Вторник, 15.07.2025, 18:49:52   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [74]
Рассказы [25]
Книга о воспитании [11]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Риваятьләр [258]
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 14
Гостей: 14
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » Мәкальләр һәм әйтемнәр
« 1 2 ... 5 6 7 8 9 10 »
4130. Ана торна күкәй салганда, торыллык ботын ера.

4131. Йөз чыпчык чырылдавыннан бер торнаның торылдап куюы артык.

4132. Торна да кыйбланы ташлап туган җиренә кайта.

4133. Торна каурыен салган — аяклары да томшыгы калган.
...

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1879 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.05.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

4125. Бер тартарга дөнья тар.

4126. Карга теләген теләшкән тартай үзенә давыл китергән.

4127. Тартар гомере «тарт-тарт!» дип үтәр.
...

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 930 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.05.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

4119. Тавис — каурые белән матур.

4120. Тавис киенер дә ясаныр, аккош коеныр да сыйпаныр.

4121. Тавис койрыгына ышаныр.
...

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 983 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.05.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

4115. Сыерчык бала чыгарганчы гына сайрый.

4116. Сыерчык, диңгез артына китсә дә, үзе туган ояга кайта.

4117. Сыерчык теле ачылмаган балага тел алып килә.

4118. Сыерчык сыердан курыкмас.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2568 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.05.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

4089. «Алтын оям, үз җирем!» — дип әйтте, ди, бер сандугач.

4090. Бака кычкыра башлагач, сандугач телдән калыр.

4091. Бакчасыз йортка былбыл кунмас.

4092. Былбылга бер гөл дә җитәр, үгез бөтен бакчаңны таптар.
...

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 4820 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.05.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

4074. Саескан бер ботакта озак утырмас.

4075. Саескан, кеше йөрүен үртәп, үз йөрүен оныткан.

4076. Саескан сагыз чәйни, карганың күзе кайный.

4077. Саескан сайрау белән сандугач булмас.
...

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1696 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.05.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

4071. Песнәк диңгезне яндыра алмый.

4072. Песнәкнең үзенә күрә бизмәне, бүдәнәнең үзенә күрә бакрачы.

4073. Эшләки , эшләки, эшләмәсәң хаста ки, дип әйтә ди эшләки кошы.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1670 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.05.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

4068. Ләкләк, гомере үтәр әләкләп.

4069. Ләкләк тә булдымы кош: яз килер дә кыш китәр.

4070. Ләкләкнең килешен сорама, китешен сора.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2623 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.05.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

4064. Ике лачын сугышса, ябалакка йон булыр.

4065. Лачын кошка һава кадерле.

4066. Лачыннан ни файда бар очалмаса.

4067. Үлгән лачыннан тере карчыга артык.

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1266 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.05.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

4057. Алдан кычкырган күкенең башы таз була.

4058. Иртә кычкырган күкенең башы авырта.

4059. Күке баласын карга асрар, туйдыралмый күзе чыгар.

4060. Күке гыйшык тота, баласын карга карый.
...

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1535 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.05.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

4049. Күгәрчен баласы, күрексез булса да, үскәч күгәрчен була, ди.

4050. Күгәрчен булып туган кош карга булып үлми.

4051. Күгәрчен күгәрчен белән аулана.

4052. Күгәрчен күгәрченне «гөлдер бу-у» дип мактаган.
...

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3353 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.05.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

4044. Көртлек, кар астына башын яшергән белән, артын күрмиләр дип уйлый.

4045. Көртлек әйткән ди: «Көрткә чумсам да, кышны чыгармын».

4046. Озанлы җир — үләнле җир.

4047. Тозагын кормас борын көртлеген ашый баллама.
...

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1464 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.05.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

4036. Козгын баласы анасыннан да узган.

4037. Козгын карганы «кара» дип хурлаган.

4038. Козгын каркылдаган саен кауга какмыйлар.

4039. Козгын яу башлар, яуга карга иярер.
...

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1958 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.05.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

4024. Бер чебеш алган карчыга икенчесенә янә кайтыр.

4025. Ике карчыга сугышкан, киекчегә йон файда.

4026. Каргы — карчыганың азганы.

4027. Карчыга авызыннан ит кире чыкмый.
...

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3959 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.05.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

4018. Бер карлыгач килеп яз булмый, бер саескан килеп кыш булмый

4019. Карлыгач —йортка, сандугач бакчага кунар.

4020. Карлыгач сандугачка иярә алмас.

4021. Карлыгачның койрыгы җәпле, еланның — теле.
...

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1818 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.05.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (1)

3929. Аксак карга башкалардан элек очар.

3930. Ала карга — азанчы , кара карга — казанчы.

3931. Ала карга алдан кычкырып харап итә, калҗасын төлке алып китә.

3932. Ала карга гына ата-анасына ошый.
...

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2500 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.05.2011 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

3925. Каракош басып ашар.

3926. Каракош та кояштан ары күтәрелә алмый.

3927. Каракошка ут тигән, каерылып караса үз йоны.

3928. Каракошның күзләре үткен булса да, тамыры черегән агачка оя ясый.
...

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 960 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.05.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

3917. Азга бөркет кунган, күпкә дуңгыз туйган.

3918. Ата бөркет аерым очар, бала бөркет парлап очар.

3919. Бөркет биектән курыкмас.

3920. Бөркет бәрән ауласа — өлгесе, тычкан ауласа — көлкесе.
...

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3113 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.05.2011 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

3908. Бер ел бүдәнә симерә, бер ел тартай симерә.

3909. Бытбылдык үз атын үзе сатар.

3910. Бытбылдыктан бер пот май чыккан да, аның да үзенә күрә бер үлчәве булган, ди.

3911. Бытбылдыкның төне юк, һәрвакытта: «бытбылдык».
...

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2200 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.05.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

3903. Байгыш байгышны яклар.

3904. Байгыш та үз баласына лачын дип исем кушкан.

3905. Байгыш чыпчык аулар.

3906. Байгыштан байгыш туар.
...

Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1444 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.05.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Календарь
«  Июль 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz