Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » Хикәяләр
– Әни! Диана бүген миңа кызыл каләм рисовать не дала. Вот син миңа купи карандаши, и мин аңа тоже бирмим! Мин аның белән больше уйнамыйм! – ди чын-чынлап ачуланып дүрт яшьлек Диләрә.
Әнисе сабыр гына тыңлап тора да, кызының бөдрә чәчләреннән сыйпый-сыйпый:
– Кызым, алай ярамый! Ул бит синең иптәш кызың. Дуслар белән тату гына уйнарга кирәк! – ди.
|
– Наилә, урамга чыгасыңмы? – дип сорады Айгөл дус кызыннан.
Наилә үзләренең ишек төбендә мәче баласы белән уйнап утыра иде.
– Чыгыйммы икән? – диде ул мәчесенең колагына өреп.
Тегесе «юк, юк!» дигән шикелле баш чайкады. Колакларына өрсәң, алар гел шулай баш чайкый.
Наилә кычкырып көлеп җибәрде. Аннары мәче баласын җиргә ташлады да:
– Әнидән сорыйм әле башта, – дип өйләренә кереп китте.
|
Бакый кадак кагарга ярата. Кулына чүкеч-кадак эләктеме, коймага да кага, өй стенасына да, сарай почмагына да кага.
Тик шунысы яман: кадак урынына чүкеч еш кына малайның үз бармагына китереп суга. Үзәге өзелеп авыртса да, еламый Бакый. Тешен кысып түзә.
— Тырнагың тагын кара көеп чыккан бит, малай актыгы, — дип битәрли әтисе. — Тотынма, дип, ничә әйттем. Кадак җене кагылган, ахрысы, сиңа.
|
Ишек ачылгач, чормадагы һәрнәрсә кинәт сискәнеп куйды. Караңгыга күптән ияләшсәләр дә, ишек артында калган яктылыкны, сихри, гүзәл дөньяны барыбер бик тә, бик тә сагыналар иде. Ишек юкка гына ачылмады, әлбәттә. Ул сирәк ачыла, һәм аны, гадәттә Хуҗа үзе ача. Димәк, аңа нидер кирәк. Димәк, чормадагыларның кайсыдыр тоткынлыктан котыла, якты дөньяга, кешеләр арасына чыгып китә. Тик кайчагында Хуҗа берни алмый, киресенчә, калдырып кына китә. Ул көнне чоландагылар яңа кунакның моң-зарын тыңлыйлар, бераз дөнья хәлләре, йорттагы яңалыклар белән танышалар.
Бу юлы Хуҗаның куллары буш иде. Тузан эчендә саф һавага тилмереп яткан әйберләрнең һәркайсы өметләнеп, дәртләнеп куйды.
|
Ул Җирне бик сагынган иде. Очрашуны зур түземсезлек белән көтте, аңа алдан ук ныклап әзерләнде. Нинди генә буяулар ясамады ул! Быел гына уйлап тапкан яңа буявы бигрәк тә матур иде. Аны кулына алып, карап-сокланып туялмады. «Иң яраткан агачым – Миләшемә бүләк итәрмен», — дип хыялланды. Кан төсендәге комач кызыл тәлгәшләр кебек янып торган яфраклар... Искиткеч гүзәл күренеш булачак бу! Сагынудан сабыры беткән Көз буяуларын күтәреп Җиргә төшәргә әллә ничә тапкыр омтылса да, Бөек Акыл иясе — Хуҗа — аны туктатты:
— Ашыкма, сабыр ит. Әле иртә.
Хыялый Көз яшел итәкләрен җилфердәтә-җилфердәтә, күбәләкләр белән куышып, аллы-гөлле чәчәкләр белән уйнап-биеп йөгергән Җәй кызына кызыгып-көнләшеп карап торды.
|
Сеңлем яши торган авыл бездән өч чакрым ераклыкта. Ике арада зур терлекчелек комплексы булганга, вахта автобуслары йөри-йөрүен, тик мин җәяү барам. Табигать матурлыгына сокланып, аның белән сөйләшеп-серләшеп атлауга ни җитә!
Урамда көз. Ноябрь урталары. Күңелем белән бик боек кеше булмасам да, табигатьнең әнә шундый елак чагын ныграк яратам. Мине егарга тырышып искән җил өстенә карлап-бозлап яуган яңгыр күзләрне йомдыра. Шатлана-азаплана атлыйм. Машина юлыннан да түгел, ферма эшчеләре салган сукмактан, сөрелгән басу аша.
Мондый көндә нинди «нужаң» калган диярсез. Улы өйләнә сеңлемнең. «Каладан олы апа да кайта, бергәләп киңәшер идек», дип чакырдылар. «Киңәшле эш таркалмас» дигән борынгылар, менә шундый чакта бер-береңә якын булу кирәк тә инде…
|
Үзләре турысыннан үткәндә ерактан тепловоз кычкыртканын ишеткән саен ул, карарга дип, тәрәзәгә каплана, ләкин, никадәр генә инәлеп карамасын, поезд үзе күренми. Бары тик аның артыннан калган аксыл төтен генә һавада бераз эленеп тора да эреп, юкка чыга иде.
Поезд карарга барыйк дип күпме ялынды инде ул әбисенә. Тик әбисе әле аякларым сызлый, әле вакытым юк, әле башым авырта дип, сәяхәтне һаман кичектерә килде, Ә Нәсимнең күрәсе килә шул поездны, бик күрәсе килә...
|
Ул август аеның караңгы бер төнендә Зарифулла агайларның Сабан туе алдыннан гына бетереп кергән өйләренең идән астында дөньяга килде. Башка туганнары булмаганмы, әллә туу белән үлеп беткәннәрме — ул гаиләләренең бердәнбер сөеклесе иде. Табигать, әллә шаяртып, әллә сөйкемлелеге арта төшсен дип микән, аның сул тәпиен ак төстә яралткан иде. Менә шул тәпиенә карап, әтисе Чичи белән әнисе Чичия улларына Актәпи дип исем бирделәр.
|
Равилнең әтисе язын-көзен тракторда, ә җәй көннәрендә комбайнда эшли. Әнисе — сыер савуда, һәр икесе эштән өйгә кайтып кермиләр диярлек. Равилнең кайвакыт, бигрәк тә җәйләрен, әтисен атналар буена күрмәгән көннәре дә була. Би-ик сагына ул әтисен андый чакларда. Шуңа күрә, бабасына ияреп, ындыр табагына юнәлә. Ә ындыр табагында әтисе комбайныннан машинасы белән ашлык ташучы Мөдәррис абыйларының кырдан кайтканын көтеп алалар.
|
Зөфәр урамга чыкканда, күрше капка төбендә ике әби утыралар иде. Туп-туры шулар янына атлады: — Исәнме, Хәмдия әби! Күрешергә ике кулын сузгач, күрше карчыгы башта аптырап калды, соңыннан:
— Бәрәкалла! Зөфәр улым, синме бу? — дип, аның нәни бармакларын учына кысты.
— Исәнме, Мөшәррәфә әби! Аңа да ике кулын бирде.
|
Бүген якшәмбе. Егыл, карда ауна, түшең белән шуыш — беркем берни әйтәчәк түгел. Син ирекле. Моңа кадәр дөньяга килгән һәм киләчәк теләсә кайсы бөҗәк, кош, җәнлек белән чагыштырганда да иреклерәк, аклыгыннан күзләр камашырлык кырлар иркенә чыккач, син алар белән туган-тумача да кода-кодача.
Якшәмбе көнне атна уртасында туйдыра алмаган йокының үчен алганмын. Уянып китсәм, сәгать тугызынчы ярты. Мәктәп балаларына ял булгач та, әнкәй белән әткәйгә бу кагылмый. Аларның берсе тракторын ремонтлый, икенчесе иртәнге савымнан кайтып җитмәгән. Өйдә берүзем. Миңа рәхәт — эне-сеңелләр елап теңкәгә тими, боргычлап торырга абый да юк — Төньяк флотта хезмәт итә, айсберглар арасында йөзәбез, дип яза. Исе киткән икән шул айсбергка, әйтерсең үзебездә боз күрмәгән.
|
Бүген кызыбызга дүрт яшь тула. Әнисе белән без иртәдән алып кухняда кайнашабыз. Ул пешерә, ә мин өстәлгә тезә торам. Кичкә таба кунаклар — кызымның иптәшләре киләчәк.
Башка елларны: «Кечкенә әле, үсә төшкәч үткәрербез туган көнен»,— дип йөргән идек. Беркөн үзен Гөлнараларга чакырдылар. Аннан чыккач:
— Без Гөлнараларга кердек. Аның туган көне булды. Әти-и,— диде ул бераз суза төшеп,— минекен кайчан үткәрәбез? Үткәрик әле, әти, ә!
|
Һоп! Явызлыгы белән аты чыккан Майлы күз койма башында гамьсез генә чыркылдашып утырган чәүкәләр өстенә атылды. Кошларның берсе егылып төште, калганнары дәррәү очып киттеләр. Майлы күз корбанына кабат ташланмакчы иде, Маһирә апа:
— Прес! — дип кычкырып өлгерде.
Мәче кош итеннән авыз итеп булмасына ышанды, ахры, туп кебек, койманың икенче ягына сикерде һәм, күрше йортның түбәсенә менеп, үзен куркытучының киткәнен көтә башлады.
|
Нәниләргә укыр өчен әкият. Сәүбанова Сәмига (Бәдретдинова Сәмига Әһелтдин кызы).
Маленький олененок. Сказка воспитывает в душе ребёнка чувства доброты и сопереживания и учит ценить дружбу. Для чтения взрослыми детям.
|
Язучы Фоат Садриев - һәр авылда, мәдәният учакларында, мәктәпләрдә бик көтеп алынган кунак. Азнакай районының татар теле укытучылары һәм үзебезнең мәктәп коллективы күренекле язучы белән очрашуны оештырырга күптән хыялланып йөрде.
|
Алдымда 2000 елда нәшер ителә башлаган “Хәтер китабы”ның берничә томы ята. Татарстандагы сәяси репрессия корбаннарына багышланган “Хәер китабы”н чыгару – күптән көтелгән һәм бик вакытлы гамәлдер.
Бу калын-калын китапларда Татарстан Республикасында яшәгән һәм 1918-1991 елларда сәяси репрессияләргә дучар булган, шулай ук Татарстан территориясендә иректән мәхрүм итү урыннарында вафат булган яисә атып үтерелгән репрессия корбаннарының исемлеге бирелгән. Бу исемлектә Азнакай районы һәм элеккеге Тымытык районыннан йөзләрчә кеше бар.
|
Һәр баланың язмышы, ягъни киләчәге, бәхете ана кулында, шул ук вакытта, киресенчә, бәхетле картлыгы үзе тәрбияләп үстергән балага бәйле.
|
Күңеле нәрсәдер сизгәндәй, соңгы пар лекциядән китәргә булды Зөлфия. 12 нче трамвай маршрутына утыргач, авылда урында яткан әнисен уйлады һәм озак та үтми тулай торакка кайтып җитте. Ишек төбендә утырган вахтер Гөлсем апа гадәттәгечә ачык чырай белән каршы алмагач, кыз тагын да шомлана төште.
– Зөлфия, сиңа телеграмма бар, – дип тамагын кырып куйды вахтер хатын.
|
... Сәрия бала тудыру йортында нарасыен күрә дә алмыйча үлә. Шәфкать туташына баласының әтисе кем икәнен генә әйтергә өлгереп кала. Табиблар, күпме генә тырышсалар да, аны үлем тырнагыннан йолып кала алмыйлар.
|
Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” дигән әсәрен бик күпләрнең укыганы бар. Аны татар әдәбиятының беренче детектив романы дисәк тә буладыр:
“Фәхрине үтереп ташладылар.
Кичтән башланган яңгыр туктамады, дөньяны ялтыратып яшен яшьнәде, тау-таш җимерелгәндәй гөрелдәшеп, күкрәп үтте”.
Мин сөйләячәк вакыйга эчтәлеге буенча “Тирән тамырлар” романына аваздаш диярлек. Анда сыйнфый көрәш чалымнары булмаса да, кире кагылган мәхәббәт аркасында килеп чыккан коточкыч фаҗига сурәтләнә.
|
|
|
|
|