Казаннан кайтканда, автобуста янәшәмдә яшь кыз туры килде. Кайта-кайта танышып, сөйләшеп киттек. Яшьләр арасында мәхәббәт һәм гаилә кору мәсьәләсе турында сүз чыккач, ул үзенең бик бәхетсез булуын әйтте һәм бер сулышта дигәндәй, күңелендәгесен сөйләп бирде:
– Без – әти-әни, мин һәм энем, 1993 елда Ташкенттан күченеп кайттык. Анда татарларга яшәргә ирек бирми башладылар. Кайткач, әти дә, әни дә эшкә урнаштылар. Икесе дә югары белемле, сәүдә институтын тәмамлаган. Әнием хәзер –эшмәкәр, әтием – табиб. Мин аларны акыллы, замана белән бергә атлаучы кешеләр дип уйлый идем. Ә хәзер алар турында фикерем төптән үзгәрде. Сәбәбе – аларга эшче гаиләсендә үскән бер егетне яратуымны әйттем. Белсәгез иде ни булганын! Әти көннәр буена авызыннан утлар чәчте, ә әнигә чак кына инфаркт булмый калды: ул миңа тиң түгел, имеш. Егетем яхшы күңелле, әйбәт, игътибарлы, мине ярата. Үзе милициядә эшли. Ә әти белән әни егетем белән очраштырмас өчен бикләп тоталар, ул чылтыратмасын өчен телефонны өзәләр, өйдән үземне генә чыгарып җибәрергә куркалар. Мин кача-поса, әти-әнине алдалап китеп кенә егетем белән очрашам. Үз-үземә кул салырга теләгән минутлар да булды. Инде түзәр чамам калмады, барысыннан да туйдым. Сөйгән ярым: “Коткарам мин син бу тәмугтан, урлыйм”, – ди. Ә минем болай эшлисем килми, кешечә булуын, әти-әниемнең мине аңлауларына, егетемне үз уллары кебек яратуларын телим. Ә алар минем саф хисләремне тыңламыйлар. Тормышка ниндидер исәп белән чыгарга теләмим, әти белән әни бер бай егетне табып та куйганнар, хәтта аның әти-әнисе белән килешкәннәр дә. Минем яраткан кешем белән ата-аналарым, бигрәк тә туганнарым яшисе түгел, мин яшисе. Сөйгәнем, бер атна элек, 6 айга Чечняга хезмәткә китте, исән-сау гына кайта күрсен. Мин аны көтәчәкмен, күпме кирәк, шулкадәр. Чөнки мин аны яратам!
Әти-әниләр белән балалар арасында каршылык һәр заманда булды. Хәзер дә бар. Кем хаклы, кем юк – аңлавы авыр. Ә аңларга кирәк...
Роберт ЗАРИПОВ. Азнакай районы, Урсай авылы. |