Четверг, 13.11.2025, 08:00:27   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Апрель » 22 » Күңел күзе
Күңел күзе
21:58:41
Кыш буе әбисе тәрәзә кырыннан китмәде. Озаграк авырган чакта Ләйлә дә, шулай тәрәзә тупсасына утырып, урамны күзәтергә ярата. Әмма әбисенең шәһәр тормышында исе юк бугай, аның карашы еракка, бик еракка – офыкка төбәлгән, ә йөзе – шундый да моңсу.

– Нәрсә бар соң анда, әбием? – дип сорады беркөн Ләйлә, бик тә зур сер ачасы килеп.

– Авылым! – диде әбисе, авыр сулап.

Кызчык аяк очларына басып караса да, әбисенең авылын тапмады.

– Кая, кая соң ул, нигә мин күрмим? – дип көйсезләнә үк башлады.

– Аны күрер өчен күңел күзе кирәк шул, бәбкәм! – дип, оныгының башыннан сыйпады әбисе.

«Кызык, анысы тагын нинди күз була икән» дип гаҗәпләнде кызчык.

Түбәләрдән тып-тып тамчылар тама башлагач, әбисенә җан керде. Ләйлә еш салкын тидереп чирләп интектергәч, кышкылыкка оныгын карашырга авылдан алып килгәннәр иде аны. Шәһәргә һич кенә дә күңеле ятмады әбисенең.

– Алла боерса, сукмак төшү белән кайтып китәм, Ләйләне дә алырмын, шәһәр һавасы ярамый аңа. Авыл каймагы белән сөтен эчсә, шалкан кебек таза булыр, – дип канатланып йөрде, хәтта төенчеген дә төйнәп куйды.

Әтисенең исә моңа хәтере калды.

– Әллә бер-бер авыр сүз әйтеп рәнҗеттекме, нигә шулай ашкынасың? – дип төпченде.

– Күрмисеңмени, әбием авылын сагынган, – дип, Ләйлә әбисен якламакчы булып сүзгә кушылды.

– Нәрсәсен сагынасың инде аның?! –дип элеп алды әтисе, бераз ачуланган сыман. – Балаларың яныңда, урының җылыда, түрдә, кар көрәп, су ташып, пычрак ерып йөрисе юк. Оҗмах рәхәте бит!

– И улым, – дип сыкранды әбисе, – гомер иткән оям бит ул, кәкре казыгына кадәр йөрәккә якын. Ничек шуны аңламыйсың! Күрмисеңмени, җаным коштай талпына!

– Күрмим, күрәсем дә килми, – дип сүзне кырт кисмәкче булды әтисе.

– Аны күрергә күңел күзе кирәк бит! – дип әйтеп салды шулчак Ләйлә.

Оҗмах кошы


Әбисенең әкият сөйләгәнен тыңларга ярата Ләйлә. Тавышы шундый йомшак, утырган җирдән изрәп татлы йокыга киткәнеңне сизми дә каласың. Ә әкиятләре – тын да алмый тыңларлык кызык. Каян шулкадәр белеп бетерә торгандыр!

– Борын-борын заманда, саескан – сутник, үрдәк үрәтник булганда... – дип, ул бүген оҗмах кошы турында әкият сөйләде.

Оҗмах кошы Ләйләнең хәтта төшенә дә керде. Нәкъ әбисе сөйләгәнчә, аллы-гөлле каурыйларын балкытып, шау чәчәкле оҗмах бакчасында кукраеп йөри, имеш. Шул кошның канатына гына кагылсаң да, дөньяда иң бәхетле кеше буласың икән.

Бәхет дигәне нәрсә буладыр инде, Ләйлә бик аңлап бетерми. Аңа бит әле биш кенә яшь. Әтисе әнисенә: «Син – минем бәхетем!» –ди. Әнисе, Ләйләне кочаклап: «Син – минем бәхетем!» – ди. Ләйлә дә үзен бик рәхәт тойган чаклары була. Матур күлмәк алсалар – бәхет, шоколад белән сыйланса – бәхет, әнисе эшенә алып барса – бәхетнең дә бәхете!

Беркөнне әбисе каты авырып китте, урыныннан тормас булды. Бик борчылды Ләйлә. Инде аңар әкият сөйләр кеше дә калмады. Ул диванда гәҗит укып яткан әтисе янына килеп сырпаланып карады, кухняда ашарга әзерләп йөргән әнисенең аяк астында уралды, әмма алар шулкадәр үз эшләренә бирелгән иде, Ләйләгә борылып та карамадылар. Кызчык, аларга үпкәләп, әбисе яткан бүлмәгә кереп китте.

Нәни учларын әбисенең маңгаена куйды, мәтрүшкәле чәен эчәргә булышты. Бүген Ләйлә аңа үзе оҗмах кошы турында әкият сөйләде.

– Менә ул кошны әтием тотып алып кайтса, син терелер идең, әйеме, әбием! – дип хыялланып та алды.

Әбисе хәлсез куллары белән оныгының чәченнән сыйпап елмайды:

– Оҗмах кошым ул – син, нәп-нәни зу-у-ур бәхетем!

Кадерле кунак


Әбисе савыгып аягына баскач, үзе әйтмешли, җиргә сукмак төшкәч, алар гаиләләре белән авылга юл тоттылар. Әбисенең авылы бик матур җирдә урнашкан: таулары да бар, елгасы да бакчаларга терәлеп кенә ага, ишегалды – ямь-яшел хәтфә келәм.

Иптәш тә булырсың, саф һавада ныгырсың да дип, Ләйләне авылда калдырып киттеләр.

Әбисе кайту белән өйдән күрше-күлән өзелмәде. Кайсысы сөтен, кайсысы катыгын, кайсысы каймагын күтәреп керә. Кечкенә Ләйләне дә онытмаганнар, кулына кактыр, кәнфиттер тоттырмый калмыйлар.

«Бик шәп икән бу авылда!» – дип уйлады кыз. Шәһәрдә ул күршеләрендә кем яшәгәнне дә белми, аны да белмиләр. Ә монда кергән берсе:
– И, бик кадерле кунак бар икән! – дип, аркасыннан сөя. Яратканны кем генә яратмый!

Сары йомгаклар


Чи-чи килгән сәер тавышка уянды Ләйлә. Тәрәзә кырында урындыкта кәгазь капта нәрсәдер тукылдый, чикылдаша иде.

Ләйлә җылы ятагыннан әкрен генә шуып төште дә, аяк очларына гына басып, капка якынайды. Үрелеп караса, анда сап-сары нәни йомгаклар тәгәрәп йөриләр. Ләйләне күргәч, тагын да ныграк чикылдарга тотындылар.

Кызчык алар белән юанган арада ишектә әбисе күренде.

– Нинди матур чебиләр алдым үзеңә иптәшкә! – диде.

– Ә алар үскәч кем булалар?

– Кайсысы тавык, кайсысы әтәч.


– Аларның әниләре, әтиләре кайда?

– Болар – инкубатор чебиләре, әниләре дә, әтиләре дә юк, – диде әбисе, чебиләргә тары ярмасы сибә-сибә.

Ләйләгә чебиләр кызганыч булып тоелды, ничек инде шундый бәп-бәләкәй килеш әтисез дә, әнисез дә яшәп булсын!

– Мин аларның әниләре булырмын, ә син – әбиләре! – диде ул. – Без аларга матур-матур әкиятләр сөйләрбез, тәмле-тәмле ризыклар белән сыйларбыз.

Беркөнне әбисе күршеләренә сөткә кереп киткәч, Ләйлә бер чебине кулына алып , аның белән уйнамакчы булды. Чебине битенә якын китерде. Кошчык куркудан тыпырчынды, нәни канатлары белән җилпенде.

– И син минем куркагым, алтыным! – дип Ләйлә чебине учларына кысты.

Әбисе кайтып кергәндә, чеби хәрәкәтсез калган иде. Ул оныгын ачуланмады, бары:

– Күзең белән генә сөяргә кирәк, – дип кисәтте.

Кызык, әнисе Ләйләне кысып-кысып сөйгәндә дә әбисе шулай ди торган иде.

Ләйлә башта аптырый иде: ничек инде, шытырдатып кочып яратмагач ярату буламыни? Була икән шул. Чебине дә күзе белән читтән яратса, исән каласы булган. Әбисенең сүзләренә төшенде хәзер Ләйлә.

Кем көчлерәк?


Әбисенә ияреп урамга чыкса, күршеләрнең капка төбендә йомшак мамыклы каз бәбкәләре тәгәрәшеп үлән чемчеп йөриләр. Ләйлә алар янына йөгерде. Шулчак каршысына ата каз зәһәр ысылдап, канатларын җәеп очынып килә башлады һәм чак кына ботыннан чеметеп алмады, ярый әбисе аркылы төшеп өлгерде.

– Нигә мине тешли ул? – дип аптырады кыз, ата казга бик тә үпкәләп.

– Ул үзенең бәбкәләрен саклый, — дип аңлатты әбисе. — Күрәсеңме, ничек масая, мин көчле, бернәрсәдән дә курыкмагыз, балакайларым, ди.
– Ни, - диде Ләйлә, борынын чөеп, – менә әтием кайтсын әле, кем көчлерәк икәнне күрербез!

Сабак


Бакчада кызарып җиләкләр пеште, әмма алар күрше бакчада шул, койма ярыгыннан күзне яндырып, авыз суларын китереп торалар.

– Нигә җыймыйлар икән, әллә яратмыйлармы? – дип уйлады, җирдә тәгәрәшкән җиләкләрне хәтта кызганып та куйды Ләйлә.

Магнитланган кебек, койма кырыннан китә алмый. Әрле-бирле йөренә торгач, череп астагы кадагыннан купкан тактаны күрде. Озак уйлап тормастан, шул ярыктан аягын тыкты. Тик нәфис балтырын нәрсәдер ачы чеметтереп чакты.

– Әләй! – дип кычкырганын сизми дә калды.

Аның ачыргаланып елаган тавышына әбисе йөгереп килеп җитте. Кызарып бүрткән аягына салкын суга чылатып чүпрәк япты.

– Кеше әйберсенә рөхсәтсез үрелсәң нәрсә булганын күрдеңме инде? – дип шелтәләде.

Ә икенче көнне өстәлдә коштабакта кып-кызыл, эп-эре җиләкләр тора иде. Әбисеннән сорамыйча Ләйлә аларга үрелергә курыкты. Кичә кычыткан чаккан җирнең сулкылдавы басылмаган иде шул әле.

Тырыш кыз


– Әбием, синең кулларың нигә шундый җыерчыклы?

– Картайгач шулай җыерчыклана инде алар, бәбкәм.

Ләйлә курчакларының киемнәрен юганда кулларына күз салгач куркып китте: аның да кул тиресе, җылы судан бөрешеп, җыерчыкланган иде.

– Әбием, әбием, кара, минем дә куллар картайган! – дип борчылып, әбисе янына йөгереп килде.

– Сиңа әле картаерга бик ерак, – дип көлде әбисе. – Тырыш кызларның куллары гел шома гына булып тормый. Эшең беткәч, без аларны майларбыз һәм кулларың ефәктән дә йомшак , шома булырлар.

Йокы ничек кача?


Авызын зур итеп ачып иснәгән Ләйләгә әбисе:

– Чү, йокыңны качырасың, авызыңны кулың белән тота торган бул, – диде.

Кызык, ничек кача икән ул йокы? Бик тә күрәсе килеп, Ләйлә тырыша-тырыша авызын зуррак ачып иснәргә кереште. Шулай киерә торгач, аңкау сөяге урыныннан кубып, авызы ябылмас булды. Әбисе шәфкать туташына йөгерде. Көтә-көтә Ләйләнең авызлары талып бетте. Иң татлы төшләр керә торган вакытта йокысы чын-чынлап качкан иде. Әбисенең дә.

Хәтта шәфкать туташы да әкрен генә аңкауны урынына утыртканда:

– Йокыны качырдың, кызый! – дип әйтеп куйды.

Конфетны кем ашаган?


Иң тәмле конфетларны әбисе шкаф астында саклый. Ул аларны кунак килгәндә генә өстәлгә чыгара. Кире куйганда:

– Тычкан тимәсә ярар иде, — дип борчыла.

Ләйлә конфетларга күз-колак салып кына тора, тычканнардан әрәм иттереп булмый бит инде шундый тәмле әйберне! Беркөн капның ачылганын күреп, тикшереп карыйсы итте. Ачкач, бер генә конфетны булса да тешләп карамый түзмәде. Тәмен дә тоймый калды, ул авызда бик тиз эреп юк булды. Икенче көнне дә, өченче көнне дә берәр конфеттан авыз итте.

Күршесе кич утырырга кергәч, әбисе чәй янына шул конфет кабын куймасынмы!

- Бәрәкалла, әллә тычкан ияләшкән инде! – дип, әбисе шактый кимегән конфетларга карап.

Ләйлә эндәшмәде, ясаган чәен дә эчмичә, уенчыклары янына барып утырды.

– Күп баллы ашасалар, тешләре коелып бетәр әле ул тычканнарның, – дип , күрше әбисе дә күңеленә кот салып тора, җитмәсә.

Шулчак Ләйлә елап җибәрде:

– Мин күп ашамадым, көн дә берне генә ашадым!

Ике әби кызны ничек юатырга белми аптырап беттеләр.

Бүкәй


– Әкият сөйлә, әкият сөйлә! – дип теңкәсенә тигәч, әбисе, бүрәнә шакып:

– Әнә бүкәй килә! – дип, Ләйләне куркытып йоклатмакчы булган иде.

– Кая, кая бүкәй, күрсәт! – дип, кызчык йокламас өчен тагын да үҗәтләнебрәк карышты.

Тәмам аптыраган әбисе:

– Мондый кире кыздан бүкәй дә, сиңа керәсе матур-матур төшләр дә тыңлаучан малай-кызларга качып китәр әле, – диде.

Ләйлә, иреннәрен турсайтып булса да, теләр-теләмәс кенә күзләрен йомды. Нинди икән ул бүкәй? Бәлки, ул аның төшенә керер?

_______________________________________

Шәрипова Резеда Сәрвәр кызы 1962 елның 5 декабрендә Азнакай районы Мәндәй авылында туган.

Балачактан каләм тибрәтүче Резеданы язмыш сукмагы 1987 елда район газетасына алып килә. Бүгенге көндә реклама һәм белдерүләр бүлеге мөдире булып эшли.

2001 елда Рухият чыгарган «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» җыентыгында аның бер көлтә шигырьләре урын алды.

2003 елда Чаллы газета-журнал нәшриятында «Сандугач керсә күңелгә» исемле шигырьләр һәм юморескалар тупланган китабы дөнья күрде.

2006 елда Татарстан китап нәшриятында балалар өчен язылган «Ялкау балыкчы» исемле шигырьләр китабы басылды.

Аның әдәби язмалары республикабызның мәртәбәле газета-журналларында даими басылып килә. Ул укучыларга «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Сабантуй» газеталары, «Чаян», «Казан утлары», «Идел», «Салават күпере» журналлары аша яхшы таныш.

Балаларга бүләк = Подарок детям.– Казань: Рухият, 2007.– 208 с.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 31 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Апрель 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz