Баланы бавыр ите дип атау тиктомалдан түгелдер. Бала тудыручы ана үзе генә белеп әйтәдер: бала җанны ярып чыга бит. Исән-сау котылсын, баласының дүрт саны төгәл булсын дип, кемнәр генә бала табучы анага үзенең изге теләкләрен теләми икән?! Баласын тудыра алмыйча, үзләре җан-тәслим кылучыларны, үле бала табучыларны хәзерге көннәрдә дә ишеткәләп торабыз. Бала табу анага бик авыр булса, сабыеның үлеме тагын да кыенрак. Аны бары тик ана гына бөтен тирәнлеге һәм нечкәлеге белән аңлый ала. Берәүгә дә бала хәсрәте күрергә язмасын. Балаларын җуйган аналар арасында акылдан язганнары да юк түгел.
Ленинград блокадасында башыннан ахырына кадәр сугышта булган, без укыган еллардагы мәктәп директорыбыз Рәхим абый Ризатдиновның безгә сөйләгәнен мәңге онытасым юк.
“Ленинград урамнары һәм йорт эче ачтан тилмереп үлгән мәетләр белән тулды. Безгә шул мәетләрне җыеп алып, туганнар каберлегенә күмәргә боерык бирелде. Без, солдатлар, өйдән-өйгә йөреп, мәетләрне алып чыгабыз һәм санитар машинага салабыз. Менә чираттагы йортка кердем, урында баласы белән бер хатын ята. Мин аларны күтәреп алмакчы булдым, ләкин йөрәгем жу итте: саргаеп беткән тире белән сөяктән генә калган, таралырга торган гәүдәнең җаны бар икән! Кулымны аңа тидерүгә, хатын күзен ачып карады, бер сүз дә әйтә алмый. “Балаң исәнме?” – дип сорыйм, җавап бирә алмый. Катып калдым: бала да исән! Көнлек солдат паегым үзем белән иде, 400 г ипине, ике кисәк шикәрне ананың кулына тоттырдым. Карап торам: ана шикәр кисәген авызына каба алырмы? Ничек итсә итте, шикәр кисәген үз янында яткан 4-5 яшьлек баласының авызына сузды һәм каптырды. Белсәгез иде, мине тудырган әнием исемә төшеп, эчке дөньямны чорнап алды. Менә бит аналар ничек була: үзләре үләргә риза – тик балалары исән калсын. Мин сугышларда йөреп чыныккан солдат булсам да, түзә алмадым, елап җибәрдем. Хезмәттәшем Кравченко килеп керде:
– Ризатдинов, нишләп озакладыгыз? – ди бу.
– Менә, әнисе дә, баласы да исән, лазаретка озатыйк, – дидем мин.
Ана күңеле балада. Кадерлем, иркәм дип сөя аны. Әллә ниләр эшләтердәй була кайчак: “Ашап бетерер идем”, – дип тә куя. Яратуыннан ни әйткәнен дә сизми кала. Ә без, балалар, ник үзебезнең әти-әниләребезне – иң газиз кешеләребезнең кадерен белмибез, киресенчә, аларны рәнҗетәбез соң? Нигә вакыт-вакыт каты бәгырьле, миһербансыз булабыз? Кая безнең намусыбыз? Шулар яшенә җитеп, ни буласын белмибез, кылган гамәлләргә үкенәбез, тәүбә дә итәбез, ләкин соң була. Гафу үтенергә өлгерә алмыйбыз, теге дөньяга китеп баралар.