Пятница, 20.06.2025, 12:30:31   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [12]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 8
Гостей: 8
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 09 » ЯБАЛАК БЕЛӘН КАРГА (Монгол халык әкияте)
ЯБАЛАК БЕЛӘН КАРГА (Монгол халык әкияте)
11:02:21
Борын-борын заманда кошлар ханының үз урынына калдырырга варисы булмаган, ди. Уйлаган-уйлаган да Ябалак баласын уллыкка алырга карар кылган бу. Күзләре төнлә дә утлы күмердәй янып тора, менә дигән хан чыгар моннан, дигән ул.

Ябалак баласы, хан варисы булуга, бөтенләй ялкауланган: бар белгәне тәмле ашау да йоклау икән.

Менә салкын кыш та килеп җиткән. «Гомеремдә болай туңганым юк иде»,— дип зарланган хан Ябалак баласына. «И-и, әти,— дип кукраеп баскан Ябалак баласы,— минем моннан да катырак суыкларны күргәнем бар. Кеше төкерсә, төкереге җиргә төшеп җиткәнче бозга әйләнә иде. Үзем дә яфракка төренеп кенә исән калдым». «Алайса, син миннән өлкәнрәк буласың бит! Ә үзең бәләкәй бала кебек кыланасың. Бар, чыгып кит моннан!» — дигән дә хан алдакчы Ябалак баласын өеннән куып чыгарган.

Шул көннән башлап Ябалак көне буе агач яфраклары арасында качып утыра, бары төнлә генә дөньяга чыга икән.

Берзаман кошлар ханы үлгән, бөтен кош-корт җыелып яңа хан сайларга булганнар. «Ябалак хан булсын! Урманда аны белмәгән кош юк. Күзләре дә төнлә утлы күмердәй янып тора. Менә дигән хан чыгар аннан!» — дигән озын муенлы Торна. «Шул гына җитмәгән иде! Кәкре аяклы, сары күзле Ябалак та хан булдымы?! Тавышы «аһ» та «уһ», ишетсәң котың очар!» — дип каркылдаган Карга.

Кошлар, Карга сүзен тыңлап, Ябалакны хан итеп куймаганнар. Шул көннән башлап Ябалак белән Карга кан дошманга әйләнгәннәр. Көндез Карга Ябалакка, ә төнлә Ябалак Каргага тынгылык бирми, ди.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 34 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz