Среда, 30.07.2025, 02:57:52   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июль » 16 » Төлке белән Миләш чыпчыгы (рус халык әкияте)
Төлке белән Миләш чыпчыгы (рус халык әкияте)
11:27:00
Бер Миләш чыпчыгы агачта оя корган, күкәй салып, бала чыгарган. Бу хакта Төлке белеп алган да тизрәк шунда элдерткән. Килеп тә җиткән, койрыгын шап та шоп агачка бәрә башлаган бу.

Чыпчык оясыннан башын сузып караган икән, Төлке болай дип сөйләргә тотынган:

— Койрыгым белән кисәм дә аударам хәзер агачыңны. Аннан үзеңне дә, балаларыңны да ашыйм.

Миләш чыпчыгы бик курыккан, Төлкегә ялына башлаган:

— Төлке түтекәй, агачны, зинһар, кисә күрмә, балаларымны харап итмә. Мин сине бәлеш белән, бал белән сыйлармын.

— Бәлеш, бал ашатырлык булгач, агачыңны кисмәм инде, алайса,— дип ризалашкан Төлке.

— Әйдә, олы юлга чыгыйк,— дигән Чыпчык.

Шулай итеп, Төлке белән Миләш чыпчыгы олы юлга таба киткәннәр. Чыпчык һавадан очкан, ә Төлке җирдән тек-тек элдертә икән.

Чыпчык бер карчык белән кыз баланың юл буйлап килгәнен күреп алган. Болар кулларына бәлеш салган кәрзин белән бал тулы чүлмәк тотканнар икән.

Төлке качып карап торган, ә Чыпчык юлга төшкән дә оча алмаганга салышып тәпиләп киткән. Әз генә оча да җиргә килеп төшә, әз генә оча да җиргә килеп төшә икән бу.

Моны күреп, кыз бала әбисенә:

— Әйдә, бу кошны тотабыз,— дигән.

— Тоттыра ди кош безгә, көтеп тор,— дигән әбисе.

— Куып карыйксана, әбием. Канаты яраланган бугай аның. Әллә ни ерак оча алмас. Бигрәкләр матур кош инде,— дигән оныгы.

Болар кәрзин белән чүлмәкне җиргә куйганнар да кош артыннан куа киткәннәр.

Миләш чыпчыгы аларны бәлеш белән балдан ничек тә ераграк алып китәргә тырышкан. Төлке ул арада авыз ачып тормаган: туйганчы сыйланган, калганын маяга яшереп куйган.

Моны күреп. Чыпчык һавага күтәрелгән ҺӘМ оясына очып киткән.

Шуннан соң озак та үтмәгән, Төлке тагын килеп җиткән. Килеп тә җиткән, койрыгы белән шап та шоп агачка бәрә дә башлаган. Үзе болай дип сөйләнә икән:

— Койрыгым белән агачны кисеп аударам да үзеңне дә, балаларыңны да кабып йотам.

Миләш чыпчыгы башын оясыннан сузган да тотынган Төлкегә ялынырга:

— Төлке түтекәй, агачны кисә күрмә, балаларымны, зинһар, харап итмә! Мин сиңа сыра эчерермен.

Бу сүзләрдән Төлкенең күзе кызган.

— Киттек тизрәк! Бал-май ашап тамагым тәмам кибекте, бик эчәсем килә,— дип ашыктырган ул.

Кошчык тагын юлга таба очып киткән, ә төлке артыннан элдерткән.

Юлдан ат җиккән бер ир кеше килә икән. Юлчы арбасына мичкә салган. Миләш чыпчыгы очып килгән дә әле атка, әле мичкәгә кунган. Юлчының моңа шундый ачуы килгән, хәтта кошны бәреп үтерердәй булган. Чыпчык мичкәнең бөкесенә кунган икән, юлаучы, моңа балтасы белән селтәнәм дип, мичкәнең бөкесен бәреп чыгарган. Үзе Чыпчыкны куа киткән. Сыра, бөкесе ычкынып, юлга ага башлаган. Төлке рәхәтләнгән сыраны эчеп, аннан күңеле булып, җырлый-җырлый китеп барган.

Моны күреп, Миләш чыпчыгы да оясына кайткан. Озак та үтмәгән, Төлке тагын килеп җиткән дә шап та шоп койрыгын агачка бәрә икән. Үзе болай дип сораган:

— Миләш чыпчыгы, әйт әле, син мине ашаттыңмы?

— Ашаттым! — дигән кош.

— Эчердеңме?

— Эчердем! —дигән Чыпчык.

— Алайса, инде хәзер көлдереп күңелемне күтәр. Югыйсә койрыгым белән агачны кисәм дә үзеңне дә, балаларыңны да кабып йотам!

Миләш чыпчыгы нишләсен, көлке күрсәтергә Төлкене авылга алып киткән. Караса: бер йортта карчык сыер сава, янында карты чабата үрә икән. Чыпчык карчыкның җилкәсенә кунган. Моны күреп, карты болай дигән:

— Кыймылдамыйча тор әле, карчык. Чыпчыкны бәреп төшерәм!

Шулай дип, карт карчыгының җилкәсенә китергән дә суккан, тик кошка тидерә алмаган.

Карчык, егылып, сөт чиләген аударган. Аннан сикереп торган да тотынган бабайны ачуланырга.

Төлке исә җүләр карттан эче катып көлгән.

Моны күреп, Миләш чыпчыгы оясына очып киткән. Кайтып кошчыкларын туйдырырга да өлгермәгән, Төлке тагын килгән дә көлтә-көлтә койрыгын шап-шоп агачка бәрә башлаган. Үзе болай дигән:

— Әй, Миләш чыпчыгы, син мине ашаттыңмы?

— Ашаттым!

— Син мине эчердеңме?

— Эчердем!

— Син мине көлдердеңме?

— Көлдердем!

— Хәзер инде куркыт!

Миләш чыпчыгының Төлкегә бик ачуы килгән дә болай дип әйткән:

— Күзеңне йом да минем арттан чап!

Шулай дип, Чыпчык очып киткән. Очканда тавыш биреп, кычкырып-кычкырып куя икән бу. Ә Төлке күзен йомган килеш аның артыннан теркелдәгән.

Миләш чыпчыгы Төлкене аучы янына алып килгән дә:

— Менә хәзер, Төлке, курык инде! —дигән.

Каршында этләр күргәч, Төлкенең ике күзе дүрт булган, тизрәк табанын ялтыраткан. Этләр моны куа киткән. Төлке көч-хәлгә өненә кайтып егылган. Өенә кереп, бераз хәл алгач сорау ала башлаган:

— Күзләрем, күзләрем, сез нишләдегез?

— Без Төлкене этләр эләктермәсен дип күзәттек!

— Колакларым, колакларым, сез нишләдегез?

— Без Төлкене этләр ашамасын дип тыңладык.

— Аякларым, аякларым, сез нишләдегез?

— Без Төлкене этләр тотмасын дип чаптык.

— Ә син, койрык, нишләдең?

— Ә мин, койрык, агач төпләренә, түмәрләргә, куакларга эләгеп сиңа качарга комачауладым.

Төлкенең үз койрыгына бик нык ачуы килгән һӘМ аны оясыннан чыгарган да болай дигән:

— Мәгез, этләр, ашагыз койрыгымны.

Этләр койрыгыннан эләктергәннәр дә Төлкене өненнән сөйрәп чыгарганнар, ди.

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz