Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2025 » Март » 04
Зөфәр урамга чыкканда, күрше капка төбендә ике әби утыралар иде. Туп-туры шулар янына атлады: — Исәнме, Хәмдия әби! Күрешергә ике кулын сузгач, күрше карчыгы башта аптырап калды, соңыннан:
— Бәрәкалла! Зөфәр улым, синме бу? — дип, аның нәни бармакларын учына кысты.
— Исәнме, Мөшәррәфә әби! Аңа да ике кулын бирде.
|
Бүген якшәмбе. Егыл, карда ауна, түшең белән шуыш — беркем берни әйтәчәк түгел. Син ирекле. Моңа кадәр дөньяга килгән һәм киләчәк теләсә кайсы бөҗәк, кош, җәнлек белән чагыштырганда да иреклерәк, аклыгыннан күзләр камашырлык кырлар иркенә чыккач, син алар белән туган-тумача да кода-кодача.
Якшәмбе көнне атна уртасында туйдыра алмаган йокының үчен алганмын. Уянып китсәм, сәгать тугызынчы ярты. Мәктәп балаларына ял булгач та, әнкәй белән әткәйгә бу кагылмый. Аларның берсе тракторын ремонтлый, икенчесе иртәнге савымнан кайтып җитмәгән. Өйдә берүзем. Миңа рәхәт — эне-сеңелләр елап теңкәгә тими, боргычлап торырга абый да юк — Төньяк флотта хезмәт итә, айсберглар арасында йөзәбез, дип яза. Исе киткән икән шул айсбергка, әйтерсең үзебездә боз күрмәгән.
|
Бүген кызыбызга дүрт яшь тула. Әнисе белән без иртәдән алып кухняда кайнашабыз. Ул пешерә, ә мин өстәлгә тезә торам. Кичкә таба кунаклар — кызымның иптәшләре киләчәк.
Башка елларны: «Кечкенә әле, үсә төшкәч үткәрербез туган көнен»,— дип йөргән идек. Беркөн үзен Гөлнараларга чакырдылар. Аннан чыккач:
— Без Гөлнараларга кердек. Аның туган көне булды. Әти-и,— диде ул бераз суза төшеп,— минекен кайчан үткәрәбез? Үткәрик әле, әти, ә!
|
Һоп! Явызлыгы белән аты чыккан Майлы күз койма башында гамьсез генә чыркылдашып утырган чәүкәләр өстенә атылды. Кошларның берсе егылып төште, калганнары дәррәү очып киттеләр. Майлы күз корбанына кабат ташланмакчы иде, Маһирә апа:
— Прес! — дип кычкырып өлгерде.
Мәче кош итеннән авыз итеп булмасына ышанды, ахры, туп кебек, койманың икенче ягына сикерде һәм, күрше йортның түбәсенә менеп, үзен куркытучының киткәнен көтә башлады.
|
Нур Әхмәдиев. Шигъри әкият.
Электерме, хәзерме — Дөрес булыр ничек тә — Абзар артында гына Чүплектә, тиреслектә Яшәгән, ди, бер чебен, Эш бетмәс дип үлгәч тә, Ял иткән көнен-төнен. Безбезия дип, аны Атаган, ди, дуслары.
|
Нур Әхмәдиев. Бик уңган кырмыска турында шигъри әкият.
|
|
|
|
|