– Наилә, урамга чыгасыңмы? – дип сорады Айгөл дус кызыннан.
Наилә үзләренең ишек төбендә мәче баласы белән уйнап утыра иде.
– Чыгыйммы икән? – диде ул мәчесенең колагына өреп.
Тегесе «юк, юк!» дигән шикелле баш чайкады. Колакларына өрсәң, алар гел шулай баш чайкый.
Наилә кычкырып көлеп җибәрде. Аннары мәче баласын җиргә ташлады да:
– Әнидән сорыйм әле башта, – дип өйләренә кереп китте.
Бераздан ул әйләнеп тә чыкты, борыны салынган иде:
– Әнием җибәрми шул... Башта су ташы, ди...
Айгөл дә күңелсезләнеп калды. Ялгыз уйнауның ни кызыгы бар? Бераз уйланып торгач, җаен тапты:
– Әйдә соң, бергәләп ташыйк. Тизрәк тә булыр.
Дусты шатланып кул чәбәкләде. Ике кыз, сөйләшә-көлешә, тау асты чишмәсенә төшеп киттеләр. Су алып кайткач, Наилә кабат әнисеннән рөхсәт сорарга кереп китте һәм тагын боегып чыкты:
– Булмады инде... Әнием җибәрми, суган утарга куша.
Айгөл өметен өзеп капкага юнәлгән иде, Наилә аның юлын бүлде. Кулларын җәеп каршына килеп басты да:
– Китмә инде, Айгөл! – дип ялынды. – Әйдә икәү утыйк та, аннары җибәрә ул. Җибәрә, валлаһи!
Айгөл бик әдәпле бала иде. Өйдә дә әнисенә булышып, эшләрен бетереп килде. Дусты үтенгәч, арыган булса да, ризалашты. Үрмәли-үрмәли бергәләп биш түтәл суганны утап чыктылар.
Наилә тагын рөхсәт сорарга кереп китте. Айгөл ишек төбендә аның яхшы хәбәр белән чыгуын көтеп торганда, урам капкасы ачылды да, Наиләнең әнисе кайтып керде.
– И-и, күрше кызы кунакка килгән икән, – диде ул елмаеп.
Сумкасыннан бер уч кәнфит чыгарып, Айгөлгә сузды:
– Мә, балам, шәһәр күчтәнәче белән сыйлан әле.
Айгөл исә Миннур апасын күреп аптырап калган иде. Хәтта аның белән исәнләшергә дә онытты. Бу нинди хикмәт? Наилә аны алдадымыни?! Әнисе өйдә дә булмаган икән бит...
– Нигә кермисең? — дип сорады Миннур апасы.
– Сез Наиләне уйнарга чыгарасызмы соң?
— Кушканны эшләгән булса, чыгар.
– Ул эшләде, Миннур апа! Барысын да эшләде! — дип сөенде Айгөл.
Наиләнең әнисе, ашыга-ашыга, өйләренә кереп китте. Аның ягымлы тавышы ачык тәрәзә аша Айгөлгә дә ишетелде:
– Кызым, анда сине Айгөл чакыра. Бар чык янына.
– Чыкмыйм! Аның белән уйныйсым килми! – диде Наилә. – Мин телевизор карыйм. Хәзер әкият башлана.
Айгөл еларга җитешеп өйләренә кайтып китте.
____________________________________________
Габделхакова (Юнысова) Рәмзия Гайса кызы 1959 елның 2 ноябрендә туган.
Туган җире – Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылы. 1980 елдан бирле гаиләсе белән Лениногорск каласында яши. 1992–2005 елларда Лениногорск җирле радиотапшырулар редациясендә хисапчы, хәбәрче, редактор урынбасары вазифаларын башкара.
Иҗат белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә, шигырь-хикәяләре район һәм республика матбугатында даими басылып тора. Шигырьләре «Чишмә җыры» (1998), «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» (2001) исемле күмәк җыентыкларга кертелде.
Дөнья күргән китаплары: «Кар өстендә миләшләр» (1996), «Көзге яшен» (2005), «Көмеш тун» (2006).
2003 елдан бирле Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
2006 елда «Рухият» фонды оештырган Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә лаек була.
Балаларга бүләк = Подарок детям.– Казань: Рухият, 2007.– 208 с. |