Яшәгән, ди, бер ярлы адәм. Үзе ярлы булса да, акылга бик бай икән бу. Иртәгә көннең нинди буласын да, сарыкларның ничә бәрән китерәсен дә алдан ук әйтеп биргән.
Шулай бер байның алтын-көмешен урлаганнар. Күпме эзләп тә каракны таба алмаганнар. Шаманнардан да, күрәзәчеләрдән дә сорашканнар, әмма файдасы тимәгән. Аптырагач, байга теге акыллы ярлыны алып килергә киңәш иткәннәр. Бай ярлыга гозерен әйкән.
— Каракны тапсам, миңа нәрсә бирәсең? — дигән аңа ярлы.
— Бер көтү ат бирәм!
— Ярый алайса, сиңа монгол ханы бүләк иткән әтәчне китерсеннәр.
Әтәчне китерүгә, ярлы аның башына һәм муенына корым сылый баш-лаган. Аннары әтәчне караңгы юртада калдырып чыгып киткәннәр.
— Хәзер берәм-берәм юртага керегез,— дигән ярлы байның хезмәт-челәренә.— Алтын-көмешне урлаган бәндә башыннан сыйпауга, ул кыч-кырып җибәрәчәк.
Менә байның хезмәтчеләре бер-бер артлы юртага керә башлаган. Бай колакларын шомрайтып тыңлап тора икән. Хезмәтчеләр керә-чыга торган, әмма әтәч һаман кычкырмаган. Соңгы хезмәтче юртадан чыккач, бай түзмәгән, ярлыны орыша башлаган.
— Син нәрсә, безне мыскыл итәргә булдыңмы?!
— Ашыкма әле, эш бетмәде,— дигән тегесе.— Әйдәгез, барыгыз да кулларыгызны күрсәтегез!
Кулларын күтәрсәләр, һәммәсенең дә уч төбе кап-кара, бары тик бер хезмәтченең генә учлары чип-чиста икән.
— Менә шушы кеше урлаган! — дип, ярлы аны бай янына алып килгән.
Хезмәтче җиргә капланып еларга, гафу үтенергә тотынган. Бай аны камчы белән кыйнарга боерган, ә ярлыга бер көтү ат бирергә кушкан. Бик бирмәс иде дә, бу акыллы агай белән бәхәскә керергә курыккан. |