Борын-борын заманда ук түгел, безнең көннәрдә генә Җир шарының бик матур бер җирендә бар ягын да җилләр җилләтеп, яңгырлар юып, кояшның да нурлары турыдан-туры төшеп, яндырып-көйдереп тора торган тау булган. Әлеге тауда үләннәр кыска гына буйлы, чәчәкләр дә бик зәгыйфь кенә икән. Чөнки гел исеп торган җилләргә, бәреп яуган яңгырга түзү авыр булган.
Менә шул тау итәгенә беркөнне җилләр белән бер орлык очып килгән. Орлык үләннәр арасында бер урын тапкан да шунда калган. Шул минутта ук шифалы җылы яңгыр яуган , кояш чыгып, рәхимле нурлары белән җирне җылыткан, орлык тишелеп чыккан. Көн үскән, төн үскән һәм бик матур бер Чәчәк кыз булып җитешкән. Ләкин Чәчәк ялгызы икән. Ул бик ямансулаган, таңны да берьялгызы каршылаган. Кояшның иртәнге алсу нурларында да бер-үзе генә коенган, шәфәкъ нурларында да үзе генә кызарып утырган. Усал җилләр чыкканда аның күбәләк канатыдай юка нәфис таҗларын өзәрдәй булып йолыккалый икән. Андый минутларда Чәчәк кызга бигрәк тә авыр була. Шулай итеп, көн артыннан көн үткән, Чәчәк һаман ялгызы, ди.
Бердән бер көнне тау битен, аның итәген койма белән әйләндереп алганнар. Чәчәк кыз койманың эчке ягында калган. Монда инде җил аны ул кадәр кыерсыта, йолыккалый алмый икән. Бакчага берсеннән-берсе матуррак агачлар, куаклар, үләннәр утыртканнар. Чәчәк кыз янына гына озын сабаклы, киң яфраклы үлән туры килгән. Үлән егет беренче минутта ук Чәчәк кызны күреп алган.
– Бу минуттан син бервакытта да ялгыз булмассың, – дигән ул Чәчәк кызга.
Чәчәк кыз кояш нурларына күмелеп кызарынган, башын түбән игән. Усал җилләр искәндә, Үлән егет киң яфраклары белән Чәчәк кызны җилдән, салкыннан саклап тора икән. Чәчәк кыз көннән-көн матурланган, аның таҗлары төсләрен тагын да балкытып, елмаеп кына тора икән. Иртән Үлән егет киң яфракларына чык тамчыларын җыеп куя, көн уртасы җиткәндәрәк, кояш бик нык кыздыра, сусаудан тәкать калмый башлаганда гына, ул чык тамчыларын Чәчәк кызга сибә икән.
Бу кадәр матурлыкны бал кортлары да күреп алганнар. Алар җирнең төрле почмакларыннан Чәчәк кызны күрергә очып килгәннәр. Чык тамчылары гына эчеп, җил-яңгырлар ышыгында гына яшәгән Чәчәк кыз гел балдан гына тора икән. Бал кортлары Чәчәккә кунып, аның серкәләрен ияртеп, илнең төрле почмакларына очып киткәннәр. Җир йөзе озакламый тау итәгендәге бакча эчендә үсеп утырган Чәчәк кызга охшаган матур-матур чәчәкләр белән тулган. Иртән алар, җай гына селкенеп, таң җилләре аша Чәчәк кызы белән Үләнгә сәлам җибәрәләр икән. Бу вакытта җир өсте дә әйтеп бетергесез матур чыңга, бернинди сүз белән аңлатып була алмаслык моңга күмелә икән. Әнә шул көйне ишетеп калу өчен сандугачлар сайрауларыннан туктый, яфраклар да лепердәшми, барлык бөҗәкләр, кортлар эшләреннән туктап, тынып калалар икән.
Әлеге бакча, бөтен җан ияләрен, бар тереклекне шатландырып, көннән-көн матурлана гына бара, ди. Андагы матур чәчәкләр беркайда да юк икән. Чөнки андагы чәчәкләрне кыю Үлән егетләре барлык авырлыклардан, усал җилләрдән, артык кызудан саклап көне-төне сакта торалар, ди. Ул бакчага бары тик күңелләре бик чисталар гына, матурлык өстәргә теләкләре булганнар гына керә ала икән. Керә алганннар ул бакчадан үзләренә әйтеп бетергесез көч-куәт, дәрт-дәрман алып чыгалар, ди.
Нәбиуллина Илүсә Салих кызы Мөслим районы Баек авылында туган.
Беренче каләм тибрәтүе мәктәп елларында башланып китә. Алабуга педагогия институтын тәмамлап Әлмәткә эшкә килә. Балалар бакчасында, мәктәптә, аннан Әлмәт таңнары» газетасында эшли. Хәзер Әлмәт татар гимназиясендә балаларга журналистика серләрен өйрәтә.
2004 елда «Миләш тәме», 2006 елда «Җанкаем» дигән китаплары нәшер ителде.
Балаларга бүләк = Подарок детям.– Казань: Рухият, 2007.– 208 с.
|