К.Чуковскийга ияреп
Электерме, хәзерме — Дөрес булыр ничек тә — Абзар артында гына Чүплектә, тиреслектә Яшәгән, ди, бер чебен, Эш бетмәс дип үлгәч тә, Ял иткән көнен-төнен. Безбезия дип, аны Атаган, ди, дуслары.
Кашыклап эчкән суны, Бар икән ертык туны. Аягында — пар итек, Тик үкчәләре китек. Чүплекне иңләп-буйлап Кәеф ачып йөргәндә, Көзге кыйпылчыгында Үз буй-сынын күргән дә Сокланып хәйран калган — Әллә чын, әллә ялган; Дөньядагы иң гүзәл Бер чебен карый аннан:
Елык-елык алкасы, уенсасы энҗедән, Күлмәге ун өлгедән! Ертык туны өстеннән Атлас камзул да кигән. Ис китеп, Безбезия Күз алалмый көзгедән. Алтын-көмеш путасы, Күзнең явын алырлык Калфагының укасы. Мондый сылу, чибәрне Назлап кына тотасы!
Сокланырлык буй-сыны, Ул калфагы, ул туны! Андагыдай нәзек бил, Андагыдай тәмле тел, Андагыдай аяклар Бүтән кемдә, кайда бар?
Ә күзләре ут кына, Сусыз кабып йот менә!
Бизәнеп тә ясанып, Иннек-кершәннәр ягып Шактый көннәр уздыргач, Ватык көзге каршында Боргалану туйдыргач Әйткән беркөн бу чебен:
— Җитәр ялгыз яшәргә, Бәлки, дуслар табылыр, Барыйм әле шәһәргә! Барыйм шул, барыйм әле, Тәм-томнар алыйм әле! Бәйрәм булсын бу якта, Чакырырмын кунак та...
Китәм генә дигәндә, Калган ул тирән уйга: — Кунак чакыргач өйгә Әзерлисе була аш; Мин берүзем, ялгыз баш.
Хәзер ямьле көн дә юк, Ярдәмләшер кем дә юк, Бушап калган бакча да, Мохтаҗ чагым акчага, Кыйбат чагы малның да, Беткән чагы балның да. Иң яхшысы, үземә Бару кирәк кунакка, Төньяк салкын, көньякка...
Тормаган уйлап озак, Йортына салып йозак, Җәнүб якка очкан бу, Җиде диңгез кичкән бу.
Очар иде һаман да, Урманда, бер аланда Затлы сарай, йорт күргән, Ишегалды туп-тулы Мал-туар, кош-корт икән.
Мондый хикмәт яныннан Ничек тыныч узасың? Күреп китәргә кирәк Гүрничәнең хуҗасын.
Парашютта төшкән дә Кунган сыер сыртына. Бераздан соң, хәл алып Кереп киткән йортына. Керсә күрә: кем дә юк, Халкы үлеп беткәнме, Әллә берәрсен күреп, Куркып качып киткәнме?
Уйланып торган чебен, Ишетеп чыгарлар дип, Тамагын кырган чебен, Беркем дә күренмәгәч, Нәгърә орган чебен: — И-һи-һи-һиз-з, һи-һи-һи-з, Ишетмисез мәллә сез? Ерак юлдан килешем, Хәл белергә керешем.
Чыгыгыз, кем бар анда? — Безбезия, диванга Утырып, әүвәл көткән, Көтеп-көтеп арыгач, Бүлмәләр буйлап киткән.
Берсен карый — буш икән, Кергән икенчесенә. Өченче, дүртенчегә, Бары җиденчесендә Кемдер йоклап ятканын Күргән мамык түшәктә.
Әбәү лә, кем булыр бу: Охшамаган ишәккә; Дөя дисәң — өркәчсез; Керпе дисәң — йоны бар. Безбезия танымый, Үлгән дисәң, җаны бар — Ай-яй серле җануар!
Охшамаган аюга, Охшамаган бүрегә. Әллә ул-бу булганчы Ычкынсынмы кирегә?
Инде китәм дигәндә, Ныграк басып идәнгә, Такта шыгырдап куйган, Йокысы бик сак икән — Йоклаучы шуны тойган.
Киерелгән, сузылган, Сәкесеннән... егылган. Егылгач торып баскан, Тырнап, күзләрен ачкан. Әйткән Безбезиягә: — О туташ, кичерегез Йә агу эчерегез!
Кунак барын сизмичә, Йокы симертәм икән. Сезнең кебек гүзәлне Никләр тилмертәм икән?!
Кичә мин ауга бардым, Күп йөрдем, бераз ардым. Алты фил тотып кайттым, Абзарга кертеп яптым.
Таныш булыйк: мин — Шыкыр, Гайрәттә тиң юк, шөкер. Үзем тычкан затыннан, Дөньям җитеш, күрәсез, Уңмадым тик хатыннан.
Борча алдым — тешләде, Өйдә начар эшләде: Юмады савыт-саба, Майланып катты таба.
Мәче алдым — мырлады, Һаман бер җыр җырлады: Мырый, мыру, мыр да мыр, Ауга йөрмә, өйдә тор!
Хатын кушты дип кенә, Ничек мин өйдә ятыйм? Данлыклы иде затым, Тик... аңламады хатын.
Бака алдым — бакылдый, Суыр алдым — сызгыра, Куян алдым — гомерен Дер калтырап уздыра.
Җитмәсә, кылый үзе, Як-якка карый күзе. Артып китте чамадан, Өйләнмәдем яңадан.
Әйтегез, кем дияргә Сезнең кебек чибәргә?
Чебен белә: ул — кунак, Җавабы шуңа тыйнак:
— Мисал өчен, менә без-з Чибәр икәнлегебез-з-не Үз-зебез-з дә беләбез-з!
Без-з-без-зия исемем, Дөнья күреп йөрешем. Менә сез-з-нең янга да Хәл белергә керешем.
— Шулаймы? Рәхмәт сезгә, Кунак булыгыз бездә! Кайсы бүлмә ошаса Урнашыгыз шикләнми.
Бер генә бүлмәнең дә Ишекләре бикләнми.
Хәзинәдә ниләр бар — Сезнеке дип санагыз.
Ошаганын ашагыз, Ошаганын ялагыз!
— О Шыкырҗан, мин сезгә «Син» дип кенә дәшәрмен. Бик үтенеп сорасаң, Ике-өч ел яшәрмен.
— Ике-өч ел? Ник бик аз? Ишегалды тулы каз, Үрдәкләрем симергән, Буш улакны кимергән.
Алты мең баш сарыгым, Ике мең баш сыерым. Көнгә берәү җитмәсә, Өчне-дүртне суярмын. Ит аша да каймак эч, Мунча кереп иртә-кич.
— Мунча, дисең? Яратам! Себерке белән, их-ма, Чабып, канны таратам...
Өстәгән аннан, көлеп: — Миннән булсын изгелек, Кыстагач, ярар, калыйм, Арыдым, хәл дә алыйм.
Безбезия сүзенә Сөенгән соң Шыкырҗан! Самавыр гөжләтергә Күмер җыйган чокырдан.
Исәбе — бәйрәм итү, Безбезия гүзәлне Хәйран вә вәйран итү!
Сайлап суйган сарыгын — Алты мең арасында Иң хәлсезен, арыгын.
Аннан суйган бер сыер, Кыздырган бавыр, бөер. Итен читкә ташлаган, Ансын кошлар ашаган.
Егып суйган үгезен, Бүләк иткән мөгезен. Суйган ата үрдәген, Ашка салган йөрәген.
Каклаган каз пешергән, Чебенгә бал эчергән. Йөгергән дә чапкан ул, Чи усакны тураклап, Мунчасын да яккан ул.
Бу хөрмәт, бу кайгырту Ошаса да чебенгә, Тыя белгән нәфесен: — Җитәр,— дигән,— бүгенгә.
Барып кайтыйм мунчага...— Шыкыр йөгереп тора: — Менә сиңа мунчала, Тагын ни кирәк, сора,— Ни генә сорамасын, Биреп өлгереп тора.
Мунча кызган: ташы боз, Эссе салып чыж да чож, Безбезия чабынган, Каен себеркесенең Тотып кире ягыннан.
Көткән аны Шыкырҗан Әзерләп салкын әйрән. Безбезия канәгать: — Менә, ичмасам, бәйрәм!
Әйбәт егет син, Шыкыр, Нәкъ менә шуңарга да Бик кыстасаң ризамын Кияүгә чыгарга да...
Шушы сүзне ишетеп Куанган батыр тычкан. Шатлыгын тыялмыйча, Безбезияне кочкан.
— Туй ясыйбыз, туй! — дигән.— Кунаклар төрле илдән Килсен, безне күрсеннәр, Туксан тугыз көн буе Күңел ачып йөрсеннәр!
Хәбәр салган Шыкырҗан Черкиләр, күселәргә, Кигәвеннәр, шөпшәләр, Чуртаннар, кыслаларга. Ләкләк белән парлашып Ашыккан су коңгызы. Мышный торгач егылган Арып кабан дуңгызы. Ярты капчык чикләвек Җыеп килгән бүләккә. Ләтчә белән тукран Урын алган келәттән.
Аю килгән бал белән, Бүре — кызыл мал белән. Әрлән китергән бодай, Сигез капчыклап бугай.
Буар елан бүләккә Алып килгән «Жигули». Кунаклар кыза бара, Ашый, эчә, туй гүли.
Күсе тарта гармунын, Черки ята күреккә. Туй хакына филләрне Җибәргәннәр иреккә.
Козгын җырлый каркылдап, Чуртанның биюләре, Чүгеп-чүгеп алганда: «И-их-ма!» — диюләре.
Ашадылар, эчтеләр Чүлмәкләп тә, таслап та. Савыт төбендәген дә, Мичкәләрне башлап та.
Бу туйда мин дә булдым, Туксан тугыз көн кундым. Бер көн — табын түрендә, Өч көн — ишек төбендә.
Аннан өстәл астыннан Туй узганчы чыкмадым: Яткан көе ашадым, Тәпи өсте йокладым.
Кунаклар иркәләде: Арт якка типкәләде, Битемә ыргыттылар Кимергән сөякләрен, Каты-коты ашаудан Авыртты иякләрем.
Бирде алар балны да Сабы белән чүмечнең, Туксан тугыз көн буена Ярты уймак бал эчтем.
Ашамас борын туеп, Эчмәс борын егылып Таралышты кунаклар, Туксан тугыз көн узып.
Гүзәл Безбезия гә Шыкыр шулай өйләнде, Ике ялгыз баш иде, Тормышлары көйләнде.
Әкият бетте-китте, Йокларга вакыт җитте. |