Четверг, 13.11.2025, 08:00:37   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Апрель » 22 » «Вә Аллаһе әгъләм биссаваб!»
«Вә Аллаһе әгъләм биссаваб!»
14:59:34
...Эшем төшеп, үзебезнең Лениногорскидан нефтьчеләр башкаласы Әлмәткә барып кайтыйм дип чыкканыем мин бу сәфәргә.

Ә авылда машина, машина!.. Тыз да быз гына чабалар. Кая чапканнарын, кая шулай ашыкканнарын да белмиләр бугай. Олы юлга чыгуыма ук, төрле иномаркалар мине дә чаж да чож уза башладылар. Узсалар соң инде! Барыр җирем ерак түгел. Миңа, пенсионерга, кая ашыгырга диген. Трассага чыгып басу белән, аяк терәп, юлның иң-иң уң ягын билим дә үз көемә илле-алтмыш чакрымны тотам. Гәрчә кайчакларны минем «Жигули» да дилбегәне бушата төшүне, аны үз иркенә куюны сораса да, «дилбегәне бушата төшсәң», сәгатенә йөз егерме-йөз утыз белән уйнаклап алуны бик килештерә ул. Әмма күрәм: мине космик тизлекләр белән узып киткән иномаркалар, Әлмәт юлының катлаулы бер чатына җитәрәк кинәттән тизлекләрен киметеп, хәтта табан асларыннан очкыннар чыгарып, тормоз сала-сала, бер төшне кискен рәвештә әйләнеп узалар.

Әллә ни ашыкмасам да, ул җиргә мин дә якынайдым. Күрәм: юлның нәкъ уртасында авыл абыстайларының чажлатып сыер сава торган, ун-унике литрлар сөт керешле эмаль чиләкләре кадәр бер түмгәк күренә. Ни нәрсә булыр икән бу имгәк? Машиналар, кинәттән тормоз салып, шул түмгәкне әйләнеп узалар. Якынрак килеп туктасам, ни дип әйтергә дә аптыраш. Юлның иң хәтәр җирендә, нәкъ уртасында, үзенең кызгылт көрән тунын ябынып, безнең төбәк халкының горурлыгы, намус сафлыгы булган суыр, ягъни байбак галиҗәнәплары утыра. Чү! Чүегез әле! Китапларда кыргый җанварлар исәбендә йөрсәләр дә, беркемгә мыскал зыян-зарар итмичә, киресенчә, туган як табигатен аерым бер матур төсмер белән бизәп, баетып яшәгән әлеге җан ияләренең берсе – байбак хәзрәтләре – әлеге хәтәр юл чатына ни дип чыгып утырган.

Аз гына саксызлык күрсәтсә дә, машиналарның аны шундук бәреп китүләре мөмкин. Кузгалырга да җыенмый бугай. Бик ипсез рәвештә арт аякларына чүккән. Башта мин аны, бик дәрәҗәле шахмат турнирларында катнашучы, бик нәтиҗәле йөреш алдыннан тирән уй-хисапка, анализга чумган гроссмейстерга охшаттым. Ниндидер отышлы йөреш алдыннан берәр сәгатьләргә тирән уйларга чумып утырган шахмат осталарын күп тапкырлар күргәнем булды. Бу затлы уенны үзем дә бик яратам, күп еллар рәттән шахмат клубына йөрим. Әлеге суыр да, нәкъ менә аларча, ике алгы тәпие белән башын, битен, күзләрен каплаган. Бүгенге реаль чынбарлык аның өчен әллә бар, әллә төпсез бушлык. Мин аптырашта.

Тукта, исән-имин, тере җанмы соң бу? Әллә берәрсе шаярып ташлап калдырган манекен-мазармы? Тересен тере икән. Әмма бик тирән кайгы кичерә бугай ул, бичаракай. Машинамны бер читтәрәк туктатып, якынрак килмәк булдым. Килсәм, абау, абау! Ни күрәм! Асфальтта, әнисе каршында, йомшак, матур тәпиләрен як-якка ташлап, аның нарасые ята. Гәүдәгә өч-дүрт атналык песи баласы кадәр генә булыр. Курчак та курчак, суыр баласы да курчак! Күтәреп кулыңа ал да куеныңа тык, сыйпа, иркәлә. Борын очыннан гына әп итеп ал...

Байбак баласын берәр машина бәреп киткән, ахры. Карап торырга болай чәчрәп каны чыккан җире дә, изелгән-тапталган төше дә күренми. Хәер, реактив самолетлар тизлеге белән чапкан машиналарның җиле генә тисә дә, бу нарасыйны бәреп ташларга күпме генә кирәк соң? Ә юлга чыккан халык кууын белә шул. Элдертә генә. Халык үзе дә чебен кебек кырылып тора бит. Кырыла тора, котыра тора. Юл фаҗигаләренең чутын алып бетерешле түгел бит.

Ана суыр, бичаракаем, тирән кайгыда. Тәмам башын җуйган дәрәҗәдә.

— Йа Ходай! Күр инде бу хәлне! — дип ыңгырашып куйдым үзем дә.

– Бик аңлыйм, хөрмәтлем, хәлеңне. Башыңа килгән бу олы кайгыңны ихлас уртаклашам, җанашым, – дип, кул сузар ара якынлаштым.

Әлеге трассаның бу өлеше аеруча катлаулы. Мөгезсез сыер төсле, уңнан да, сулдан да көтмәгәндә генә аңа тагын ике авыл юлы килеп кушыла. Җитмәсә, юлның ике ягын да кыр ышыклау каеннары били. Аларсыз да булмый. Кышын бу тирәләргә, үч иткәндәй, бөтен котып патшалыгының карын китереп өя. Ике бульдозер, моторларын тәүлек буена сүндермичә, юлны көнен-төнен чистартып торсалар да, таманча гына була. Шушыларның барын искә алып, юлны караучылар трассаның ике ягына да «Бу юлны еш кына пошилар, боланнар, кыр кәҗәләре, кабан дуңгызлары, бүреләр, төлкеләр, хәтта куркак куяннар да кисеп чыга. Машина руле артында утыручылар! Берүк игътибарлы булыгыз!» дигән кисәтүләр язып элгәннәр.

– Бу кисәтүне әллә без, кешеләр өчен дип кенә белдегезме? Сез, байбаклар өчен дә бит ул. Бу трассаны кичкәндә әнә шул щитларга күз салган булсаң соң, – дип, авыз эчемнән сөйләнеп, тирән кайгы-хәсрәт эчендә утырган байбак алдына килеп чүкмәк булдым.

Бәхәссез, биредә икенең берсе булгандыр. Әлеге ана суырның бик иркә, кечедән үк үзсүзле улы юлның теге ягына үзе генә чыкмак булгандыр. Шунда үзен яшен угы тизлеге белән чапкан берәр машина бәреп киткәндер.

Кем белә, әллә байбак үзе: « Балакаем, без яшәгән дөнья бик зур, чиксез киң бит ул! Менә мин сиңа, нәнием, без торган-яшәгән җирләрнең әнә теге ягындагы өлешен дә күрсәтим әле. Андагы хозурлыкка күрсәң исең китәр», – дип, улын, кулыннан җитәкләп, теге якка алып чыкмак булганмы? Шунда өсләренә машина килеп чыккан да, болар юлны чыгып өлгермәгәннәрме? Ана байбакны үрелеп кенә башыннан сыйпарлык ара калгач, ул, кисәктән генә исенә килеп, юл читенәрәк йөгерде. Ә баласы аның алдында теп-тередәй курчак булып ята. Чын шулай, кулыңа ал да күкрәгеңә кыс. Йомшак кына йон чыгарга өлгергән нәни тәпиләре дә бик матур. Дөресе шул, аңа әле күп булса ай ярымнар гына булгандыр. Чөнки бу әле табигатьнең җәй капкасын каерып ачып кергән чаклары гына. Ә байбаклар салкын кышны татлы йокыда, туң-суык төшеп үтмәстәй итеп, бик тирән казыган өн-ояларында, кайчакларны күбәүләп, ә кайчакларны җан сөйгән ярлары белән икәүдән-икәү генә дә уздыралар. Кышкы йокыга алар сентябрь ахырларында ук яталар. Ә яңадан өскә, җир өстенә, озын кыш узгач, җирләр кардан арынгач, апрель башларында гына чыгалар. Йокы бик яратучыларга карата русларда хәтта «спит как сурок» дигән әйтем дә бар. Алар бу әйтемне бер дә юктан гына чыгармаганнар. Суырлар йокының тәмен чыннан да бик беләләр. Өннәренә бер кереп яткач, бер уянмый җиде-сигез айлар йокларга алар гына булдыралар. Йоклаган чакта ачка үлеп китмәс өчен, җәй эчендә кышкылыкка май запасын да бик мулдан туплыйлар.

Әнкә байбаклар еш кына өннәреннән үк авырлы булып чыгалар. Бәбәйләрен карыннарында алты атналар, төгәлрәге, нәкь кырык ике көн йөртеп, елына бер генә балалыйлар. Бер тапканда гадәтттә өч-дүрт, ә кайчакларны хәттә җиде бәби дә китереп куялар. Әнә асфальтта яткан нарасыйга да, әйе, нәкь ай ярымнар гына тирәсе. Чалт иткән кояш астында теп-тередәй ята ул. Кызганыч! Бик кызганыч! Ләкин башны ташка орасыңмыни? Ташка орып та ни файда?..

Үзем дә, баскан җиремдә чүгә төшеп, тирән уйга калдым. Башы-аягы белән бер су чиләгенә сыеп бетешле байбак кына димәссең. Күр әнә, нинди тирән кайгыга төшкән. Ничек сыгылып сыктана. Аны күреп, аның кичерешләрен үз йөрәгем аша уздырып, мин дә үземне кая куярга белмим.

Әлеге бала байбакны да шушы килеш юл уртасында калдырып булмый бит инде. Йә бөтенләй сытып ук китәрләр. Юл читендәге куе үлән өстенә целлофан пакет җәйдем. Балакайны шунда күчердем. Әнисе дә ерак китмәгән.

Шунда, үлән арасында ук кыштырдый. Аннары кыю рәвештә баласы яткан пакет янына килеп утырды.

– Хәлеңне бик аңлыйм, хөрмәтлем. Ләкин шушыннан да гайре сиңа тагын ни генә эшли алам? Кулымнан килсәме? Балакаеңны да терелтеп биргән булырыем. Үлгән атыннан үлеп булмый. Түзәргә туры килә. Үзеңне кулга ал... Бу килештән үзең дә харап булып куйма, – дип сөйләнәм.

Ана байбак үзе: « Бигрәк яраткан балам иде... Аның урынына үзем үлгән булсамчы», – дип өзми-куймый сыкрана төсле.

Суырлар алар – туган як табигатебезне, аның кыргый җәнлек-җанварлар дөньясын үзләренең барлыклары белән бизәүчеләр. Кешеләр белән дә янәшә бик тату һәм тыныч яшиләр. Күрер күзгә матур, сөйкемле, гөнаһсыз җан ияләре.

Суырлар ыру-нәселләргә берләшеп, колонияләр корып яшиләр.

1991 елда махсус тикшерү-барлау нәтиҗәсендә безнең Татарстаныбыз биләмәләрендә суырларның илле өч колониясе барлыгы ачыкланган! Шуларның утыз бере Азнакай районында. Җирле халык бик әдәпле, динле булганлыктан, байбаклар Лениногорск районы Сугышлы, Юл-тимер, Чыршылы, Урмышлы авыллары тирәләрендә дә бик рәхәтләнеп үрчиләр, яңадан-яңа колонияләр төзиләр.

Әледән-әле үрчеп торган суыр колонияләре – Азнакай төбәгенең, шушы тарафларда әвәл әвәлтеннән гомер итеп, мул уңыш үстереп , күп итеп аяклы мал асрап яшәп яткан тырыш халыкның киерелеп бер мактана алырлык горурлыгы! Шушы райондагы диңгез өсте тигезлегеннән биш йөз сиксән метр биеклеккә ашып утырган мәһабәт Чатыр-тау битләрендә генә дә суырларның сигез колониясе бар. Һәр колониядә аларның баш саны дүрт йөзләрдән ким булмый. Биредә чын мәгънәсендә – тыюлык! Яссы тау битләрендә чәчелешеп көн иткән, уйнаган, әрле-бирле чабышкан суырларны беркем дә борчымый, тыймый, аларга янамый.



Дәүләт тарафыннан да ныклы саклау чаралары күрелгәнлектән, суырлар бөтен республика буенча да нык үрчи башладылар. Бүгенге көндә Татарстаныбызда аларның баш саны егерме биш меңнәрдән өстә исәпләнә. Үзем исә тагын да күбрәктер дип исәплим. Узган елны җир җиләгенә йөргәндә, аларның яңадан-яңа, моңарчы исәптә тормаган колонияләренә юлыктым. Көтмәгәндә генә өсләренә барып чыгам да үзем дә аптырап калам. Оялары алдына тезләнеп, кулларымны бутап-бутап сөйләп гафу үтенәм.

Бер матур җәйне, «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе булып эшләгән чагымда, мине бик кызу урак өстендә Тымытыктан унбиш чакрымнар читтәге кыр станына төшке ашка алып бардылар. Тирә-якта хәрби аэродромнар төзүчеләр кызыгырлык очсыз-кырыйсыз тигезлек. Иген кыры, бодай басуы. Әлегә аяз торган көннәрнең кадерен белеп, берьюлы сигезләп комбайн аны урырга да керешкәннәр инде. Алар суктырган ашлыкны унлап «КамАЗ» тыз да быз ындыр табагына ташып тора. Биш-алтылап трактор басуның урылган өлешен шунда ук туңга сөреп киләләр.

Әле пилорамнан гына чыккан гаять тәмле хуш исле такталардан бәреп ясаган озын өстәл артына төш вакытында ким дигәндә егерме-утызлап механизатор утыра. Алар башта бер-берсенең җилкәсенә чүмеч белән салкын су коеп, пошкыра-шаярыша юынып алалар.

Белепме, әллә күреп өлгермичәме, кыр станын бу юлы байбаклар колониясе өстенә корганнар. Зур гына колония бу. Баштарак механизатор егетләрдән курыккан булганнардыр. Аннары күнеккәннәр, ахры. Механизаторлар гөр килеп шаяртып төшке ашка утырышкач, байбаклар да өстәлдән күп булса ун адымнар гына читтәрәк, бер төшкә җыйналышалар. Стадионда футбол матчын карарга килгәннәрме диярсең. Комбайнчы, «КамАЗ» йөртүчеләрне күзәтәләр. Бер карасаң, үзләрен тотышлары белән авыл малайларын да хәтерләтәләр. Авылга цирк-мазар йә Казан артистлары килсә, алар да шулай җыйналышып, бераз сәерсенеп, бераз шикләнебрәк тә кунакларны күзәтәләр.

Карыннары нык ачкан, бу минутта ашау белән мәшгуль егәтләрнең берәрсе аларга да йә күмәч сыныгы, йә берәр телем кыяр ыргыта. Әмма телеменә суырларның берсе дә якын килми.

Йөзләренә «Без бирегә сездән ризык өмет итеп җыйналышмадык бит, агайлар. Сезне якыннанрак күрергә, башкарган, кылган гамәлләрегезне аңларга тырышып килдек. Күреп торабыз: арыгансыз. Ашыгыз тәмле булсын!» дигән төс чыгарып, тын гына утыра бирәләр. Үз сүзләреннән үзләре ямь табып, юмор чыгарып мөгер-мөгер киләләр, бераз көлешеп тә алалар бугай. Механизатор егетләрнең берәрсе алар өстенә чүмеч белән салкын су бөркесә, сәер авазлар чыгарып, чукыр-чукыр килешәләр, шаяруны килештерәләр. Егетләр ашап-туеп, аш урыннарына таралу белән, байбакларның да «чираттан тыш корылтайлары» ябыла, алар да таралышалар.

***

Әлмәткә барып йомышларымны юллаганчы өч-дүрт сәгатъләр генә узгандыр. Килгән юлым белән үк кайтырга да чыктым. Машинамны янәдән бая байбакны калдырган җиргә үк китереп туктаттым. Килсәм, исләрем китте! Ана суырым, башын-битен, бөтен йөзен алгы тәпиләре белән кочкан килеш, иң соңгы йөреш алдыннан тирән уйга чумган гроссмейстер кыяфәтендә һаман да баласы каршында утыра. Инде көн озын кояш астында яткан «курчагы» өстенә кырмыскалар үрмәләгән, чебен-черки, башка бөҗәкләр кунган. Әнисе шуларны берәмтекләп-берәмтекләп кенә чүпләп читкә бәрә...

Бу юлы ул мине әллә таныдымы, күрү белән читкә йөгермәде. Бәхетсез ананың йөзен шулхәтле тирән кайгы, борчу баскан, аны сөйләп бирешле түгел.

Берара ул бөтенләй тын калып, икенчесендә бик тирән итеп сулыш ала.

– Синең урыныңда, балам, күз нурым, үзем генә үлгән булсамчы! Бигрәк ярата идем бит үзеңне! – дип сыкрап-сыкрап ыңгыраша иде бугай ул.

– И-и, суыркаем, сиңа нинди генә җылы сүзләр әйтеп, нинди генә тылсымлы гамәлләр кылып юатыйм икән соң? Үлгән артыннан үлеп булмый бит. Башыбызга мондый кайгы-хәсрәтләр килгәндә безгә, бәхетсез ата-аналарга, тешебезне кысып булса да түзәргә, түзәргә генә кала инде, җанашым. Үзең турында да уйла. Әнә теге куелыктан төлке мәлгунь килеп чакмасын!

Бу суырда кешеләр акылы гына түгел, академиклар зиһене дә бар диярсең. Ул сул күзе белән генә миңа бик мәгнәле итеп карап алды.

– Рәхмәт, бик рәхмәт инде, агаем, хәлемә кергәнең өчен! Син әйткәннәрне дә бик аңлыйм. Нишлим соң? Шушы кызымның – бердәнберемнең мәрхүмә булуына, күз алдымда җансыз ятуына һич ышана алмыйм. Ташлап та китә аллыйм. Менә торыр да йөгереп китәр дип көтәм. Бик чая бала иде... Үлеп ярата идем үзен...

– Син, хөрмәтлем, алай тәмам бирешмә инде. Торган- яшәгән җирең бар. Җылы ояң-өнең. Дус-иш, кардәшләрең бардыр. Бу кайгыңны алар да күтәрешерләр . Әнә күктә назлы кояш елмая. Бирешмә берүк, – дип, кулдан килгәнчә юатырга тырышып, машинама таба атладым.

Юк, болай гына китеп булмый икән. Багажнигымнан көрәк алдым. Шунда юл читендә, бер яшь кенә чыршы төбендә, көрәк очым белән генә кабер ачтым. Ана суырның һаман да курчак булып яткан нәниен, целлофанга төреп, әлеге кабергә иңдердем. Нишлисең? Болай калдырып китеп тә булмый бит. Икебез өчен дә иң авыр минутлар булды бу.

Инде кайтырга чаккач та күңелне биләп алган борчулы уйлардан арыну җиңел булмады. Безнең буын тереклек иткән замана көннән-көн кырыслана бара. Табигатьнең кануннары буенча аналарны балалары җирләргә тиеш бит. Ә хәзер еш кына киресенчә була. Кешеләр арасында да шулай бит. Цинк табутларны кочып, чәчләрен йолкый- йолкый елаган аналар әзме хәзер? Көндәлек тормышта ямьсез, әдәпсез яшәү рәвешләребез белән без кемнең ачуын куптардык? Кемне рәнҗеттек? Кем каргышларын күрәбез? Бездән кем шулай рәхимсез үч ала?

Бу сорауларга тиз генә җавап табышлы да түгел. Андый чакларны гарәп туганнарыбыз, авыр сулап: «Вә Аллаһе әгъләм биссаваб!» – дип куялар. Безнеңчә «Бу турыда чын хакыйкатьне Хак Тәгалә үзе генә белә булыр». Әйе, нәкъ шулайдыр.

__________________________________________________

Хәсәнов Альберт Бари улы 1937 елда Дөбъяз районында туган.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. «Таң йолдызы» (1967), «Сөенеч» (1984), «Кемгә сөйлим серләремне?» (1990), җыентыклар авторы. С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты. Лениногорскида яши.

Балаларга бүләк = Подарок детям.– Казань: Рухият, 2007.– 208 с.


Категория: Хикәяләр | Просмотров: 33 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Апрель 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz