Суббота, 12.07.2025, 23:34:31   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [74]
Рассказы [25]
Книга о воспитании [11]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Риваятьләр [258]
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 21 » Сертотмас Үрдәк (Абдулла Алиш)
Сертотмас Үрдәк (Абдулла Алиш)
18:43:24
Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер Үрдәк булган. Ул үзе сайрый белмәсә дә, күргән-белгән кошына, хайванына-ерткычына, озак-озак итеп, яңа хәбәрләр сөйләргә бик ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр йә бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим», — дип башлап китә торган булган ул сүзен.

Бердәнбер көнне Йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, корыч балтасын биленә кыстырган да урманга киткән. «Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз!» — дигән.

«Нигә белдермәскә кушты икән?» — дип, Үрдәк йөдәп чыккан, ләкин ни өчен икәнен һич төшенә алмаган.

Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. «Икенче көнне дә кайтмас бу», — дип, алар Хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар. «Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!» — дигәннәр алар Үрдәккә. «Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!» — дигәннәр. Үрдәк күнгән: «Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде», — дигән.

Иртә торгач та, Үрдәк уйлап-нитеп тормаган, тамагын туйдырган да юлга чыккан. Башта ул канатларын кагып очкан, оча- оча, бер елгага барып төшкән. Ишкәкләре-тәпиләре үзендә булганга аптырамаган, йөзеп тә киткән. Елга буйлап озак йөзгәч, корыга чыгып, тәпи-тәпи дә йөгергән...

Бара-бара куе бер урманга барып җиткән. Төрле тәмле җиләкләр, симез бөҗәкләр ашый-ашый, урманга кереп тә киткән.

Үрдәк күбәләк куып йөргәндә, аның каршысына бер Керпе килеп чыккан һәм аңа сүз дә кушкан:

— Кая барасың болай? — дигән.

Үрдәккә инде шул гына кирәк тә икән. Юл буе берәү дә очрамаганга, берәү белән дә җәелеп сөйләшергә туры килмәгәнгә, аның бик эче пошкан булган, иптәшләренең әйткәннәрен дә оныткан, сүз артыннан сүзне тезәргә тотынган:

— Урманда утын кисүче Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр, — дигән.

— Синең өең еракмы соң? — дигән Керпе. — Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы? — дип сораган. Аның үз хәле хәл, бик нык ашыйсы килә икән.

— Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара! — дигән Үрдәк. Өйләрендә еланнарның бөтенләй юклыгын, тычканнарга көн бирмәүче мәченең шуклыгын да сөйләп биргән.

— Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр, — дигән Керпенең бу акыллы киңәшенә Үрдәк һич колак салмаган, ашыга-ашыга, урман эченәрәк атлаган.

Бара-бара үрдәккә озын колаклы бер Куян очраган һәм ул да аңардан сораган:

— Әй, бүрекле Үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?

— Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды, — дигән Үрдәк, Керпегә сөйләгәнне моңа да сөйләп биргән.

Куян, эченнән генә: «Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән», — дигән. Үрдәктән өйләренең кайдалыгын сорашкан, теге юләр моңа да серен ачкан.

— Хуҗаңны күргәнем юк, — дигән дә Куян куаклык эче нә кереп югалган.

Үрдәк тагын алга киткән. Бара-бара бер аланлыкка барып җиткән. Анда бер зур соры Аю мышный-мышный йоклап ята икән. Үрдәк аны да уяткан. Керпе белән Куянга сөйләгән сүзләрне аңа да сөйләп биргән. Сүз ахырында Аюдан сораган:

— Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю:

— Күрмәдем, — дип җавап биргән. Үрдәкнең кайгысын уртаклашкандай булып кыланган: — Урман эченәрәк кер сәң, һичшиксез, табарсың, — дип, юл өйрәтеп җибәргән. Ә үзе эченнән генә: «Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кай тырга бик җайлы вакыт икән», — дип, ашыга-ашыга китеп тә барган.

Үрдәк һаман Хуҗаны эзләвен дәвам иттергән. Аның саен урманның эченәрәк керә барган. Бара торгач, аның каршына Бүре килеп чыккан һәм аңа сүз кушкан:

— Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча, батырланып, ничек йөрисең? — дигән.

Теге дә үзенең ник йөрүен сөйләп биргән. Хуҗаның өйдә юклыгын, этнең дә аның белән бергә ияреп китүен Бүрегә дә әйткән. Усал Бүре тешләрен шыкырдаткан, үз-үзенә: «Бо- ларның сарыкларын ашап кайтырга бик җайлы чак икән», — дигән, ә Үрдәккә: «Андый кешене күргәнем юк», — дигән дә куаклар арасына кереп югалган.

Үрдәк һаман туктамаган. Хуҗасын эзләүне һаман дәвам иткән. Күргән бер коштан, төрле ерткычтан, хәтта нәни бөҗәкләрдән дә бу турыда сорашып бара икән.

Бара-бара аның каршысына көлтәдәй койрыклы бер Төлке килеп чыккан. Теге дә, ахмак бит, моңа да сүз кушкан:

— Багалмакай, матур апакай, минем Хуҗамны күрмәдеңме? — дигән. — Янында эте, кулында балтасы бар иде, — дип өстәгән. Хуҗасыз һәм этсез өйдәге хайваннарның тынычсызлануларын, алардан башка куркуларын да сөйләп биргән.

— Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! — дигән Төлке. — Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде, — дип өстәгән. Үрдәкне үзе белән ияртеп киткән. Алар бик озак барганнар һәм куак белән капланган елга буена килеп туктаганнар. Шунда Төлкенең оясы янында балалары уйнап йөриләр икән.

Алар:

— Әни, безгә азык алып кайттыңмы? — дип, аның тирә-юнен сырып алганнар, ә ул, авызын ерган килеш, Үрдәккә күрсәткән...

— Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите, — дигән һәм шул минут Үрдәкне буып, балаларына бүлеп тә биргән. «Үрдәк ите бигрәк тәмле була икән!» — дип, алар, авызларын ялый-ялый, аны ашап та ташлаганнар, ләкин туймаганнар, аналарыннан тагын да сораганнар.

— Хәзер, бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам, — дигән Төлке. Балаларын калдырып, авылга киткән.

Бер Сертотмас Үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә Хуҗа кайткач инде аның кирәген биргән... «Тагын берничәне тоткач, толып тектерермен», — дигән. Һәм тиресен амбарга киптерергә элгән.

Хайваннар эшнең нидәлеген Хуҗага сөйләп биргәннәр. Сер- тотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz