Среда, 18.06.2025, 04:10:00   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [317]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [5]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Март » 05 » Кояш эзләүче малай (Нур Әхмәдиев)
Кояш эзләүче малай (Нур Әхмәдиев)
12:36:28
Аһ, ул тауларның серлелеге! Күксел, зәңгәр төсләргә кереп, тирә-юньгә аерым бер мәһабәтлек, олылык биреп торалар. Болардан да биегрәк бер генә тау да юк әйләнә-тирәдә. Бәлки, якында гына түгел, дөньяда да юктыр аннан биегрәкләре. Равилгә шулай тоела. Ә Равил белә: ул инде зур малай, биш яшьтә.

Кайбер көннәрдә бу тауларга болытлар да килеп бәреләләр. Шуннан очкын чыга, яшен яшьни, күк күкри. Бабасы шулай сөйләде.

Ул таулар карап торуга ерак та түгел сыман. Әнә генә ич, кул сузымы җирдә генә кебек. Ә бара башласаң, бик ерак. Ерак кынамы соң?! Барган саен һаман артка чиккәндәй тоелалар алар.

Равилне бу тауларның биеклеге, зурлыгы, мәһабәтлелеге дә, зәңгәр рәшәгә төренеп, кайчагында кара, соргылт болытлыр эчендә калган яшел сыртлары да ул кадәр чакырмый үзенә. Юк, бөтенләй кызыксындырмый дип әйтсәң дөрес булмас. Равил генә түгел, аның яшендәге теләсә кайсы малайның һәркемнән биегрәк менәсе дә ул тауларны аркылыга-буйга иңләп йөрисе килмиме?! Шулай да аңа тынгылык бирмәгәне бу түгел, бөтенләй башка нәрсә...

Равилнең әтисе язын-көзен тракторда, ә җәй көннәрендә комбайнда эшли. Әнисе — сыер савуда, һәр икесе эштән өйгә кайтып кермиләр диярлек. Равилнең кайвакыт, бигрәк тә җәйләрен, әтисен атналар буена күрмәгән көннәре дә була. Би-ик сагына ул әтисен андый чакларда. Шуңа күрә, бабасына ияреп, ындыр табагына юнәлә. Ә ындыр табагында әтисе комбайныннан машинасы белән ашлык ташучы Мөдәррис абыйларының кырдан кайтканын көтеп алалар. Бабасы, кешеләр ишетмәсен дигән сыман, Мөдәррис абыйсының колагына гына әйтә:

— Син, Мөдәррис олан, безнең бу күзегәнне (картларның «хулиган» сүзен бозып әйтүе) әтисе янына алып бар инде. Бераз эшләп кайтсын.

Эшләп кайтсын дип, бабасының юри әйткәнен, шаяртканын белә Равил. Шуңа күрә елмая, рәхәтләнеп көлә. Үзенең ничек итеп комбайн йөрткәнен күз алдына китерә. Узган баруында, чын менә, әтисенең алдына менеп утырды да басуны әллә ничә әйләнделәр. Равил, штурвалга тотынып, әтисенә аны борырга ярдәм итте. Ул көнне, кичкә таба бераз яңгыр сибәләп торганга күрә, әтисе дә Равил белән өйгә иртәрәк кайтты. Ашап утырганда, ул, улының чәченнән сыйпап:

— Бүген, әнисе, улым килеп булышкач, тамчы да арымадым,— диде.

Равилнең, шунда ук йөгереп чыгып, бу хакта иптәш малайларына сөйлисе килгән иде. Юк, йөгереп тә чыкмады, сөйләмәде дә. Мактанчык икән димәсеннәр. Бары тик икенче көнне генә иң якын дусты Ниязга моны сер итеп әйтте. Аннан Наилгә, соңыннан Рөстәмгә!.. И кызыкты Нияз, и көнләште Наил, и күзләре очкынланды Рөстәмнең! Кемнең, кайсы малайның комбайн кадәр комбайнны үзе йөртеп карыйсы килмәсен?! Андый малайны Караярдан көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың. Караярда гына түгел, күрше авылда да юктыр әле.

Әти-әнисе эштә, шуңа күрә Равилнең уеннан буш вакыты күбрәк бабасы белән уза. Алар бергәләп чебиләргә сөттә бүрттерелгән тары ярмасы ашаталар, тавыкларга җим куялар, абзардан чыгуга ук, артын сикертә-сикертә чабарга торган елтыр күзле кызыл бозауны, муенчаклап, ындыр артындагы үләнгә илтәләр һәм, еракка китмәсен, икмәккә кермәсен өчен, казыкка бәйләп калдыралар. Аннан соң күптән түгел генә чыккан ике оя казның йоп-йомшак, сап-сары нәни бибиләрен су буендагы чирәмгә алып төшәләр. Озын муенлы башын горур тотып, иң алдан, якын килгән һәр җан иясенә ысылдап, ата каз атлый. Очраган бала-чага сизмичәрәк калса, ул пычкы кебек тешле томшыгы белән авырттырып, чеметеп алырга да күп сорамый. Аның артыннан ике ана каз титаклый, үзләренең барлыгы хакында «пип-пип» дип аваз салган сары йомгаклар тәгәриләр иде.

Су буена төшеп җитүгә, бабасы алып килгән иске ашъяулыкны яшел хәтфә өстенә җәя дә икәүләп шуның өстенә сузылып яталар. Каз бәбкәләрен әнә шулай саклыйлар. Сакламасаң, яшь биби итен яратучы әшәке тилгәннәр әллә кайдан килеп чыга. Яр буе өянкеләре башында утырган каргалар да каз бибиләренә тыныч карый алмыйлар, чак кына искәрмичә торсаң, ялт берәр бибине! Ә тилгән күренүгә, Равил:

Тилгән, тилгән,
Бер бәбкәгә тилмергән.
Бер күзеңә яфрак,
Бер күзеңә туфрак,
Көш-ш! —

дип, такмакларга керешә.

Су буендагы рәхәтлекнең Равил өчен иге-чиге юк. Бабасы җәйгән ашъяулыктан, ауный-тәгәри, ничек итеп чирәмгә чыкканын сизми дә кала. Аның, кояшта янып, яр буендагы карасу-көрән бака кабырчыгы төсенә кергән тәненә йомшак бәбкә үләненең җиңелчә салкынлыгы килеп бәрелә. Бәбкә үләне бик эссе көннәрдә дә үзенең салкынлыгын саклый, шуңа рәхәт анда.

Бераздан Равил, әнисенә ияреп болынга чыккан иркә колын сыман, шул чирәм-үләнлектә ауный-ауный да, сикереп торып, бәрәңге бакчасы башындагы кычытканлык янына бара. Аннан бабасына кычкыра:

— Бабай, санап тор! Мин ничә сәгатьтә йөгереп киләм?!

Равил әле хәзергә секунд, минут төшенчәсен белми, вакытны бары тик сәгатьләп кенә саный. Ә йөгерүен ул, чынлап та, шундый тиз йөгерә, Наилне дә, Ниязны да уза. Равилнең үзенә, йөгерә башласа, Сабан туенда беренче килгән Кола айгырны да узар сыман тоела.

Аның бабасы яшь чагында атлы җайдак булган. Ат өстеннән кылыч болгап, акларны ничек кырганнарын сөйләп җибәрсәме?! Равил, Наилләр авызларын ачалар да калалар. Шулчак, тыңлый-тыңлый, үзеңне кылыч тотып, дошман белән сугышып йөргәндәй хис итәсең, дөньяңны онытасың. Каз бәбкәләрен өянке башында сагалап утырган каргалар алып китсә дә, Равил сизми калыр иде, ләкин бабасы — карт солдат шул: бер күзе каз бәбкәләрендә булса, икенче күзе — карга, тилгәннәрдә. Кулларын бутый-бутый, кызып сөйләп утырган җиреннән, ул:

— Көш-ш, рәхмәт төшкерләре! — дип кычкырып җибәрә, каргаларга бармак яный. Соңыннан, берни булмагандай, сөйләвен дәвам итә. Равил күңеле белән бабасы сугышкан җирләрне әллә ничә тапкыр урады инде. Аркылыга-буйга йөреп чыкты. Иң әшәке ак офицерның башын кылыч белән кисте, аның ярдәмчесен атыннан сөйрәп төшерде. Кайчак бабасы сөйләгәндә ишеткәннәре, кинода күргәннәре һәм үз фантазиясендә туган төрле маҗаралар кушылып, буталып бетәләр...

Тора-бара алар башка нәрсә турында сөйләшә башлыйлар. Равил барысын да белергә тели. Әйтик, нигә эт «һау-һау» ди, ә мәче «мияү» дип кычкыра? «Волга»ның багына ничә литр бензин сыя? Нигә аның әтисе «Жигули» гына сатып алган?

— Нинди машина кирәк иде соң? — дип сорый бабасы.

— Гамил абыйныкы төсле кызыл машина. Янгын сүндерә торган.

— Нишләр идең ул машина белән?

Равил бабасына шуны да белмисеңмени дигәндәй караш ташлый:

— Аның, бабай, о-озын баскычы бар, беләсеңме? Ул кычкыртса, әллә кайларга ишетелә. Безнең «Жигули»ның тавышы — бә-ә! Кәҗә тавышы.

Беркөнне Равил уйламаган-көтмәгән җирдән бабасыннан:

— Бабай, ә нигә төн була? — дип сорады.

Бабасы, күзен кыса төшеп, бер кояшка, бер оныгына карады.

— һы,— диде ул аннан соң,— кояш баткач, төн булмыйча, ни булсын?

— Ә ничек бата? Суга батамы? Баткач ничек чыга? Аны кем чыгара?

Көтелмәгән сораудан бабасы аптырабрак та калды сыман.

— Бата дип... суга батмый инде ул, улым. Ә-әнә теге,— ул кулы белән зәңгәрләнеп торган тауларга ишарәләп күрсәтте,— әйе, әнә шул таулар артына барып ял итә.

— Ничек ял итә?

— Аягын салындырып утыра,— дип, хәйләкәр көлемсерәде бабасы.

— Ә нигә йокламый?

— Бәлки, йоклый да торгандыр...

— Кем аңа урын җәя? Әнисеме?

— Белмим шул, улым, минем анда барганым юк,— дияргә мәҗбүр булды көймәсе комга терәлгән бабасы.

Менә сиңа мә! Аның дөньядагы иң батыр бабасы әллә кайларда сугышып йөреп тә борын төбендәге әнә шул тауны барып күрмәсен, имеш. Равил бабасына шикләнеп карады.

— Син шаяртасыңмы, бабай? — Ул алдамыйсыңмы дип сорамый, чөнки зурларның алдамаганнарын, бары шаяртырга яратканнарын белә.

— Чынлап, улым, барганым юк.

Бераз уйланып торганнан соң, Равил, бер карарга килеп, катгый төстә әйтте:

— Ә мин барам анда! Ә мин кояшның ничек йоклаганын күрергә барам!

Менә шул көннән башланды Равилнең тынычсызлыгы. Аларның авылында көтү кояш баеганда гына кайта.

Элегрәк Равил, кайтмый калган сарыкларны бабасы белән эзләп, кояшның ничек югалганын сизми дә кала иде. Хәзер, кич җитте исә, бар кайгысы — кояшта. Берсендә хәтта коймага менеп күзәтергә булды, аннары, күрше Нәҗип абыйларының алмагачы комачаулагач, абзар түбәсенә үк үрмәләде. Әнә-әнә, кояш бөтенләй кызарып бетте, түм-түгәрәк күмәчкә әверелде. Буе җитә торган булса, Равил аны үрелеп сыйпап алыр иде. Ул үрелде дә бугай әле, чак егылып төшмәде.

Кызыл күмәч бабасы күрсәткән таулар турысына җиткәч кителә башлады. Күзгә күренеп кими барып, санаулы минутлар эчендә тәмам юкка чыкты. Шул урыннан баштарак яктылык сирпелеп торган иде, озакламый берни күренмәс булды. «Кояш күзләрен йомды, аның өстенә әнисе юрган япты,— дип уйлады Равил.— Ә йокыдан ничек тора икән? Кем уята аны?»

Кояшны якыннан бер генә тапкыр күрсәң иде! Их, ул тауда яшәүче малайларга рәхәттер. Кояш алар авылында йоклый ич. Ник аңа берәр тапкыр Караярда да кунып калмаска? Гел-гел таудагы малайларга гына димәгән лә!

Беркөнне аның бу теләге кабул булды. Тәгәри- тәгәри, кояш Равилләрнең ишегалдына төште дә, сикереп, печәнлеккә менеп китте. Үзе Равилне дә чакырды:

— Әйдә, мен монда, икәү йоклыйбыз.

Равилнең кояш янына бик менәсе килә, тик ул печәнлектә тычканнар барын белә. Чөнки аларның йомшак песиләре Инбай нәни бәбиләр алып кайткан вакытларда печәнлектән көнгә әллә ничә тычкан тотып төшә иде.

Бит урталарын чокырайтып, кызгылт-сары чырайлы кояш көлә:

— Ник менмисең? Куркасыңмы әллә?

Равил сер бирми:

— һы, курыкты, ди, курыкмаганны! Курыккан кушарлар.

Сарайга сөяп куелган баскычтан Равил башта түбәгә менде. Ә печәнлек түбәсе терәлеп үк тора — күчүе кыен түгел. Кояш аңа, кулын сузып, печәнлеккә сикерергә ярдәм итте.

— Син минем йоклый торган түшәгемне күрсәң иде,— диде кояш, әлеге тауларга күрсәтеп.— Теләсәң, яныма кунакка кил.

Тагын ниләр сөйләшкәннәрдер, Равил башкасын хәтерләми. Уянып китүгә, беренче соравы шул булды:

— Баба-ай, ә кояш кайда?

Бабасы оныгының соравын үзенчә аңлады:

— Кайда булсын, улым, син йокы чүлмәгенең уянганын кем көтеп торсын? Кояш күптән үз эшендә инде. Әнә кара, кайда җиткән.

Равил йөгереп тәрәзәгә барды. Чыннан да, кояш инде шактый югары күтәрелгән, дөньяга нурын сибә иде. Тәрәзәдән карап торган Равилне күргәч елмайды да бугай әле.

— Баба-ай, ә мине кояш яныннан кем алып төште? Оныгы күргән төш турында берни белмәгән бабасы шаяртып җавап кайтарды:

— Синең кебек зур егетне кем алып төшсен, үзең төштең.

— Шулаймы?

Кайсы малай, үзенә «егет» дип зурлап эндәшкәндә, түгел дип каршы килсен.

— Шулай.

Күпме генә көтсә дә, ничекләр генә теләсә дә, Равилләрнең печәнлегенә кояш бүтән төшмәде. Шуңа күрә Равил ул күрешүнең төшме, өнме икәнен аңлый алмый калды. Иптәш малайларына кояшның бер төнне аларның печәнлегендә йоклаганын сөйләгән иде. Нияз:

— Шыттырма! — диде.

Наил дә ышанмады.

Әй, ышанмасагыз ышанмагыз сана! Равилнең бик исе китте, ди. Үзләренә кояшның килгәне юк, кунакка чакырганы юк, шуңа ышанмыйлар да.

— Ә мине... ә ул мине кунакка чакырды! Белдегезме?!

Малайларның күзләре маңгайларына менде.

— Кит!

— Булмас!

— Кояш сөйләшә дә белми әле.

— Син үзең сөйләшә белмисең! Сөйләшә. Үзем сөйләштем.

— Син урычча белмисең лә!

— Ә мин татарча сөйләштем.

— Сөйләштең, ди, сиңа, бар, сөйләш. Кояш ул, сөйләшсә дә, бары урычча гына сөйләшә!

— Кем әйтте?

Равилнең бабасы булса, Ниязның исә һәммәсен дә белә торган әбисе бар. Нияз күзен дә йоммый алдады:

— Әби әйтте.

— Һи, әбиең нәрсә белә ул?! Минем бабайдан сора, ышанмасаң!

— Минем әбиме? Минем әби синең бабаңны чәнчә бармагы белән дә төртеп аудара!

— Аударды, ди, аударган кушарлар, бар, көтеп тор! Минем бабай аклар белән сугышкан!

— Сугышса соң! Ә минем әби...

Нияз нәрсә әйтергә белми торганда, Наил:

— Ә минем Камил абыем бар,— дип мактанды.— Әни әйтә, көз көне армиядән кайта, ди. Ул миңа кү-үп значоклар, солдат каешы, фуражка алып кайта. Тагы-ын... моряк киеме алып кайта. Үскәч, мин дә солдатта матрос булам.

Әле генә сугышыр чиккә җитеп бәхәсләшкән Равил белән Нияз шунда ук тынычландылар.

— Наил,— диде Равил,— синең значокларың күп булгач, берсен миңа бирерсең, яме? Ә мин сиңа, мин сиңа... пистолет бирәм. П-ух, тых, трах, пуф...

— Әй, минем пистолет бар!

Нияз алмашка «КамАЗ» тәкъдим итте.

— Минем «КамАЗ» бар.

Ахыр чиктә дуслар болай килештеләр: значокны Равил Мәскәүдән әтисе алып кайткан, чын утлар чыгарып ата торган автоматка, Нияз тимер «конструктор»га алмаша. Ул «конструктор»дан машина да җыярга мөмкин. Ә Наил икесенә дә берәр значок өстенә абыйсының фуражкасын да киеп карарга биреп торачак, солдат каешын да буып йөрерләр.

Кояшны күрүе хакында сөйләгәч, иптәшләренең ышанмавы Равилгә көне буена тынгы бирмәде. Иртәгә ул беркемгә берни әйтмәс, торыр да кояш кайтып йоклый торган әнә шул серле тауга китәр. Кояшны эзләп табып, тагын үзләренә чакырыр. Әнә шунда Нияз белән Наилгә дә эндәшер. «Шыттырма!» имеш! Күрсеннәр, белсеннәр Равилнең ялган сөйләмәгәнен.

Равил төшендә тагын кояш белән сөйләште. Тик бу юлы кояш тау башында, ә Равил түбәндә иде.

— Син нигә мине уятмадың соң? — диде ул аңа, үпкәләп.

— Йоклый идең, йокың туйсын дидем.

— Ә мин озак йокламыйм. Печтек кенә күз йомып алам.

— Син зур үскән малай шул.

— Кояш абый,— дип эндәште Равил, ни өчен абый дигәнен үзе дә белмичә. Бәлки, кояшка «апа» дияргә кирәктер.— Наилләр синең безгә килүеңә ышанмыйлар. Печәнлектә икебез йоклаганга да, тычканнан курыкмаганга да.

— Мин аларга үзем әйтермен, ышанырлар.

— Син безгә тагын кайчан киләсең?

— Башта үзең кил, минем тавымны, йоклый торган җиремне күр. Аннан соң сезгә барырмын.

Равил йокыдан торганда, кояш тагын югары күтәрелеп өлгергән иде. Ул, күзләрен челт-челт итеп йома-йома, кояшка озак карап торган иде, нәрсәдер аның борын эчен кытыклады. Равил читкә борылырга да өлгермәде, ишегалдын яңгыратып, төчкереп җибәрде.

— Әп-те-чи!

Бабасы сипкән арпа бөртекләрен кырт-кырт килеп чүпләп йөргән тавыклар, куркышып, як-якка сибелделәр. Кайберсе койма башына яки сәндерәгә үк кунаклап, кызыл кикрикле башын әле уңга, әле сулга борып карады. Берничәсе баскыч астына кереп качты. Әллә Равилгә, әллә юктан-бардан да курыккан тавыкларга ачуланып, саргылт әтәч җирне тырный башлады. Тырный торгач, суалчанмы, кортмы тапты, ахры.Үзләре телендә тити бикәләргә нидер әйтүе булды, тегеләре аның янына йөгерешеп килеп тә җиттеләр һәм, ярарга тырышып, тирәсендә сырпаланырга керештеләр.

Равил, ипи өстенә каймак һәм варенье ягып, шуны иртән сауганнан соң әнисе сөзеп калдырган сөт белән ашагач, бабасына дәште:

— Бабай, мин киттем!

Йокымсырап яткан бабасы кая барасын да сорап тормады. Беренче тапкыр чыгып китүе түгел лә! Сыңар күзен ача төшеп:

— Бар, улым, бар. Сак йөрергә тырыш, машина юлында уйнама,— дип әйтү белән чикләнде.

Кирәге чыга-нитә калса дип, Равил кесәсенә бер телем ипи дә кыстырды. Бүген ул кояшны күреп сөйләшмичә кайтмаячак!

Су буена төшкәндә, Равилне күрше Нәҗип абыйларының эте Акмуен куып җитте. Куып җитте дә салкынча борынын аның кулына төртте. Миңа да синең белән барырга ярыймы, янәсе.

Акмуен белән Равил — күптәнге дуслар. Акмуен ит ярата. Шуңа күрә Равил, өлкәннәргә күрсәтмичә генә (күрсәләр рөхсәт итмиләр), аштан үзенә тигән өлешне кайвакыт эткә бирә.

Акмуен кызыл телен чыгарган да Равилнең күзләренә карый иде. Әйдә, кузгалыйк, кая барабыз, дип әйтергә тели ул. Анысын гына аңлый Равил.

Иптәшкә Акмуенның иярүенә Равил бик шатланды. Акмуен шундый акыллы эт — аның белән кояш эзләп кенә түгел, әкияттәге Каф тавы артына да китәргә мөмкин.

Наил белән Ниязга юри әйтмәде Равил. Алар аңа ышанмадылар, көлделәр ич. Көлсеннәр, әйдә, ышанмасыннар. Ә хәзер ул Акмуен белән ә-әнә теге биек тауларга барачак. Барачак та... кояшның үзе белән күрешәчәк.

— Акмуен, киттек!

Шушы әмерне генә көтеп торган эт, кызыл телен асылындырып, алга ыргылды. Әмма ул ерак китмәде, бераз баруга туктады һәм, борылып, артына карады. Бу аның, дөрес бараммы дип, бер яктан үзен тикшерүе булса, артта калмыйсыңмы дип, дусты турында кайгыртуы да иде.

Тар инешне Равил басмадан, ә Акмуен су аша йөзеп чыкты. Коры җиргә басуга, эт тәнен шундый итеп калтыратты ки, йонына эләккән су тамчылары, чәчрәп, як-якка сибелделәр. Кыска гына бер мизгелдә Равилнең күзенә хәтта салават күпере күренеп алды.

Су буйлап сузылган авыл урамын кисеп чыгуга, дуслар Сары тауга күтәрелә башладылар. Сары тау авылга орынып ук тора, үзе биек тә түгел. Уйсурак урыннарда язгы ташу һәм яңгыр сулары, җирне ашап, чокыр ясаган. Тау кырласыннан көтү, йөреп, киртләч-киртләч сукмак салып бетергән. Әле дә ике бәрән иярткән кәҗә алгы аяклары белән ташка басып, муенын сузып, сукмак аръягындагы үләнне чемченеп тора иде. Йөгереп уйнап йөргән бәрәннәр һәм карт кәҗә яныннан Акмуен тыныч кына үтеп китә алмады, «һау!» дип бер өргән иде, кәҗә бәрәннәре, икесе тиң туп кебек, өскә ыргылдылар. Әниләре, очлы мөгезләрен Акмуенга төбәп, сугышырга әзерләнде. Ләкин, маэмайдан куркыныч янамавын күреп, шунда ук тынычланды.

Сары тау артында тагын бер тау бар. Анысы — Кызыл тау. Кызыл тау белән Сары тауны Равил кибетче Кадрия апасының ияк астына охшата. Аның ияк асты да шулай икегә бүлтәеп тора бит.

Тау өстендә өч җирдә өч көтү йөри. Аларның берсе — Равилләр очыныкы. Әнә, әнә ич көтүче Ансар абыйсының кечкенә гәүдәле йонлач эте сарыклар куркыту белән мәшгуль. Парин исемле эт ул, Равил белә. Паринны күрүгә, Акмуен аның янына китте. Ике эт ниләр сөйләшкәннәрдер, борыннары белән бер-берсенең яңагына, корсагына төртә-төртә, бераз тордылар да, Акмуен кире килде.

Равилнең күңеле сизә: әгәр дә ул кырда берьялгызы өлкәннәр күзенә чалынса, аны кая барасың, нишләп йөрисең, кемнән сорап чыктың кебек сораулар белән аптыратып бетерәчәкләр. Өлкәннәр беләмени ул синең сереңне?! Беләләрмени алар синең кояш эзләп баруыңны?!



Шуңа күрә Равил Айбалык чокырына, челтерәп чишмә аккан җиргә төшәргә булды. Монда аларны беркем дә күрмәс. Күрмәсеннәр дә!

Чокырга Акмуен Равилдән күп алда төшеп җитте. Төште дә таштан ташка сикерүче юлдашына карап торды. Гүя кисәтергә теләде: егыла күрмә, монда текә. Тик Акмуенның сүзсез кисәтүен Равил әллә аңламады, әллә аңлап та саксыз кыланды. Төшеп җиткәндәрәк кызыл балчык өстендә дымланып яткан ташка сикергән иде, таеп китте дә арты белән балчыкка егылды һәм аска кадәр шуып төште. Терсәгенә, кыска балаклы ыштанына, күлмәгенә үзле кызыл балчык сыланды. Ярый әле озак шуарга туры килмәде — чокыр төбе ерак түгел иде.

Чокырда егылуның бер рәхәт ягы бар: монда сине беркем күрми. Равил салкын чишмә суында башта кулына буялган кызыл балчыкны юды. Аннан соң сандалиларын салып, бөтенләй чишенеп ташлады да киемнәрен юарга кереште. Акмуенга рәхәт, аның бер җире дә пычранмаган, ул чишмәдән су гына эчте. Ә Айбалыкның суы салкын, ул Равилнең кулын өшетә, ләмгә батып торган аякларына да салкынча иде. Салкыннан аның күкрәге, беләк тирәләре каз тәне белән капланды.

Сандалиларының эченә тулган балчыгын кырасын кырып, кагасын кагып кигәч, Равил чокыр эчендә челтерәп агып яткан үтә күренмәле чишмә инеше янәшәсендәге сыерлар күп йөреп таптап бетергән сукмактан агымга каршы атлады.

Айбалыкның ярлары урыны-урыны белән сөзәк, чирәм белән капланган, урыны белән текә, хәтта куышланып ук тора иде. Андый урыннарда яр коточкыч зур авызын ачкан аждаһаны хәтерләтә. Менә-менә аждаһа авызыннан төтен, ялкын сибелә башлар сыман тоела Равилгә.

Кояш инде шактый югары күтәрелеп өлгергән, үзенең кечкенә дустын җылыта, иркәли, йомшак нурлары белән аның беләкләрендәге каз тәнен эретә сыман иде. Равилнең күңеле күтәрелеп китте, шуңа күрә кызурак атлый башлады.

Хәзер инде чокырдан чыксаң да ярый. Көтүләр ерак калды, ә авыл күренмәс булды. Берәрсе очрап туктатыр да авылга борып кайтарыр дип куркасы калмады.

Кинәт каяндыр әче итеп сызгырган тавыш ишетелде. Равил куркып калды, ә Акмуен, томырылып, шул якка таба чабып китте. Анда ике арт аягында басып торган йомран күренде. Зур йомран, үртәгәндәй, тагын бер сызгырып, Акмуен килеп җиткәнне генә көтте дә өненә кереп чумды. Маэмай өнгә башын тыгарга да тырышып карады, ал аяклары белән җирне казымакчы да булды — ташлы балчыкны казу уен эш түгел шул.

Чокырдан Зәңгәрәй тавы күренми иде, ә моннан ул уч төбендәге сыман күз алдында. Әнә, әнә генә ич! Равилгә ул тауларга инде бик якын калган шикелле тоелды. Акмуен белән хәзер барып җитәчәкләр. «Барыбер барып җитәм, җитәм!» — дип кабатлады ул, үҗәтләнеп.

Алдагы юллары да кечкенә үрләр, уйсулыклар һәм артык тирән булмаган чокырлар аша иде. Өлкәннәр монда авыш урын дип тормаганнар, нидер чәчкәннәр, ә бер урында кап-кара итеп сөрелгән җир иде. Равилләр хәзер игене урылган басудан баралар. Мондагы салам эскертләрен ул таныды, бу арышны Равилнең әтисе урды ич. Аның бирегә килгәне, комбайнга утырып йөргәне бар. Кайдадыр басу аркылы уза торган юл да булырга тиеш, тик Равил аны эзләп тормады, камыл аша турыдан атлый бирде.

Камыл ерып атлавы малайга да, эткә дә җиңел түгел. Кыска камыл чыбык кебек каты, аяк балтырын тырный, Акмуенның йомшак табан астына кадала иде. Тик Равил, авыртса да, игътибар итмәскә тырышты. Кулын авырттыргач та еламады әле ул. Зур яшел чикерткә сикереп кунган җирне уч төбе белән шапылдатып каплаган иде, чикерткә качып өлгерде, ә Равилнең уч төбеннән, камыл кадалган җирдән, кан саркып чыкты. Уч төбе әрнегәч, бик елыйсы килгән иде, тик кызганыр кешесе булмагач еламады. Малай башың белән эт янында балавыз сыгып торсаң, эт түгел, бая өненә кереп качкан йомран да көләр үзеннән.

Равил ымсындырып, чакырып торган Зәңгәрәй тавына туп-туры барырга тырышса, Акмуен турыдан гына атлый белми: әле аяк астыннан гына пырхылдап очып чыккан берәр кош артыннан ташлана, әле нәрсәдер эзләп, ерактан урап килә. Берәр җан иясе барлыгын тоядырмы, әкрен генә барган җиреннән томырылып чабып китә, комбайн төшергән салам төпләрендә иснәнә, тиктомалдан җирне казырга керешә иде.

Камылны узып, яшел чирәмгә аяк басуга, Равилгә шулкадәр рәхәт булып китте, ятып аунамыйча түзә алмады. Аунады-аунады да чалкан ятып калды. Койрыгын болгый-болгый карап торган Акмуен да янына йөгереп килде, аның битен ялап алды. Эт ул теләсә кемне яламый, теләсә кемгә сырпаланмый, бары тик яраткан кешеләренә, дусларына гына шул рәвешле якын итүен белдерә.

Кояш инде төшлекне узган, ә Зәңгәрәй тавы әле һаман ерак иде. Ашыгырга кирәк.

— Акмуен, әйдә!

Алар йөгереп үк киттеләр. Равил, бик тырышса да, маэмайны уза алмады. Эт аны узып китә дә туктап көтеп ала, аннан тагын чаба, тагын туктап көтә. Хәзер инде Равилнең кая таба барасын ул да чамалый бугай, юнәлешне гел Зәңгәрәй тавына турылый иде. Күп йөгерүдән Равилнең эчен кату алды, сулышы кысыла башлады, ә эт уйламый да, телен салындырып чабуын белә.

Бервакыт дөнья караңгылана башлады. Равил күккә карады: кояшны болыт каплаган икән. Әнә ул, зур мөгезле сөзгәк сыер кыяфәтендәге ак болыт, кояшны Равилдән яшермәкче була. Кояш нурлары аңа буйсынмаска, әле тегеннән, әле моннан Равилгә елмаеп, сөзгәк сыердан котылырга телиләр сыман.

Кояш ишетсен дип, Равил кычкырып такмакларга кереште:

Эт кояшы, тегеләй кит,
Тәтәй кояш, болай кил!

Ишетте аның соравын, ишетте кояш! Ак сыердан котылып, Равилгә дусларча җылы сәламен җибәрде.

Бераздан Равил карыны ачканын тойды. Моның ише чакта әнисе «үтереп-үтереп ашыйсы килә» ди торган иде. Ни өчен алай әйтә икән?

Әнисе исенә төшүгә, ул өйләрен күз алдына китерде. Алар инде төшкелекне ашаганнардыр. Бабасы белән әнисе Равилне эзләгәннәрдер: кая барасын әйтми китте бит. Әйтәсе калган. Ә әйткән булса, мөгаен, җибәрмәсләр иде. Хәзер аны тапмагач борчыла торганнардыр. Әллә кире борылыргамы? Юк, кояшны тапмый торып, ул өенә кире кайтмаячак. Озак йөргән өчен, әнисеннән каеш эләгәсен дә белә. Хәер, әнисе бит каеш белән куркытыр өчен генә селтәнә, авырттырырга тырышмый. Улы шуны сизми дип уйлый, ахрысы.

Ул кесәсеннән ипиен алып ашарга кереште. Моны сизенгән Акмуен дустының аяк арасында буталырга тотынды. Равил телемнең яртысын, сындырып, өскә чөйде:

— Ал!

Әлсерәп йөргән Акмуенда андый җитезлек кайдан табылгандыр: туп кебек атылып, ул ипине, җиргә төшкәнче үк, авызы белән эләктереп тә өлгерде.

Көннең кызуы кими төште. Кояш шактый түбәнәйде, тауларга якыная башлады. Ул тауга төшкәнче, Равил анда барып өлгерерме? Караңгы төндә таныш түгел бу ике тау арасында берьялгызы калмасмы?.. Мондый уйлардан аның тәне чымырдап куйды, күз алдына әллә нинди куркыныч җанварлар, бөҗәкләр килде. Әгәр елан очраса? Кызыл калфаклы кызның юлында сагалап торган төсле, каршысына бүре килеп чыкса? Равил елап җибәрер хәлгә җитте. Күзеннән яшь тә тәгәрәр иде, бәлки, маэмае кинәт һау-һаулый башлады. Ниндидер кошны куркыткан икән, тегесе, пырхылдап, күккә күтәрелде һәм, күреп калыгыз дигәндәй, баш очында бер әйләнде дә, кояш ял итәсе тауга китеп, күздән югалды.

Үзәнлеккә төшеп җиттеләр. Ашаганнан соң, Равилнең бик эчәсе килгән иде, ул буралап куелган чишмәнең улагы янына тезләнде дә бите белән суга капланды. Су салкынын тоюдан аңа шулкадәр рәхәт булып китте ки, тамагы бик кипсә дә, ул ашыкмыйча, озаклап эчте. Ә астарак, чишмә суы сазлыкка таралган җирдә, Акмуен рәхәтләнә. Ул чыланып һәм пычранып өлгергән иде.

Шул чакта Равил якында үскән камышлар арасында тырпаешып утырган җикәннәрне күрде. Алып кайт дип, әтисенә күпме әйткәне бар. Тик әтисе һаман вакыт таба алмый иде. Менә хәзер үзе алып кайтыр, өйдәгеләрне шаккатырыр әле!

Камышлар тирәсендә баткаклык иде. Равил аны-моны уйлап тормады, бер түмгәккә басты, икенчесенә сикерде дә таеп китте. Ике аягы да тез тиңентен салкын сазга батты. Аның борынына сасы ис килеп бәрелде. Тиз генә тартып алам дисә дә саз аякларны җибәрмәде, Равил шуннан соң корсагына ятты, кулы белән үзе бая баскан түмгәккә үрелде һәм, сарутка тотынып, бар көченә тартылды. Аяклары, ниһаять, урыннарыннан куптылар. Аннан соң да әле, аларны тәмам сөйрәп чыгарганчы, Равилгә озак мышнарга туры килде. Акмуен исә, янына килеп, эчкерсез карашы белән аңа төбәлгән иде.

Котылганына куанып аягына баскач кына, Равил сандалиларының аягында юклыгын сизде. Сазлык йоткан. Сазлык, җикәнен алырга теләгән өчен, Равилгә ачуланган. Инде анда керергә, сазлык йоткан аяк киемнәрен эзләргә кыюлыгы җитмәде. Исенә тагын өе, әтисе, әнисе, бабасы төште, һәм, үзе дә сизмәстән, ул мышык-мышык борынын тартырга кереште. Равилгә буйсынмыйча, аяклары да сыгылып төштеләр һәм ул чирәмгә чүгәләде.

Ул утырган арада, кояш Равил сандалисыз калды дип тормады, гаепле төс белән соңгы тапкыр елмайды да зәңгәр тау артына кереп китте.

«Бик тә ерак икән бу Зәңгәрәй тавы,— дип уйлады Равил.— Ә мин аңа барыбер барам әле!» — диде ул, үҗәтләнеп.

Чишмә янында бүтән юанмыйча, ул кояш нурлары алланып күренгән биеклеккә таба кузгалды. Тауга менү төшү түгел иде шул. Көне буена да туктап тормаган аяклары хәлсезләнгән, аяк астындагы ташлар аның өрфия калынлыгы тиресе аша табанын авырттыралар иде. Менә ул очлы нәрсәгә басты, авыртудан:

— Ой! — дип кычкырып җибәрде.

Аны куркуга салып, төрле яктан: «Ой! Ой!» — дип кабатланган авазлар яңгырады. Таулар җибәргән кайтаваз икәнен белмичә, Равил як-ягына каранды. Якында беркем дә күренмәде. Бары тик, куркыныч зур канатын җилпеп, бер кош очып узды. Бу кошның бары тик ябалак икәнен Равил шулай ук белми иде. Кемгә таянырга, кемгә барып сыенырга? Малай алданрак атлаган этнең муенчагыннан тотып алды һәм инде аны ычкындырмады. Ни генә әйтсәң дә, икең бергә булганда ышанычлырак шул.

Кичке салкын төште. Равилнең шәрә беләкләре, балтырлары аша ул бөтен тәненә үтеп керә. Шуның өстенә ялгызлык куркыта иде. Тәмам караңгыланды. Инде берни күренми, ул ике тау арасындагы тар сукмактан Акмуенга ияреп атлый бирә. Ләкин хәтеренең кайсыдыр төше аңа нәкъ менә шул юнәлештә атларга кирәген гел искәртеп тора. Выжылдап очкан коңгызларның кайберләре битенә, маңгаена килеп бәрелә, каршыдан һәм ян-яктагы урман эченнән шомлы авазлар: кемнеңдер ыңгырашканы, уфылдаганы ишетелгәндәй тоела.

Ниһаять, алар тауга менеп җиттеләр бугай. Тәмам хәлдән тайган Равил бер ташка килеп утырды. Көн дәвамында зур таш шулкадәр кызган булган, хәзер дә Равилгә җитәрлек җылысы сакланып калган.

Ташның киртенә тәхеткә утырган патша малае кебек урнашкан Равил як-ягына каранды: кайда соң аның кояшы? Нишләп күренми ул? Әллә бабасы ялгыш әйткәнме? Юк, бабасы ялгышмас, чөнки Равилнең тау артына кереп киткән кояшны күпме тапкырлар карап торганы бар. Бүген дә күрде. Кайда соң ул, шулай булгач?

Малайның кинәт: «Кояш абый, син кайда?» — дип кычкырасы килде. «Кояш» сүзен әйтергә өлгермәде, як-яктан:

— ...яш-яш-яш!—дигән кайтавазлар ишетелә башлады. Ул куркудан бөрешеп, тотлыгып калды.

Ташның җылысы рәхәт изрәтә, аның тәнен нидер баса, күз кабаклары авырайганнан-авырая бара иде. Бирешмәскә теләп, соңгы көчен җыйды, күзләрен авырттырганчы киереп, як-якка каранды Һәм шатлыгыннан чак кына кычкырып җибәрмәде: каршындагы агач арасыннан яктылык саркылып чыга иде. Әлбәттә, әлбәттә, кояш шунда! Бүтән тагын кайда булырга мөмкин?! Бабасы дөрес әйткән. Әнә ич: тавышлар да килә. Трактор тавышын Равил танымый димени! Тагын бер тавышны таный ул: тимер тавышын. Торбага тимер белән бәргәндә, шулай ишетелә. Үзенең дә бәреп уйнаганы бар. Ә ыңгырашкан тавыш кайдан чыга, анысы кемнеке — бусы табышмак, белми. Иң куркынычы әнә шул тавыш.

— Ыу-охо-о-ы!

Никадәр генә куркыныч булмасын, Равил анда бармый, кояш абыйсын күрми калмаячак. Тик менә, тик менә бераз гына утырып тора да, бераз гына хәл җыя да, печтек кенә, бармак башы хәтле генә ял итә дә...

Кояш Равилнең каршысына чыкты.

— Исәнме, килеп яхшы иткәнсең.

— Исәнме,— малай үзенең кечкенә, салкынча кулларын кояшка сузды. Кояшның куллары йомшак, җылы, рәхәт иде.

— Туңгансың,— диде кояш, Равилнең кулын сыйпап.

— Юк, печтек тә туңмадым.— Үзе кояшка һаман ныграк елыша бара. Әллә кояш та Акмуен сыман йонлы инде?

— Ничек мине эзләп таптың? Арыгансыңдыр.

— Арымадым,—диде малай.—Тик өйдә әниләр генә белмиләр синең яныңа киткәнне.

— Әйтәсең калган.

— Болай озак торасымны белмәдем шул...

Кояш ниндидер кара-соры төскә кереп юкка чыкты. Аның йонлач тәненнән калган җылы да озак сакланмады.

Нәни дусты таш өстенә сыгылып төшкәч, Акмуенга да аның янына килеп ятудан башка чара калмаган иде. Эткә дә бит янында кеше булуын, аның җылысын тою рәхәт. Ләкин ул — эт. Эт нинди хәлдә дә этлеген онытмаска тиеш. Бу очракта Акмуенның бурычы — ярдәмчесез калган дустын зур, көчле кешеләр кулына тапшыру. Ничек кенә булса да!

Торасы килмәсә дә торды Акмуен малай яныннан. Борынын киерә төшеп иснәде. Сизгер борыны күптән таныш булган куян, тычкан исен, ул белгән һәм белмәгән башка исләрне тоеп алды. Кайдадыр якында тагын бер ис — йөз мең еллар элек аның ерак бабалары сыену эзләгән кеше исе дә килергә тиеш. Бу исне сизәр өчен, Акмуенга малайның якынлыгы комачаулый... Шуңа күрә аңа читкәрәк китәргә кирәк иде.

Урман аша күренгән утлар ягына таба карап бераз йөгергәч, Акмуен, борынын сузып, тагын бер иснәде. Этлек инстинкты аны алдамаган икән: тавышлар ишетелгән яктан ул чак-чак кына сизелерлек кеше исен тойды, һәм, тоемлавының хаклыгына ышангач, игелекле җан иясе агачлар аша өметләндереп күренгән утларга таба әкрен генә юыртып китеп барды.

Төшке аш вакытында эзләп-эзләп тә таба алмагач, Равилнең әнисе каенатасына әйтте:

— Сиң, әткәй, ул малайга катырак була күр инде. Теләсә кайда коры-сары ашап йөреп, ашказанын боза бит ул бала. Гастрит белән үземнең гомер буена җәфаланганым да җиткән.

Сүз шуннан артыкка узмады. Табылыр, кая китсен ул. Уен белән мавыгып, дөньясын оныткандыр дип тынычландылар. Инде кичкә таба да кайтмагач, пошаманга төшеп, авылны күтәрделәр. Су буйлары, чокыр-чакырлар, силос базларын тикшерделәр. Ләкин Равилне күрүче-белүче табылмады, җир йоткандай, ул юкка чыккан иде.

Караңгы төшкәндә, бу хәбәр район эчке эшләр бүлегенә барып җитте. Кем белә, бәлки, берәр машинага утырып, кая да булса авылдан читкә чыгып киткәндер.

Эчке эшләр бүлегендә хәбәрне санаулы минутлар эчендә күрше-тирә районнарга, Казанга ирештерделәр. Хәзер инде Равилнең яше, төсе-бите, киеме, аерым билгеләре, хәтта сул як калак сөяге өстендәге кара миңе барлыгын да бик күпләр беләләр иде. Белүен беләләр, ләкин югалган малайның әти-әниләрен борчылмагыз, табылыр дип тынычландырудан башка чарасызлар иде.

Утларга карап бара торгач, Акмуен урманның аръягында урнашкан вышка янына килеп чыкты. Көчле яктылык күзенә китереп бәрдеме, ул тукталып калырга мәҗбүр булды. Чөнки мондый көчле прожекторны да, ыңгыраша-ыңгыраша эшләгән бораулау вышкасын да аңа үзенең барлы-юклы гомерендә күрергә туры килгәне юк иде. Яшәгән дәверендә алган тормыш тәҗрибәсе, тумыштан килгән үз-үзен саклау инстинкты белән кушылып, аны кисәтте: сак булырга кирәк. Кешеләрнең дә төрлесе бар. Дөресен генә әйткәндә, Акмуен хәзер монда керүгә караганда төне буе урманда йөрүне артыграк күрер иде. Тик ул, нинди генә хәлдә булмасын, урманның икенче читендә таш өстендә ятып калган кечкенә дусты барлыгын бер генә минутка да исеннән чыгарырга тиеш түгел.

Шуны тою Акмуенга кыюлык, үзендәге куркуны җиңәрлек көч бирде.

Буровойда эшнең тыгыз чагы иде: колонна күтәрәләр. Торбаларны күтәрү куәтле двигательгә дә уен эш түгел. Ул колак тондыргыч тавышлар чыгарып көчәнә, уфтана, ыңгыраша. Эш белән мавыккан бораулаучылар мәйданчыкка килеп чыккан этне күрмәделәр дә.

Акмуен уйга калды: нишләргә? Яннарына барсаң, торба бәрүе яки берәрсенең аяк астында калуың бар. Ләкин Акмуен чарасын тапмый кала торган этләрдән түгел иде. Ул двигательнең улавы кимегән чакны чамалап торды да бар тавышына өреп җибәрде. Бу аның бик әһәмиятле хәбәр алып килдем, игътибар итегез диюе иде.

Беренче өрүендә ишетүче, борылып караучы булмады. Акмуен тагын да көчлерәк, ярсурак итеп өрүен кабатлады. Тик бу юлы аның өрүе авыр, калын торбаны стеллажга салган чакка туры килде. Металл чыңы аның тавышын күмеп кенә калмады, колак тондыргыч бу ят чинауның металл чыңы гына икәнен, аннан курыкмаска кирәген аңламаган эт кырыйга сикерде һәм яңарак кына үзе кергән ачыклыктан тышка атылды. Башта урман эченә үк элдергән иде дә, артыннан куа килүче юклыгына ышангач, кире борылып, яктылык белән караңгылык кисешкән ноктага җитәрәк туктап калды. Аннан, арт аякларына утырып, буровой ягын күзәтергә кереште.

Буровой әледән-әле ыңгыраша, яңарак кына Ак-муенның котын алган чыңлау авазы да кабатланып тора иде. Кызыксынуын тыя алмыйча, эт якынрак килде. Хәзер инде ул бу тавышның кайдан, нәрсәдән, ни сәбәпле чыкканын төшенде булса кирәк. Монда иң беренче якынайгандагы кыюлыгы кире кайтмаса да, кыяр-кыймас кына бораулаучыларга таба һаман шуыша барды. Кинәт җирне дер селкеткән буровой тынып калды. Бораулаучыларның ялга туктаулары иде бу. Тавышка инде күнегеп килүче Акмуен, колакларына ышанмыйча, аларны селкетеп алды. Барысы да дөрес, хак икән. Хәзер ул нишлисен белә. Минут эчендә этнең куркуының, кыюсызлыгының эзе дә калмады. Урыннарыннан кузгалырга өлгермәгән бораулаучылар арасына килеп . керде дә:

— Һау-һау! — дип аваз салды.

Бу юлы инде бораулаучылар сискәнде.

— Бүре! — диде берсе, тимер кисәгенә үрелеп.

— Курыкканга куш, койрыгы белән биш,— дип көлде аңардан икенчесе.— Этне бүредән аермаган башың белән ничек бораулаучы булып йөрисең син?

Бораулаучылар дәррәү көлеп җибәрделәр. Аларның көлүеннән Акмуенның тәненә рәхәт дулкын йөгерде. Бу кешеләрнең әйбәтлегенә, арыган-талган дустын коткарасыларына җаны-тәне белән ышанды ул. Тик аларга якында, урман аръягында гына йоклап калган малай хакында ничек аңлатырга? Ничек шунда алып барырга? Акмуен әле берсенең, әле икенчесенең күзләренә карап чыкты. Их, ул да кешеләр телендә сөйли белсә икән! Юк, сөйли белми шул. Акмуенда беренче тапкыр дөньяга эт булып тууына, кешеләрчә сөйләшә алмавына үкенү хисе туды. Шул хистән күзләренә моңсулык тулды. Этләр телендә аның белмәгәне юк, сәмәй көчекләргә генә түгел, бульдог, овчарка, эрдельтерьер кебекләргә дә сөякнең тәме турында да, яңарак киптерелгән печән өстендә йоклауның рәхәтлекләре һәм төннәрен йортны ничек сакларга икәне хакында да, кыскасы, этләр дөньясының маҗараларга бай һәм кызыклы тормышы хакында теләгән кадәр сөйләр, кирәксә, дәрес тә бирә алыр иде ул. Ә монда кешеләр телендә:

— Анда минем дустым калды, ярдәм итегезче! — дип, нибарысы алты сүз әйтергә кирәк. Шуны да әйтә алмый. Аптыраудан ул, аякларын күтәреп, сыртына ятты һәм кызганыч тавыш белән шыңшып җибәрде.

Бораулаучыларның өлкәнрәге:

— Аягыңа шырпы кадалдымы әллә, мескенем? — дип, Акмуенның аякларын карады. Акмуен карышмады.

— Габдулла абзый, аның ашыйсы килгәндер,— диде башта этне бүре дип уйлаганы.

— Ә кайдан килеп чыкты соң ул?

— Кайдан булсын, якын-тирәдәге берәр авылдандыр.

— Син ни сөйлисең, Гамил энем? Иң якын авылга да моннан сигез-ун чакрым бардыр.

— Кыргыйлашкан эт түгел микән?

— Кыргый эт монда кермәс. Әнә муенчагы да бар. Әйдәгез, ашарына биреп карыйк. Бәлки, чыннан да, ачыккандыр. Маһ-маһ!

Үзен аңладылар дип куанган Акмуен алдан чыкты һәм урман ягына таба юнәлде, әмма, артыннан иярүчеләр күренмәгәч, туктарга мәҗбүр булды.

— Маһ, маһ! Монда кил, монда кил!

Теләмәсә дә, Акмуен кабат кешеләр янына килде. Тәлинкәгә этнең селәгәйләрен агызырлык тәмле сөякле, итле ботка салынган иде.

— Аша сана!

Бораулаучылар әйтерсең эш турында онытканнар, бөтен игътибарлары көтелмәгән җирдән табышмак булып килеп чыккан шушы эткә күчте. Ләкин Акмуен, аларның кыстауларына һәм бик ачыккан булуына да карамастан, боткага борынын да тигезеп карамады. Ул, чинап, тагын бер-ике адым урман ягына атлады, туктап, тагын кешеләр ягына карады. «Ничек инде аңламыйсыз?» — ди иде аның карашы. Күзләреннән яше тәгәрәп төшәргә җитте. Әгәр кешеләр хайваннарның телен белсәләр икән! Ә бораулаучылар, табышмакны чишә алмыйча, аптырашып тора бирделәр.

Акмуен тагын борылып килде. Бу юлы Габдулла агайның аякларына сырпаланып кына калмады, тешләп, брезент чалбарыннан тартты.

— Егетләр, бу эт безне каядыр чакыра түгелме? — диде Габдулла агай.—Ашамый да, һаман урман ягына каера.

— Төн уртасында урманда нәрсә бардыр дисең?

— Урман бит ул, анда ни булмас...

Акмуен һаман Габдулланың балагыннан тартты.

— Юк, егетләр, тикмәгә түгелдер бу. Теле юк бит мескенкәйнең. Булмаса, без карап карыйк, нәрсә күрсәтмәкче икән. Барыбыз да йөрмик, Хәсән, ал фонарьны үзең белән.

Хәсән дигәне, культбудкага кереп, фонарь алып чыкты.

— Калганнарыгыз ашый торыгыз, без озакламый кайтырбыз.

Кешеләрнең үзен аңлауларын Акмуен күңеле белән сизде. Ул ике-өч адымга алданрак бара. Арттагыларның аяк тавышын җаны белән тоеп атлый. Тик туктап кына калмасыннар, кирегә генә борыла күрмәсеннәр!

Күктә ай калыкты. Дөньяны сөт белән күмделәрмени? Ай нуры киң ябалдашлы каеннарның, усакларның шәүләләрен нинди генә кыяфәтләргә кертми. Әле ярый Акмуен — эт. Этнең дә батыры, шуңа күрә курыкмый, ул шәүләләргә дә игътибар итми.

Акмуенның юлын сукыр тычкан үтеп чыкты. Башка вакытта тыныч кына карап калмас, юлын кисәргә җөрьәт иткән бу урман мәхлугына арт сабагын укытыр иде Акмуен. Кем кисте диген әле син аның юлын — тычкан! Тегенди-мондый тычкан да түгел — сукыр тычкан! Тик бу юлы Акмуен аның артыннан ташланмады, бүген башкасы мөһимрәк: тизрәк малай янына барырга кирәк. Бүген этлегеңне эт итә торган көн түгел.

Хәсән кинәт туктап калды:

— Юк-бар белән вакыт уздырып, башны катырып йөрмик, Габдулла абый.

— Шулай дисең дә бит, энем...—Габулла агай башын кашып алды.— Чыннан да, кире кайтыйкмы? Ә каядыр алып бара бит бу эт безне.

Аның сүзләрен расларга теләгәндәй, Акмуен кызганыч тавышлар чыгарып чинады да, килеп, тагын Габдулланың балагыннан тартты.

— Менә ич, Хәсән энем, күрмисеңмени: теле генә юк факырның әйтеп бирергә.

Шулвакыт урман эче тагын көчле шау-шу белән күмелде.

— Әнә безнекеләр эшли дә башладылар. Әйдә, бераз барыйк та аннан кире борылырбыз.

Равилнең бәхетенә, озакламый алар урман читенә килеп чыктылар. Равил янына килеп җиткән Акмуен шатлыгыннан өреп җибәрде. Тор, янәсе, кешеләр алып килдем.

Таш өстендә ятып туңудан һәм канечкеч черкиләр ашаудан сакланып бөрешә торгач йомгак хәленә килгән Равилне күреп, бораулаучыларның ис-акыллары китте.

— И балакай, кайлардан килеп чыктың син монда?

Уятудан курыккан Габдулла агай, малайның битенә, аякларына кунган черкиләрне куып, кечкенә гәүдәне күтәреп алды һәм күкрәгенә кысты.

Шатлыгыннан ни эшләргә белмәгән Акмуен койрык очын өскә каратып болгый, аяк астында бутала иде.

Буровойда берничә минутка тагын эш тукталды. Бораулаучылар рация аша диспетчер белән сөйләшкән Габдулла агайны сырып алдылар.

— Алло, алло, прием! Гәрәй, синме? Безнең монда «ЧП». Машина кирәк!

Диспетчерның куркынган тавышы ишетелде:

— Габдулла агай, нинди «ЧП»? Авария ясадыгызмы? Кеше имгәндеме әллә? Әллә...— Шикләнүе дөрескә чыгар дип курыккан диспетчер сүзен әйтеп бетермәде.

Габдулла ялгышрак әйтеп ташлаганын сизеп:

— Юк ла, авария димәдем бит, тфү, авызыңнан җил алсын! Без... ни... малай таптык монда.

Диспетчерның шаркылдап көлгәне ишетелде. Аңа кушылып, бораулаучылар да елмаештылар.

— Син, иптәш Фазлетдинов, акылга җиңеләймәдеңме? Нинди малай табу ди ул? Буровойга берәрегезнең хатыны килгән идемени?

Ничек аңлатыйм икән дип гаҗизләнеп, Габдулла бораулаучыларга карады.

— Син анда авызыңны ерма әле аңламаган башың белән! Сиңа татарча әйтеп торам ич, бала таптык, кайтарырга машина кирәк.

Барыбер аңа Равилне кайдан, ничек табуларын тәфсилләп аңлатып бирергә туры килде.

Ә Равил уянмый. Ике кулын баш астына куйган да йоклый. Бораулаучыларның берсе аның өстенә халат япкан. Аңа җылы, черкиләр дә тешләми. Ә күзенә төшкән ут яктысы кояшны хәтерләтте, һәм Равил, елмая-елмая, төш күрүен дәвам итте.

Әһә, менә кайда йоклый икән кояш төннәрен! Равил барыбер эзләп тапты, барыбер күрде бит кояшны. Хәзер юлын белә, ышанмасалар, Наилләрне, Ниязларны да алып килер. Кояшны уятырга да тырышып карый Равил, уята алмый. Йокласын әйдә. Иртән уяныр әле, шунда сөйләшерләр. Ул Акмуен белән ничек килүләрен, аны ничек эзләп табулары, сазлыкта суырылып төшеп калган сандалиларын, төн җиткәч тә үзенең тамчы да курыкмавын сөйләр. Кояш абыйсы аны мактар. Шуны күз алдына китереп, Равил төшендә көлеп җибәрде.

Бораулаучыларның берсе малай янында калды, бүтәннәре эшкә тотындылар.

Равилләр артыннан килгән машина сәяхәтчеләрне туп-туры районның эчке эшләр бүлегенә алып кайтып тапшырды. Инде таң атып килә иде. Дежур торучы лейтенант Караяр авыл Советыннан алынган билгеләр буенча малайның кемлеген шунда ук таныды. Икеләнерлек урын юк иде. Берничә минуттан качкыннарны, «Милиция» дип язылган «Жигули»га утыртып, Караярга алып киттеләр. Равилләрнең капка төбенә килеп туктаганда, Кызыл тау өстеннән кояш күтәрелеп килә иде.

Шатлыгыннан нишләргә белмәгән Равилнең әнисе түшәккә кертеп салган улының битеннән, чәченнән, тырмалган, каралган яңакларыннан, черки талап бетергән балтырларыннан, бармак очларыннан елый-елый үбә. Үзе һаман:

— Улым, бердәнберем, качкыным минем! — дип кабатлый.— Кайларда гына йөрдең икән, ниләр генә дип барып чыктың икән ул тауларга? Ничекләр генә адашып үлмәдең икән, балакаем, алтын баганакаем минем?!

Әллә әнисен тоюдан, әллә өйдәге шау-шудан Равил күзен ачты һәм әнисен кысып кочаклап алды:

— Әнием! — Аннан әтисен кочаклады.— Ә бабай, бабакай кайда?

— Хәзер керә, ул көтү куарга чыккан иде.— Тәрәзә аша берәүнең шәүләсе күзгә чалынып узды.— Әнә керә дә инде.

Әтисе белән әнисе кочагыннан ычкынып, Равил бабасының каршысына йөгерде.

— Бабакай, мин кояшны күрдем!

— Әйбәт иткәнсең, улым. Кояшлы булсын безнең көннәр!

Улының табылуына инде ышанып җиткән әнисе:

— Улым, ник инде тыңлаусыз малайлар шикелле әйтмичә-нитмичә киттең? — дип шелтәләп сорады.— Нишләтергә инде сине моның өчен?

Өлкәннәрне гаҗәпкә калдырып, Равил тавыш-тынсыз бүлмәсенә кереп китте һәм, алар ни дә булса аңларга өлгергәнче, үзенең чалбар каешын алып чыкты.

— Мә! — диде ул, каешны әнисенә сузып.

— Нәрсәгә ул миңа, улым? — әнисе аптырашта калды.— Нигә алып чыктың ул каешны?

— Сорамыйча киткән өчен,— дип җавап кайтарды Равил, черки тешләгән җирләрен кашый-кашый. Үзе күзләрен туп-туры әнисенә төбәде.— Курыкма, сук, сугасың килсә,— дип өстәде аннан соң,— мин еламыйм. Шортикны төшеримме?

Эшнең нидә икәнен хәзер генә аңлаган өйдәгеләр, түзәлмичә, дәррәү көлеп җибәрделәр.

— Ярар инде, улым,— әтисе аның кулыннан каешын алды.—Гаебеңне үзең аңлагач, бер юлга кичерербез. Шулай бит, әнисе?

— Шулай, әтисе, шулай. Минем улым, әйтмичә, бүтән беркая да китмәс, әйеме?

— Әйе,— диде Равил, ышандырырлык итеп, һәм кызганыч тавыш белән өстәп куйды.— Әни, минем бик ашыйсым килә. Ашарга бир әле...

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 32 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Март 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz