Понедельник, 20.05.2024, 08:37:37   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2023 » Ноябрь » 11
Язучы Фоат Садриев - һәр авылда, мәдәният учакларында, мәктәпләрдә бик көтеп алынган кунак. Азнакай районының татар теле укытучылары һәм үзебезнең мәктәп коллективы күренекле язучы белән очрашуны оештырырга күптән хыялланып йөрде.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 45 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Алдымда 2000 елда нәшер ителә башлаган “Хәтер китабы”ның берничә томы ята. Татарстандагы сәяси репрессия корбаннарына багышланган “Хәер китабы”н чыгару – күптән көтелгән һәм бик вакытлы гамәлдер.

Бу калын-калын китапларда Татарстан Республикасында яшәгән һәм 1918-1991 елларда сәяси репрессияләргә дучар булган, шулай ук Татарстан территориясендә иректән мәхрүм итү урыннарында вафат булган яисә атып үтерелгән репрессия корбаннарының исемлеге бирелгән. Бу исемлектә Азнакай районы һәм элеккеге Тымытык районыннан йөзләрчә кеше бар.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 41 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Һәр баланың язмышы, ягъни киләчәге, бәхете ана кулында, шул ук вакытта, киресенчә, бәхетле картлыгы үзе тәрбияләп үстергән балага бәйле.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 40 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Күңеле нәрсәдер сизгәндәй, соңгы пар лекциядән китәргә булды Зөлфия. 12 нче трамвай маршрутына утыргач, авылда урында яткан әнисен уйлады һәм озак та үтми тулай торакка кайтып җитте. Ишек төбендә утырган вахтер Гөлсем апа гадәттәгечә ачык чырай белән каршы алмагач, кыз тагын да шомлана төште.

– Зөлфия, сиңа телеграмма бар, – дип тамагын кырып куйды вахтер хатын.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 47 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

... Сәрия бала тудыру йортында нарасыен күрә дә алмыйча үлә. Шәфкать туташына баласының әтисе кем икәнен генә әйтергә өлгереп кала. Табиблар, күпме генә тырышсалар да, аны үлем тырнагыннан йолып кала алмыйлар.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 44 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” дигән әсәрен бик күпләрнең укыганы бар. Аны татар әдәбиятының беренче детектив романы дисәк тә буладыр:

“Фәхрине үтереп ташладылар.

Кичтән башланган яңгыр туктамады, дөньяны ялтыратып яшен яшьнәде, тау-таш җимерелгәндәй гөрелдәшеп, күкрәп үтте”.

Мин сөйләячәк вакыйга эчтәлеге буенча “Тирән тамырлар” романына аваздаш диярлек. Анда сыйнфый көрәш чалымнары булмаса да, кире кагылган мәхәббәт аркасында килеп чыккан коточкыч фаҗига сурәтләнә.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 44 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Авыл мәктәбенә караш гомер-бакый начар булды. Хәтта хәзерге көндә дә балага гына түгел, авыл укытучысына да кимсетеп карыйлар. Шәһәр укытучылары үзләрен һәрвакыт бер баскычка өстенрәк күрсәтергә тырыша.

Әмма ничек кенә түбәнсетсәләр дә бу бәяләүләр чынбарлыкка туры килми. Авыл электән үк милләтнең генофонды булды. Бүгенге зур җитәкчеләр дә үз милләтен, мәдәниятен, телен үстерү өчен җан атып йөрүче иҗат кешеләре дә, күренекле галимнәр дә, Галиядән – Гуляга, Барыйдан Боряга әйләнгән “маңкорт”лар да авыл мәктәбеннән чыккан лабаса.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 41 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Ике район арасында йөрүче маршрут автобусында барам. Кеше күп түгел. Янымда ак шәл бәйләгән, битләре җыерчыкланса да, матурлыгын югалтмаган олы яшьләрдәге мөлаем ханым утыра. Сүз иярә сүз чыкты. Сөйләме саф татарча түгел: үзбәк сүзләрен катнаштыра:

– Гафу итегез, мин татар хатыны, үзбәкчәдән һич тә арынып булмый. Ишетәсем дә килми, югыйсә. Нишлисең – өйрәнелгән.

Мин аптырап киттем. Ничек алай, ни өчен?
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 41 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

“Т.Я.”ның 3 май санында “Аңламадык бер нәрсә дә” дигән язма белән тулысынча килешәм. Ләкин анда әле барысы да әйтелеп бетмәгән, кайберләрен өстисе килә, башкаларга сабак булыр дип уйлыйм.

Үзем 42 ел мәктәптә балаларга аң-белем, тәрбия бирергә тырыштым, пенсионер булсам да, мәктәп белән элемтәне өзмим, мәгариф системасында булган яңалыкларны күзәтеп барам.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 43 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Былтыр Азнакай районында 684 бала туган, 917 кеше үлгән. Шунысы кызганыч, үлүчеләр арасында үз-үзенә кул салучылар да шактый. Азнакай шәһәре прокуратурасыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2006 елда районда 40тан артык кеше үзе теләп дөнья белән хушлашкан, шул ук вакытта 56 кеше үзенә кул салырга омтылган. Табиблар тиз арада ярдәм күрсәтеп кенә коткарып калганнар. Кеше якты дөньядан ник туя? Менә бер мисал.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 41 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Күптән түгел бер бистәдә яшь кенә хатын нык “типтергән” иренең хыянәтенә, азгынлыгына түзә алмыйча аның... ирлек әгъзасын кискән. Бичара ирне “Ашыгыч ярдәм” коткарып калган. Ә хатынны акылдан язган дип, җүләрләр йортына салдылар.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 38 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Казаннан кайтканда, автобуста янәшәмдә яшь кыз туры килде. Кайта-кайта танышып, сөйләшеп киттек. Яшьләр арасында мәхәббәт һәм гаилә кору мәсьәләсе турында сүз чыккач, ул үзенең бик бәхетсез булуын әйтте һәм бер сулышта дигәндәй, күңелендәгесен сөйләп бирде...
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 45 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Зөлфияне авылга телеграмма белән чакыртып кайтардылар. Анасының хәле авыр иде. Ул моннан ике ел элек урманнан утын төяп кайтканда трактор белән елгага төшеп батып үлгән ирен искә төшереп алды. Күрше әбиләрен чакырырга кушты һәм: “Сандык төбендә сиңа дип язылган хат бар, җибәрергә өлгермәдем, алып укырсың”, –диде. Соңгы сулышында: “Гафу ит мине, кызым”,– диде.

Кан рагыннан үлгән ананы шул ук көнне җирләделәр. Казанга кайтканда Зөлфия сандыктан алынган хатны ачты.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 37 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Күптән түгел, яшьлек елларында Казанда бергә укыган курсташым Тәслияне очраттым. Ул утыз елдан артык загс бүлегендә эшләп пенсиягә чыкты. Шуңа гаилә хәлләре, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләшеп киттек. Курсташым гаилә тормышының бәхетсез тәмамлануы, моннан 15 ел элек иреннән аерылуы турында сөйләп алды.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 42 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Сугыштан соңгы еллар, мин әле кечкенә, шуңа карамастан “акыл” кергән, актан караны аера беләм. Акчаның да нинди хаҗәткә тотылганына төшенәм, чөнки әтием белән әнием укытучылар, һәрвакыт акча җитмәүдән зарланалар. Әти-әнисе сарык асраган, шуңа киез итекләре булган яшьтәш малайлар кыш көне чана шуа. Тәрәзәдән карап аларга кызыгып куям, чыгар идем, минем дә бик шуасы килә, ләкин аякка итек юк.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 48 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Элеккеге күршем, авылдашым Галимулла абый үлеп киткән икән. Бу хәбәрне миңа район үзәгенә баргач бер якташым җиткерде. Галимулла абыйның кушаматы бик сәер – Алтыбармак иде. Аның ничек кушылганын мин моннан 10 ел элек, 9 май бәйрәме митингысыннан соң күршем белән аларга кунакка кергәч Галимулла абзыйның үз авызыннан ишеттем.

“Чибәр җиңгәй” (хатыны Тәскирә апаны мин шулай дип йөри идем) безне бик ачык чырай белән каршы алып, табынга чакырды.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 39 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Әтинең бертуганы Зөһрә апа үләр алдыннан миңа, тапшырырга әйтеп, хатлар калдырды. Бу хатлар һәм көндәлек язмалары да шулар арасыннан килеп чыкты. Аның соңгы үтенече әлеге хатларны, язмаларны башкаларга гыйбрәт һәм сабак буларак хикәя итеп яздыру иде. Исемнәрен үзгәртеп, аның язганнарын тәртипкә салып, газета укучыларга тәкъдим итәм.

Зөһрә апа 50нче еллар азагында Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, үзебезнең авылда ике ел башлангыч сыйныфны укытты. Район үзәгендәге урта мәктәптә укыганда, авылдашыбыз Хәйдәр абый белән бик якын дуслар була. Бу дуслык кына булмый, тора-бара дуслык мәхәббәткә әверелә.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 41 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бөек Җиңүнең 60 еллыгын каршы алырга әзерләнәбез. “Хәтер китабы”ның “Алар Җиңү белән кайттылар” дип аталганын чыгарганда исән калган фронтовикларны барладылар. Аларның бик азы гына якты дөньяда көн күрә бүген. Мәсәлән, безнең авыл Советы территориясендәге ике авылдан (Урсай, Мөслим) сугыштан 173 кеше исән кайткан, бүгенге көндә аларның бары тугызы гына исән.

Күп кенә гаиләләрдә балалары яисә туганнары да сугыш ветеранының сугыштан кайчан кайтканын һәм ничәнче елны үлгәнен тәгаенләп әйтеп бирә алмыйлар. Без кеше хәтере мәңгелек дибез, ә күпләр үз туганнарын, якыннарын да белми. Элеккеләр: “Җиде бабаңны бел!” – дигәннәр югыйсә. Бүген кешене гаҗәеп бер ваемсызлык, битарафлык басты.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 37 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бөек педагог Ян Каменский: “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк”, – дигән. Кызганыч, укытучыга бирелгән бәя, җылы сүзләр һаман кәгазьдә генә кала.

Намусы кушканча эшләп тә, иң түбән хезмәт хакы алып, тормыштан зарланмаучы кем дисәгез – ул укытучы булыр. Югары уку йортын тәмамлап, мәктәптә фән нигезләрен өйрәтә башлаган яшь укытучы 1500 сум хезмәт хакы ала. Ә Казанның “Ак барс” хоккей командасы җитәкчеләре Илья Ковальчук белән 3 миллион долларга (90 миллион сум) килешү төзегән. Бу сумма республика укытучыларының хезмәт хакын арттырып, ел буе түләргә җитәр иде.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 34 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Мин үзем сугыш елларында туган бала, ул дәһшәтле еллардан соң, Зур Җиңү белән кайткан каһарманнар белән аралашып үстем. Алар миңа гомерем буена чын батырлар булып тоелды.

Шушы форсаттан файдаланып, мәрхүм авылдашым Миргарифан ага Гәрәевнең фаҗигале язмышы турында сөйләп китәсем килә. Бу кешенең күргәннәре турында калын бер роман язарлык.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 45 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Соңгы 10-15 ел эчендә Русиядә патриот сүзе сирәк кулланыла. Әйтик, безнең мәктәпнең югары сыйныфларында үткәрелгән анкета нәтиҗәләре буенча 42 баланың бары тик 5 се генә бу төшенчәгә аңлатма бирә алды: “...ул үз иле өчен янып-көеп торучы кеше, үзенең илен яратучы”. Сораштырылганнар арасыннан 18 малайның 6 сы гына армиядә хезмәт итү мәсьәләсенә уңай җавап бирде, калганнарының бер дә хезмәт итәсе килми.
РФ Конституциясендә “Ватанны саклау һәр гражданинның изге бурычы” диелгән. Аны тормышка ашыру гына елдан-ел авырая бара. Бу юнәлештә мәктәпләрдә һәм уку йортларында башлангыч хәрби әзерлек фәнен яңадан кертү кирәк. 50 нче еллар уртасында җидееллык мәктәпләрдә дә хәрби җитәкчеләр – “военруклар” бар иде. Мәктәбебезнең военругы Габдрахман абый хәзер дә күз алдыннан китми. Ул һәрвакыт, иске булса да, хәрби формадан йөрде, аның пөхтәлегенә, күн итекләренең чисталыгына карап соклана идек. Акыллы һәм юаш кеше булса да, аның күз карашыннан курка идек. Аның сүзе безгә закон иде, боерыгын-сүзен үтәмәгән укучыны хәтерләмим. Хәтерлим, бервакыт Зөфәр исемле җиденче сыйныф укучысы кече калибрлы мылтык патронын яшереп калдыра.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 36 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Атасыз бала да ятим, әмма анасыз бала өч мәртәбә ятим. Моннан бик күп еллар элек каты авырудан әниебез үлеп китте. Без ятим калдык: миңа 12 яшь, икенче сеңлемә җиде тулар-тулмас, ә кечкенәсенә бер яшь иде.

Еллар үтеп, үзем гаилә коргач, әти мәрхүмнең еш әйтә торган сүзе һаман да искә төшә, ул: “Улым, дөньяда иң зур бәхетсезлек ир-атның балалары белән тол калуы, башыңа килмәсен”, – дия иде. Әйе, бу, чыннан да, шулай икәнен без яшьләй аңлап-күреп үстек.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 27 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Акылы камил һәр кеше үз парын табу, гаилә кору, балалар үстерү турында хыяллана. Үзләренең “яртыларын” тапкан парлар гөрләтеп туй үткәргәндә дөньяда алардан да бәхетле затлар булмый. Ләкин туй үтә, тәэсирләр сүрелә, борчулы-шатлыклы, тавышлы-гаугалы, йокылы-уяулы көннәр башлана. Гаилә тормышының беренче сынаулары, беренче сынатулар, тәүге күз яшьләре...
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 30 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Сәхифәбезнең бүгенге чыгарылышы килен һәм каенаналарга багышлана. Малай белән ана, ир белән хатын, килен белән каенана... Алар әвәрә килеп яши торган дөнья маҗаралары турында күпме генә язылса да, язылып бетәсе түгел...

Каенана белән ботка пешмәде

Моны миңа бер дустымның кызы сөйләде. Ул ничек сөйләгән – чәчми-түкми шулай җиткерәм.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 31 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Элек берәр фаҗига булса, кешеләр бәет чыгарганнар. Бәетләр башта аны иҗат итүченең якыннары арасында, аннары киңрәк даирәгә таралып, күпмедер вакыт үткәч халык бәетенә әверелгән. Аның кем тарафыннан, кайчан иҗат ителгәне дә онытылган.

Бүгенге фаҗигаләргә бәетләр чыгарып бетерә торган түгел: көн тудымы – кайгылы хәбәрләр килеп ирешә. Кемдер асылынган, кемдер шартлаган, кемнедер атып үтергәннәр һ.б. Олы юл читләрендә кечкенә чардуганнар тезелеп киткән. Әйтерсең лә, зиратлар юл читләренә күчкән. Әлбәттә, монда кешеләрнең үзләре күмелмәгән. Ә аларның каны тамган, җаны чыккан урын кабергә әверелгән.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 38 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 11.11.2023 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Календарь
«  Ноябрь 2023  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz