Бер игенченең кечкенә улы була. Әтисе аны шундый ярата икән.
Улы дигәндә, җанын да бирер иде менә! Әти кеше иртә таңнан кара кичкә хәтле кырда эшли. Аз гына буш вакыты булдымы, нәни улы янына йөгерә.
Ниһаять, ул үсеп җитә. Ул хәзер инде һәр эштә әтисенә зур ярдәмче була.
Көннәрдән бер көнне карт игенче кырга эшкә барырга уйлый. Билгеле, үзе белән бергә сөекле улын да ала инде бу. Иңнәренә авыр китмәннәр салып, бик озак баралар болар. Бара торгач, карт арый башлый.
— Уф, арыдым,— ди ул.— Картаелган шул, тез буыннары тотмый. Булмаса, син мине азрак күтәреп бар, улым. Бераз ял итәрмен, аннары үзем дә барып җитәрмен.
Егет риза була. Алар шулай юлның тагын бер кадәресен узалар. Егет, кырыкмаса-кырыкка бөгелеп-сыгылып, көч-хәл белән тузанлы юлдан атлый, ә хәйләкәр игенче, берни сизмәгәндәй, һаман аның җилкәсендә утыра икән.
Болай күңелсез бару игенчене туйдыра башлый.
— Әйт әле, улым,— дип сорый ул,— нинди кошчык пырхылдап узды ул куаклар арасыннан?
Улы моны бөтенләй ишетмәмешкә салыша. Аның саен:
— Ә анда, юл читендә, нинди агач үсә соң әле? — дип, әтисе улына һич кенә дә тынгылык бирми икән.
Бу сорауларны ишетеп, ачуы килеп барган егетнең кашлары җыерылып-җыерылып куя, ди.
Менә болар бер чишмә янына килеп җитәләр.
— Инде тукта, улым, су эчеп алыйм! — ди карт игенче.
Егет, нидер мыгырданып, әтисен, он тутырылган капчыкны ыргыткандай, җиргә ташлый.
— Эч, әмма дә ләкин тизрәк селкен, әти!
Карт улына карап-карап тора да татлы салкын чишмә суын эчә. Аннары, көлемсери төшеп, болай ди:
— И улым! Син әле минем кебек бик тә кечкенә һәм җиңел чакта, ә мин нәкъ синең шикелле таза һәм көчле вакытта, без бу юлны икеләтә тизрәк үтә идек. Шуның өстенә мин синең барлык сорауларыңа да җавап бирергә һәм теләкләреңне үтәргә дә өлгерә идем. Әйт әле, улым, шуны хәтерлисеңме син?
Бу сүзләрне ишеткәч, егетнең битләре ут булып яна. Ә игенче җиңел генә тора да, улына әйләнеп тә карамыйча, тиз-тиз атлап китеп бара. |