Яшәгән, ди, булган, ди, Төлке белән Куян. Төлкенең өе боздан, Куянныкы кабыктан, ди. Көннәрдән бер көнне Төлке Куянны болай дип үрти икән:
— Минем өем якты, ә синеке караңгы! Минеке якты, синеке караңгы!
Менә берзаманны яз җиткән, Төлкенең өе эрегән дә беткән. Инде Төлке Куянга ялына икән:
— Керт әле мине, Куянкай, өеңә. Зинһар, ишегалдыңа гына булса да керт!
— Юк, Төлке, сорама, кертмим. Нигә бая үртәштең?
Төлке тагын да ныграк ялына икән. Куян түзмәгән, моны ишегалдына керткән.
Икенче көнне Төлке тагын ялвара башлаган:
— Керт әле мине, Куянкай, өеңә, һич югы, болдырыңа гына булса да керт.
— Юк, кертмим дигәч кертмим. Нигә бая үртәштең?
Төлке һаман зинһарлап ялынган да ялварган. Куян, ниһаять, ризалашкан да Төлкене болдырына керткән.
Өченче көнне Төлке тагын үтенә икән:
— Керт әле мине, Куянкай, өеңә.
— Юк, телеңне әрәм итеп сорама да, кертмим. Нигә бая үртәштең?
Төлке өзми дә куймый һаман ялвара икән. Куянның чарасы калмаган, Төлкене өенә керткән. Төлке сәкегә менеп чүмәшкән, ә Куян мич башына үрмәләгән.
Дүртенче көнне Төлке тагын:
— Куянкай, Куянкай, мич башына меним әле! — дип сорый икән.
Куян:
— Менмичәрәк тор әле. Нигә бая үртәштең? — дигән.
Төлке, ялына торгач, тәки үзенекен иткән, мич башына менеп киткән.
Көннәрдән бер көнне Төлке Куянны өеннән куарга тотынган.
— Бар, чыгып кит моннан, Кылый күз! Синең белән яшисем килми,— дип җикеренгән.
Шулай итеп, Төлке Куянны үз өеннән куып чыгарган.
Куян чишмәдәй аккан күз яшьләрен тәпие белән сөртә-сөртә елап утырганда, каршысына этләр килеп чыккан.
— Һау, һау, һау! Ник елыйсың, Куянкай? — дип сораганнар алар.
— Еламыйча ничекләр түзим? Бар иде өйкәем кабыктан, ә Төлкенеке — боздан. Менә берзаман яз җитте, Төлкенең өе эреп акты. Ул хәйлә капчыгы ялынып-ялварып өемнең түренә кереп утырды да, яши торгач, мине типкәләп чыгарды.
— Елама, Куянкай, күз яшьләреңне юкка әрәм итмә,— дигәннәр этләр,— без хәзер аның үзен куып чыгарабыз.
— Юк, чыгара алмассыз шул,— дигән Куян, кайгырып.
— Юк, чыгарабыз! —дигәннәр этләр.
Һәм өй янына килгәннәр дә:
— һау, һау, һау! Чыгып кит, Төлке, өйдән! — дип өргәннәр.
Ә Төлке мич башыннан гына болай дигән:
Сикереп тә торырмын, Килеп тә ябышырмын — Йоныңны туздырырмын. Урамны тутырырмын!
Этләр Төлкенең гайрәтлегеннән курыкканнар да тизрәк качу ягын караганнар.
Куян тагын бөрешеп, мышык-мышык елый башлаган. Яныннан Бүре үтеп бара икән моның.
— Нинди кайгыларга тарыдың, Куян, ник балавыз сыгасың? — дип, Куянның хәлен сорашкан.
— Еламыйча ничекләр түзим, ди, Соры Бүре? Бар иде өем кабыктан, Төлкенеке — боздан. Яз килеп җиткәч, Төлкенең өе эреп акты. Төлке, йортсыз калгач, ялына-ялвара өемә керде дә үземне типкәләп чыгарды.
— Юкка елама, Куян,— дип юаткан аны Бүре,— менә күрерсең, куып чыгарам мин аны хәзер.
— Юк, чыгара алмассың, этләр дә куып караганнар иде — чыгара алмадылар, синнән дә булмас.
— Юк, куам дигәч куам,— дип гайрәтләнгән Бүре.
Бүре йорт янына килгән дә иләмсез итеп улап җибәргән:
— Уыыы... уыыы... Чыгып кит, Төлке, күздән югал!
Төлке мич башыннан гына болай ди икән:
Сикереп тә торырмын, Килеп тә ябышырмын — Йоныңны туздырырмын, Урамны тутырырмын!
Бүренең коты чыккан, тизрәк качкан бу.
Куян тагын елый башлаган. Яныннан карт кына бер Аю үтеп бара икән.
— Ни хәсрәтең бар, Куянкай, ник күз яшьләреңне түгәсең? — дип сораган ул, Куянның хәленә кереп.
— Еламыйча ничекләр түзим, Аю абзыкай? Бар иде өем кабык¬тан, Төлкенеке — боздан. Яз килеп җиткәч, Төлкенең өе эреде дә акты. Төлке ялына-ялвара өемә керде дә, яши торгач, мине куды.
— Елама, Куянкай, мин аны хәзер куып чыгарам.
— Юк, чыгара алмассың. Этләр дә куып карадылар — чыгара алмадылар. Соры Бүре дә куып карады — чыгара алмады. Син дә чыгара алмассың.
— Юк, чыгарам!
Аю, шулай дип, өй янына барган да үкереп җибәргән:
— Рррр... ррр... Чыгып кит, Төлке, өйдән, күздән югал!
Ә Төлке мич башыннан гына болай дигән:
Сикереп тә торырмын Килеп тә ябышырмын — Йоныңны туздырырмын, Урамны тутырырмын!
Аю курыккан да табанын ялтыраткан. Куян тагын мескенләнеп елый башлаган. Яныннан, чалгы күтәреп, бер Әтәч узып бара икән. Куянны күргән дә сораган бу:
— Ки-кри-күк! Ник елыйсың, Куянкай?
— Еламыйча ничекләр түзим, Әтәчкәй? Бар иде өем кабыктан, Төлкенеке — боздан. Яз җиткәч, Төлкенең боз өе эреп акты. Өйсез калгач, ялына-ялвара әрсезләнеп, өемә басып керде дә аннан үземне куып чыгарды.
— Юкка кайгырма, Куянкай, хәзер мин аның үзен куам.
— Юк, куа алмассың. Этләр дә куып карадылар — чыгара алмадылар. Соры Бүре дә куып карады — чыгара алмады. Аю булып Аю да булдыра алмады. Сине инде әйткән дә юк. Чыгарам дип маташма да.
— Юк! Чыгарам, менә әйтте диярсең! — дип батырайган Әтәч.
Шулай дип, Әтәч өйгә таба киткән дә түшен киереп җырлап җибәргән:
Ки-кри-күк! Аягымда — кызыл итек, Җилкәмдә — чалгы. Төлкене чабарга барам, Мич башыннан төш, Төлке!
Төлке куркып әйткән:
— Хәзер! Киенәм...
Әтәч Һаман җырлаган:
Ки-кри-күк! Аягымда — кызыл итек, Җилкәмдә — чалгы, Төлкене чабарга барам, Мич башыннан төш, Төлке!
Ә Төлке болай дигән:
— Хәзер, тунымны гына киям...
Әтәч тагын:
Ки-кри-күк! Аягымда — кызыл итек, Җилкәмдә — чалгы, Төлкене чабарга барам, Мич башыннан төш, Төлке!
Төлке коты алынып мич башыннан сикереп төшкән дә — син күр дә мин күр — элдерткән генә... Ә Куян белән Әтәч өйдә рәхәтләнеп яши башлаганнар, ди.
|