Вторник, 29.07.2025, 08:01:19   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре
1 2 »
        29. УЗА ГОМЕР

Мөнәҗәтләр укыйм әле, тыңласагыз күңел салып.
Узган гомерләрне уйлап утырам хәйранга калып.

Бу агачлар бөгелә икән, ботаклары кая икән,
Бу агачлар минем кебек сагынып-саргая микән.

Бу агачлар яфракларын салкын җилләр коя микән,
Минем йөземнең нурларын сагынулар жуя микән?
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

        13. ЕРАК БУЛДЫ ГАЗИЗ БАЛАМ
Балам иде, бәгърем иде, күз өстемдә кашым иде,
Сөйләргә сердәшем иде, ерак булды газиз балам.

Бала дигән газиз икән, кадерләрен белдем микән,
Күзем туя күрдем микән, ерак булды газиз балам.

Яшел яфрак гомер икән, ботаклары бала икән;
Аерылмак авыр икән, аерылдым мин алардан.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

        1. АЕРЫЛДЫМ ИЛЛӘРЕМДИН

Мөнәҗәтем сезгә улсын, дусым-ишем дога кылсын,
Догалары кабул булсын, фирак булдым туганнардин.

Ки яфрак яшь гомер икән, ботаклары бала икән,
Аерылмак бер бәла икән, фирак булдым туганнардин.

Әйа җыйгач, яшең күпме, түгелгән яфрагың күпме?
Бәнем тик сагышың юкмы, диеп сорыйм бән алардин.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

        165. РЕВИЗОР ГАБДУЛЛА БӘЕТЕ

Бисмиллаһи вә биллаһи, җитә корбан гаете,
Без укыйбыз, сез тыңлагыз Габдулла абый бәетен.

Башымдагы бүрегемнең алдын артка кимәдем,
Ревизиягә кергән чакта үләсемне белмәдем.

Кибет ишегеннән чыгып киттем өем ягына,
Кое буена җиткәчтен Пуки килде яныма.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 26.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

        154. БЕЗНЕКЕЛӘР АЛГА БАРА

Тарих мең дә тугыз йөз дә кырык бер ел, июньдә
Мимеч [1] тагын сугыш ачты җәйнең матур көнендә.

Авыл эче бәйрәм иде, һәркем тыныч, шат иде,
Басуларда иген-тару өлгереп килгән чак иде.

Нурлы кояш нурсызланды бу хәбәр килгән көнне,
Авылыбыздан бик күп кеше чыгып китте шул төнне.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 26.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

        144. МӘСКӘҮНЕ САКЛАУ БӘЕТЕ

Егерме икенче июньдә Герман сугыш башлады,
Күп шәһәргә, күп авылга килеп бомба ташлады.

Немецларның танклары трактор тик тырылдый,
Мәскәү янына килеп җиткәч, бар халыгы кырылды.

Гитлер бирә приказын Мәскәү шәһәрен алырга,
Солдатлары сөйләшәләр: ничек плен калырга?
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 26.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

        134. ГРАЖДАННАР СУГЫШЫ БӘЕТЕ

Мин язам, дуслар, баштан үткәнне,
Туган илемнән чыгып киткәнне.

Язамын, дуслар, гаеп итмәгез,
Минем юлымнан читкә китмәгез.

Мин язам, дуслар, юллар барганны,
Бөтен туганнар ялгыз калганны.

Калды барысы: әткәй, әнкәем,
Олы абыем, тагын энекәем.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 25.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

        132. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ

Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,
Сак белән Сокның бәетен ишетәсе.

Мәдрәсәләрдә пыяла ишек,
Сак белән Сокның бәетен ишет.

Әнкәй орышты тимер ук өчен,
Әнкәй орышты бигрәк юк өчен.

Җимнәр ташыйдыр кошлар басудан,
Әнкәй каргады безне ачудан.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 24.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

        119. СУГА БАТКАН ГАЙШӘ

Чәршәмбе көн кер юарга ник җибәрдең, әнкәем?
Барма, Гайшә, дигән булсаң, бармас идем, әнкәем.

Кулымдагы көмеш йөзек көнгә каршы эридер,
Тал чыбыктай зифа буем су төбендә черидер.

Өстемдәге камзулымны элеп куйдым казыкка,
Зифа буем үскән икән балыкларга азыкка.

Баткан чакта итәкләрем батадыр да калкадыр,
Муенымдагы тәңкәләрем су төбенә тартадыр.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 23.06.2025 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

        95. НИКОЛАЙ БӘЕТЕ

Петроград шәһәрендә яңа хөкем башланды,
Ах, залим Николай, син дә булдыңмы болай!

Николайның погоннары өзгәләнеп ташланды,
Ах, залим Николай, гаһдеңне [1] боздың бугай!

Күп халыкның канын түктең, анаңның сүзен тоттың.
Ах, залим Николай, күзләрең күрмәй бугай!

Күпләрне ятим иттең, күпләрне зәгыйфь иттең,
Ах, залим Николай, тозакка эләктең бугай!
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 11 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 23.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

        81. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ

Җиде байның җиде кызы, җидесе дә бер манир;
Илебездән чыккан чакта хәер бирдек бер талир.

Җиде байның җиде кызы кигән плюш түбәтәй,
Кара урманнан чыккан чакта иярттеләр пүнәтәй.

Җиде байның җиде кызы, җиде төндә тудык без;
Илебездән чыгып киткәч, кара урманда кундык без.

Өстебезгә-башыбызга егетләрчә киендек,
Мөдәррис: «Улларым»,— дигәч, шөкер, дидек, сөендек.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 6 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 22.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

        69. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ

Бисмиллаһи вә биллаһи, җитте корбан гаете,
Без язабыз, сез укырсыз, лашманчылар бәете.

Лашман эшенә китәбез, анда барып җитәбез,
Хөкүмәткә бик күп юан агачларны кисәбез.

Лашман эшен нужа диләр аннан кайткан кешеләр,
Кара урманда кар эчендә алар бар да өшиләр.

Лашманчылар кайтканда бик биртелеп кайталар,
Кара урманда кар эчендә землянкада яталар.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 15 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 21.06.2025 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

        61. СЕБЕР КИТКӘН ГАЛИ БӘЕТЕ

Тарих мең дә сигез йөздә туксан бишенче ел кергәч.
Безнең Гали Себер китте, бунтарь дип тотып биргәч.

Агач колодка кидереп озатканнар Галине,
Байгурага каршы әйткән, шунда икән гаебе.

Гали атлар җигәдер, кыйблаларга каратып,
Гали мескен Себер китте, йортын-җирен таратып.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 21.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

        51. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ

Общий перепись язарга отчетчиклар куелды,
Мәзкүр [1] язу хакында күздән яшьләр коелды.

Отчетчиклар бересе — мөселманнан Моратов,
Икенчесе — Иштирәктән [2] Шәрәфетдин Сәлимов.

Обжорский команда — алар кемнәр? — дисәгез,
Түбән юлда язармын, аңлатырмын белсәгез.

Справник бересе, становой дүртесе,
Сотскийның саны, юк, үрәтникләр алтысы.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 20.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

        49. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ

Тарих мең дә сигез йөз дә туксанынчы сәнәдә,
Тугыз авыл дәгъва кылды ышна җире хакында.

Губернатор киләдер колокол шалтыратып,
Балыкчылар йөгереп чыкты кулларын калтыратып.

Губернатор медале кояшка каршы ялтырый,
Губернатор килеп кергәч, Балыкчылар калтырый.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 20 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 20.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

        47. УРТА ТИГӘНӘЛЕ БӘЕТЕ

Тарих меңдә сикез йөздә йитмеш тугызынчы ел эчендә,
Гаҗәп фетнәләр заһир булды [1] бәдре мөхәррәм [2] эчендә.

Мөкаддәрдә язылгандыр безнең ниләр күрәсе:
Урта авылга [3] җыелды бөтен галәм түрәсе.

Урта авылның су буенда солдатлар ут ягалар,
Бу бәетне тыңлаңызлар, гыйбрәт булсын, агалар!
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 11 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 19.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

        42. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ

Маһи шәриф аеңда [1] бер төш күрдем сәхәрдә [2],
Ул төшемне әйтгүләргә калды башым хәтәргә.

Уфа дигән каланың урамнары озындыр,
Солдат алына торган йортның тышкы ягы кызылдыр.

Уфа юлы имәнлек, имәнлеккә кермәдек,
Приемга кермәенчә кем китәрен белмәдек.

Приемга керттеләр, алгы чәчем алдылар,
Хәмидулла исемен җуйдылар, солдат исемен куйдылар.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 19.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

        38. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ

Без авылдан чыкканда азан әйтеп калдылар,
Унсигез көн сугышкач, безне плен алдылар.

Җомга көнне кич берлән без сугыша башладык,
Германлылар чолгап алгач, мылтыкларны ташладык.

И туганнар, кулым талды мылтык тотып атканда,
Бу назымны [1] бән яздым плен төшеп ятканда.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 19.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

       29. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ

Тарих мең дә тугыз йөз дә ундүртенче сәнәдә,
Герман белән сугыш чыкты урак өсте җәендә.

Тау башында тимер бүкән, типкәләмә, Николай,
Без чыгарган бәет түгел, үпкәләмә, Николай.

Германнарның туплары ватадыр ла зур ташны,
Без дә болай йөрмәс идек, син, ашадың бит башны.

Машинада килгән чакта ашамадык ашларны,
Шушы Николай кяфер сатты безнең башларны.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 18.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

       22. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ

Бисмиллаһи вә биллаһи, бәет яза башладым,
Ир уртасы булганда туган илне ташладым.

Тарих мең дә тугыз йөз дә дүртенче ел эчендә
Илемездәя чыгып киттек шәувәл ае башында.

Безнең йортның капкасы эчке якка ачыла,
Күрең хакның тәкъдирен: нәфәка кая сачыла.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 15 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 18.06.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

1-20 21-25
Календарь
«  Июль 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz