Сеңлем яши торган авыл бездән өч чакрым ераклыкта. Ике арада зур терлекчелек комплексы булганга, вахта автобуслары йөри-йөрүен, тик мин җәяү барам. Табигать матурлыгына сокланып, аның белән сөйләшеп-серләшеп атлауга ни җитә!
Урамда көз. Ноябрь урталары. Күңелем белән бик боек кеше булмасам да, табигатьнең әнә шундый елак чагын ныграк яратам. Мине егарга тырышып искән җил өстенә карлап-бозлап яуган яңгыр күзләрне йомдыра. Шатлана-азаплана атлыйм. Машина юлыннан да түгел, ферма эшчеләре салган сукмактан, сөрелгән басу аша.
Мондый көндә нинди «нужаң» калган диярсез. Улы өйләнә сеңлемнең. «Каладан олы апа да кайта, бергәләп киңәшер идек», дип чакырдылар. «Киңәшле эш таркалмас» дигән борынгылар, менә шундый чакта бер-береңә якын булу кирәк тә инде…
Көтмәгәндә әллә каян алдыма бер эт килеп чыкты. Чыланып беткән гәүдәсе урталай бөгелгән, озын йоннарына боз каткан… Мине күргәч, бераз тукталып карап торды. Аннан: бу апаның үз хәле дә ярыйсы гына икән дипме, юлын дәвам итәр өчен читкәрәк чыкты. Аңа таба борылуымны күргәч, күзләрен мөлдерәтеп тик карап тора.
Ә мин:
– И канатым! Нишләп йөрисең? Кемнеке соң син? – дип алдына чүктем.
Йомшак итеп эндәшкәч, яныма ук килде. Аптырап калдым.
– Исемең ничек соң синең? – дип башыннан сыйпаган идем, елаганга охшаган тавышлар чыгарып, аягыма ук сырпалана башлады.
Аның күзләре: «Эх, сөйли белсәмме?» – диләр кебек иде. Иясез һәм беркемгә дә кирәкмәс җан икәнен аңладым . Чөнки халыкта «мондый чакта адәм баласы урамга этен дә чыгармый » дию хак сүз.
Әллә ни аермасам да, этнең затлы нәселдән икәнен чамалыйм. Кара төстә. Башында борын өстенә хәтле салынып төшкән, койрык очында да, арт аякларының тәпи өлешендә дә ак таплар бар. Матур инде. Яратам шул этләрне.
Әби мәрхүмкәем дә:
– Этләрне яратырга кирәк. Алар безне үлгәч тә иң беренче каршы алучыларыбыз. Олы юлга чыкканда да эткә ипи биреп чыгыгыз, исән-сау йөрсеннәр, дип теләк теләп торырлар, – ди торган иде.
Хәер, мин генә түгел, балалар да күптән инде эт алып кайту турында сөйләнәләр.
– Әй, кайту юлым булса, ияртеп кенә китәр идем үзеңне. Мин кайтканчы берәр җиргә посып тор әле син, дускай, яме? – дидем дә юлымны дәвам иттем.
Бозлы яңгыр белән «сугыша-карыша» барып җиткәч, апа-сеңел сөйләшеп байтак утырылган. Кайтыр юлга чыкканда көн инде кичкә авышкан, яңгыр туктаган иде. Юлым янә шуннан – ферма кешесенең иртәрәк китә торган, ничә җитәкче килсә дә, аннан йөретмәс өчен сукалатып куйса да, яңадан тагы да иркенрәк булып калкып чыга торган сукмактан – инде.
Комплексны узып үзебезнең авыл ягына чыккач, каршыма аркасына зур сумка аскан, кемне күрсә дә кушамат тагучы, аръяк урамнан Патый Галие килеп чыкты.
– О-о, дама с собачкой! – диде дә, минем бер дә аның белән сөйләшәсем килмәгәнлеген сизептер, олы сумкасын җиргә куеп туктап калды.
Каршыма очрагач та бөтен күңелем белән: «И-и, хәзер нәрсә булса да тага инде бу миңа», – дип уйлап куйган идем . Башкача уйлап та булмый бит. Эшләпә кигән, әкрен генә тар сукмактан кайтып бара.
«Ә нигә с собачкой?»
Ялт итеп артыма борылдым һәм ни күрим: артымда баягы эт! Димәк, күрше авылга ук артымнан барган да, инде минем арттан кайтып килә. Менә, әйт син хәзер хайваннарны аңламый дип!
– И дустым, кая тордың соң син? – дия-дия, кабат башыннан сөйдем.
Ул, бер алдыма, бер артыма төшеп, йөгерә-йөгерә өйгә хәтле кайтты. Яхшы тел – җан азыгы. Сез аның сөенгәнен күрсәгез иде! Иртән күргәндәге салынып төшкән колаклары да матур итеп тырпайганнар. Коры чүпрәк-чапрак алып чыгып бозга каткан йоннарын сөртештердем дә , астына салам салып, коры урынга, абзарга ябып куйдым.
Әй балаларның сөенүләрен күрсәгез иде! Йөгерешеп чыгып җылы сөт белән сыйладылар үзен.
Икенче көнне үк матур «өйле» дә булды этебез. Чылбыры да табылды. Ак таплары аз булса да, эткә Акбай исеме кушкан улыма:
– Ярый, улым, кара эткә андый исем кушучы юктыр, югалмас, – дидем.
Акбай бик акыллы булып чыкты. Көтү чыгарга әле иртәрәк булганлыктан, барлык маллар йортта. Аларны ишегалдына кояшка чыгарабыз. Ул чагында Акбайны да бәйдән ычкындырабыз. Сыер, бозау, сарыклар белән мәш килеп куышлы уйныйлар, йөгерә-йөгерә абзарга ябарга да булыша ул.
Кышкы суык көннәрнең берсендә этнең елап-елап өрүенә уянып чыксам, сыер бозаулаган. Акбай искәртмәгән булса, бозау туңып үләр иде. Үзенчә: «Мине дә урамнан алып кайтып сыендырдыгыз, хәзер үзем дә сезгә булышырга тиеш», – дип уйлавы булгандыр.
Акбай ана эт иде… Март башларында, бөтен урам балаларын сөендереп, бик матур алты бала китерде. Ул аларның матурлыклары, ул йомрылыклары , йомшаклыклары! Бөтен бала мәктәптән кайта да туп-туры безгә!
Күтәреп тә йөриләр, өйгә дә алып керәләр.
Май аенда этләр хәтсез үстеләр. Ишек төбендә аяк киеме калдырыр хәл юк: йә сарайда, йә урамда булыр! Барысын да бәйләп куеп та булмый. Иртә-кичен сыер саварга дип чыксаң , аякка уралып йөриләр, сөт салуыңны көтәрлек чамалары калмый.
Бик күңелле, бик рәхәт булса да, этләр үсә барган саен мәшәкатьләре арта гына торды. Ә беркөнне күрше Әсма әби кереп:
– Балакаем, бу сезнең этләр эше инде. Ачуланасым да килми, тик болай да әйбәт түгел бит, – диде хафаланып.
– Нәрсә булды соң? – дим. Яшел чирәм ашасыннар дип, бакча артына үрдәк бәбкәләрен чыгарган булган. Ә ике арада койма астыннан чыккан берсен этләр «эләктергәннәр».
Берничә көннән икенче як күрше җиде чебешен, тавыгын югалтып керде. Балалар мәктәптә, үзебез эштә, берәү дә күрмәгән.
«Күрше хакы, тәңре хакы» диләр. Эт дип, күршеләр белән ачуланышып яшәп булмый бит инде. Алай гына да түгел, маэмайлар белән уйнарга дип килгән балаларның өйгә кайтмый йөдәтүләре әти-әниләрен чыгырыннан чыгарды. Бердән – көне буе өйдә юклар, икенчедән – теләсә кая йөргән эт балаларын күтәреп, пычранып кайталар . Авыл халкына, бала-чагага: «эт кирәксенүче юкмы?» дип тә карадык. Гөнаһсыз хайваннарга тиеп тә булмыйк.
***
Көннәр үтә торды.
Ә бер көнне...
Май азакларында, совхоз җирләре чәчелеп беткәч, хуҗалык бакчаларын сукаларга да чират җитә. Ындырда бакча бүләләр. Ул олы бер җыен була. Яше-карты, бала-чагасы – барсы да шунда. Без дә киттек. Балалар үзләренә яхшы ук ияләшеп беткән эт баласы Тырнакны да алдылар.
Бакчаның әйбәте эләкте, сулык-уйсулык түгел, иртәгә утыртырга да була. Бер башыннан икенчесенә таяклар куеп, сөенешеп кайтып киттек. Һәм, ни күрик, йортта калган эт балаларыннан да, Акбайдан да җилләр искән! Берсе дә юк. Балалар борчылып өй алларын, урам-тыкрыкларны карасалар да, этләр күренмәде. Тик малай кеше тынычланамы соң? Бик озак йөреп кайтты Айрат – күрүче булмаган.
Караңгы төште, йокларга яттык. Балалар да, үзем дә йокламыйм. Күземне генә йомам, әллә ничек саташып уянып китәм. Торам да тагын тәрәзәгә үреләм. Йортта ялгыз калган Тырнакның гына шыңшып елаганы ишетелә.
Көтү куарга чыккач, тирә як күршеләрдән дә сорап карадым, этләр юкка чыкты . Сыер савып утырганда, Тырнак аяк астына килеп посты. Аның яшькә мөлдерәп тулган күз карашында: «Апа, минем әнием белән туганнарым кая икән?» – дигән ялвару күрдем.
– И хайван, елый белмисең шу-ул! Син безгә кирәк бит әле, бәләкәч. Әйдә, үс, хәзер мин сиңа сөт салам, – дип юатып алдым.
Өйдә зур кайгы. Йокыдан торган беребез, этләр кайтмаганмы дип, ишегалдына чабабыз.
…Ике атналап вакыт үтте. Әлеге вакыйга әкрен генә онытыла барса да, күзләребез һаман этләрне эзләде. Тырнакны чылбырга куйдык, хәзер ул өй саклый, «ләң-ләң» итеп өргән була.
Бер көнне әкрен генә эштән кайтып киләм, ишегалдындагы баскычта салмышлыгы белән дан тоткан, беркая да эшләми, кая көтү көтеп, кая бакча казып көн күргән Әдһәм абзый утырып тора. Мине күрү белән кычкырып елап җибәрде:
– И канаткаем, берүк ачуланма! Ачулансаң да тыңлап тор әле. Бер көнне, баш төзәтерлек берәр нәрсәсе юкмы икән дип, Әсма абыстайга кергән идем. «Менә шул этләрне берәр кая олактырсаң, бер «читәй» бирәм!» – диде. Сезнең өйдә кеше кара күренмәгәч, этләрне, капчыкка тутырып, Ак Балак малае Рамисның чүп төягән арбасына салып җибәрдем. Бүтән алар турында бернәрсә дә белмим. Әмма шул көннән бирле юньләп йоклаганым да юк. Чылбырын өзеп, машина артыннан йөгереп киткән этегез күз алдымнан китми…
Мин ике күзеннән мөлдерәтеп яшь агызып утырган Әдһәм абзыйны ачулана алмадым. Гаепле дә санамадым. Башы авырткач нишләсен? Сукмаган, үтермәгән. Ә хәзер әнә ничек йөрәге авыртып кергән…
Әдһәм абзый Рамистан дә этләрне сорашкан, әмма ул да: – Мин үзбушаткычны бушаттым да, кайттып киттем, этләр күрмәдем, — дип юанырлык нәрсә әйтмәгәч, безгә кергән, янәсе, кайтмаганнармы?
— Кызым, сезгә килүем дә аптыраганнан инде. Әй Ходаем! Кичерә күр мине, кичер! Кичерә күр, Раббым! Син дә ачуланма, балам! — дип , башын иеп китеп барды Әдһәм абзый.
***
...Җәй буе бәйдә торган Тырнак зур эт булды.
Көтүлектә йөргән маллар, көз җитеп кырда чөгендер өлгергәч, кайтмый йөдәтә башлый. Интегеп бетәбез. Сыерыбыз Иркә гел көтүдә тормый , качып кайта да, арт капканы җимереп кереп, бозавын да ияртеп, чөгендер басуына чаба. Эзләп алып кайтабыз. Шундый көзге көннәрнең берсендә, бәрәңге казу-алу мәшәкате башлангач, тагын кайтмый кундылар болар. Икенче көнне эзләп тә таба алмадык. Бармаган кыр, эзләмәгән урман калмады. Өченче, дүртенче көн дә...
Балаларны мәктәптән барып сорадым да, Тырнакны да бәйдән ычкындырып, күрше авыл көтүлегенә чыгып киттек. Янәсе, аларга барып кушылмадылар микән?
Ике авыл арасындагы каенлыкны узгач, көнбагыш катыш кукуруз кыры башлана. Яңа сөргән җирдән бару кыен булган кебек, кукуруз арасыннан да йөрү газап инде ул. Елга буйлап бара-бара күпергә чыктык. Бераз ара узган саен, үзем дә, балалар да: «Иркә, Кашка», — дип кычкыра барабыз. Шулчак елганың аргы ягыннан эт өргәне ишетелде. Ул бераз өрә дә туктап тора, мине ишеткәч, тагын өрә башлый. Балалар белән каршы йөгерә башладык... һәм менә ни күрдек:
Тырнак инде әллә кайчан елганың теге ягына чыккан, йоннарына тигәнәкләр ябышып беткән, безгә тавыш биргән эткә сырпаланып тора. Ничек сөенгәнен күрсәгез иде! Гел елышкан, ал аяклары белән муенына сарылган, битләрен ялый… Башын башка куеп сыенышып торган этләргә карап исебез китте. Сыер белән бозау да шунда.
– Әни, бу безнең Акбай бит! Акбай! Акбай!
Балалар, кычкыра-кычкыра, этләргә таба йөгерделәр. Сыер, бозау кайгысы гел бетте, этләр белән булашабыз.
Яныбызга килгән күрше авыл көтүчеләре:
– Болар өч көн инде монда, тик эт якын да җибәрми. Китә башласалар да, өрә-өрә куа, – диделәр.
…Сыер белән бозауны алып кайтып киттек. Яныбыздан авызларын зур ачып, ярты телләрен чыгарган ике зур эт бара. Балаларның шатлыгын әйтеп-аңлатып кына булмый. Бер-берсен уздырып миңа сорау арты сорау яудыралар:
– Акбай исән бит, әни?
– Нигә кайтмый торды икән?
– Ул балаларын эзләде микән?
Ә минем эчемдә ниләр кайнаганын белсәгез?!
Үзем сыерлар куып кайтам, ә үзем уйларым белән чуалам…
Яхшылык Җирдә ятмый шул ... Мескенкәем, шуны онытмады микән?..
Теге чакта суыкта тилмереп йөргәндә… Минем, өйгә алып кайтып, җылы сөт эчергәннәремне онытмаган Акбай! «Эт бик сизгер хайван, яхшылыкны да, яманлыкны да онытмый», диләр – хак икән. Иркә белән Кашканы да таныган. Әнә ничек бер алга, бер артка төшеп сөенеп кайта. Тик нигә өйгә кайтмаган? Балаларын эзләп тапты микән? Яхшылыкны онытмау гына түгел, сыерларны, минем тавышны тануы да гаҗәп бит!
Теле генә юк шул хайванның. «Эт – кешенең якын дусты» димәсләр иде аны...
____________________________________________
Әхмәтшина Миңзифа Хәйретдин кызы 1955 елның 10 июнендә Чистай районы Татар Сарсазы авылында туган.
Хезмәт юлын Чистай сәгать заводында башлый. Хезмәттәге уңышлары өчен «Коммунистик хезмәт алдынгысы» исеменә лаек була. Авыл хуҗалыгында эшләгәндә, яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен (1985–1990 еллар) Татарстан Югары Советы депутаты итеп сайлана, 1989 елда ВДНХның «Мактау кәгазе»нә лаек була. Беренче шигырьләре, авыл вакыйгаларын чагылдырган язмалары район газетасы («Ленин юлы») «Чистай хәбәрләре»ндә дөнья күрә.
1997 елдан авыл мәдәният йортында үзешчән сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Шул вакытта район китапхәнәсе каршында оештырылган «Энҗеләр» әдәби түгәрәге җитәкче урынбасары булып, каләм тибрәтүче яшь талантларны барлауда башлап йөри.
2001 елда беренче «Мәхәббәт дастаны» дигән шигырьләр, ноталары белән Җырлар китабы дөнья күрә.
Шигырьләре Республикабызның «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Ватандашлар» (Мәскәү), «Заман сулышы» (Лениногорск) газеталарында басыла.
Язмыш җиле 2003 елда аны Әлмәт төбәгенә алып килә. Районда чыга торган «Әлмәт таңнары» газетасында әледән-әле басылып килгән язмалары, шигырьләре аша бу төбәк халкы аны танып алды инде. 2004 елда «Татнефть» ачык акционерлык Җәмгыяте каршындагы оешкан «Рухият» фонды нәшриятында «Күңелем канаты» дигән икенче шигырьләр җыентыгы басылып чыга.
Балаларга бүләк = Подарок детям.– Казань: Рухият, 2007.– 208 с.
|