Среда, 18.06.2025, 16:06:35   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [317]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 9
Гостей: 8
Пользователей: 1
 Дневник
Главная » 2025 » Март » 04 » Аксак төлке (Нур Әхмәдиев)
Аксак төлке (Нур Әхмәдиев)
20:45:20
Бүген якшәмбе. Егыл, карда ауна, түшең белән шуыш — беркем берни әйтәчәк түгел. Син ирекле. Моңа кадәр дөньяга килгән һәм киләчәк теләсә кайсы бөҗәк, кош, җәнлек белән чагыштырганда да иреклерәк, аклыгыннан күзләр камашырлык кырлар иркенә чыккач, син алар белән туган-тумача да кода-кодача.

Якшәмбе көнне атна уртасында туйдыра алмаган йокының үчен алганмын. Уянып китсәм, сәгать тугызынчы ярты. Мәктәп балаларына ял булгач та, әнкәй белән әткәйгә бу кагылмый. Аларның берсе тракторын ремонтлый, икенчесе иртәнге савымнан кайтып җитмәгән. Өйдә берүзем. Миңа рәхәт — эне-сеңелләр елап теңкәгә тими, боргычлап торырга абый да юк — Төньяк флотта хезмәт итә, айсберглар арасында йөзәбез, дип яза. Исе киткән икән шул айсбергка, әйтерсең үзебездә боз күрмәгән.

Икенче ел инде минем гадәткә кергән: иртән тору белән, эчке киемнән генә, җәйме, кышмы — барыбер яланаяк ындыр артына кадәр йөгереп кайтам. Быел җәй велосипед спидометры белән үлчәп караган идем, төгәл алты йөз метр чыкты. Әнә шул алты йөз метрны йөгергәндә, миңа һәрвакыт Гали абыйларның Актабаны иярә. Әллә аның да гадәтенә керде инде, капкадан чыкканны көтеп кенә тора. Мин йөгерәм, Актабан чаба, кайвакыт, өрә-өрә, авылның башка этләре кушыла. Каршыга җилләр исә, суык көннәрдә тын куырыла, бураннарда чәчкә кар кереп адаша, ә без узыша-узыша йөгерәбез. Минем өчен дә, этләр өчен дә бәйрәм. Баштарак авыл халкы арасында «Гыйниятнең малае ычкына башлаган», ягъни «акылга җиңеләйгән» дигән сүзләр таралса да, тора-бара тынычландылар. Әнкәй генә һаман да күнегә алмый, җай чыккан саен:

— Син, малай, бер бетәсең бит, безне гомерлек хәсрәткә саласың бит,— дип битәрли.

Аның ише чакларда әткәй яклап кала:

— Йә, чәпчемә әле, Зөлхәбирә, Суворов та үзен шулай чыныктырган,— ди.

Әнкәй, аңа ризасыз карашын ташлап:

— Ну, Гыйният, узындырасың малайны! — дип мыгырдый.

Алар үзара тагын ниләр әйтешә торганнардыр, тыңлап торганым юк, тизрәк чыгып таю ягын карыйм.

Йөгереп кайту белән өйгә кермим. Ашыкмыйча гына физик күнегүләр ясыйм. Миннән пар бөркелә, яланаякларым баскан урында, кар эреп, чокыр хасил була. Күнегүләр тәмамлангач, кар белән уынасы яки коедан су тартып коенасы гына кала. Аннан шадра сөлге белән тәнең бурлаттай кызарганчы сөртенәсең. Дөньяда ике рәхәт булса, аның берсе шулдыр. Өч-дүрт тапкыр бәкегә төшеп, суда коенып карадым. Тамчы да суык түгел икән, анысына ышандым. Ләкин безнең турыда гына бәке юк, кая да булса ераграк барып йөрергә ирендерә.

Әнкәй юкка курка ул. Шулай шөгыльләнә башлаганнан соң, суык тидерү түгел, борынга томау да төшеп караганы юк. Киресенчә, элек интектергән баш авыртуым бетте, ангинаның ни икәнен оныттым, ашавым аруланды. Ел саен алты сантиметр буйга үсәм дә алты килограммга авырлыгым арта. Хәзер мин, укырга кергән чактагы кебек, сафка тезсәләр, класста арттан икенче түгел, алдан өченче басам. Миннән алда Алпамша Рамил белән Гыйфрит Фәндирә генә. Беләкләрнең куәте артканын да сизәм, уч төпләре гел кычытып йөри. Бер партада утыручы Илгиз ачуы килгән чакларда хәзер миңа: «Җен ташы»,— ди.

Сөйләнә торгач, әллә мактана башладым инде? Мин бит ауга китмәкче идем.

Тәнне ышкып корыткач, газ плитәсендә чәйне кайнарлап алдым. Тәмле исләр сизеп, мичкә караган идем — кабак тәкәсе! Әнкәй кай арада пешергәндер, һи-и, белмисез генә, минем әниме өлгермәс! Ул бит улының кабак яратканын белә.

Ике тәкәне бөгеп салуга, корсагым бильярд шары кебек түгәрәкләнде. Ашаганнан соң, кесәгә берничә телем ипи кыстырдым да, чаңгыларымны эләктереп, Рамилләргә киттем.

Үземне озак йоклаган дигән булам тагын. Рамил әле урыныннан да тормаган, Алпамша кебек сузылып ята иде. Мине күрүгә, сыңар күз кабагын күтәрә төшеп:

— Булмый, малай, барып булмый, гландаларым шешкән,— диде. Әллә чынлап та авырта иде, әллә мине ышандырыр өчен ыңгырашып куйды.

Рамилнең шул булыр инде: безнең сыман тамак шеште димәс, гланда дияр. Сукыр эчәгесе дә аның кешенеке ише түгел — аппендикс. Чуан, сызлавык шикелле нәрсә чыкса — фурункул, карбункул дип эчне пошыра. Каян белеп бетерә торгандыр?.. Хәер, әнисе Нәсимә апа фельдшер бит, Рамил үзе дә врач булырга хыяллана.

Бергә-бергә күңеллерәк инде, анысында сүз дә юк. Алпамша бармагач, әллә мин дә кире кайтыйм микән?

Рамилләрдән чыгып, барыргамы, юкмы дип икеләнеп торганда, яныма, телен асылындырып, Актабан килеп чыкты һәм койрыгын болгый-болгый, күземә карап тора башлады. Гүя, исең киткән икән Рамилгә, мин бар ич, әйдә, икәү бергә киттек дип әйтергә тели. Ул шулкадәр колларча бирелгәнлек белән текәлгән, муеныннан сыйпамыйча түзмәдем. Шуны гына көткән шикелле, Актабан, ал аяклары белән күкрәгемә таянып, битемне ялап алды. Чын дус шул ул минем. Күңелемдә бернинди икеләнү калмады.

— Киттек, Актабан!

Чаңгы таякларымны кададым да, старт алган спортчы кебек, алга ыргылдым. Шатлыклы чинап, Актабан арттан иярде.

Авыл эчендә шактый тын сыман иде, басу капкасын чыгуга, бөтерелгән буран кочагында калдым. Бигрәк тә әйбәт, яратам буранны! Көне артык суык түгел, җил сызгыра, кар керфекләргә сылана, колак, борын тишекләренә үрмәли. Үрмәләсен! Әллә куркып каламмы? Үзебезнең басуларда буранда түгел, күземне бәйләп җибәрсәләр дә адашмыйм мин. Хәтта бик теләсәм дә адашырлык түгел. Сорасалар, Нәби басуында ничә багана, ничә кара алтын скважинасы барын әйтәм дә бирәм. Өч яшьтән әти тракторында үскән малай лабаса мин!

Чаңгылар, сызгыра-сызгыра, алга шуа, Актабан, эссегә чыдый алмаган сыман, телен чыгарган да еш-еш сулый. Гаҗәп эт ул: ни артта калмый, ни узып китми, гел янәшә бара.

Аучыларның буранлы көнне яратмаганын беләм. Ә миңа барыбер. Зурлар әйтмешли, кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт. Ак ефәккә төренгән басуларны бер урап кайтуы гына да ни тора?! Басудагы аклык һәм яктылыкны авылныкы белән чагыштырырлыкмыни?!

Бөркет тавы түбәсенә менеп җиттек. Шуның итәгеннән Нәби басуы башлана. Революциядән соң авылда трактор белән иң беренче булып шушы кырны сөргәннәр, ә ул тракторны Нәби агай йөрткән. Исән чакта бабай мәрхүмнең сөйләгәннәре хәтердә.

Таудан төшеп киттем. Җил каршыга исә, якадан кереп, умыртка сөякләренә кадәр төшә. Колак яфракларын скрипка итеп, әллә ничә төрле аваз чыгара, керфекләрне каера. Күзне яшь элпәсе каплый, чаңгылар, каршы искән җил белән көрәшә-көрәшә, түбән таба шуа. Көртнең тирәнрәк урыннарында корсагы белән чумган Актабан ничектер сикереп чыгарга көч таба. Безгә рәхәт, табигать кочагына килеп эләккән без, ике җан иясе, бәхетле. Керфекләргә килеп кунган кар бөртекләре йолдыз булып җемелдиләр дә эреп, биткә агып төшәләр.

Шушыннан башланган Нәби кыры Гөлҗиһан чишмәсенә кадәр дәвам итә. Ул чишмәнең дә исеме каян алынганын беләм: сәнәкчеләр фетнәсе вакытында Гөлҗиһан исемле укытучы кызны, күрше авылга качып барганда, шул чишмә янында үтерәләр.

Гөлҗиһан чишмәсе буенда колхозның культуралы көтүлеге. Көтүлектә печән эскертләре. Ә җәй исен аңкытып торган яшел печәнне, беләсезме, кемнәр ярата? Әйе шул, куяннар ярата.

Буран әллә торган саен көчәя инде? Баштарак йөз-йөз илле метрлардан нәрсә бары күренә иде, хәзер кырык-илле метр ераклыкка ак пәрдә элеп куйганнар диярсең. Ләкин мин адашудан да, ялгызлыктан да, котырынган бураннан да курыкмыйм. Аннан соң ялгыз да түгел бит әле — янымда Актабан бар...

Беренче эскерткә терәлә язып туктап калдым. Актабан, өйрәнгән гадәт буенча, эскерт тирәсен тикшереп чыкты. Бер-ике тычканнан башка нәрсә тапмады, ахры, нишлибез дигән сораулы кыяфәт белән яныма килде.

Эскерт ышыгында бераз хәл җыймый ярамас. Кар сарган эскерткә сөялдем дә тирләгән башымнан бүрегемне салдым. Кайнаган самавырдан бөркелгән сыман, бүрек эченнән пар күтәрелде.

Янымда утырган Актабан кинәт колакларын шомрайтты. Мин ни дә булса аңларга, уйларга өлгерә алмый калдым, ул кинәт буран кочагына ташланды. Күп тә үтмәде, тантаналы-горур тавыш белән өрергә кереште. Белеп торам: чакыруы шул аның. Тавышына караганда артык ерак түгелдер. Чыннан да, таякларым белән ике-өч селтәнүдә эт янына барып җиттем. Карасам, ал аяклары белән ул куян өстенә яткан. Куян, мескен, тыпырчынудан туктаган, колакларын төшергән һәм дер-дер калтыранучы ак түмгәк булып калган. Имгәнмәгәндер ич? Куянга таба иелә башлаган идем, Актабан аякларын куян өстеннән алды да:

— Вау! — дип аваз салды.

Җибәрүләренә куян башта ышанмады, кымшанмыйча бераз ятып торды, аннан әкрен генә аякларына басты һәм, ыргым ясап, секунд эчендә юкка чыкты. Актабан аның артыннан кабат куып мәшәкатьләнмәде, тагын бер тапкыр «вау!» дию белән чикләнде.

Эт дисәң дә эт ул Актабан! Күргән куянын куып тотмый калганы юк, тик берсенә дә ни тешләре, ни тырнаклары белән зыян китергәнен хәтерләмим. Югыйсә үзенең бүре белән дә сугышканы бар, диләр.

Хөрмәтемне белдереп, Актабанның башыннан сыйпадым. Ярата да инде шуны. Хәленнән килсә, гел сыйпатып кына торыр иде.

Буран котырып ала да, арыган сыман, беразга тынып тора, аннан соң янә өр-яңа көч белән сызгырырга, уларга, ыңгырашырга тотына. Менә шул чакта безнең кырыйдагы печән эскерте тоташ стена булып өскә килә башлагандай тоела.

— Актабан, киттек!

Чаңгы таякларымны каерып алырга теләгән җил белән көрәшә-көрәшә, икенче эскерткә таба юнәлдек. Тугайда эскертләр бишәү-алтау. Безне тагын нинди кызыклар көтә икән?

Куяннар да юләр түгел, икенче эскерт янында без килгәнне көтеп ятмаганнар. Бүтәннәре тирәсендә дә тау-тау булып өелгән көрттән башка берни тапмадык. Аңа карап, минем кәеф төшми, Актабанның да артык исе китми, ахры, бер дә көйсезләнгәне сизелми. Әле генә тагын бер тычкан тотып ашады. Ит кенә йә ашказанына ярамас, кесәмдәге ике телем ипинең берсен, алып, һавага чөйдем:

— Актабан, һоп!

Очып барган тупны тотып өлгергән футболчы шикелле, Актабан ипине һавада чакта ук авызына эләктерде. Ул шулкадәр тәмле итеп ашый, аңа карап, икенче кисәкне, алып, авызыма капмый түзмәдем.

Мичтән яңа чыккан кайнар икмәкне өтәләнә-өтәләнә ашарга яратам мин, кибеттән алганын, искерә төшкәнен дә ашаганым бар. Барысы да тәмле. Тик кырда, менә шундый буран кочагында, бөтен басуга берүзең хуҗа икәнеңне сизгән мәлдә ашап кара син аны! Чәчәкләр, күбәләкләр тулы җәйне хәтерләткән печән исе борынны кытыклый. Соңгы кисәкне кабам дигәндә, күземә текәлгән Актабанны күреп, анысын эткә бирдем.

Алдагы эскерткә таба атлаган чакта, көтмәгәндә каршымда ут шары пәйда булды. Йә, ни бу? Күземә генә күренәме әллә дисәм, Актабаным ут өстенә сикерде. Шунда гына мин ут шарының төлке икәнен аңлап алдым. Төлкене юкка гына хәйләкәр димиләр икән, эт эләктерде дигәндә генә, койрыгын бер якка селтәп җибәрде дә минем якка ыргылды. Алданган эт борыны белән карга төртелде. Тукта, төлке ник күрәләтә минем өскә килә? Котырмагандыр ич? Аучыларның котырган бүре хакында сөйләгәннәрен ишеткәнем бар, әллә төлкеләр дә котыра микән? Ә-ә, төлке минем мылтыксыз икәнемне, үзенә җәбер-җәфа китерә алмаячагымны аңлыйдыр, шуңа күрә тирәмдә әйләнеп йөри. Урынымнан кузгалмыйча, тын гына күзәтеп торам боларның куышканын. Төлке бер дә эттән курыкканга охшамый, үзенең тапкырлыгына, хәйлә капчыгы булуына ышана, күрәсең. Ләкин Актабан да төшеп калганнардан түгел, ул да җитез, көчле. Ничә тапкыр алдануына карамастан, төлкене тынычлыкта калдырырга уйламый. Әнә ул тагын мәтәлчек атып барып төште. Дустан көләргә ярамаганын белсәм дә, елмаймый түзә алмадым.

Төлкенең елгырлыгына, циркач кебек, койрыгын уйнатуына сокланмый мөмкин түгел иде. Әллә мәхәббәтем уянганны аңлады инде — төлке миңа һаман ныграк якынайды. Менә куышучыларның аралары ике-өч метрлар чамасы гына калды. Бу юлы, сикерсә, Актабан мескен төлкене, мөгаен, тотачак иде. Үзем дә сизмәстән, этнең юлына аркылы төштем. Миңа бәрелә язып, эзәрлекләүче туктап калырга мәҗбүр булды, төлке, форсаттан файдаланып, буран эченә чумды.

Нишләдең син дигән шелтә белән бер карап алды да, вакытны әрәм итмичә, Актабан төлке артыннан ташланды. Чаңгы таякларымны эре-эре болгап, мин дә алар артыннан ашыктым.

Чаңгыда начар йөрүчеләрдән саналмасам да, кая инде ул миңа этләр, төлкеләр белән ярышу?! Күз ачып йомарга өлгермәдем, алар күздән югалды.

Эзләрне буран аягыңны алырга өлгергәнче үк күмә бара. Төлке белән Актабан кая киткәннәрдер, билгесез. Турыга гына чапса, төлке үз язмышының пычак йөзенә куелганын аңлый. Ул, һичшиксез, эзен бутарга, боргаланырга, уңайлырак урын табып котылырга теләячәк. Күрәләтә кемнең якты дөнья белән саубуллашасы килсен?.. Кычкырудан файда юклыгын беләм, чөнки ау дәрте кузгалган эт тавышны бурансыз көндә дә ишетмәячәк.

Вакыт инде шактый соңдыр. Сәгать ничә икән хәзер? Авылдан чыгып киткәндә уннар иде. Өч чакрымлы Нәби басуын буйдан-буйга узганчы, көрткә бата-чума, эскерт тирәләрендә йөргәнче, озакламас караңгы да төшәр.

Ишетүенә өметләнүдән бигрәк, үземне тынычландыру өчен:

— Ак-та-бан! — дип аваз салдым. Тавышым ерак китеп тә өлгермәде, буранның усал ыжылдавы эчендә йотылды.

Кайту өчен, миңа Гөлҗиһан чишмәсен табу кирәк. Тик кайсы якта ул? Юнәлешне билгеләргә күренеп торган эскерт юк, тугайдагы әрәмәлек тә буранда югалган.

Килгән чакта юнәлешен чамалаган идем, шуны истә тотып, җилгә аркан киттем. Уратыбрак булса да, барыбер авылга кайтып керергә тиеш мин.

Бара торгач, каршымда, коточкыч ак карачкы булып, өянкеләр калыкты. Әһә, таныдым: чишмәдән бер чакрымнар чамасы түбәнгәрәк килеп чыкканмын. Өянкеләрнең берсендә куыш булырга тиеш. Ялгышмаганмын, әнә ул куыш! Килгән саен, аңа кулны тыгып карамыйча китми идек. Тел белән сөйләп, аңлатып бирә алмаслык сер йә юлбасарлар яшергән хәзинә бардыр сыман тоела иде анда. Кайсы малайның ансат кына хәзинә табасы килмәс, куыштан сер эзләгән чакларымны искә төшереп, бу юлы да кулымны эчкә тыктым һәм бер уч кар алдым. Менә сиңа хәзинә!

Агачлар ышыгында тынычрак, җитмәсә, җил дә аркан иде. Арый төшсәм дә, атлавы җиңелрәк, килгәндәге кебек түгел. Вакыт-вакыт чаңгылар буран яңа гына өйгән көпшәк көрткә чума. Үрмәләп диярлек чыгам да юлымны дәвам итәм. Тик «Актабан кайда икән?» дигән уй күңелгә тынгы бирми. Көтү, эзләүнең бу буранда файдасыз икәнен дә аңлыйм, тик ташлап китеп баруым дүрт аяклы дустыма карата хыянәт кебек тоела. Актабан адашуын адашмас, анысына иманым камил, ләкин мине эзләп хәлдән таюы ихтимал.

— Актабан!

Инде ничәнче тапкыр кычкырам, тавышым, үземнән ары китмичә, буран эчендә йотыла.

Юан-юан өянкеләр артта калды, шомырт, зирек агачлары, вак таллык аралаш куаклык башланды. Ун-унбиш адымнар атлауга, колагыма эт өргән тавыш ишетелгәндәй булды. Әллә шулай тоела гынамы? Кайвакыт буран эт булып өрү түгел, яшь баладай елый да әле. Туктап, колак салдым. Юк, саташу түгел, ахры, бу юлы ныграк ишетелде.

Ашыгып, тавыш килгән якка киттем. Колакларым алдамаган икән: агачлар арасында, чак сизелерлек тавыш белән шыңшый-шыңшый, Актабан басып тора. Ә төлкесе кайда?

Эт, өрә-өрә, миңа таба талпынды, әмма урыныннан кузгала алмады. Ни булган аңа? Ник яныма килми? Койрыгын болгап, шыңшудан башканы белми. Аяклары астында тагын берәр озын колак юктыр ич?

Актабан шыңшуыннан туктады. Күзгә-күз карашып басып торабыз. Этнең күзләре теле белән әйтеп бирә алмаган оялу, инәлү, ялвару белән тулган. Гүя ул: «Ташлап китә күрмә!» — дип әйтергә тели.

Якынрак килсәм, аһ иттем — Актабан кушланып үскән зирек арасына кысылып, арт аяклары белән асылынып калган иде. Бу хәлендә күренүдән ул шулкадәр уңайсызлана иде, ахры, башын түбән иеп, тагын шыңшып җибәрде. Үзе: «Менә ничек мыскыл иттеләр, коткар инде!» —дип, күзгә карый.

Актабанны ычкындырган чакта, ботакка сыдырылып калган берничә бөртек төлке йонын күргәч аңладым: кызулык белән эт тә хәйлә капчыгы артыннан куш зирек арасыннан сикергән. Елгыр төлке ышкылып кына узган, бозау кадәрле эт сыймыйча кысылып калган. Моны күз алдына китергәч, көлми түзә алмадым. Чыннан да, Актабанның оялырлыгы бар шул.

Күрәсең, Актабанга гарьләнү тойгысы, үчкә сусау хисе тынгы бирмәде. Коткарган уңайга әле кар өстен, әле җилгә борынын куеп исни-исни, юыртып китеп барды. Хәйләкәр төлкене, табып, акылга утыртырга теләде, ахры. Урынымнан кузгалмыйча, Актабанның әйләнеп килүен көттем. Көтеп ала алмагач, өметне өзеп кайтырга чыктым. Дус диген инде, ташлады да китте.

Хезер миңа төлкесе дә, куяны да кирәк түгел, тизрәк өйгә кайту мөһим. Әйтми киткән өчен, әти белән әнидән болай да эләгер әле.

...Гөлҗиһан чишмәсенә күп калмаган иде инде. Тал төбенә поскан төлкене күргәч, дерт итеп киттем. Саташаммы әллә? Ни булды соң бүген: әле Актабан, әле төлке очрый, әйтерсең миле үртәр өчен сүз куешканнар. Тукта, төлкесе монда, ә Актабан кайда? Менә хәзер таллык арасыннан ул килеп чыгар кебек...

Актабан юк, төлке исә миннән куркып качарга уйламый да. Шаярма, туган, абзаң бу! Кем белән эш иткәнеңне хәзер белерсең!

Ачу килеп, төлкегә якыная башладым. Алдан ук белеп торам: хәйлә капчыгы хәзер койрыгын бер генә уйнатып алыр да аннан син күр дә мин күр!

Тагын бер-ике адым атладым. Качып китәр дип көткән төлкем кинәт миңа таба ыргылды. Куркудан артка чиккәнемне сизми дә калдым. Чаңгымның берсө әллә агачка эләкте, әллә көрткә кадалды — гөрселдәп барып төштем. Баштан бүрек очты, сыңар таягымның бавы өзелеп, кулдан төшеп китте. Яңагымның ботакка сыдырылуына карамастан, торырдан алда, төлкедән сакланыр өчен, кулда калган таякның очлы башын алга каратып тотканмын.

Чынлап та, таяктан курыктымы, төлке өскә сикермәде. Шар зурлыгында ачылган күзләремне аңардан алмыйча, аягыма торып бастым. Ярый әле, егылганымны күрмәделәр, көлеп үләрләр иде. Сарафанлы радио яхшы эшли — куркак дигән даныңны таң атканчы авылга таратып өлгерерләр.

Шулай да төлкенең үзен миннән батыррак санавы гаҗәп бит. Юньле төлке күптән качып китәргә тиеш иде. Бер генә мизгелгә «төлке кыяфәтенә кергән җенме әллә?» дигән уй да кереп чыкты әле күңелгә, һәй, минем урында булып карагыз, өстегезгә төлке сикерсә, үзегез дә шыр җибәрер идегез.

Минем мылтык юк, пычак юк, бавы өзелгән чаңгы таягының бөгәлҗәле ягын алга каратып тоттым да янә төлкегә таба атладым. Өскә килеп кенә карасын хәзер, минем таяк аның белән бер тумаган!

Моңа кадәр күзләрен алмый карап торган төлкенең якынаюга тынычлыгы бетте. Ул карлыккан тавыш белән өреп җибәрде, ысылдады, төлкеләр телендә тагын ниләрдер әйтте бугай. Ни-нәрсә эшләячәген көтеп, туктап калдым. Безнең ара нибарысы өч-дүрт метр.

Әллә куркудан калтырый башладым инде? Юк, шөлләү килешми минем кебек егеткә. Ни булса, шул булыр — тагын бер адым атладым. Төлке җирән койрыгын һавада уйната, әле уңнан, әле сулдан, әле каршыдан миңа таба ыргыла, тик шунысы сәер: нигәдер якынаюдан тыелып кала. Хәчтерүш, елак тавышы белән өргән була, җитмәсә!

Их мин, күзле бүкән! Төлкенең капкынга эләккәнен ник башта ук күрмәгәнмен икән? Әнә ич арт аягында капкын, тартылган саен зеңләп куя.

Баярак төлкегә карата күңелдә ачу кузгала башлаган иде. Асылын аңлагач, ачу кызгану хисе белән алмашынды. Мескенкәй, күпме вакыт капкында яткандыр, ачтыр, җитмәсә, миннән куркып, сакланыр өчен, никадәр көчен сарыф итте. Ычкындырып җибәрим үзен.

Изге тойгыларымны аңламады төлке, хайван дисәң дә хайван шул. Якын килә башласаң, ни эшләргә белми: өрә, ысылдый, капкын чылбырын өзәргә җитешеп, өскә сикерә. Чаңгы таягы белән төрткәләсәң, бәлки, тынычланыр иде, кулым тартмый.

Ун-унбиш минутлар маташкач, төлкене үзем генә коткара алмаячагымны аңладым. Болай булмый, кайтып, берәрсен алып килергә кирәк.

Бөркет тавына җиткәндә, күктән иңгән төсле, әллә кайдан Актабан килеп чыкты. Мине эзләп, җитәрлек чапканга охшый, сулыш алганда, эчләре уйнаклап тора.

Өйгә караңгы төшкәндә генә кайтып кердек. Тупсадан атлауга, әнинең ачулы тавышы ишетелде:

— Кайда йөрисең син шул гомер киләп сарып, ә? Әтиең эзләргә чыгып китмәкче иде бит! Утыр әйдә, аша!

Их, әнкәем, күптән шулай диләр аны! Өстәлгә парлары чыгып торган кайнар ит шулпасы куелгач кына, үземнең никадәр ачыкканымны һәм арыганымны аңладым. Үзем ашыйм, үзем, кабалана-кабалана, төлке кыйссасын сөйлим:

— Шундый зу-ур төлке, менә болай бардыр! — дим, кулларымны җәеп.— Әти, икәү барып ычкындырыйк, яме!

Әти барам да дими, бармыйм да дими, һаман:

— Ашыңны тыныч кына аша әле, аннан күз күрер,— дию белән чикләнә.

Савытта аш кимеп бара, тик ни сәбәпледер өстәлдә гөжләп кайнап утырган самавыр күз алдымда йөзеп китте, өйнең матчасы, түшәмнәре урыннарыннан кузгалдылар. Калганын хәтерләмим, йоклап киткәнмен.

Кемдер төрткәләгәнгә уянып киттем. Әти икән.

— Улым, сәгать биш. Кичә сөйләгәннәрең хак булса, әйдә, төлкеңне барып ычкындырыйк, интекмәсен,— үзе миңа сынап карый,— әллә шыттырдың гынамы?

Йокы дигәнемнең әсәре дә калмады. Бу юлы физзарядка ясап торырга вакыт юк — әтигә эшкә, миңа мәктәпкә өлгерергә кирәк. Солдат җитезлеге белән торып киендем. Чаңгыларны тактык та Гөлҗиһан чишмәсенә таба киттек.

Мин йокы симерткән арада, буран басылган. Күк чалт аяз, йолдызлар белән чуарланган зәңгәр күктә, сары чәчәк аткан көнбагышны хәтерләтеп, ай йөзә. Җырларга әзерләнгәндәй, чаңгылар атлаган саен тамак кыралар.

Безне күрүгә, төлке буыла-буыла өрергә кереште. Исәбе һич кенә дә капкынга якын җибәрү түгел иде. Ләкин вакыт үзенекен иткән, күрәсең, сикерүләре кичәге шикелле гайрәтле түгел, сизелерлек хәлсезләнә төшкән.

Әти әти инде, минем сыман куркып, икеләнеп тормады, әйтерсең гомере буена ауга йөргән, бил каешына кыстырган капчыкны алды да төлкенең башына кидертте һәм миңа дәште:

— Капкынны ычкындыр!

Янда әти барында сынатаммы соң! Бүген курку дигәннең әсәре дә калмаган. Төлкенең тыпырчынуына, исән аягы белән тырмашуына, тешләре белән капчыкны тарткалавына карамастан, ике-өч минут эчендә каны укмашкан аягын ычкындырдым. Ятсын хәзер капчык эчендә. Тыпырчынасы килсә, туйганчы тыпырчынсын.

— Йә, ни эшлибез?

Мин үзем әтидән шулай дип сорарга җыенган идем. Чыннан да, ни эшлибез бу төлке белән?

Аптырагач, ык-мык килеп:

— Белмим,— дияргә мәҗбүр булдым.

Әти төлкенең капкынга кысылып имгәнгән аягын тотып-тотып карады. Ни әйтер икән?

Ул озак дәшмичә торды. Түземлегем җитми сорадым:

— Йә, ничек?

Әти икеләнеп кенә җавап бирде:

— Бу сынык аягы белән кая барыр? — диде.— Җибәрсәк харап булачак...

Менә хәзер әтинең тел төбе аңлашылды.

— Өйгә алып кайтабыз, әйеме?

— Туры килер шул, улым. Кышын җәнлекләргә җан асравы болай да авыр. Әйдә, озак юанмыйк, сиңа дәрескә, миңа эшкә барырга вакыт җитеп килә торгандыр. Әле капкалап та өлгерергә кирәк. Бар, син кайта тор, хәзер куып җитәрмен.

Ул төлкеле капчыкны кулыма тоттырды һәм:

— Бар! — дип, боерыгын кабатлады.

Әтинең үземне генә кайтарып җибәрүе мине шиккә салды. Бераз киткәч, борылып карадым. Ул бушаган капкынны бәйләгән җиреннән сүтеп алды һәм, берничә кисәккә ботарлап, төрлесен-төрле якка томырды. Әтинең шул минутта кузгаласын белеп, юлымны дәвам иттем.

Әти мине куып җиткәндә, йолдызлар бер-бер артлы сүнгән, күктә ай ялгызы торып калган иде. Сөйләшмичә генә кайттык. Юлда берничә мәртәбә сорау биреп караган идем, җавапсыз калгач, бүтән дәшмәдем. Чөнки әтинең гадәтен беләм: бик теңкәсенә тисәң, чыгырыннан чыгарга да күп сорамас.

Авылга кергәч, әти чаңгыларын ычкындырды. Миңа да салырга кушты. Ник дип соравыма бу юлы да дәшмәде.

Келәт буендагы читлекләрдә без йорт куяннары асрыйбыз. Ишегалдына кайтып кергәч, әти капчыкны миңа тоттырды, үзе бер читлектәге ак куяннарны көмеш сыманнар янына күчерде. Читлекнең идәнен җентекләп чистартты.

— Кыргый жанварлар чисталыкны ярата,— диде ул, әллә миңа, әллә үзалдына сөйләнеп.

Соңыннан сыер ашаганнан калган саламны калын итеп читлек идәненә түшәде һәм башы белән капчыкка ымлады:

— Җибәр шунда!

Төлке, хәйләкәрлеге белән дан алган булса да, шактый ахмак хайван икән. Кырда чакта капчыкка керми интектергән иде, хәзер чыкмас өчен тарткалаша. Ярдәмгә тагын әтине чакырасы булды.

Читлекне әллә ошатмады — төлке өреп җибәрде. Аның тавышын ишетүгә, читлектәге куяннар бер читкә өерелделәр һәм, әсәренеп, тимер челтәр аша көтелмәгән кунакка текәлделәр. Куначадан яңарак кына төшкән тавыкларның әтәч янына йөгергәннәре күренде. Әйтерсең, төлке һөҗүм итә калса, әтәч аларны коткарачак иде.

Тамаша кызык, тик озаклап аны карап торырга вакыт кына юк. Әти белән икәү ашык-пошык капкаладык та, ул эшенә китте, мин мәктәбемә чаптым.

Ул көнне дәресләргә күңелем ятмады, гел шул төлкене уйлап утырдым. Математикадан мәсьәлә чишкәндә, төлкенең ашарына бирмәгәнлегем исемә төште. Тәнәфескә чыгуга, йөгереп, өйгә кайттым. Тик нәрсә бирергә, ун минут эчендә ничек өлгерергә? Төлкенең тавык, каз, үрдәк яратканын, куян итеннән дә баш тартмаганын беләм белүен. Ул ярата дип кенә, алдына тавык яки үрдәк тотып сала алмыйм ич. Куян балаларын да биреп булмый.

Мич алдында иртәнгедән калган итле аш бар иде. Калай савытка салып, шуны чыгардым.

Читлеккә якынаюга, төлке түргә елышты, тагын өрергә, ысылдарга кереште. Ашаганын карап тормадым, савытны куйдым да мәктәпкә чаптым.

Төлке кадәр төлке тоткан башым белән башка чакта малайлар алдында ничек мактанырга белер идем. Бу юлы берәүгә дә сөйләмичә ничек түзгәнмендер, үзем дә гаҗәпләнәм. Хәтта Рамил дуска да әйтмәдәм. Белми торсын әле, әнә гландаларын сода белән чайкасын!

Дәресләр төгәлләнде. Алты сәгать укып чыгуга, кайбер көннәрдә, пионер бүлмәсенә җыйналып, шахмат уйный идек. Бүген ары-бире сугылып тормадым, туп-туры өйгә кайттым. Сумканы ишек төбендәге баскычта калдырып, читлек янына киттем. Мин чыгарган ашка төлке кагылып та карамаган, икенче савыт белән кемдер куйган ботканы да ашамаган. Бу кырык алдарга ни бирергә соң, ачтан үләр бит...

Куяннар тимер челтәр артындагы яңа күршеләренә инде күнеккәннәр. Рәхәтләнеп, яшь усак кайрысы кимерәләр, кайсылары черт-черт печән уртлый да, тәмләп, су эчә.

Төлкенең үз хәле хәл булса кирәк. Ризыкка кагылып та карамаган. Хәйләкәр күзләрен әле куяннарга, әле миңа таба уйната-уйната, имгәнгән тәпиен ялый. Әгәр дә кырда чакта җибәрсәк, терелеп, мутлыкта йөрер идеме, әллә бүрегә азык булыр идеме? Капкында көе калдырсаң, аның бу кызгылт туны күптән җәягә кигертелер иде...

Ашап эчкәч, буага кәшәкә сугарга төшкән идем, авыл башында торучы Кәримнән:

— Малайлар, Гөлҗиһан чишмәсе яныннан күрше авылдагы Хаҗи абыйның капкынын урлаганнар,— дигән сүз ишетеп, егылып китә яздым. Әллә ул тирәдә йөргәнемне белә микән, туп-туры миңа карап әйтә. Алпамшаның да күзләре миңа төбәлгән кебек. Ә бәлки, шулай тоелгандыр гына, каракның бүреге яна дигән сүз бар бит.

Бәхеткә, малайлар бер-бер артлы Кәримгә сорау артыннан сорау яудыра башладылар:

— Кит аннан, каян белдең?

— Без мәктәптә чакта, әти янына өйгә Хаҗи абый кергән,— диде Кәрим.— Чәй эчеп утырганда әйткән, Төлкесе-ние белән алып киткәннәр, дигән.

Алпамша белдеклелеген күрсәтеп калырга ашыкты:

— Каян белә ул төлке икәнен күрмәгән көенә? Мужыт куяндыр, мужыт бүре үктер...

— Мужыт, мужыт... Син үзең бүре! — дип үчекләп көлде тирә-юньдә дан тоткан аучының, үзләренә кереп, чәй эчүе белән горурланган Кәрим.— Бик беләсең килсә, безнең Хаҗи абый дөньядагы барлык җәнлекләрнең дә эзен таный. Син генә ул чыпчыкны сыерчыктан аермыйсың!

— Кем? Минме? — дип, бөеренә таянды Рамил.— Авызыңны үлчәп ач! Синең үзеңә гөмбә шалкан булып күренә торгандыр.

Без тыеп өлгермәсәк, чынлап торып якалашып китәселәр иде, валлаһи! Бигрәк бала-чага сыман кыланалар инде. Җиденче класска җитеп тә, акыл кермәсә кермәс икән.

— Ул капкынны берәү дә урламаган! — дип кычкырырга телем бик кычытса да тыелып калдым. Әһә, менә ни өчен әткәй, авылга кергәч тә, чаңгыларны салдырткан. Аңлашылды. Эз буенча килеп, төлкене эзләп тапмасыннар дигәндер. Ә капкынны нигә ботарлап ыргытты икән?

Кичке аш янында әтигә Кәримнең Хаҗи абый турында сөйләгәннәрен җиткердем. Моны ишетүгә, ул кашыгын ташлап сикереп торды:

— Уйлаган идем аны, Хаҗи эшедер дип! Браконьерның да браконьеры, һич туя белмәде шул гуҗ! Көз буе, уҗым таптап, машинасы белән куян аулаганы җитмәгән, кышка керсә, төлкеләргә яшәргә көн калдырмый. Адәм рәтле колхоз эшенә йөрсә ярар иде, төлке тиресе сатып, кеше талый, кабахәт!

Минем әти сирәк ярсый. Бу дәрәҗәгә җитеп бигрәк тә. Гадәтен белгәнгә күрә, әни сак кына сорады:

— Гыйният, төлке аулау тыелмаган бит.

— Тыелмаса ни! —дип җавап кайтарды әти.—Һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш. Кыш саен йөз утыз- йөз кырык тәңкәдән утызлап төлке сата да эшләгән кешедән тик көлеп йөри. Әле гәҗиткә дә мактап язып чыгалар үзен: имеш, ул — уңган аучы, булдыклы аучы! Кешенең хәләл акчасын, маңгай тире белән тапкан акчасын талап көн күрә бит ул сезнең сунарчы Хаҗиегыз!

— Син инде бигрәк, Гыйният, берәүгә дә көчләп такмый торгандыр әле. Үзләре теләп алалардыр...

— Алалардыр, алалардыр...— дип кабатлады әти.— Алмый кая китсеннәр, кибеттә булмагач. Яланбаш көе, якасыз пәлтә белән йөрсеннәрме? Кайсы хатын-кыз шуңа риза булсын? Ашамаса ашамас, соңгы тиеннәрен чыгарып сала инде ул.

— Шулай булгач, Хаҗига рәхмәт кенә укыйсы...

— Алай бик игелек кыласы килсә, закон кушканча, хөкүмәткә тапшырсын тиреләрен! Менә ул чакта гәҗиткә язсаң да, рәхмәт укысаң да урынында булыр. Себердә аучылар, беләсеңме, ни эшли? Ау сезоны башында килешү төзиләр дә тайгага чыгып китәләр һәм соңгы тирегә кадәр алып кайтып тапшыралар. Хезмәтләренә күрә тиешле хакын да алалар. Ә болай, табигать байлыгын талап, кесә кабартмыйлар.— Әй, сезгә нәрсәсен сөйләп торырга дигәндәй, әти кулын селтәде дә тунына үрелде.— Мин малларны карап керәм, чәйне соңыннан эчәрмен.

Ун-унбиш минутлар узуга, үзе белән бер кочак суык ияртеп, ул кире керде. Суык кына ияртеп калмаган икән әти, төлкене дә эләктергән.

— Зөлхәбирә, син мал-туар арасында күбрәк кайнаган кеше, кара әле шуның аягын. Булырлыкмы, түгелме? — дип, тыпырчынган төлкене ут яктысына алып килде.

Әнкәй аның имгәнгән тәпиен капшап-капшап караганнан соң әйтте:
— Сынуын сынган. Сөякләре алай урыныннан күчмәгән сыман, бәйләсәк төзәлмәсме икән?

— Шулайдыр дип уйлаган идем аны. Ничегрәк бәйлибез?

Әнкәй миңа таба борылды:
— Улым, бар, утынлыктан юкә кабыгы алып кер!

Моның ише чакта минем бер аягым тегендә, икенчесе монда була. Ә дигәнче бер кочак юкә кабыгы алып кердем. Моны күргәч, әти белән әни көлеп җибәрделәр. Әти төрттереп алырга да онытмады:

— И-и, тиленеке бер булыр, бер булса да берәгәйле булыр!

Күңеленә ошаган ике кабыкны сайлап, әни аларны кирәк кадәр калдырып кисте һәм, миңа карап:

— Хәзер серванттан бинт алып бир! — диде.

Әнинең кулына күз иярми. Гомере буена төлке аягы бәйләп кенә йөргән диярсең.

Читлегенә алып чыгып киткәнче тамагын бераз туйдырыйк дип, песи савытына салып, төлкегә яңа сауган сөт биреп карадык. И-и, кадерне белмәгән кара ишәк, кая ул эчү, иснәп тә карамады.

Икенче көнне йокыдан тору белән, беренче эш итеп төлке янына йөгердем. Караңгыда үзен күреп булмый, кузы кебек, ике күзе генә ялтырый.

Кулымны сузып, ботка һәм аш салынган савытларны капшап карадым: алар буш иде. Димәк, ул ачтан үлмәячәк!

Бу хәбәремне, өйгә кереп, әтигә әйттем дә көн дә йөгерә торган маршрутыма чыгып чаптым. Шуны гына көткән шикелле, Актабан килеп кушылды, һау-һаулап, башка этләр иярде.

Көннәр үтә торды. Бөтенләй үк ышанып җитмәсә дә, төлке безгә хәзер шактый ияләште. Соңгы вакытларда үзебез ашаган бер генә төрле ризыктан да баш тартмый диярлек. Шулай да итле ботканы, кибеттән алып кайтып биргән туңдырылган минтай балыгын яратарак төшә иде сыман. Туң балыкны ике-өч көнгә бер алып кайтуыма сатучы апа да өйрәнеп бетте, мин кибеттә күренүгә, балык үлчәргә керешә.

Минтай ташып ашата торгач, шигырь дә яздым:

Менә сиңа минтаем,
Үзең аша, мин таям!

Тора-бара серне малайларга да чиштем. Төлкене каян, ничек тапканны гына дөресен әйтмәдем. «Аксак икәнен күргәч, куып тоттым»,— дип хәйләләдем.

Әллә шуңа ышандылар инде, и-и, малайларның күзе янды, Рамил белән гомер буена кышын кырга ике аягының берсен атларга курыккан Сафуат алдагы ялда ук басуга киткәннәр. Төлке тоталар, имеш! Тоттырыр пычагым! Ишеткәч, көлеп үлә яздым, бигрәк беркатлы булсалар булырлар икән.

Төлкең аксак дип тормыйлар, малайларның аны күрәселәре килә, һәм берсе дә буш кул белән керми, һәркем күчтәнәч кыстырган була. Бу хәбәр класстагы кызларга да барып ирешкән икән, Яңа ел бәйрәменнән кайтышлый, алар да көтүләре белән керделәр. Керсеннәр, күрсеннәр әйдә, аннан гына төлкенең укасы коелмас.

Кызларның шул булыр инде —- җыенысы тәмле тамак — бер-берсе белән узышып, төлкене кәнфит белән сыйлый башладылар. Үзләре туктаусыз лыгырдыйлар, бәхәсләшәләр:

— Синекен нигә ашасын, ул бит шоколад кәнфит ярата!

— Фи! — дип сызгырмакчы була Тәзкирә дигән ирдәүкәсе.— Мә, менә монысын аша! Апаның талонга алган кәнфите.

Кәнфитләрне төлке бер-ике генә иснәп карады да, таптыгыз ризык дигәндәй, түрдәге саламга барып ятты.

Кызлар бу кадәр илтифатсызлыкка рәнҗеп чыгып китәрләрме дисәм, дәррәү миңа ябырылдылар:

— Койрыгын гына сыйпап карыйк әле!

— Нәрсә ашарга ярата?

— Мәктәптәге тере почмакка бир син аны!

— Исеме ничек?

һе, бусы инде бигрәк! Кем инде төлкегә исем куша? Төлке булгач төлке, эт тә, бүре белән куян да түгел.

— Кызлар, әйдәгез бу төлкене...— Тәзкирә туктап калды.— Бу төлкене, беләсезме, беләсезме...

— Йә, әйт инде, нәрсә анда, ярык пластинка кебек, бер сүзне кабатлыйсың? — дип ашыктырдылар кызлар, түземсезләнеп.

Тәзкирәнең шундый бер алама гадәте бар: кайчакта ике тиенлек фикере булмаган сүзләргә дә мәгънә салырга тырышкан була. Бу юлы да башта ук ярып сал¬мады, уйлап-уйлап, кызларның түземлеген соң чиккәчә сынагач кына әйтте:

— Без аны Хаҗ диеп атыйбыз!

— Хаҗ?

— Әйе, Хаҗ.

— Әллә син аны Мәккә белән Мәдинәгә хаҗ кылган мәчет карты дип белдеңме? — Тәзкирәнең тәкъдименә башлап үзем каршы төштем. Ачуым килде, төлкемне мыскыллый сыман тоелды.

— Юк, хаҗилар белән бутама син. Аучы Хаҗи абыйдан алып кушмакчы идем мин. Бер генә хәрефкә кыскартып... Әйтергә, чакырырга да ансат. Хаҗ, Хаҗ...

Тәзкирәнең бу сүзләреннән соң зирек агачына бәйләп куелган капкын һәм әткәйнең сунарчы Хаҗи хакында сөйләгәннәре искә төште дә, ризалыгымны белдереп:

— Ярый, Тәзкирә, син дигәнчә булсын,—дидем.

Тәзкирә:

— Отряд советы бертавыштан карар бирә: бүгеннән синең бу аксак төлкеңә Хаҗ дип исем кушарга! — дип шаяртты. Көлеп туйгач, кызлар чыгарга кузгалдылар.

Шулай итеп, кызлар, кәнфит ашаталмасалар да, төлкегә исем биреп киттеләр.

Февраль азакларында Хаҗның аягыннан бәйләнгән кабыкларны салдырдык. Әнкәйнең бәйләгәне файдага киткәндәй күренә: аксаганы сизелсә дә, төлке имгәнгән аягына шактый нык басып йөри башлады. Куяннар өчен ясалган читлек хәзер инде аның өчен тар, алдар тазга, осталыгын, хәйләсен тормышка ашырыр өчен, киңлек, иркенлек кирәк. Ләкин ишегалдына чыгару яки абзарга ябу хакында сүз дә булырга мөмкин түгел. Якын-тирәдә тавыклар йөргәнне күрсә, әле читлек эчендә дә Хаҗ үзенә урын тапмый, майланган күзләрендә очкыннар уйный башлый, тешләрен шыкырдатып ала. Кайвакыт читлек янына әти килә һәм Хаҗның кыланышын озаклап күзәтеп торганнан соң әйтә:

— Табигать үзен ерткыч итеп тудыргач, ит яратуын гаепләп булмый инде, улым,— ди. Ул аны шундый тавыш белән әйтә, әйтерсең төлке өчен миннән гафу үтенә.

Төлкене киләчәктә дә читлектә калдыру безнең тарафтан зур мәрхәмәтсезлек буласы иде. Шуңа күрә уйлаштык-уйлаштык та, Хаҗны капчыкка салып, әти белән урманга киттек. Кыргый гадәтләрен онытып бетергәнче җибәрик, дидек. Үзенә кирәк кадәр азыкны табарлык хәле бар инде аның хәзер. Ялан иркен, урман куе, капкыннардан гына ерак йөри күрсен.

Капчыктан чыгаргач, Хаҗ карга чүгәләде. Мөгаен, иреккә җибәрелүенә ышанып җитмәгәндер. Әти:

— Бар, бар, кит! — дип кугач кына, салмак адымнар белән егерме-утыз метрлар ары атлады һәм борылып карады. Бу аның безнең белән хушлашуы идеме, әллә иректә икәнлегенә тагын бер кат ышанырга теләвеме?.. Артыннан куа килүче юклыгына ышангач, сул аягына аксый-аксый, юыртып китеп барды...

Кадерле кешем белән аерылгандагы сыман, мин аның борылып каравын, соң мәртәбә хушлашуын көттем һәм, үз-үземне белештермичә:

— Хаҗ! — дип кычкырдым.

Төлкө әллә ишетмәде, әллә ишетеп тә борылып карарга кирәк санамады, юырта-юырта, урманга кереп югалды. Тамак төбемне яндырып, кайнар дулкын узды.

Әти дә Хаҗ киткән якка озак карап торды һәм:

— Сау бул. Аучыга очрама, капкыннан ерак йөр, бәла-казага юлыкма! — дип пышылдады.

Тавышына сәерсенеп, күтәрелеп карадым — әткәйнең озын керфекләренә эленгән яшь тамчысында нәни кояш яна иде.

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 33 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Март 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz