81. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ
Җиде байның җиде кызы, җидесе дә бер манир; Илебездән чыккан чакта хәер бирдек бер талир.
Җиде байның җиде кызы кигән плюш түбәтәй, Кара урманнан чыккан чакта иярттеләр пүнәтәй.
Җиде байның җиде кызы, җиде төндә тудык без; Илебездән чыгып киткәч, кара урманда кундык без.
Өстебезгә-башыбызга егетләрчә киендек, Мөдәррис: «Улларым»,— дигәч, шөкер, дидек, сөендек.
Җидебезгә җитмеш сумлык туныбызга тыш алдык, Илебездән чыккан чакта бер ходайга ышандык.
Каргалының урамында карга бастым боз диеп, Унике ел укып чыктык, белмәделәр кыз диеп.
Мөдәрриснең олы улы алып китте мунчага, Кыз икәнебез беленде су илткәндә мунчага.
Нарат койманың буенда кара сыер пошкырды, Вафа мулла куркуыннан азан әйтеп кычкырды.
Ак мәчеткә яптылар, көн-төн безне саклыйлар, Арада аңлы халык бар, безне азрак яклыйлар.
Мәчеттән кеше таралды, тавыш-тыннар басылды, Кара бураннар туктады, төнлә һава ачылды.
Каргалыны, чыккан чакта азрак этләр өрделәр, Фатир сорап эндәшкәчтен, без икәнне белделәр.
Җидебезгә өч гөрәңкә сары май алдык беленгә; Вафа мулла беребезне алып калды киленгә.
82. ИКЕНЧЕ БӘЕТ Мәсҗет алды карадыр, тузан очып барадыр; Һәфте дөхтәр [1] китап укый, мулла хәйран каладыр.
Алтын тәхет эченнән очып чыкты ике кош, Сиксән шәкерт арасында укып йөрдек җиде кыз.
Илемездән чыккан чакта картлар калды урамда; Мәдрәсәгә барган чакта җидәү кундык урманда.
Мулла сабак биргән чакта кызлар тора тирәмдә; Ул кызларны сорасагыз — Каргалыда чирәмдә.
Урманнардан чыккан чакта кошлар сайрый моңаеп; Мулла сабак биргән чакта кызлар тора тураеп.
Хәзрәтнең туры айгыры кешнидер лә сарайда, Бәдриҗамал илен сагынып бөгелеп төште бер айда.
Карчыга йонын коядыр, канатларын кагынып; Бәдриҗамал саргаядыр, үз әнкәсен сагынып.
Кызлар сабак укыйлар беренә бере карашып; Кыз икәнемез беленгәч, шәкертләр йөри сорашып.
Хәзрәтнең айгырына тезген алдык ишәргә; Кызлар бергә киңәш иттек яшерен качып китәргә.
Каргалының урманында сачебезне алдырдык; Җидәү барып, алтау кайттык, беребезне калдырдык.-
Кызарып кояш чыкканда Бәдри билен буадыр; Хәзрәтнең бер килене Бәдриҗамал буладыр.
83. НАДАНГА БИРЕЛГӘН КЫЗ БӘЕТЕ
И халаек, олуг-кече, язам сезгә бер бәет, Гашыйкның хәлләрен барча кызлар белсеннәр, диеп,
Бу гашыйклык хәлләре авыр икән, аңлагыз, Гашыйк булса кызыгыз, һич гаҗәпкә калмагыз.
Кызларның гашыйк булмакы гаҗәп түгел, белегез, Гәрчә булса кызларыгыз, галимнәргә бирегез.
Мисле нурлы кояштыр галимнәрнең йөзләре, Бал, шикәрдән татлыдыр һәм аларның сүзләре.
Ошбу сүзнең аслыны, бар халаек, аңлагыз, Гәрчә булса кызларыгыз, тәмуг утына салмагыз!
Зифа буем үсеп җиткәч, әткәй бирде наданга, Надан егетләр саналыр шайтаннан да яманга.
Надан ятса йокыга, каткан тунын ябыныр. Йокысыннан уятсаң, бусагага абыныр.
Галимә кызны бирсәләр әгәр надан егеткә, Мисалы: җәүһәр парәсен ташладылар бер эткә.
Әткәй үзе надан булгач, галим кадерен белмәде, Теле нәсих [2] сүзе сәхих [3] бер шәкерткә бирмәде.
Хак тәгалә хәзрәте салды безгә казасын. Яучы булган бәдбәхетнең ходай бирсен җәзасын!.
84. ӘТКӘЙ БИРДЕ ЧИ НАДАНГА
Алтын микән, көмеш микән бишмәтемнең баулары, Надан ярның кочагында сызыла йөрәк майлары.
Наданнарның бармаклары сазда үскән тал кебек, Галимнәрнең һәрбер сүзе шикәр белән бал кебек.
Мәдрәсәнең түренә очып кундым кош булып, Сиксән шәкерт арасында укып чыктым кыз булып.
Өстемдәге бишмәтемне Бәхтияр шәкерт печкәндер [4], Әткәй мине һичкемгә дә сиздермичән эчкәндер.
Бәхтияр бара намазга урам аша мәчеткә, Бәхтиярны янып сөйдем мәдрәсәдә-мәктәптә.
Бәхтияр биргән бүләкнең эче-тышы мамыктыр, Эчем-тышым кайнар уттыр, ятар урыным тәмугтыр,
Әтекәйнең бакчасында алмагачы каерылсын, Әти үлгәч, гүргә кергәч, иманыннан аерылсын.
Бәхтияр шәкерт китап укый мәдрәсәнең түрендә, Әткәй бирде чи наданга, җәза күрсен гүрендә.
85. МОҢЛЫ КЫЗ ГАЛИМӘ БӘЕТЕ
Кайгы-хәсрәт һич күрмәдем мин яшь сабый чагымда, Уйнап-көлеп буйга җиттем әнкәем кочагында.
Үсеп җиткәч мин буйга, әткәй килгән бер уйга, Шатлык алган бар дөньясын, хәзерләнәдер туйга.
Ай-һай, газиз әткәем, үз кызым дип белмәдең, Карт кешегә биреп куйдың, мин дигәнгә бирмәдең.
Әткәй, синең ак өеңдә яулык чиктем түрендә, Чегән кебек картка бирдең, ни әйтерсең гүреңдә.
Иртән кәккүк кычкыра өй артында бакчада. Әткәй, мине картка бирдең, алдандың шул акчага.
Безнең суның буенда чәчелеп ята чуер таш, Миргалидә черер микән зифа буйлы кара каш?
Торомтаишның буенда, биек үскән камышы, Галимәне алып китәр картка тию сагышы.
Ары карасам да юк, бире карасам да юк, Су буена суга баргач, алып китәр егет юк.
Сокланмаган кеше юк кама кебек кашыма. Хушбуй сатып аласы юк, җофар мае башымда.
Менә карт Миргали килде алма битем үбәргә. Шәһит үтмәм диеп куркам ачы [5] ашап үләргә.
Әллә, дөнья, үчең бармы, әллә үчең аласың, Җәзалыйсың, җәфалыйсың газиз адәм баласын.
Исәплимен, уйлыймын, котылырга эрәт юк. Кереп отказ бирер идем, бер яктан да терәк юк...
86. КИЛЕН КЕШЕ БИЧАРА Бисмиллаһи вә биллаһи бу бәетнең башлары, Калган-салма, суык чәй — киленнәрнең ашлары.
Килен кеше — ким кеше, юктыр аның тиңдәше, Каенанасы орышып йөри, ярамаса бер эше.
Килен кеше бичара япма буа биленә, Юк гаебен бар итеп әләклиләр иренә.
Килен кеше бичара эчә чәйнең сыегын, Каенанасы бигрәк усал, таба эшнең кыегын.
Каннә [6] чыга келәткә, он өресе [7] карарга, Каенсеңел сәке ачадыр сөт өсләре яларга.
Каената — ир кеше, керсә була, чыкса юк, Каннә белән каенсеңел буе зифа, бите — юк.
87. КЫЗ САТУ БӘЕТЕ
Бисмилла дип башлыймын ошбу бәетнең башын, Яшь үк кызларны саттылар, исәпкә алмый яшен.
Тарих мең дә тугыз йөз Дә шул җиденче елларда, Мескен кызларны алдылар унберенче гыйнварда.
Безнең илнең картлары дога кылсын безләргә, Бер мөнәҗәт язып бирим кыз сатканын сезләргә.
Әткәй, бәне саттың син, бер дә бала итмичән, Газиз башымны саткачдин, нихәл итим китмичән.
Уналтыдан бәни саттың, яшем җитми никахка, Газиз әткәем сатты ла бигрәк тә еракка.
Безнең әткәй кавын чәчкән буа буе бакчага, Әткәй бәне саткандыр йөз унбиш сум акчага.
Чәршәмбе көн иртә белән килделәр бәни алырга, Бер аллага күп сыгындым туган илдә калырга.
Иртә белән чыгып киттек шул Тәтешнең юлына, Газиз әткәем сатты ла. шул бәндәнең кулына.
Әнекәем егълыйдыр, бәбкәем инде китә дип, Минем әткәй акча ала, китәр вакыт җитә дип.
Иртә торып тышка чыктым, кояш чыга кызарып, Шул нинди бәдбәхет бәндә табыш итә кыз сатып.
Персиян мылтык, коргандыр ак куянны атарга, И әткәем, нихәл кирәк газиз кызың сатарга?!
Һавадагы очар кошны кыен икән атуы, Бер бәндә кулына төшкәч, инде булмас кайтуы.
Әй әнкәем, туганнарым, бик егълашып каласыз, Газиз балагызны сатып, йөз унбиш сум аласыз.
Унҗиде кыз чыгып киттек, урын юктыр ятарга, Без мескенне алдылар базарларда сатарга.
Мине сатып акча алганда тыеп булмый яшемне, Мисле хайванга охшаттылар минем газиз башымны.
Мине әткәй илтеп бирде Тәтеш дигән калага, Минем газиз башымны бирделәр шул далага.
И әткәем, кызың булып, шушы илләргә бирмәдең, Газиз кызыңны саттың, балам дип тә белмәдең.
Газиз әткәм, ни кушсаң да, риза булам эшләргә, Болай сатылып китәсем керде бәнем төшләргә.
Зинһар өчен сатма дип, бик егъладым әткәмә, Ерак җирдән сәлам яздым дога теләп әнкәмә.
Китәсе көннең кичендә бер дә тәгам капмадым, Туган илемдин китмәскә бер дә хәйлә тапмадым.
Китәр вакыт җитте дигәч, нурлы йөзем карала, Безнең газиз башларыбыз ерак җиргә бара ла.
Безнең буа буенча казлар очар кагынып, Һәрвакытта аны ишеткәч, бик егълармын сагынып.
Әткәй озатып киткәчтен, карадым бер каерылып, Газиз әнкәм, туганнарым калдылар ла аерылып.
Без чыгасы кичләрдә бигрәк яңа ай туган, Газиз балаңны сатасың, әткәй, сиңа ни булган?
Безнең бакча буйлары икешәрләп әйләнгән, Бармас идем ерак җиргә, сачем шунда бәйләнгән.
Биек тауның башында үсәдер лә яшь үлән, Бер киткәчтен кайту булмас, үлсәм дә шунда үләм.
Чыгып киттек илебездән газиз шәгъбан аенда, Бәне әткәй тотып бирде, белми фәкыйрь, баен да.
Әткәй барды муллага, кыз яше туламы дип, Задатка акча алдылар, кызны алмыйча китәр дип.
Сатып алгандыр бу кеше нинди җиргә бирергә, Хак тәгалә язган икән хайван кебек йөрергә.
Карчыга кошның баласы төшәр микән тозакка? Бу кызларны сатулары китәр микән озакка?
Безнең елга буенда ак куяннар ятадыр, Бу ачлыкта күп хәлләр бар: адәмне адәм сатадыр.
Ачлык булды илләрдә, иген үсми җирләрдә, Ерак җирләргә саттылар, белмим нинди диннәргә.
Әй, әткәем, әнкәем, бәни утка аттыгыз, Бала дип тә белмәдегез, мисле хайван саттыгыз.
Кайнаган чәй, кайнар чәй, эчсәм йөрәгем юа, Мисле хайван куган кеби, газиз әткәем куа.
Хайван алган барышниктәй, күп кыз җыйган башыгыз, Кемгә генә төшәр икән егълаган күз яшемез.
88. ХӘМИДӘ БӘЕТЕ
Иртән тордым, битем юдым, кершән яктым битемә. Әллә ниләр булыр кебек — яшь йөрәгем җилкенә.
Абзыкаем кайтып әйтте: «Хәмидә, уракка бар», — диеп. Әфисәргә сатты мине: «Менә сиңа яр», — диеп.
Күрше хатыны йөгереп чыккан: «Хәмидә, кая барасың?» Бер дә уйламаган идем буем ятка буласын.
Абзыкаем кереп әйтте урман буена уракка. «Син бармыйсың бит уракка, башың китә еракка».
Ызан буйлап мин йөгердем калошларым калганчы. Абзыкайга мин ышандым көймәгә тотып салганчы.
Кандай ла ефәк яулыгым әфисәр муенына нур булды; Камышлардан зифа буем әфисәр куенында хур булды.
Абзыкайның пар атлары улак төбен кимерә; Хәмидәнең инәкәсе балам дип үк тилмерә.
Йөгереп кердем ак мунчага, бастым кара күмергә. Абзыкаем мине сатты, үзе дә елар гомергә.
Кулымдагы алтын балдак кояш күзенә эресен. Камышлардан зифа буем тал төбендә чересен.
89. ЗӨЛХӘБИРӘ Әрбагый [8] итеп чыгардылар Кичү [9] илләренең имамын; Мостафа мулла, йөзе кара, Кәртле уйнап оттырган малын.
Мостафа мулла өстәлендә Пар самоварлары кайныйдыр; Мостафа мулла, йөзе кара, Түрә белән кәртле уйныйдыр.
Зөлхәбирә күлмәк тектергән, Итәгенә ука тоттырган; Мостафа мулла, йөзе кара, Кәртле уйнап кызын оттырган.
Тугыз пакуска — кырык эшче Ничек сыяр микән бу буйга? Мостафа мулла — бик дәү мулла, Ничек түзәр микән бу хурга?
Әткәем, базарга барсана, Мыскаллы ла ефәк алсана; Әткәем, сиңа шул гозерем — Исправниктан йолып алсана.
Исправник штуф сайлыйдыр Зөлхәбирә кызга күлмәккә; Мостафа мулла сыйлар куйган Түрә киявенә хөрмәткә.
Мостафа мулла өстәлендә Исправник кәртле уйныйдыр; Зөлхәбирә кызның нурлы йөзен Исправник күреп туймыйдыр.
Зөлхәбирә тасма алдырган Арт итәгенең буена; Туганнарым, чыгып карасагыз, Тугыз түрә килгән туема.
Туган йортларымнан егълап чыктым Төрле исәпләрне исәпләп; Биек повозкага күтәреп салгач, Исправник алды кочаклап.
Зөлхәбирәне исправник Тугыз түрә белән алгандыр; Җыен да ла түрә арасында Зөлхәбирә ничек калгандыр.
Арча суларының буйларында Җем-җем итә балык кабыгы; Туган авылымнан чыгып киттем, Шунда булды дөнья тамугы.
Мостафа мулла атлары Арча курпыларын таптыйдыр; Кичү илләренең халаегы Зөлхәбирә кызны мактыйдыр.
Кичү картлары тетридер Исправник аяк типкәндә; Барча халаек егълап калды, Зөлхәбирә чыгып киткәндә.
Мостафа мулла өстәлендә Бар да исправник тәңкәсе; Зөлхәбирә: «Сау булыгыз!» — дигәч, Өзелеп егълап калды әнкәсе.
Кичү картлары озаттылар Зөлхәбирә кызны Арчага; Түрә белән кәртле уйнамаска Гыйбрәтләр үк булсын барчага.
Зөлхәбирәкәйне Арчаларга Сотскилар алып бардылар; Исправник янына кертәбез дип, Яшь йөрәккәйләрен ярдылар.
Арча суларының буйларына Ак чабаклар чыккан сәйранга; Зөлхәбирә үзен үзе чалгач, Барча халык калды хәйранга.
Арча суларының буйларында Былбыл кошлар оча һавадин; Зөлхәбирә кызны сорасагыз, Үтеп китте фани дөньядин.
Зөлхәбирә кызны күрергә дип, Сотскилар барды җыелып; Зөлхәбирә үзен үзе чалгач, Исправник төште егылып.
Зөлхәбирәнең бу хәлләре Кичү илләренә фаш булды; Зөлхәбирә үзен үзе чалгач, Исправник эче таш булды.
Мостафа мулла бакчасында Исправник атлар уйната; Зөлхәбирә матур әнкәсенең Китте хәсрәт гомер буйлата.
90. АКУЛИНА БӘЕТЕ
Мең тугыз йөз икенчедә бик күп халык аңлаган: Акулина матурланган, ике бите нурланган.
Акулина керләр юган, киртәләргә элмәгән, Җамалетдингә мәхәббәтен кемгә әйтергә белмәгән.
Кулларында яшел чыбык, сабый уйный камчы итеп, Акулина өзелеп әйтә Җамалетдингә, алчы, дип.
Җамалетдин ышанмыйдыр Акулина сүзенә, Өнемме бу, төшемме дип, сөаль бирә үзенә.
Уналтынчы декабрьда...[10] берлән булган ул, Шул көнне шәфәкъ баткач, Җамалетдингә килгән ул.
Салиха апа өзелеп җылый, зур бәлагә калдык дип, Альхири [11] жалоба биргән, Җамали урлап алды дип.
Хәдичә дип исем куеп, Җамалетдингә килгән, Сигез яулык вә дүрт күлмәк кызлар иганә [12] биргән.
Якшәмбе көн Хәдичәнең киткәнен дә белгәннәр, Справник, становой алырбыз дип килгәннәр.
Хәдичә исеме бирелгәч тә чулпы таккан артына, Становой, урядниклар килгән аның йортына.
Чулпы вә тәңкәләр тагып Хәдичә йөри чыңгырдап, Справник үзе килгән, бармаганга аптырап.
Хәдичә үзенең җанын сатмый нинди малга да, Справник нәзер әйтә ике очтагы муллага.
Хәдичә бара суд каршына, фатихада булыгыз, Хәлегездә булган кадәр хәйре ихсан [13] кылыгыз»
Становой мактанадыр: «Хәдичәне алам»,— дип, Хәдичә мескен үксеп җылый, Җамалидан калам дип.
Начальниклар килделәр, сугыш, санат кылдылар, «Хәдичәне алабыз»,— дип, күп гайрәтләр ордылар.
Кылыч тотып гайрәт белән төркем-төркем керделәр, Хәдичәнең бәхете өчен авыллар каршы тордылар.
Хәдичә җавап бирәдер справник каршында, Ике урядник, алтмыш солдат тора ишек алдында.
Иртән торып тышка чыксам, нарат башы шаулаша, Хәдичә судка барганда, бөтен халык җылаша.
Каты булды сүзләре, чагыр [14] булды күзләре, Кыз җавапта нык торгачтын, калмады һич сүзләре.
Становой эчкә кереп, капка-ишекне каплады, Хәдичәне йорт эчендә күп хатыннар саклады.
Солдатларның өсләренә кигәне соры чикмән, Яратканына барырга нинди газаплар чиккән.
Хәдичә белән Җамали бергә гомер иткәннәр, Котырган этләрдән качып, Урал буйлап киткәннәр.
91. СӘРБИ БӘЕТЕ
Каюм бай ясаткан зур машина, Тугыз ат әйләнә кругта, Унсигез ел хезмәт биреп тордым, Җанымны алдылар прудта.
Каюм байның кара атлары Юлга гына чыкса кешнәшә; Каюм байның хатыны Әйшәбикә, Суга чүвиек [15] диеп киңәшә.
Каюм байның җиккән туры аты Юргалый да китә тар юлга, Сәрби әйтә: «Инде, Каюм абзый, Тагын да калдыр ла бер елга».
Каюм бай, мут кеше, гашыйк булган Сәрбиҗамал кара кашына; Каюм бай хатыны, йөзе кара, Ничек барыр ходай каршына.
Сәрби башында ука калфак, Кайсы кибетләрдән алгандыр; ' Сәрбине прудка ташлаган соң, Киемнәре читтә калгандыр.
Каюм бай ясаткан зур машина, Тугыз ат әйләнә кругта, Сәрби лә туташны эзләсәгез, Агачлык эчендә — прудта.
92. МӘГЪСҮМӘ БӘЕТЕ
Бисмиллаһи вә биллаһи, җитте корбан гаете, Без әйтәбез, сез тыңлагыз Мәгъсүмә кыз бәете.
Мәгъсүмә ятим калып, матур булып үскән ул; Матур булып шул муллага яхшы хезмәт иткән ул.
Карама дуга, җиз боҗра становой атында; Становой нигә килгән? — Мәгъсүмә хакында.
Становойның дугасы кояш кебек ялтырый; Үрәдник җавап алганда, Хәбир мулла калтырый.
Хәбир мулла өй түбәсеннән канлы чалбар тапканнар, Маһибиби абыстайны баструкка япканнар.
Хәбир мулла — ил мулласы, капка төбен саклыйдыр, Хәбир мулла кыз үтергән, куяр җирен тапмыйдыр.
Хан юлыннан [16] дүрт эт кайта, дүртесе дә котырган; Хәбир мулла хезмәтчесен — эшче кызын үтергән.
Мәгъсүмә, ник кайтмыйсың туганнарың өенә? Баш котылды бәладин дип, Хәбир мулла сөенә.
Хәбир мулла кесәсенә вак акчалар тутырган; Мәрхүмәкәй Мәгъсүмәне абзарында үтергән.
93. ЯТИМӘ АСРАУ
Ата-анадан ятим калдым, яшем үсә бәнем һәр дәм, Хәлем авыр, бик аяныч, юк миңа каян да ярдәм.
Килеп кердем бер байларга, кечек буем, тугыз яшьтә, Һаман михнәт, һаман газап уты ява минем башка.
Ятам соңда, торам иртә, кая туйганчы бер йокы, Бәнем тиңләр укый бар да, кая инде бәңа уку.
Кичәләрдә ятыр булсам, кая мендәр, кая юрган, Авырсам да, егласам да һич юк хәлемне сораган.
Кисәм өскә — бер бишмәтем, кырык төрле ямау салган, Ашый торган бәнем ашым уракчы, эшчедән калган,
Йөретәләр алар мине көн буенча йомышка, Тагын җитмәсә йөз төрле тула ялган минем өскә.
«Ник урладың фәләнне?»— дип бикә сүгә бәне чукып, Авыз ачып дисәм бер сүз, кыйный тибеп, сачем йолкып.
Гомер үтә керләр юып, утын янә сулар ташып, Бу хәлләрне бер уйласам, акыллардан китәм шашып.
Бөтен тәнем тула янды, кидермиләр кием өскә, Яна бәгърем, көя кальбем, сыймыйдыр аһларым эчкә.
Ая, раббем, риза кыйлгыл бу бәндәңә рәхим рәхмәт. Калебләре катты таштай, аларда калмады шәфкать.
Күрмәс идем боларны мин, атам-анам тере булса. Укып кеше булыр идем, миңа бәхет кошы кунса.
94. МОҢЛЫ ХАТЫН БИБИГАЙШӘ
Кайгы-хәсрәт күрмәдем яшь үсмерли чагымда, Уйнап-көлеп үстем мин үз әнкәм кочагында.
Үсеп җиткәч мин буйга, әнкәй килгән бер уйга, Шатлык алган бар дөньясын, хәзерләнәдер туйга.
Күп үтмәде — туй булды, өйгә кодалар тулды, Озакламый мулла килде, никахы да укылды.
Шулай итеп, яшь килен булып китте кыз башым. Шатлыкларым кайгы булды, кемгә төшәр күз яшем.
Яшь вакытта уйлый идем гел рәхәт күрермен дип, Балаларым, семьям белән шатланып йөрермен дип.
Ирем яшь хатын алды минем өскә көндәшкә, Көндәш утында яндырды, карамады күз-яшькә.
Зөләйхаң да артык түгел миннән артык карарга; Бар көчемне сарыф иттем син җаныйга ярарга.
Гөнаһым синең хакта, ир хакыңны куймадым. Син никадәр сөймәсәң дә, мин сөюдән туймадым.
Син шулай да күрсәтмәдең миңа якты йөзеңне, Ишетмәдем синең бер дә йомшак, тәмле сүзеңне.
Хезмәтемне кызганмадым, караң ап-ак тоттым мин, Син миңа җәфа кыйлсаң да, барысын да йоттым мин.
Матурлыгым, зифалыгым бар да иде җирендә, Эшли идем ни жушсаң да, калдырмадым берен дә.
Алай да мин синнән риза, үләм синең юлыңда, Кызганамын: балаларым кала көндәш кулында.
Көндәшемдин сакла яхшы — сукмасын да какмасын, Әгәр сукса я орышса, ата булып якла син.
Көндәшемдин яхшы сакла күз нурларымны зинһар, Тәрбия кыл син аларны, синдә аларның хакы бар.
Өс-башларын яхшы кара, тишек-ертык булмасын, Ятим булып моңаймасын, күңелләре тулмасын.
Вакыт җиткәч бир мәктәпкә, укыр-язар, хат таныр. Китап укыр, коръән ятлар, минем рухым шатланыр.
Дөнья эшен эшли белсен, буш калмасын һич нидән, Урак урсын, чалгы чапсын, куя белсен һәм кибән.
Балаларым, бәгырьләрем, укымыйча калмагыз, Надан булып, үзегезне михнәт утына салмагыз.
Балаларым, бәгырьләрем, калдыгыз ла анасыз, Үги ана учагында инде сезләр янарсыз.
Балаларым, бәгырьләрем, калдыгыз ла моңаеп, Үги ана бик зәһәрле, табар бердин мең гаеп.
Васыятем әйтеп беттем, үлсәм дә үкенмимен, Кабан күленә батамын, көтсәгез дә килмимен.
Мәрхәмәтсез явыз дөнья җәфа салды башыма, Җиткермәде, алып китте егерме биш яшемдә.
______________________________________
1. Һәфте дөхтәр — җиде кыз. 2. Нәсих — үгетләүче, яхшылыкка өндәүче. 3. Сәхих –чын, нурлы. 4. Печү — кисү. 5. Ачы — агу. 6. Каннә — каенана. 7. Он өресе — көрпә. 8. Әрбагый — бәет итеп. 9. Кичу — авыл исеме. 10. Бу урында кулъязма танылмый. 11. Альхири — архиерей. 12. Иганә — ярдәм, булышлык. 13. Хәйре ихсан — кешегә яхшылык. 14. Чагыр — чуар, төрле төсле. 15. Чүвиек — чөйик, ыргытыйк. 16. Xан юлы — җирле атама. |