Среда, 18.06.2025, 04:05:46   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [317]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [5]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Апрель » 20 » Көзге буран (Әкият)
Көзге буран (Әкият)
18:51:47
Ул Җирне бик сагынган иде. Очрашуны зур түземсезлек белән көтте, аңа алдан ук ныклап әзерләнде. Нинди генә буяулар ясамады ул! Быел гына уйлап тапкан яңа буявы бигрәк тә матур иде. Аны кулына алып, карап-сокланып туялмады. «Иң яраткан агачым – Миләшемә бүләк итәрмен», — дип хыялланды. Кан төсендәге комач кызыл тәлгәшләр кебек янып торган яфраклар... Искиткеч гүзәл күренеш булачак бу! Сагынудан сабыры беткән Көз буяуларын күтәреп Җиргә төшәргә әллә ничә тапкыр омтылса да, Бөек Акыл иясе — Хуҗа — аны туктатты:

— Ашыкма, сабыр ит. Әле иртә.

Хыялый Көз яшел итәкләрен җилфердәтә-җилфердәтә, күбәләкләр белән куышып, аллы-гөлле чәчәкләр белән уйнап-биеп йөгергән Җәй кызына кызыгып-көнләшеп карап торды.

Ниһаять, аның да вакыты җитте. Уйнак күңелле иркә Җәй һәрвакыттагыча кыланып-ялындырып маташты. Әле бер, әле икенче агачны кочаклап:

— Бирмим, минем буяуларым ямьлерәк! — дип үчекләште.

Ләкин Хуҗа, аңа озын-озак бәхәсләшеп торырга ирек бирмичә:

— Күп эшләдең, кызым, инде ял ит, — дип, юмалый-юмалый үзе белән алып китте.

Ә Көз эшкә кереште. Буяу-пумаласын күтәреп, урманнан урманга, бакчадан бакчага йөрде. Ни өчен икәнен беләсез инде. Җан рәхәте белән сөенә-сөенә яфраклар буяп йөрде ул.

Җиргә үзе хуҗа хәзер, аның иреген чикләүче юк. Тели икән, бер үк агачны әллә ничә төскә буйый да куя. Әле юри яшелләрен дә калдыра. Әйдә торсыннар Җәй истәлеге булып. Көзнең күңеле киң лә. Үз эшенә үзе сокланып горур кыяфәт белән йөри ул.

Көзнең эшләре үзе теләгәнчә уңышлы гына бара иде әле. Зәп-зәңгәр аяз күктә кояш көлде, кешеләр кыр-бакчалардан бәрәңге-чөгендер алдылар. Озакламый яңгыр Болытларыннан хәбәр килде:

– Юлга чыгабыз, сез әзерме?

Көз рөхсәт биргәч, бушап калган Җиргә ике атна буе яңгыр койды. Мунча кергәннән соң, дымлы яфраклар тагын да матуррак күренде.

– Безнең эш әлегә бетте, – дип, Болытлар өйләренә таба юл алды.

Яңадан Кояш чыкты, дөнья яктырып, сафланып китте. Менә шул чакта, көтмәгәндә-уйламаганда, Җил холыксызлана башлады. Нәрсә җитмәгән, кемгә ачуы килгән? Җилнең ачуы чыкса, яхшылык көтмә инде. Тотынды бу кыланырга. Көз тырыша-тырыша буяган яфракларны йолкып-йолкып ата. Агачлар сыгыла-сыгыла елый. Җирдә яфрак бураны башланды.

Көз Җилне тынычландырырга маташты:

– Тимә инде аларга, әле иртә бит, – дип ялварды.

Тыңламады Җил. Ә юләр яфраклар сөенә-сөенә очтылар. Җәй буе бәйдәге эт кебек гел бер урында торудан тәмам туйган иде шул алар, агачларыннан өзелүне ирек дип кабул иттеләр бичаракайлар. Аналары белән хушлашып та тормый, көлешә-көлешә очтылар да киттеләр. Җиргә төшеп тапталасыларын каян белсеннәр? Беренче Көзләре бит әле. Хәер, соңгысы да...

Яхшылык белән әйткәнне аңламагач, ачуланып та карады Көз. Болай да холыксыз Җилгә җитә калды , тагы да ныграк котырды.

– Мин сиңа күрсәтәм әле кемлегемне! Җирдән куачакмын үзеңне! – дип улый-улый, тузына-тузына, Төньякка чапты.

Юкка гына янамаган икән, тау-тау кара болытлар ияртеп тә килде. Кинәт суытты, тәңкә-тәңкә карлар ява башлады.

Әй үртәлде, әй өзгәләнде Көз:

– Бичара яфракларымны харап итәсез бит!

Аның ай буе башкарган хезмәте Җилгә очып, кар астында күмелде дә калды шулай . Сабыр, тыныч Көз тәртипсез Кышны үгетләргә кереште:

– Алай ярамый, Агай. Син Хуҗаның рөхсәтеннән башка килдең. Җиргә аяк басарга вакытың җитмәгән әле синең.

Ә Кыш аны тыңлап та тормады, сугышырга тотынды. Җил дә аның яклы бит. Төне буе улап, сызгырып, талашып-сугышып чыктылар болар. Таң беленә башлагач, арыган Көз Кышны кабат тәртипкә чакырды:

– Кешеләрдән яхшы түгел. Алар ни дияр?

Дуамал Җил белән кочаклашкан Кыш мыскыллы елмаеп җавап бирде:

– Ни дисеннәр, туганкаем?! Әйбәт, диячәкләр! Синең көне-төне шыңшуыңнан туйган инде алар.

Нечкә күңелле Көз килешмәде:

– Юк, алай димәсләр. Мин кешеләргә әнә нинди матур төсләр бүләк иттем.

– Ышанмасаң, әйдә, үзләреннән сорыйк! – дип кәпрәйде һавалы Кыш, юан билләренә таянып.

Әмма әле иртә, урамда кеше заты юк иде. Ниһаять, бер тәрәзәдә ут кабынды, аннары ишек тә ачылды. Өстенә җиңелчә плащ элгән үсмер кыз килеп чыкты. Бар дөньяны каплап алган карларны күреп аһ итте. Чөнки кызның аягында көзге туфлиләр иде. Шулай да ул карга бата-чума телефон будкасына таба йөгерде.

Көз белән Кыш ишетеп тордылар:

– Алло! «Ашыгыч ярдәм» ме? Әнием авырды, зинһар килегез! Ярдәм итегез минем әниемә! – дип ялварды кыз.

Кайгылы-борчулы һәм бик ашыккан бу баланы юлыннан туктату килешле эш булмаса да, башкалары юклыктан аңа мөрәҗәгать иттеләр. Каршысында кинәт пәйда булган ак тунлы һәм сары плащлы билгесез затларны күргәч, кыз бик курыкты. Әмма ул инсафлы, тәрбияле кыз иде, курыкса да, ашыкса да, төнге юлчыларга хөрмәт-игътибар күрсәтте.

Хәйләкәр Кыш сорауны, боргалый-боргалый, үз файдасына хәл ителерлек итеп бирде. Сине пычрак урамнар, салкын яңгырлар, караңгы төннәр туйдырмадымы, янәсе. Чана шуасың килмиме? Кар бабай ясап уйнарга теләмисеңме? Уңай җавап алгач:

– Алайса, син тизрәк Кыш килүен дә телисеңдер? Бар җир ап-ак, чип-чиста булачак, хет җирдә ятып тәгәрә! Кышын күңелле бит! – диде.

– Күңелле дә... Тик кышка иртә бит әле, – диде кыз, оялып кына.

– Син теләсәң, мин киләм!

Бер сүз дәшми боек кына басып торучы Көзгә Кыш җиңүле караш ташлады. Йөзендә тантана иде. Тик кыз ул теләгәнчә җавап бирмәде:

– Юк, мин теләмим! Кар яумасын, салкын килмәсен!

– Ник?! – дип гаҗәпләнде Кыш.

– Чөнки минем җылы пәлтәм юк. Энемә кышкы итекләр дә алынмаган. Аннары... аннары... Мин көзге яфракларны җыярга да өлгермәдем. Алар шундый матур иде быел! Туйганчы карый да алмадык үзләренә, кар күмеп тә киткән...

– Ярый алайса, – дип килеште Кыш. – Мин сезгә бер ай вакыт бирәм. Эшләрегезне бетереп, әзерләнеп торыгыз.

Аннары ул сызгырып Җилне чакырды, аның нечкә, әмма көчле сыртына атланып, үз иленә – Төньякка таба очты.

Ә иртәсен бар дөньяны балкытып Кояш чыкты да төнге карларны ялап та бетерде. Агачларда төрле төсләргә манчылган яфраклар нәни әләмнәр кебек җилфердәде. Ә өзелгән-коелганнары адашып әниләрен эзләп йөри, кайсылары Җиргә капланып елый иде...

____________________________________________

Габделхакова (Юнысова) Рәмзия Гайса кызы 1959 елның 2 ноябрендә туган.

Туган җире – Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылы. 1980 елдан бирле гаиләсе белән Лениногорск каласында яши. 1992–2005 елларда Лениногорск җирле радиотапшырулар редациясендә хисапчы, хәбәрче, редактор урынбасары вазифаларын башкара.

Иҗат белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә, шигырь-хикәяләре район һәм республика матбугатында даими басылып тора. Шигырьләре «Чишмә җыры» (1998), «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» (2001) исемле күмәк җыентыкларга кертелде.

Дөнья күргән китаплары: «Кар өстендә миләшләр» (1996), «Көзге яшен» (2005), «Көмеш тун» (2006).

2003 елдан бирле Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2006 елда «Рухият» фонды оештырган Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә лаек була.

Балаларга бүләк = Подарок детям.– Казань: Рухият, 2007.– 208 с.



Категория: Хикәяләр | Просмотров: 18 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Апрель 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz