Понедельник, 23.06.2025, 20:05:40   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [327]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [74]
Рассказы [25]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [16]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 22 » Куян кызы (Абдулла Алиш)
Куян кызы (Абдулла Алиш)
12:23:06
Бер соры куянның үзе төсле үк зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик ярата икән.

Көннәрдән бер көнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.

— Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын, — дигән.

Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр укыган. Хәзер инде ул, яңа киез итекләрне киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин Куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнием тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып, баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезә, ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул тагын салып ташлаган. Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде, аксый-аксый, әнисе янына килгән:

— Әни, әни, минем аягым авырта! — дигән.

Әнисе аның аякларын караган да аптырап калган:

— Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич, — дигән.

«Инде нишләргә?» — дип уйга баткан Куян. «Бу баланы кая алып барырга, ничек дәваларга?» — дип кайгырган.

Шул вакыт нәрсәдер кычкырган. Куян агач башына күтәрелеп караган икән — Тиенне күргән. Ул Куянга болай дигән:

— Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен «доктор Айболит»ка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк, — дигән. Куянга чын-чынлап булышырга тотынган, «доктор Айболит»ның өенә үзе илтергә булган.

Куян кызын күтәргән дә «Айболит доктор»га киткән. Тиен, агачтан агачка сикереп, аңа юл өйрәткән.

Барып җитсәләр, «доктор Айболит»ның эше бик күп икән, аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән.

— Балаларны чиратсыз карыйм мин, — дигән «доктор Айболит».

Куян кызын доктор бүлмәсенә алып кергәннәр, нәрсә белән авыруын сөйләп биргәннәр. «Доктор Айболит» Куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм шул вакытта Куян кызына әйткән:

— Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, тагын начар хәлгә калма, — дигән.

«Доктор Айболит»ка алар бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып, өйләренә кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә, куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый киеп йөри икән.

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz