып чыгарган. Тартма эчендә тугыз чәшкеле шәмдәл ята, ди. «Шәмнәрем булса, бүлмәм дә яктырыр»,— дип уйлаган өйрәнчек.
Малай кичен шәмнәрен яндырып куйса, ни могҗиза! Ишектән бер-бер артлы тугыз гүзәл кыз кергән. Алар, җырлап-биеп, малайның күңелен күргәннәр. Ә киткәндә, һәрберсе берәр янчык алтын калдырган.
Моннан соң күп вакытлар узган. Малай баеган, ләкин кешеләргә бик рәхимле булган.
Могҗиза турындагы хәбәр солтанга барып ишетелгән. Ул шәмдәлне үзенә алырга уйлаган һәм, хезмәтчеләрен ияртеп, малай янына килгән. Болар могҗиза карарга дип утырышканнар гына икән, ишектән камчы тоткан тугыз пәһлеван кереп, һәрберсенең кирәген бирергә керешкән. Солтан малайга ялынган: «Шәмдәлең үзеңә булсын, тый пәһлеваннарыңны»,— дигән. Малай шәмнәрне сүндерүгә, пәһлеваннар юкка чыккан.
Әнә шулай ул солтанны акылга утырткан. Аннары, корабль яллап, туган иленә кайтып киткән. Мөгаен, әле хәзер дә рәхәт яшидер. |