Вакыты җитеп вафат булганнар белән янәшәдә вакытсыз, үз теләкләре белән мәңгелек йокыга талганнар да җитәрлек. Кемнәр генә юк алар арасында! Әле 18 яше тулмаган япь-яшь егетләр, урта яшьләрдәге, әле яшьнәп-күкрәп яшәрдәй ирләр. Кайсы үз-үзенә кул салган, кайсы янып үлгән, кайсы суга баткан. Ә күбесе махмырдан яман аракы эчеп үлгән.
Фәүзия Бәйрәмованың “Мәйдан” журналында “Афәт” дигән саллы язмасы басылды. “Татарда бүгенге өченче буын исерекләр китте – сугыш чорындагы салмыш бабалары, аларның сугыштан соң туган исерек уллары һәм шушы исерек аталардан туган бүгенге буын – исерек, наркоман татар егетләре. Аңа ияреп милли йортыбызның ишегенә СПИД дигән өрәк, СПИД дигән үләт килеп сөялде”, – дигән юллар бар анда.
Ә бит заманында ата-бабалары балаларының һәм оныкларының киләчәге өчен башларын салган! Шушы вакытсыз казылган каберләр һәм аларга куелган чардуганнар артында никадәр сабыйның үксез ятимлеге, тол хатыннарның ачы күз яше. Элек татар баласы ятим калса да, бу хәлне алай ук авыр кичермәгән: аларны йә туганнары, йә чит кешеләр балалыкка алганнар. Ә бүген меңнәрчә бала, әнисе белән генә калган булса да, аның назыннан, җылы кочагыннан, бишек җырыннан, җылы сүзеннән мәхрүм. Әни кеше баласын: “Әнә, әтиең эчеп катты, син дә катарсың”, – дип кенә куркыта.
Кызганычка каршы, эчкечелек әкренләп татар хатын-кызлары арасына да үтеп керде. Саф, чиста җир дип саналган авылларда хатын-кызларның эчүе бигрәк тә аяныч. Мондый гаиләдән чыккан балаларны нәрсә көтә? Оясында ни күрсә...
Элек татарда үз-үзенә кул салучы, яисә нәрсә дә булса эчеп үлүче булмагандыр. Чөнки бу зур гөнаһ саналган. Бары тик каты авырулар, ачлык, бәхетсезлек очраклары гына кешене вакытыннан алда гүргә керткән. Бик кызганыч, болай да буталып беткән тормышыбызда бу яман күренеш торган саен куркынычрак төс ала. Өстәвенә, күпме кеше машина белән бәрелеп яисә тапталып үлә, кемнәрнедер атып үтерәләр, пычак белән чәнчиләр. Фаҗига булган урыннарда чардуганнар тезелеп киткән, әйтерсең лә, зиратлар юл читләренә күчкән. Шаккатырлык: безнең тормыш-көнкүрешебез фәкать фаҗигаләрдән гына тора диярсең.
Телевизор экраннарында тырышып-тырышып сыраны мактыйлар. Чат саен диярлек сыра чатырлары. Безнең татар халкы да аракыны – чәркә, шәрабны – фужер, сыраны ярты литрлы кружка белән эчә. Ә яшьләр исә сыра шешәсен имезлек урынына авызына кабып чөмерә. Беркайда да эшләмичә, эчү өчен урлау юлына басканнар күбәйде. Күпме кешеләр төсле металл артыннан куып, электр тогына тотылып харап булдылар. Вакытсыз дөнья куйганнар һаман да әле исәннәргә сабак түгел. Алкоголизм аркасында авылда фаҗигале үлемнәр һаман да дәвам итә.
Бер тетрәндергеч мәгълүмат китерәм. Авылда 8 ел эчендә 166 кеше үлде, шулар арасында 33 кешенең вакытыннан алда гомерләре өзелгән – 13 кеше асылынган, 10 сы ялган аракы эчеп үлгән, 3 сен “шешәдәшләре” кыйнап үтергән, калганнары аракы эчү аркасында төрле фаҗигаләргә юлыгып, якты дөнья белән хушлашкан. Шул чор эчендә бары тик 58 бала дөньяга килгән.
Реформа елларында идеологиянең, максатның булмавы, җәмәгатьчелек тарафыннан тәрбия, кисәтү эшләренең алып барылмавы торган саен начар гадәтләрнең тамыр җәюенә җирлек булып тора. Аракы сату вакытын чикләүләр бетте. Хәзерге буталчыклыктан файдаланып, кайбер алыпсатарларга үз кесәләрен калынайтырга мөмкинлекләр туды. Татар әбие намаз укып, ураза тоткан була, ә почмагында ачы бал кайный, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сорап керүчеләргә рәхәтләнеп көмешкә куып сата.
Ватан сугышында киләчәк буын өчен гомерләрен биргән сугышчылар санына караганда, хәзер төрле фаҗигаләр һәм үз теләкләре белән үлүчеләр саны артып киткән.
И татар кешесе!
Син үз халкыңның күтәрелүенә инанучы бөек традицияләр варисымы, әллә юкка чыгып, үлеп баручы милләт кешесеме? Кем син? Бүгенге җәмгыятьтәге бөтен пычраклыкны туплаучы маңкортмы, әллә төрки-татар бабаларыбыз үткән чорлар белән горурланучы токыммы? Милләтебезнең инсафлыгы, миһербанлыгы юкка чыгып бетеп, татар сүзе аваз гына булып яңгыраганчы аңга килик, ниһаять!