Пятница, 18.07.2025, 16:04:16   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [79]
Рассказы [25]
Книга о воспитании [11]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Риваятьләр [258]
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » Хикәяләр
1 2 3 4 »
Бep кеше урманда чокыр казыган да, берәр җәнлек-мазар төшмәсме дип, өстен чыбык-чабык белән каплаштырып куйган.

Менә урман эчләп Төлке килеп чыккан. Һаваланып, башын чөеп бара торгач төшкән дә киткән бу чокырга.

Шул вакыт бер Торна очып бара икән. Ул да, азык эзләп, җиргә төшкән. Төшүен төшкән дә, нәкъ чокырга туры килгән шул.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 16.07.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Бер Миләш чыпчыгы агачта оя корган, күкәй салып, бала чыгарган. Бу хакта Төлке белеп алган да тизрәк шунда элдерткән. Килеп тә җиткән, койрыгын шап та шоп агачка бәрә башлаган бу.

Чыпчык оясыннан башын сузып караган икән, Төлке болай дип сөйләргә тотынган:

— Койрыгым белән кисәм дә аударам хәзер агачыңны. Аннан үзеңне дә, балаларыңны да ашыйм.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 16.07.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, булган, ди, Төлке белән Куян. Төлкенең өе боздан, Куянныкы кабыктан, ди. Көннәрдән бер көнне Төлке Куянны болай дип үрти икән:

— Минем өем якты, ә синеке караңгы! Минеке якты, синеке караңгы!

Менә берзаманны яз җиткән, Төлкенең өе эрегән дә беткән. Инде Төлке Куянга ялына икән:

— Керт әле мине, Куянкай, өеңә. Зинһар, ишегалдыңа гына булса да керт!
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 16.07.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, булган, ди, бер Песи, Миләш чыпчыгы һәм дә Әтәчкәй — алтын кикриккәй. Алар урман эчендәге бер өйдә торганнар. Әтәчкәйнең ялгызын өйдә калдырып, Песи белән Миләш чыпчыгы урманга утын кисәргә йөриләр икән. Өйдән чыгып киткәндә Әтәчне нык кына кисәтәләр икән болар:

— Без еракка китәбез. Син өй эшләрен карый тор. Бик тавышыңны чыгарма. Алай-болай Төлке килсә, тәрәзәдән карый күрмә.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 16.07.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Бер солдат өйгә кайтырга чыкты. Юлда арылды, аның ашыйсы килә башлады. Авылга барып җиткәч, ул беренче булып торган агач өйгә шакыды.

– Юл кешесен ял итергә кертегез әле! – дип ялварды. Ишекне бер карчык ачты.

– Керегез, - дип әйтте.

– Ашап алырга булмасмы, хуҗабикә?

Карчыкта ашау җитәрлек иде, әмма ул фәкыйрь булып кылана бирде.

– Әй, яхшы кеше, бүген үзем дә бернәрсә ашамадым: берни дә юк.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 15.07.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Бер соры куянның үзе төсле үк зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик ярата икән.

Көннәрдән бер көнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.

— Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын, — дигән.

Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр укыган. Хәзер инде ул, яңа киез итекләрне киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин Куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнием тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып, баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезә, ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул тагын салып ташлаган. Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 22.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Очы-кырые күренмәгән болын уртасында зур бер күл булган. Тирәләре аның яшел кыяклар, шаулап торган камышлар белән капланган булган.

Бу күл буена кеше аягы бер дә басмаган, ул тирәләрдә аучыларның мылтыклары да шартламаган.

Шул тыныч күлдә Аккош белән Каз яшәгәннәр. Балык ашаганнар, су эчкәннәр, йомырка салганнар, бала чыгарганнар.

Җәйнең матур бер көнендә бу ике күрше үзләренең балалары турында сөйләшкәннәр.

Киек Каз әйткән:

— Улым ашны аз ашый, суны гына күп эчә! — дигән. Аккош әйткән:

— Минем балам бик яхшы ашый, зур үсә, — дигән.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 22.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бертигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып үткәрәләр, сугышырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән.

Ак әтәчне әби Чукмар дип, карасын Тукмар дип атаган. Чукмар чукырга бик оста, ә Тукмар бик оста тукмый икән.

Әби ашатырга тотынса: «Җимне миңа әзрәк бирдең», «Ник минем өлешемә кердең?» — дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Әйтешеп-әйтешеп кенә калмыйлар, шунда ук сугыша да башлыйлар икән. Чукмары канга батырганчы чукырга, Тукмары күгәрткәнче тукмарга тотына икән.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 22.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Бер баланың ап-ак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара бик тату яшәгәннәр. Куян, кетер-кетер итеп, агач кайрысы кимергән, ә песи, чепер-чепер итеп, сөт эчкән.

Песи бернәрсәдән дә курыкмый икән, аңа теге бала «Бикбатыр» дип исем кушкан. Куян, дер-дер килеп, бар әйбердән дә шүрли, аны ул «Биккуркак» дип атаган.

Биккуркак беркөнне стенада коточкыч әйбер күргән: колаклары бик озын, мыеклары селкенеп тора, ә үзе бик килбәтсез икән. Куркуыннан Куян нишләргә дә белмәгән, баскан урыныннан кузгала да алмаган. Ярый әле Бикбатыр килеп җиткән һәм Биккуркакка бераз көч кергән: «Әй юләр, юләр, — дигән Бикбатыр, — үз шәүләңнән үзең куркып торасың ич», — дигән. Биккуркактан көлгән. «Ярый әле син килдең, Бикбатыр, куркуымнан үлгән булыр идем», — дигән Куян.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 22.06.2025 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Зәп-зәңгәр күк итәгенә барып тоташкан, очы-кырые күренмәгән бер кара урман бар. Ул урманда яшел киемле агачлар гөрләп үсәләр, тәмле-тәмле җиләкләр кызарып пешәләр. Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар, агулы еланнар яшиләр.

Усал ерткычлар, сайраучы кошлар белән бергә бу урманда ике ябалак та тора. Төскә алар тавык төсле матур, ә башлары аларның песи башына бик охшый. Күзләре коточкыч зур булсалар да, көндезләрен күрмиләр, шуңа күрә алар ауга да төннәрен генә йөриләр.

Кичләрен кошлар сайраудан тынгач, ерткычлар йоклагач, урман эчен мәче мыраулаган, бала елаган тавышлар каплап ала. Бу тавышка кошлар томшыкларын, ерткычлар борыннарын күтәреп йокыдан уяналар: «Рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмиләр!» — дип, ябалаклардан зарланалар.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 22.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Тәрәзәгә каршы бер озын колга сузылган, ул колгага нарат такталардан эшләнгән оя куелган. Әле кичә генә балалар ул ояны ашыга-ашыга эшләп бетерделәр, ә бүген инде анда яз кунаклары — сыерчыклар килделәр. Ояның эчен-тышын җентекләп карадылар, бик ошаттылар. Аны ясаучыларга рәхмәт укыдылар, матур итеп сайрап куйдылар.

Сыерчык оясына каршы тәрәзә башында бер карт Чыпчык утыра, ничә еллардан бирле инде ул шунда тора. Салам-солымнарны, йон-мамыкларны җыеп, оя ясаган. Салкыннар килгәч тә, җылы якларга очмаган, шул ояда кышлаган ул Чыпчык.

Яңа кунакларны Чыпчык нишләптер кәефсез каршы алды, «күңелсез иде, күршеләр булды» дип, үзе эченнән бераз шатланды. «Сайраулары белән колакны тондырып бетерерләр, рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмәсләр, туктагыз дисәң дә, туктамаслар, күрше димәсләр», — дип уйланды.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 22.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Үзе кечкенә генә, шаян гына, күрер күзгә матур, карап торырга батыр бер Песи баласы булган. Ул әнисе тирәсендә сырпалана, иркәләнә, ә кичләрен аның куенына кереп йоклый икән.

Әнисе ауга киткәндә:

— Матурым, матурым, гайрәтле батырым, ялгызың гына калырга курыкмыйсыңмы? — дип сорый икән.

Ә теге:

— Юк, әнкәем, юк! Дөньяда берәүдән дә курыкмыйм, бик тыныч йоклыйм, — ди икән.

Көннәрнең берендә Песинең анасы ауга чыгып киткән. Песи баласы аны көтә-көтә арып беткән. Йокысы килгәч, ул йомшак урынына кереп йокларга гына җыенган икән, шул вакыт нидер кыштырдый башлаган. Бу кыштырдау Песи баласының йокысын качырган.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 21.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда төрле якка хәбәр дә салган:

— Кем дә кем бал салырга яхшы савыт хәзерләсә, ул савытта бал бер дә бозылмаса, әчемәсә, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәчәкмен, — дигән.

Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр, бар да тырышып савыт эшләгәннәр.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 21.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер Үрдәк булган. Ул үзе сайрый белмәсә дә, күргән-белгән кошына, хайванына-ерткычына, озак-озак итеп, яңа хәбәрләр сөйләргә бик ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр йә бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим», — дип башлап китә торган булган ул сүзен.

Бердәнбер көнне Йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, корыч балтасын биленә кыстырган да урманга киткән. «Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз!» — дигән.

«Нигә белдермәскә кушты икән?» — дип, Үрдәк йөдәп чыккан, ләкин ни өчен икәнен һич төшенә алмаган.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 21.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәшеп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар.

Менә шундый матур болында ат көтүе йөргән. Дугадай муенлы, стакан тояклы аргамаклар болын үләнен ашаганнар. Туйганчы салкын чишмә суын эчкәннәр.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 21.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Кыш буе әбисе тәрәзә кырыннан китмәде. Озаграк авырган чакта Ләйлә дә, шулай тәрәзә тупсасына утырып, урамны күзәтергә ярата. Әмма әбисенең шәһәр тормышында исе юк бугай, аның карашы еракка, бик еракка – офыкка төбәлгән, ә йөзе – шундый да моңсу.

– Нәрсә бар соң анда, әбием? – дип сорады беркөн Ләйлә, бик тә зур сер ачасы килеп.

– Авылым! – диде әбисе, авыр сулап.

Кызчык аяк очларына басып караса да, әбисенең авылын тапмады.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 23 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 22.04.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

...Эшем төшеп, үзебезнең Лениногорскидан нефтьчеләр башкаласы Әлмәткә барып кайтыйм дип чыкканыем мин бу сәфәргә.

Ә авылда машина, машина!.. Тыз да быз гына чабалар. Кая чапканнарын, кая шулай ашыкканнарын да белмиләр бугай. Олы юлга чыгуыма ук, төрле иномаркалар мине дә чаж да чож уза башладылар. Узсалар соң инде! Барыр җирем ерак түгел. Миңа, пенсионерга, кая ашыгырга диген. Трассага чыгып басу белән, аяк терәп, юлның иң-иң уң ягын билим дә үз көемә илле-алтмыш чакрымны тотам. Гәрчә кайчакларны минем «Жигули» да дилбегәне бушата төшүне, аны үз иркенә куюны сораса да, «дилбегәне бушата төшсәң», сәгатенә йөз егерме-йөз утыз белән уйнаклап алуны бик килештерә ул. Әмма күрәм: мине космик тизлекләр белән узып киткән иномаркалар, Әлмәт юлының катлаулы бер чатына җитәрәк кинәттән тизлекләрен киметеп, хәтта табан асларыннан очкыннар чыгарып, тормоз сала-сала, бер төшне кискен рәвештә әйләнеп узалар.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 22 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 22.04.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Яңа ишеткән җырны көйли-көйли Назлыгөл бакчага керде. Беренче сентябрьдә чәчәкләрен өзеп алган түтәл мескенләнеп калган. Бары кояш төсле кызгылт сары чәчәкләр генә балкып, томырап кызга карап торалар. Түтәл тулы кояш! Елмаялар! Көз килгәнен сизмиләр, һаман чәчәк аталар! Исемнәре дә сәер — пәйгамбәр тырнагы!

— Нигә алай дигәннәр ? — дип кызыксынган иде Назлыгөл.

— Орлыклары өлгергәч, кисеп алган тырнак кебек дугаланып торалар, — диде әнисе.

— Ә пәйгамбәр кем?

— Пәйгамбәр... ни... ул... башкаларга яхшылык эшли торган изге кеше.

— Әкияттәме?

— Түгел. Алар булганнар... Элекке заманнарда.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 20 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 22.04.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда ук түгел, безнең көннәрдә генә Җир шарының бик матур бер җирендә бар ягын да җилләр җилләтеп, яңгырлар юып, кояшның да нурлары турыдан-туры төшеп, яндырып-көйдереп тора торган тау булган. Әлеге тауда үләннәр кыска гына буйлы, чәчәкләр дә бик зәгыйфь кенә икән. Чөнки гел исеп торган җилләргә, бәреп яуган яңгырга түзү авыр булган.

Менә шул тау итәгенә беркөнне җилләр белән бер орлык очып килгән. Орлык үләннәр арасында бер урын тапкан да шунда калган. Шул минутта ук шифалы җылы яңгыр яуган , кояш чыгып, рәхимле нурлары белән җирне җылыткан, орлык тишелеп чыккан. Көн үскән, төн үскән һәм бик матур бер Чәчәк кыз булып җитешкән. Ләкин Чәчәк ялгызы икән. Ул бик ямансулаган, таңны да берьялгызы каршылаган. Кояшның иртәнге алсу нурларында да бер-үзе генә коенган, шәфәкъ нурларында да үзе генә кызарып утырган. Усал җилләр чыкканда аның күбәләк канатыдай юка нәфис таҗларын өзәрдәй булып йолыккалый икән. Андый минутларда Чәчәк кызга бигрәк тә авыр була. Шулай итеп, көн артыннан көн үткән, Чәчәк һаман ялгызы, ди.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 22 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 21.04.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Ял көнендә Наил Кар бабай ясарга булды. Күптән уйлап йөри иде инде. Ул Кар бабай ясыйм дигәндә генә йә чатлама суык була, йә өйдә берәр эш килеп чыга да, әнисе эш куша. Менә, ниһаять, бүген теләк, хыял һәм мөмкинлекнең тормышка ашкан чагы.

Ул йокысын туйдырып урамга чыкканда, көн инде тәмам яктырып беткән, саран гына булса да, нурларын сибеп кояш та елмая. Суык кичәге кебек бит очларын, колакларны нык чеметми. Салкын кыш артка чигенеп бара. Яз инде Наилләр яшәгән шәһәр янындагы тау артында гына. Озакламый килеп тә җитәр. Көн артыннан көн үтә тора. Менә шушы Наилнең аяк астындагы кардан да, әле караеп утырган агачлардан да яз исе килгән кебек. Кыш ба- байның көннәре санаулы гына калды.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 20 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 21.04.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Календарь
«  Июль 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz