Четверг, 13.11.2025, 08:00:25   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июль » 16 » Әтәчкәй — алтын кикриккәй (рус халык әкияте)
Әтәчкәй — алтын кикриккәй (рус халык әкияте)
10:56:53
Яшәгән, ди, булган, ди, бер Песи, Миләш чыпчыгы һәм дә Әтәчкәй — алтын кикриккәй. Алар урман эчендәге бер өйдә торганнар. Әтәчкәйнең ялгызын өйдә калдырып, Песи белән Миләш чыпчыгы урманга утын кисәргә йөриләр икән. Өйдән чыгып киткәндә Әтәчне нык кына кисәтәләр икән болар:

— Без еракка китәбез. Син өй эшләрен карый тор. Бик тавышыңны чыгарма. Алай-болай Төлке килсә, тәрәзәдән карый күрмә.

Төлке, Песи белән Миләш чыпчыгының урманга киткәнен белгән дә тизрәк болар яшәгән йортка килеп, тәрәзә артында болай дип җырлап җибәргән:

Әтәчкәй, Әтәчкәй,
Алтын кикриккәй,
Каурыйларың йомшактыр,
Сакалларың ефәктер,
Тәрәзәдән күз салчы,
Борчагымны алчы!

Әтәчнең башын сузып тәрәзәдән үрелүе булган, Төлке моны эләктереп култыгына кыстырган да өненә чапкан.

Әтәчкәй ярдәм сорап бугаз киереп кычкыра икән:

Алып китте мине Төлке
Кара урман артына,
Ярсу елга аръягына,
Биек таулар артына...
Зинһар, коткара күрегез,
Песикәем, кошчыгым!

Песи белән Миләш чыпчыгы ишеткәннәр дә боларның артларыннан ташланганнар һәм, куып җитеп, Әтәчне Төлкедән йолып алганнар.

Көннәрдән бер көнне Песи белән Миләш чыпчыгы тагын урманга утын кисәргә киткәннәр. Киткәндә Әтәчнең колагына болай дип тукыганнар:

— Инде бүтән тәрәзәдән карама, Әтәч. Без тагын да ераграк китәбез, тавышыңны ишетмәбез.

Песи белән Миләш чыпчыгының китүе була, Төлке боларның йортына килә дә тәрәзә артында җырлап җибәрә:

Әтәчкәй, Әтәчкәй,
Алтын кикриккәй,
Каурыйларың йомшактыр,
Сакалларың ефәктер,
әрәзәдән күз салчы,
Борчагымны алчы!

Әтәч тын гына утыра икән. Ә Төлке һаман җырлаган:

Бала-чага йөгерешә,
Бодай сибә урамга.
Тавыкларның тамагы тук,
Әтәчләргә сан да юк...

Әтәч түзмәгән, башын тәрәзәдән сузган да:

— Ки-кри-күк! Ничек инде сан да юк?! — дигән.

Төлкегә шул гына кирәк тә, Әтәчне тырнакларына эләктергән дә өненә чапкан. Әтәч шәрран ярып кычкыра икән:

Алып качты мине
Төлке Кара урман артына,
Ярсу елга аръягына,
Биек таулар артына...
Зинһар, коткара күрегез,
Песикәем, кошчыгым!

Песи белән Миләш чыпчыгы Әтәчне ишеткәннәр дә куа киткәннәр. Песи чаба, ә Миләш чыпчыгы оча икән... Төлкене куып җиткәннәр болар. Песи Төлкене тарткалый да йолыккалый, ә Миләш чыпчыгы чукый икән. Шулай итеп, Әтәчне Төлкедән тәки тартып алганнар.

Азмыдыр, күпмедер вакыт узгач, Песи белән Миләш чыпчыгы тагын урманга утын кисәргә җыенганнар. Киткәндә Әтәчне кат-кат болай дип кисәткәннәр:

— Берүк Төлкене тыңлый күрмә, тәрәзәдән үрелеп карыйсы булма. Без бик ерак китәбез, тавышыңны ишетмәбез.

Шулай дип, Песи белән Миләш чыпчыгы кара урманга утын кисәргә киткәннәр. Ә Төлке хәйләкәргә шул гына кирәк, ялт итеп килеп җиткән дә тәрәзә артында җыр сузып җибәргән:

Әтәчкәй, Әтәчкәй,
Алтын кикриккәй,
Каурыйларың йомшактыр,
Сакалларың ефәктер,
Тәрәзәдән күз салчы,
Борчагымны алчы!

Әтәч эндәшми-тынмый шым гына торган. Төлке исә һаман тегене кызыктырып җырлый икән:

Бала-чага йөгерешә,
Бодай сибә урамга.
Тавыкларның тамагы тук,
Әтәчләргә сан да юк...

Әтәч түзгән, бирешмәгән. Төлке теленә салынып җырлапмы-җырлый икән:

Йөгергәндә кешеләр
Чикләвекләр чәчтеләр.
Тавыкларның тамагы тук,
Әтәчләргә сан да юк...

Әтәч түзмәгән, башын тәрәзәдән сузган да:

— Ки-кри-күк! Ничек инде сан да юк?! — дигән.

Төлкегә шул гына кирәк, Әтәчне, тәрәзәдән тартып алып, култык астына кыстырган да табанын ялтыраткан. Аны кара урманнар, ярсу елгалар, биек таулар артына алып киткән...

Әтәч бугазын киереп күпме генә кычкырмасын, ярдәмгә күпме генә чакырмасын, Песи белән Миләш чыпчыгы аны ишетмәгәннәр. Алар өйгә әйләнеп кайтсалар, Әтәчтән җилләр искән.

Нишләсеннәр, Песи белән Миләш чыпчыгы тагын куа киткәннәр. Песи йөгерә, Миләш чыпчыгы оча икән. Куа торгач, Төлке өненә килеп җиткәннәр болар. Песи гөсләсен көйләгән дә чиртә башлаган:

Ай бу гөсләдә уйнавы —
Алтын-көмеш кыллары.
Төлке өендә микән?
Җылы өнендә микән?

Төлке гөслә чирткәнне тыңпаган-тыңпаган да болай дип уйлаган: «Кем шулай матур итеп гөсләдә уйнап җырлый икән? Карыйм әле». Төлке оясыннан башын сузып караган икән, Песи белән Миләш чыпчыгы тартып чыгарганнар моны. Һәм тотынганнар кирәген бирергә, Төлке көчкә качып котылган.

Аннан инде Песи белән Миләш чыпчыгы Әтәчне тырыска салганнар да өйләренә кайтып киткәннәр. Әле булса өчәүләп тату гына яшиләр, ди, болар.

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 20 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz