Понедельник, 23.06.2025, 11:50:10   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [327]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [74]
Рассказы [25]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [16]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 22 » Каз белән Аккош (Абдулла Алиш)
Каз белән Аккош (Абдулла Алиш)
11:51:53
Очы-кырые күренмәгән болын уртасында зур бер күл булган. Тирәләре аның яшел кыяклар, шаулап торган камышлар белән капланган булган.

Бу күл буена кеше аягы бер дә басмаган, ул тирәләрдә аучыларның мылтыклары да шартламаган.

Шул тыныч күлдә Аккош белән Каз яшәгәннәр. Балык ашаганнар, су эчкәннәр, йомырка салганнар, бала чыгарганнар.

Җәйнең матур бер көнендә бу ике күрше үзләренең балалары турында сөйләшкәннәр.

Киек Каз әйткән:

— Улым ашны аз ашый, суны гына күп эчә! — дигән. Аккош әйткән:

— Минем балам бик яхшы ашый, зур үсә, — дигән.

Каз үзенең бәбкәсен төрлечә сыйлап караган: тәмле-тәмле балыклар, яшел бакалар, татлы кыскычлар тотып китерә икән. Баласы, үзе зур булса да, кулына кашык тотып ашамаган, әнисенең ашатуын көткән. Ашау аңа бик зур эш булган. Ашарга-эчәргә тотынса, ул тәмам йөдәп беткән. Ә дуга муен — Аккош баласы кыстатып та тормый, кашыкны үзе тотып, азыкны кат-кат чәйни, тәмле итеп ашый икән. Вакытында йоклый, вакытында һавага чыга, уйный, шуңа күрә алма кебек кызарып, матур булып үсә икән.

Көннәрдән бер көнне Киек Каз белән Аккошның балалары әниләренә килгәннәр дә:

— Әни, безгә велосипед алыйкчы! — дип үтенгәннәр.

— Ярый, барсак — барыйк, алсак — алыйк, — дигәннәр әниләре. Улларын иярткәннәр дә велосипед сатыла торган магазинга киткәннәр. Анда барып кергәннәр дә әниләре:

— Иптәшләр, безнең сөекле улларыбызга велосипед бирсәгезче! — дигәннәр.

Шунда сатучылар йөгерешеп килгәннәр дә:

— Рәхим итегез, рәхим итегез! — дип, көмеш төсле ялтырап торган, ике тәгәрмәче әйләнеп торган велосипедлар китереп биргәннәр.

Шунда Аккошның улына:

— Теләгәнеңне сайлап ал, акыллым! — дигәннәр.

Аккош бәбкәсе велосипедка менеп атланган да йөгерткән дә киткән. Аңа карап, сатучылар:

— Менә егет икән бу малай, тамагына шәп ашый, ахры, — дигәннәр.

Аккош, үз баласының булдыклылыгын күреп, елмаеп, кәефләнеп карап тора икән, ә малай велосипедны йөгертә дә йөгертә икән.

Киек Каз бәбкәсенә дә чират җиткән. Ул Аккош бәбкәсе белән бер яшьтә булса да, аңа караганда бик ябык икән, буйга да бик кечкенә икән.

Аңа да велосипедның көмеш төслесен биргәннәр.

— Иә әле, акыллым, син дә йөгереп кара, — дигәннәр.

Каз бәбкәсе бер атланып караган — булдыра алмаган, икенче атланырга уйлаган — егыла язган, өченче тапкыр атланырга теләгән икән — егылып ук киткән. Әйләндермәгәч, велосипед та китмәгән. Магазинда эшләүче абыйлар шунда ук йөгереп килеп җиткәннәр, Киек Каз бәбкәсенә менә шушы сүзләрне әйткәннәр:

— Син, акыллым, ашны аз ашыйсың, вакытында йокламыйсың, уйнамыйсың, ахры, шуңа күрә син ябык, буең да кечкенә, шуңа күрә велосипедка аягың да җитми. Хәзергә өеңә кайтып тор, зур үскәч килерсең, — дигәннәр һәм велосипедны да алып киткәннәр.

Каз бәбкәсе бик күңелсезләнеп кайтып киткән, ә Аккош бәбкәсе велосипедына утырып җилдергән.

Хәзер инде, велосипедка аягым җитсен, дип, Каз бәбкәсе азыкны да күп ашый, вакытында йоклый да, саф һавада уйный да икән.

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz