Четверг, 13.11.2025, 08:00:37   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Апрель » 22 » Назлыгөл
Назлыгөл
14:18:37
Яңа ишеткән җырны көйли-көйли Назлыгөл бакчага керде. Беренче сентябрьдә чәчәкләрен өзеп алган түтәл мескенләнеп калган. Бары кояш төсле кызгылт сары чәчәкләр генә балкып, томырап кызга карап торалар. Түтәл тулы кояш! Елмаялар! Көз килгәнен сизмиләр, һаман чәчәк аталар! Исемнәре дә сәер — пәйгамбәр тырнагы!

— Нигә алай дигәннәр ? — дип кызыксынган иде Назлыгөл.

— Орлыклары өлгергәч, кисеп алган тырнак кебек дугаланып торалар, — диде әнисе.

— Ә пәйгамбәр кем?

— Пәйгамбәр... ни... ул... башкаларга яхшылык эшли торган изге кеше.

— Әкияттәме?

— Түгел. Алар булганнар... Элекке заманнарда. (Хәмдия әле үзе дә бу турыда бик аз белә иде.)

— Ә нигә чәчәккә андый исем кушканнар?

— Чәчәге шифалы аның. Ул — дару үләне. Китапча исеме — календула. Кипкән чәчәген аптекага тапшыралар.

Назлыгөл мичкәдән су алды да шиңгән чәчәкләргә сибә башлады. Шулчак чәчәкләр өстендә кечкенә генә, нәни генә салават күпере балкып чыкты. Шундый матур, төсләре куе!

Кыз тагын мичкәгә суга йөгерде, тагын сипте, салават күпере янә чыкты! Назлыгөл үзен тылсым иясе итеп сизде, куанды! Мичкәдәге су беткәч кенә туктады. Бу могҗизага исе китеп торганда коймалары яныннан үтеп барган дустын күрде.

— Чулпан, кая барасың?

— Музыка мәктәбенә. Миңа пианино алдылар! Әйдә, син дә музыкальныйга языласыңмы?

Назлыгөл урамга омтылган иде, тик юешләнгән күлмәген, сазга буялган аякларын күреп бу уеннан кире кайтты.

— Белмим...

Чулпан киткәч, Назлыгөл өйләренә чапты.

— Әни! Чулпан музыка мәктәбенә кергән! Аңа пианино алганнар! Мин дә язылыйм әле!

Кызының сазга буялган аякларын күреп, әнисе көлеп җибәрде:

— Урамда коп-коры, каян таптың ул сазны?

— Әни, дим! Мин дә музыка мәктәбенә язылыйм әле!

Хәмдиянең йөзе җитдиләнде.Кызы җыр ярата, көйләрне бер ишетүдә отып кала. Бәлки, сәләтледер... Зур зәңгәр күзләрен төбәп кызы әнә җавап көтә...

— И кызым, бик язылыр идең дә, акчабыз юк бит. Эшләгән ашарга да җитми, такы-токы...

Назлыгөлнең кабынган өмете теге салават күпере кебек балкыды да сүнде. Кечкенә йөрәге сыкрап куйды: «Чулпанга пианино алганнар. Аларның машиналары да бар. Безнең бернәрсә дә юк... Әти булса, безнеке дә булыр иде...»

— Әни, нишләп безнең әти юк? Кая минем әти?

Хәмдия бер мәлгә аптырап торды.

— Әтиең бар, ләкин ул бик еракта.

— Безне ташлап киттемени?

— Аның үз гаиләсе бар.

— Ә без, мин?

— Без синең белән икәү...

— Эх, әтием булса, мин дә музыка мәктәбенә йөрер идем!

Кызының өзгәләнеп әйткән сүзләре Хәмдиянең йөрәгенә ук булып кадалды. Ул баласын кочаклап күкрәгенә кысты.

— Кайгырма, кызым, җае чыгар әле, берәр кайчан сине дә музыка мәктәбенә укырга бирермен.

***


— Назлыгөл, минем пианиноны күрәсең киләме? Ял көнне безгә кер! — диде Чулпан.

Матур келәм җәелгән бүлмәдә елтыр кара пианиноны күргәч, кызның йөрәге тиз-тиз лепелдәргә кереште.

— Мин бер көй өйрәндем инде! — дип, Чулпан уйнап күрсәтте.

Шыңгырдап чыккан матур тавышлардан Назлыгөлнең тәне чымырдап китте. Кыз бу көйләрне салават күперенә охшатты: калын тавышлары куе шәмәхә, нечкә нәфис ноталар алсу, зәңгәрсу төсле тоелды, күңеле шул матурлыкка канатланып күтәрелде, йөзе балкыды, күзләре очкынланды.

«Мин дә музыкага өйрәнәчәкмен!» — дип уйлады. Бу теләк шундый көчле, хәтта ант кебек иде!

***


Назлыгөлнең карашы бер ноктага төбәлгән, аның кечкенә башында фикерләр ярсып катлаулы хәлдән чыгу юлын эзлиләр: ничек итеп музыка мәктәбенә укырга керергә? Кайдандыр, кемнәндер ярдәм килүенә ул өметләнми. Мәсьәләне үзе чишәргә җай эзли... Зәңгәр тасма белән үрелгән алтынсу толымын бармагы белән фикерләре уңаена бөтерә... Нишләргә?

Каядыр билгесезлеккә төбәлгән карашы, ниһаять, ачыкланды, каршысындагы алтынсу-сары чәчәкләргә төште. Пәйгамбәр тырнагы... Кешеләргә файдалы, шифалы... Назлыгөлнең авыр уйлардан ямансуланган йөзе яктырып китте.

Ул көләч чәчәкләрнең орлыкларын җыйды, аннан соң чәчәкләрнен барысын да өзде. Кипкән орлыкларны, кәгазьгә төреп, шкаф тартмасына яшерде, тәрәзә төбенә гәзит җәеп, чәчәкләрне кибәргә куйды.

Өйгә хуш ис таралды.

Тәрәзә төбендәге чәчәкләрне күреп, Хәмдия елмайды.

— Даруга киптерергә куйдыңмыни, кызым? Тамак төбе шешсә яки авыз эче бозылса чайкарга әйбәт була ул!

Назлыгөл эндәшмәде. Аның уйлары башкача: ул чәчәкләрне киптереп аптекага сатачак! Киләсе елга күп итеп үстерәчәк! Шул акчага музыка мәктәбенә укырга керәчәк!

***


Назлыгөлнең бу теләге җанын тынгысызлап торды. Чулпан папкасын тотып музыка мәктәбенә киткәндә, ул моңсуланып, кызыгып карап кала...Әллә Ходай сабыйның теләгенә ризалыгын бирде, һич көтмәгәндә әнисе музыка мәктәбенең директоры белән очрашты. Шунда кызының өзгәләнеп әйткән сүзләре исенә төште.

— Лира Саматовна! Минем кызымны укырга алмассыз микән?

— Укулар күптән башланды бит инде, Хәмдия апа... — Бераз уйлап торды да: — Ярый алып килегез, тыңлап карарбыз, — диде.

Пианино клавишларына басып Назлыгөлнең тавышын тикшергәндә, укытучының йөзендә гаҗәпләнү, соклану чагылды.

— Хәмдия апа, кызыгызның абсолютный слух! Бүгеннән үк шөгыльләнә башласын! Нинди класска бирәсез? Фортепианога булса, өйдә инструмент булу шарт.

— Безнең андый мөмкинлегебез юк шул... Берәр башка нәрсә юкмы соң?

— Алай булгач, думбрага керсен! Укыган өчен түлисе дә күп булмас.

— Менә, бигрәк әйбәт икән!

Назлыгөл думбрасын кулыннан төшермәде, мәктәптә дә, өйдә дә бер минутын әрәм итмичә уйнады. Сольфеджио дәресләрендә дә, хорда да иң сәләтлеләрдән булып чыкты.

***


Алар Чулпан белән ике мәктәптә дә бергә укыдалар. Серләре дә, хыяллары да уртак булды: икесе дә Әлмәткә музыка училищесына керергә җыендылар.

Чыгарылыш сынауларын биргәндә, Чулпан күңелсезләнеп килде:

— Мине әниләр Әлмәткә җибәрмиләр...

— Нишләп?

— «Артист буласың юк. Музыка укытучысы да булмыйсың, аларның зарплаталары юк диярлек. Урта мәктәпне тәмамлыйсың да экономическийга керәсең!» — ди әни.

— Үзеңнең анда барасың киләме соң?

— Юк! Син бәхетле, Назлыгөл, үзең теләгән җиргә барасың.

— Әй, мин дә белмим әле, бара алырмынмы, юкмы?

— Нигә?

— Әни мине укыта алмас. Зарплатасы кечкенә. Әлмәт турында сүз башларга да читенсенәм...

Бу турыда сүзне Назлыгөлгә башларга туры килмәде.

— Кызыгыз бик сәләтле, музыка буенча укуын дәвам итсен! — диде Лира Саматовна.

Хәмдия эндәшмәде. «Укытырга мөмкинлегебез юк», — дип зарланырга оялды.

Сөйләшмичә, уйга чумып кайттылар.

— Йә, кызым, нишлибез?

— Белмим...

— Моңа кадәр икебез бер кәстрүлдә пешкән ашны ашап яшәдек. Хәзер юклы-барлы акчаны икегә бүлсәк, беребезгә дә җитмәячәк. Өс-башыңны карарга кирәк, ашарыңа, квартира өчен түләргә кирәк... Андый акчаны кайдан табыйк?!

Борчылулардан Назлыгөлнең башы катты. Музыка мәктәбен тәмамлау турындагы таныклыкта бары бишлеләр генә. Шуны хәзер сандык төбенә салып кую өчен укыдымыни ул? Назлыгөл кечкенә вакытта музыка аның тормышына кояш булып, салават күпере булып килеп керде. Хәзер шулардан башка яшәсенме? Ничек яшәсен?

***


— Кызым! Бәхетең бар икән! Тагын бер эш таптым! Урам себерүче булып урнаштым!

Бу хәбәр Назлыгөлгә: «Алтын хәзинәсе таптым!» — дигән кебек ишетелде.

— Әни! Үзем эшлим! Үзем себерермен, син йөрмәссең!

Кич , караңгы төшкәч, Назлыгөл Куштирәкнең үзәк урамнарын себерә. Башта җиңел тоелса да, эшен тәмамлаганда инде таң атып кояш чыга, ул кайтканда, хуҗабикәләр сыерларын савып көтүгә чыгара башлыйлар. Ләкин кыз авырыксынмый, киресенчә, эшли башлагач, дөньяга күзе ачылган кебек булды. «Таң атканда йоклап, дөньяда шушындый матурлыкның барлыгын белми, күрми яшибез икән!» — дип үкенде.

...Метрәй таулары өстендә күк чите башта яшелләнә, аннан яктырып алсулана башлый. Бакчаларда кошлар уяна: берән-сәрән сандугачлар сайрый, зәңгәрләнә башлаган күктә «фи-и-ить-фи-и-ть» дип сызгырып карлыгачлар төркеме бөтерелә. Аннан китә инде! Чәүкәләр чүкелди, каргалар каркылдый, чыпчыклар чырык-чырык килә, күгәрченнәр гөрли! Меңләгән музыкантлар уйный бу илаһи оркестрда! Назлыгөл ялгыз түгел: бу музыка да, сызылып аткан таң да, кызарып чыккан кояш та аның өчен! Ул үзе дә шушы таңның сылуы!

***


Ләкин бу җәй Назлыгөл хәтерендә сандугачлары белән генә сакланмады...

Каты асфальтны тырнаган себерке кыштырдавыннан кыз аяк тавышларын ишетмәде.

— Карале, ниндирәк икән бу кәҗә? — диде берәү.

Кыз куркудан дерт итте, тавышка борылып карады. Аның янында кызмача ике егет басып тора иде.

— Ничавага охшаган! Әй, рәхәтләнеп күңел ачасы урында нишләп җир себереп йөрисең? Кил әле үземә! — дип, егет, кочагын киң ачып Назлыгөлгә килә башлады.

Ә ул себерке белән бар көченә егеткә китереп бәрде дә себеркесен ыргытып йөгерде. Теге егет бөгелеп төште.

Тынына кабынып кайтып кергәндә, бер хәле дә калмаган, куркудан йөрәге дөп-дөп тибә, тузанлы йөзенә манма су булган алтынсу чәчләре ябышкан...

Бу хәлне белгәч, әнисенең коты очты:

— И мин юләр! Нишләп бу турыда уйламыйча, сине ялгыз йөрткәнмен? Ярый әле Ходай саклаган! Яңадан берүзең чыкмыйсың!

Бу төнге очрашудан соң Назлыгөлнең җанына курку оялады. Кем белә, бәлки, ул куркуның файдасы да тигәндер: «Кыз бала! Сак бул! Үзеңне сакла!» — дип, Ходайның кисәтүе булгандыр.

***


Ундүрт яшлек кыз, чит шәһәргә килеп, атаклы музыка училищесында халык уен кораллары бүлегендә укый башлады. Беренче сәгатьтә группаларының җитәкчесе Фәнисә Нуриевна керде. Исемлек буенча укучылары белән танышканда, Назлыгөлгә чират җиткәч, татарча сорады:

— Әниең сиңа бик матур исем биргән, Назлыгөл, син кайсы яктан?

– Куштирәктән.

– Шулаймыни! Без якташлар икәнбез!

– Әйе, миңа Лира Саматовна сезнең турыда сөйләгән иде.

Лира Саматовна исемен ишеткәч, Фәнисә елмайды.

– Безнең икебезне дә бер укытучы укыткан икән! Мин сезне думбра буенча укытачакмын.

Фәнисә һәр укучысына игътибарлы булды. Ләкин Назлыгөлне аеруча ихтирам итте, чөнки кыз музыка серләрен, нечкәлекләрен йөрәге белән тоеп, музыка белән яши , көннән көн камилләшә бара. Аның зур зәңгәр күзләреннән ниндидер рухи көч сирпелә.

Яңа ел алдыннан училищеда музыкаль конкурс игълан иттеләр. Һәркемнең җинүче буласы килә! Назлыгөлнең конкурс программасын Фәнисә Нуриевна белән төзеделәр.

– Ныклап әзерлән. Әсәрләр катлаулы, яхшы уйнасаң, югары балл алачаксың, тырыш!

Назлыгөл тырышты: аулак урын таба да уйный да уйный. Сул кулының имән бармагы думбра кылларына басып чиләнеп, канап бетте.

– Туктый беләсеңме син?! Ашаганың-эчкәнең юк! Әйдә, бәрәңге кыздырдым! – дип, дусты Нина ачуланып алып китә...

– Сабирова Назлыгөл I дәрәҗәдәге диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнә! – дип игълан иткәндә, кыз колакларына ышанмады.

– Нишләп утырасың? Бар, йөгер! – диде Нина.

Назлыгөл сәхнәгә менгәч, зал аны алкышларга күмде. Кызның шатлыгы эченә сыймады. Җиңү шатлыгы ул Олимпия уеннарында җиңсәң дә, училище сәхнәсендә яуласаң да шулай ук ләззәтле! Назлыгөлне хәзер училищеда белмәгән кеше юк... Ләкин аңа карап кызның тормышы җиңеләймәде. Конкурс алдыннан әнисеннән хат килде: «... Кызым, сиңа ярдәм итә алмыйм, инде өч ай зарплата түләмиләр, ипигә дә акчам юк. Укый алырсың микән? Бик интексәң, минем янга кайт, ничек тә үлмәбез әле». Назлыгөл укуын ташламады. Стипендия акчасын бер айга сузарга тырышып көнгә бер ашап яшәсә дә, әнисенә зарланмады.

Фәнисә Сәетовна, Назлыгөлнең ябыгып, сулып киткәнен күреп, туя ашамаганын сизенде. Кызга акча тәкъдим итеп караган иде, кызның коты очты:

— Юк, юк, Фәнисә Сәетовна, кирәкми, минем акчам бар! — Аның мескен булып күренәсе килмәде.

Укытучы ярдәм итү юлын барыбер эзләп тапты.

— Назлыгөл, укытырга телисеңме? — диде ул, кызны аптырашка калдырып.

— Укытырга?
— Әйе, бераз акча эшләрсең.

— Ничек, нәрсә укытырга?

— Музыка, билгеле! Татар гимназиясендә курай буенча дәресләр бар.

— Чынлапмы, Фәнисә апа? Укыта алырмынмы соң?

— Булдырырсың! Курайда оста уйныйсың бит! Дәресне ничек үткәрергә икәнен өйрәтермен, планын бергә төзербез.

...Беренче көнне укытырга барганда, өлкән булып күренергә теләп, хорда кия торган ак блузка, зәңгәр жилет белән итәген киде. Ләкин ничек тырышса да, унбиш яшен яшерерлек түгел, яшүсмерләрчә нәфис, юка иде. Ни хикмәттер, укучылар аны дикъкать белән тыңладылар. Үзеннән ике-өч яшькә генә кече укучыларны кызыксындыру өчен дәресен Фәнисә апасы кебек үткәрергә тырышты: курай тарихын, курай моңын сөйләде, әңгәмәдән соң курайда төрле көйләр уйнап күрсәтте. Дәресе үзенә дә ошады.

Беренче зарплатасын кулына алгач сәерсенде — әйтерсең аңа тик йөргәнгә биргәннәр! Шул көннән алып училищены тәмамлаганчы гимназияда укытты, әнисеннән бер тиен дә акча алмады.

Училищены тәмамлар алдыннан Фәнисә Сәетовна аның белән бик җитди итеп сөйләште.

– Назлыгөл, мин сиңа консерваториягә керергә киңәш итәм. Син бик сәләтле, ләкин чын музыкант буласың килсә, консерваториядә укырга кирәк. Назлыгөл үзе дә бу турыда уйлый иде: «Консерваториягә керә алсам, ничек тә укырмын! Ул вакытта училище дипломым була, теләсә кайсы музыка мәктәбендә думбра буенча укыта алам!»

– Монда бер кыенлык бар, – дип дәвам итте укытучысы, – яхшы инструмент – думбра кирәк! Ансыз консерваториягә кабул итмиләр. Андый коралларны бары Мәскәүдә спецмастерскойларда аерым заказ буенча гына ясыйлар. Алар бик кыйммәт тора.

Фәнисә әйткән сумманы ишеткәч, кызның чәчләре үрә торды: ул кадәрле акчаны ашамый, эчми, һава гына сулап торган очракта да ике-өч ел җыярга кирәк... Назлыгөлнең өмете тормышка ашмас хыялга әйләнде.

– Мин булдыра алган кадәрле ярдәм итәрмен, туганнарыгыз белән сөйләшеп карагыз, – дип киңәш бирде укытучысы.

Училищены кызыл дипломга тәмамлап кайткан көннәрдәге шатлыктан соң Назлыгөлнең йөрәген көйдереп вакыт үтә торды, консерваториягә керү сынаулары якынлаша барды, акча мәсьәләсе хәл ителмәде. «Эх, консеваториягә керә алсам, тәмуг газапларына да түзәр идем...» – дип уйлый Назлыгөл.

...Назлыгөл әле кечкенә, имеш. Алар Чулпан белән уйнап йөриләр. Шулчак алар турына алмачуар ат җигелгән арба туктады. Арбада Назлыгөлнең әтисе утыра.

– Әйдә, кызым, утыр! – ди әтисе.

Назлыгөл арбага, яшел печән өстенә менеп утырды. Печән арасында зәңгәр кыңгыраулар, ак ромашкалар, шәмәхә мәтрүшкәләр бар. Алардан хуш ис аңкый. Әтисе дилбегә тотып бара. Кыз аның аркасын гына күрә. Әтисенең җилкәсе ки-и-иң! Назлыгөл аңа сыенып утыра, әтисенең җылысын тоя... Ул әтисен шундый ярата! Кыз, печәнгә тезләнеп, калкынып әтисенең иңсәләреннән кысып коча! Аңа бик рәхәт! Алар тауга менәләр! Өстә чәчәкле урман...

...Уянганнан соң кыз өнме, төшме икәнен аңламый ятты. Аңа чыннан да бик рәхәт, чөнки ул әтисен күрде, әтиле булу бәхетен татыды!.. Төшендә булса да... Ул әтисенең йөзен күз алдына китерә алмады, чөнки ул аңа аркасы белән утыра иде... Шушы рәхәтлектән аерыласы килмичә ятты Назлыгөл: җанын борчыган уйлар юкка чыккан, күңеле тыныч. «Консерваториягә керәм икән! Ниндидер үзгәреш булачактыр, тауга мендек бит! Шатлыктыр ул яшел урман ». Кыз төшен әнисенә дә сөйләмәде. Әтисен төшендә күрүен яхшыга юрады.

Алдагы көнне Хәмдия туганнан туган абыйсы Фәрһат абыйсына барган иде. Ике балаларын институтта укытып, очны очка көчкә ялгап яшәсәләр дә, Фәрһат бар булган акчасын бирде дә:

– Борчылма, Хәмдия, берәр нәрсә уйлап табарбыз, Назлыгөл укырга тиеш , – дип сеңлесен тынычландырып озатты.

Беркөнне Фәрһат абыйлары иртән-иртүк килеп керде.

– Минем башка бер фикер килде бит әле, – диде, түргә узып. – Назлыгөл, хәзер болай итәбез: кәгазь белән каләм аласың, безнең депутат исеменә хат язасың. Ул милләтебез өчен янып йөри торган кеше, шагыйрь, ярдәм итми калмас! Синең кебек сәләтле кызга ярдәм итү изге эш!

***


Назлыгөл хат язып җибәрде җибәрүен, тик җавап килүгә шикләнде: депутатта Назлыгөл кайгысы гынамыни! Шулай да көн саен дулкынланып почта тартмасын тикшереп торды. Бу юлы да шикләнеп кенә караган иде – конверт!

– Әни! Казаннан хат! – дип, өермә кебек килеп керде.

– И Ходаем, юньле хәбәр генә була күрсен!

Татарстан әләме һәм гербы төшкән шома кәгазьдә депутат Назлыгөлне Дәүләт Советы бинасына үз кабинетына чакырган, пропуск алу өчен паспортын алып килергә кушкан иде.

— Ярдәм итәргә булгандыр, югыйсә чакырмас иде! — дип нәтиҗә ясады әнисе.

Назлыгөл шикләнмәде! Ул хатны йөзенә каплады, көлде, әнисен кочаклап, зырылдатып бүлмә уртасында әйләндерде.

— Ура! Ур-ра-а! Яшәсен консерватория! Яшәсен думбра!

— «Яшәсен депутат абый!» диген балам.

Дәүләт Советы коридорларыннан барганда Назлыгөлнең йөрәге чабыш атыныкы кебек дөпелдәп типте!

Депутат абыйсы аны урыннан торып, елмаеп каршы алды. Авылча гади, ачык йөзле, телевидение аша таныш кара мыеклы абыйны күргәч, кыз тынычланды. Ул үзенең үтенечен сөйләп бирде. Шагыйрьгә кызның татар халык уен кораллары бүлегенә керергә җыенуы аеруча ошады.

— Милләтебезнең көйләрен өйрәнү, туплау, җыю, саклап калу бик изге эш! — диде. — Ярый, сеңлем, ярдәм итәрбез, берәр спонсор табарга тырышырбыз. Син ул инструментлар ясый торган осталар белән элемтәгә кер, заказ бир. Думбраңны алып кайткач, минем янга килеп уйнап күрсәтерсең, ярыймы?

Кыз башын какты, сөенече шундый көчле иде, шагыйрь абыйсын кочаклап үбәсе, күкрәгенә башын куеп елыйсы килде... Шагыйрьнең тыгыз, киң җилкәләренә карап: «Минем әтием шушы абый төследер», — дип ымсынды Назлыгөл, яшьләрен йотып...

***


Мәскәүдән думбрасын алып кайтканда хафаланды: думбрасын урларлар яки бәреп ватарлар дип курыкты, йоклаганда хәтта кочаклап та ятты. Казанга кайтып җиткәч, калын тукымадан тегелгән биштәрен иңсәсенә киде . Кабыргаларына каты булып думбра тиеп торуын сизү рәхәт иде: үзен дустының ышыгында тойды.

...Назлыгөл, автобустан төшкәч, өйләренә атлап түгел чабып кайтты. Кызының аяк атлауларын танып, Хәмдия ишек ачылганны көтте. Назлыгөл давыл кебек ашкынып килеп керде.

— Әни! Мине котла! Мин консерватория студенткасы! Менә минем думбрам! — Ул иңсәсеннән кадерле биштәрен салды да елмаеп торган әнисен кочаклап алды. Бу минут алар тормышында иң зур тантана иде! Сагынышкан әни белән кыз бер-берсенең газиз йөзләренә карап, кечкенә кухняда сөйләшеп чәй эчтеләр.

...Биштәрнең молниясен чишеп, Назлыгөл саклык белән генә думбрасын алды.

— Кызым, нәрсәсе белән генә аерылып тора соң бу думбраң?

— Что син, әни! Моның тавышы, яңгырашы бөтенләй башкача! Аны бик кыйммәтле материаллардан иң оста мастер кулдан ясаган! Менә, тыңла! — Ул думбрасын тезенә куйды, кылларын чиеркәләп алды. — Татар халык көйләренә попурри, — дип игълан итте дә көлеп тә җибәрде.

Кызның тылсымлы бармакларыннан музыка тау елгасы кебек ургылып, шаулап акты, озын моңлы көйләрне дәртле бию көйләре алыштырды, кечкенә бүлмә концерт залына әверелде. Кызы уйнаган йөрәккә якын таныш көйләр Хәмдиянең күңелендә туган илнең кара урманнары, зәңгәр елгалары, салкын чишмәләре булып җанландылар. Музыка туктагач, сәер тынлык урнашты.

— Кызым, рәхмәт сиңа! — диде Хәмдия, яшьләрен сөртеп.

— Сиңа рәхмәт, әнием! Син тырышмасаң, мин музыкант була алмас идем!

— Юлыңда яхшы кешеләр очрады, балам! Аларның игелеген беркайчан да онытма!

... Назлыгөл бакча ягындагы тәрәзәне ачты. Түтәлдәге алтынсу-сары пәйгамбәр тырнаклары шау чәчәктә, әремгә хас әчкелтем хуш ис таратып утыралар иде. Алар Назлыгөлгә елмаеп эндәшәләр сыман:

— Сәлам!

— Сәлам! Исәнме, кояш! Хәерле көн, дөнья!

_______________________________________________

Хәбибуллина Роза Шакир кызы 1934 елда Мөслим районы Әмәкәй авылында туган.

1959 елда Алабуга педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1959 елдан 1990 елга кадәр Мөслим урта мәктәбендә рус теле укыта. «РСФСР халык мәгарифе отличнигы» дигән исемгә лаек була, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

1980 елларда район һәм республика газета – журналларында педагогик темаларга мәкаләләре басыла. 1990 елларда күп кенә хикәяләре һәм очерклары «Авыл утлары» газетасында дөнья күрә. 2002 елда «Мәлгуньнәр» дигән хикәясе Фоат Садриев исемендәге дипломга лаек була. 2003 елда беренче зур әсәре – «Яшьлегем серләре» повесте, 2004 елда «Миләш елы» дигән повесте «Казан утлары» журналында басыла.

2006 елда «Яшьлегем серләре» дигән китабы, «Мәйдан» журналы битләрендә «Чишмә башы» дигән повесте дөнья күрде. 2006 ел азагында Роза Хәбибуллинаның басылды.

Балаларга бүләк = Подарок детям.– Казань: Рухият, 2007.– 208 с.


Категория: Хикәяләр | Просмотров: 34 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Апрель 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz