Четверг, 13.11.2025, 08:00:32   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 23 » ШӘХСИ ФАҖИГАЛӘР
ШӘХСИ ФАҖИГАЛӘР
20:40:28
        119. СУГА БАТКАН ГАЙШӘ

Чәршәмбе көн кер юарга ник җибәрдең, әнкәем?
Барма, Гайшә, дигән булсаң, бармас идем, әнкәем.

Кулымдагы көмеш йөзек көнгә каршы эридер,
Тал чыбыктай зифа буем су төбендә черидер.

Өстемдәге камзулымны элеп куйдым казыкка,
Зифа буем үскән икән балыкларга азыкка.

Баткан чакта итәкләрем батадыр да калкадыр,
Муенымдагы тәңкәләрем су төбенә тартадыр.

Аучы мылтык атадыр, төтене җиргә ятадыр,
Матур Гайшә баткан дигәч, туе җылап кайтадыр.

Чәршәмбе көн мунча яктым, битем-күзем юарга,
Чәршәмбе көн кер чайкадым, газиз башым җуярга.

        120. ГАЙШӘ МАТУР БЕЛӘН ТАШЫЙК КАМИЛ БӘЕТЕ

Гайшә матур үсә торгач Агыйдёлнең буенда,
Басма сынып суга аккан язгы сабан туенда.

Уналтыга җиткән икән Гайшә кызның яшьләре,
Агыйделдә кер юганда суга киткән башлары.

Чәршәмбе көн кер юадыр, атна кичкә туй икән,
Озын чәчле, кара кашлы, нечкә зифа- буйлы икән.

Чайкый-чайкый юганда, беләкләре талмаган,
Басма сынып егылганда, бер кая тотыналмаган.

Алтынлаган яфрак алка елтыр-елтыр калкадыр,
Артындагы чулпысы авыр, су төбенә тартадыр.

Язгы сулар салкынлыкдин Гайшә мескен түзәлми,
Түзмәс хәлгә җиткәнлектән, кулын җәеп йөзәлми.

Гайшә апа суга төште, дип балалар чабыша,
Мескен Гайшә агып барган саламнарга ябыша.

Бата-калка агып барды алтмыш аршын чамасы,
Гайшә суга төште, дигәч, йөгереп төште анасы.

Идел тавы башларында ачык ишек бер кибет,
Шул кибеттән йөгереп төште, Гайшәм, диеп бер егет.

Ул егетнең, барса-килсә, Гайшәдә генә күзе икән,
Гайшә белән туйлашырга булган егет үзе икән.

Килеп җиткәч, зирәк егет чумган җирен күзлидер,
Тәвәккәлләп суга кереп, чумып-чумып эзлидер.

Мескен егет күп йөргәч,-арып талды хәлендин,
Җан сөйгәнен эзли-эзли, аерылды җанындин.

Зирәк егет Гайшә кызны алыр өчен мал биргән,
Үлсәм дә бер күреп калыйм, диеп суда җан биргән.

Гашыйк мәгъшук бер-берсенә кавыша алмый калдылар,
Тәкъдир буйлә икесе дә башны суга салдылар.

Нинди үкенечле үлем буйга үсеп җиткәндә!
Икесе дә суда вафат, туй була дип көткәндә.

Гашыйк Камил — булган егет, кызганмаган малын да,
Ахырында сөйгәне өчен кызганмаган җанын да.

Гайшә белән яшь егетне судан эзләп алдылар,
Моны күреп авыл халкы бар да хәйран калдылар.

        121. БАЛАМИШКИН БӘЕТЕ

Баламишкин агып киткән Кара идел буенча,
Агаларымны, балаларымны күрми калдым туйганчы.

Миннән калган сәгатемне балаларыма бирегез,
Газиз анам, газиз балам, миннән бәхил булыгыз.

Мишкин алма алдырган кунакларның ашына,
Кемнәр сәбәп булган икән бу бичара башына.

Галиевнең корпусында Баламишкин сәүдәсе,
Су өстендә череп беткән Баламишкин гәүдәсе.

Баламишкин нәрсәләре үзе үлгәч сатылган,
Почтадан түбәнрәк Баламишкин атылган.

Усиядән [1] хәбәр килгәч, карый киткән әнкәсе,
Су эчендә озак яткач, тарала башлаган гәүдәсе.

Ак куянның балалары йөгерә олы юл белән,
Мөкаддәрдә язылганны бозын булмый кул белән.

Финисадан [2] ясыйлардыр алтын йөзек кашлары,
Агым суда вәйран булган Баламишкин башлары.

Газиз әнкәм, газиз балам көткәннәрдер, кайта, дип,
Алмачылар килеп әйткән, Мишкин суда ята, дип.

Бу ел еллар җылы килгән, җылы буран бураган,
Баламишкинның гәүдәсе пароходка чорналган.

Мишкин чыгып киткән чакта өстәл тулы аш калды,
Анасының, баласының күзе тулы яшь калды.

Охотник мылтык атадыр, төтене җиргә ятадыр,
Баламишкинның гәүдәсе ком өстендә ятадыр.

Баламишкин, иртә торгач, сачен майлап тараган,
Баламишкинның гәүдәсен доктор ярып караган.

Иртә торгач, чыгып киттем, башыма бүрек алмаган,
Җай биргәндә юк әнкәем, агызыма су салмаган.

Биек-биек каралты, аның эче караңгы,
Үземне үзем аткан чакта ике күзем кан алды.

Өемнән чыгып киттем мин туганнарым белән дип,
Бөтен галәмнәр сөйләгән, Мишкин суда үлгән, дип.

Өстемдәге күлмәгемне газиз анам теккәндер,
Балаларым, туганнарым мин кайта дип көткәндер.

Җигә торган туры атымны күзем туеп күрмәдем,
Балаларым, бәгырьләрем, күзем туеп күрмәдем.

        122. ШӘМСЕКАМАЛ БӘЕТЕ

Латиф агай бакчасында су сибәдер суганга;
Шәмсекамал суга төшкән көтүчеләр куганга.

Иртә торып тышка чыксам, ишетелә бер азан;
Мишә суы болынында күтәрелде җеназам.

Латиф агай атлары талдин талга чабыша;
Шәмсекамал агып бара, талдин-талга ябыша.

Шәмсекамал артында дүрттер бөтен тәңкәсе;
Шәмсекамал суга төшкәч, үксеп егълый әнкәсе.

Шәмсекамалның күлмәге уем-уем уелган,
Шәмсекамалның битләре багор белән суелган.

Шәмсекамал итәге ике рәт тә өч рәт,
Шәмсекамалны күмделәр ястүләрдән кичрәк.

Карлыганга барганда салып куйдым тәңкәмне,
Суга төшеп үләр кичне төштә күрдем әнкәмне.

Әнкәй, иртә торсана, самоварны куйсана,
Доктор пычак кайраганда, әткәй, аркан торсана.

        123. КОЕ ЧИСТАРТУЧЫ ЗИННӘТУЛЛА БӘЕТЕ

Бисмиллаһи вә биллаһи, җитте корбан гаете.
Без әйтәбез, сез тыңлагыз, Зиннәтулла бәете.

Ян тәрәзә төбендә язу яза Җәбраил;
Сусыз кое төбендә җаным алды Газраил.

Алла диеп кычкырганым күп кешегә ишелде [3],
Бән коега төшмәс идем, билдин аркан чишелде.

Зиннәтулла коега төшкән, коеның валын алырга,
Газраил бәне ашыктырган коеда җаным алырга.

Безнең ызба башларың калай берлән япмадык;
Шул коедан алырга һич тә хәйлә тапмадык.

Безнең авыл турындин болыт чыкты каралып;
Кое төбенә төшеп җиткәч, зиһенем китте таралып.

Быел алган бүркемне чөйдин чөйгә элмәдем;
Бармас идем кое янга, үләсемне белмәдем.

Зиннәтулла бакчасында гөлләр үсә җил берлән;
Бән коеда вафат булгач, кайгырдылар ил берлән.

Зиннәтулла атлары коры улак кимерә;
Җыен халык арасында әткәй-әнкәй тилмерә.

Безнең әткәй бакчасында төрле кошлар сайраша;
Әткәй-әнкәй, балаларым бәнем өчен еглаша.

Безнең әткәй бакчасында борылып үскән бер каен,
Әткәй, әнкәй, балаларым еглыйдыр ла көн саен.

Бәндин калган атларымны агыр йөккә җикмәгез,
Бән коега төштем инде, чыгар диеп көтмәгез.

Зиннәтулла чәй эчәдер яңа ызбаның түрендә,
Зиннәтулла үлеменә приказ килгән күмәргә.

Җилсез көнне шаулыйдыр Агыйделнең камышы;
Әткәемә китте инде гомерлеккә сагышы.

Кое суы салкын икән, катырды ла тәнемне,
Сусыз кре төбендә газраил алды җанымны.

Бән коега төшкәндә карадым ла каерылып,
Газиз әнкәм, Газиз әткәм калды бәндин аерылып.

Безнең авыл — бай авыл, икмәк-тозга бай авыл,
Бәнем газиз сөягемә тордылар ла каравыл.

        124. ЯНЫП ҮЛГӘН ИКЕ ЕГЕТ БӘЕТЕ

Тарих мең дә сигез йөз дә илле тугызынчы елда
Ике балам шәһит булды ноябрь ахырында.

Минем атым карадыр, башын чайкап барадыр,
Ак келәтнең эчендә ике балам янадыр.

Галәветдин ничә яшендә? Чалма бүрке башында.
Галәветдин утта янды унҗиденче яшендә.

Әхмәтвәли ничә яшендә? Унбишенче яшендә,
Икәвесе дә һәлак булды сабак укыган чагында.

Атларымның җиме, беткән, улак төбен кимерә,
Ак келәтнең эчендә ике балам тилмерә.

Ак келәткә яткырдым кичтән ике баламны,
Ут ялкыннары чорнаган түбә-түшәм саламңы.

Ак келәтнең алдында асыл кием элмәдем.
Балаларым елап ята, нишлисемне белмәдем.

Һәркем нәрсәсен чыгара» шатыр-шотыр чабалар,
Ак келәтнең эчендә күмер булган балалар.

Чаллы башы янган чакта бик караңгы төн булды,
Бер сәгатьнең эчендә ике балам көл булды.

Шатыр-шотыр янадыр чормадагы миннекләр [4],
Әткәй яткырмаган булса, без дә янмас идекләр.

Йөгерә-йөгерә ташыганда су булмады елгада,
Ике балам янган чакта була яздым дивана.

Әхмәтвәли энекәем, янабыз ла, туганым!
Бездән калган киемнәрне хәергә бирең булганын.

Ак сарайның башында күк күгәрчен гөлдерди,
Безнең газиз башымыз бер сәгатьтә көл булды.

Ак итәкле күлмәгемнең кесә тулы хаты бар,
Бигрәк авыр, каргар идем, ата-ана хакы бар.

Мәдрәсәдә калды безнең сандык тулы китаплар,
Хак тәгалә күрсәтте лә дөньялыкта газаплар.

Безнең авыл өстеннән болыт чыкты каралып,
Келәт башы янып төште, өстебезгә таралып.

Күзем ачып карасам, келәт эче ут булды,
Әткәй, әнкәй, үкенерсез, ике балагыз юк булды.

Шиһап мулла атларын бәйләп куйган улакка,
Балаларын бикләп куйган, җибәрмәгән аулакка.

Ак өемдин торып чыктым, ятадыр ла баскычым,
Шиһап мулла үкереп җылый, табалмыйдыр ачкычын.

Шиһап мулла намазлыгы аршын ярым камыштыр,
Шиһап мулла хатынының эче тулы сагыштыр.

Биек тауның башында борылып үскән бер богдай,
Бер келәттә икәү яндык, иман бирсен бер ходай.

Чаллы суы киң судыр, йөзеп чыгып булмыйдыр,
Келәт ишеген бикләгәннәр, ачып чыгып булмыйдыр.

Сабый булып үскән чакта тирбәткәннәр бишектә,
Ак келәттә янган чакта ачмадылар ишек тә.

Шиһап мулла йөгереп чыкты, ике җиңен сызганып.
Ике егет карап калды, янасыз, дип кызганып.

Чаллы суы буенда, ала казлар кагына,
Әлеге мескен Шиһап мулла -балаларын сагына.

Гөл бакчасында гөл беткән, чия чәчәген кем түккән?
Шиһап мулла келәтенә ике дошман ут төрткән.

Чаллы суы буенда сайрый кошлар тезелеп,
Балаларым исемә төшкәч, мин елыймын өзелеп.

Чаллы суы киң судыр, колач салып йөзәргә,
Балаларым янып үлгәч, ничек итеп түзәргә.

        125. ТЕГЕРМӘНЧЕ ШӘЙХЕЛИСЛАМ БӘЕТЕ

Тарих мең дә тугыз йөз дә икенче ел эчендә,
Шәйхелислам вафат булды егерме сигез яшендә.

Елда ике гает була, берсе корбан гаете;
Без әйтиек, сез тыңлагыз Шәйхелислам бәетен.

Безнең елга сулары кыш көнендә катмады;
Орчык чолгап алгачтын, һич тә хәйлә тапмады.

Ук аттым бән һавага, тиде ала каргага;
Орчык чолгап алгачтин, ялвардым бән аллага.

Башымдагы бүркемне илле тиенгә алгандыр;
Газиз хатыным, балаларым тилмерешеп калгандыр.

Безнең әткәй тирмәненең биек икән ташлары;
Орчык чолгап алгачтин, суелып беткән башлары.

Быел сачкән игенемне күңелем биреп урмадым;
Әткәй-әнкәй, бәхил булыгыз, сезне күреп үлмәдем.

Агыйделнең буенда бар да шүре камышы;
Орчык чолгап алгачтин, һич чыкмады тавышы.

Безнең Бола буенда йөридер лә кәрванчы;
Бән кысылып үлгәндә булмады ла ярдәмче.

Биек-биек каралты, аның эче караңгы;
Орчык чолгап алгачтин, ике күзем каң алды.

Бән тирмәнгә барганда күңелем уйлар уйлый ла,
Газиз әнкәм, газиз әткәм бәнем өчен еглый ла.

Исәр-исмәс җилләргә бән тирмәнне җибәрдем.
Газиз әнкәм, газиз әткәм бән туйганчы күрмәдем.

Тирмәннәрне җибәргәчтен төштем орчык майларга,
Шарыфымны чолгап алгач, башым куйдым кыйблага.

Биек тауның башында борылып үскән бер богдай;
Шул тирмәндә кысылып үлдем, иман бирсен бер ходай,

Бәне тунап алгачтин сузып салдылар идәнгә,
Ходай шулай язган икән шул тирмәндә үләргә.

Әткәй, үзең мелла кеше, хата булды эшегез,
Тилмереп.үк кысылып үлде безнең газиз башыбыз.

Безнең авыл бай икән, тыкырыгы тар икән;
Бәнем кебек кысылучы бу дөньяда бар микән?

Бәни орчык чорнагачтин нихәл берлән алдылар?
Газиз хатыным, балаларым бәндин ятим калдылар.

Җомга көнне җил булды, тирмән ишеге ачылды;
Бәнем газиз башларым шул тирмәндә җуелды.

Шәйхелислам ызбасы кояш чыккач ялтырый;
Шәйхелисламны тунап алгач, йөрәкләре калтырый.

Яз көннәре булганда төрле кошлар сайраша;
Газиз хатыным, балаларым бәнем өчен еглаша.

Биек тауның башында оясы бар, кошы юк,
Шәйхелислам бичараның исеме калды; үзе юк.

        126. МӨХӘММӘТЗӘКИ БӘЕТЕ

Бисмиллаһи вә биллаһи, җитте корбан гаете;
Без әйтәек, сез тыңлагыз Мөхәммәтзәки бәете.

Бу бәетне чыгардык дүрт-биш шәкерт җыелып,
Мөхәммәтзәки вафат булды ат өстеннән егылып.

Безнең авыл арышы — кыйблаларга каршы,
Мөхәммәтзәки атка атланган әҗәленә каршы.

Бу Хәйрулла капкасына нинди халык тезелгән?
Мөхәммәтзәки бичараның җилкә җебе өзелгән.

Карама дуга, җиз боҗра Гыйлай агай атында,
Мөхәммәтзәки булса иде шәһитләрнең сафында.

Җиз боҗра, каеш йөгән Сармаш Гыйлай атында,
Урәдникләр килгән икән Мөхәммәтзәки хакында.

Аклы ситса күлмәгемне кешегә бирдем текмәгә,
Зифа буем үскән икән халаекка фетнәгә.

Ат карарга менгәннәр биек тауның башына,
Мөхәммәтзәки вафат булды унсигезенче яшендә.

Башымдагы бүрегемне кулым белән салмадым,
Әнекәччәем, рәнҗи күрмә, бәхилләшә алмадым.

Өстемдәге күлмәгемнең бөрчек-бөрчек бизәге,
Чәй эчкәндә мин булмасам, өзелер әнкәй үзәге.

Өстемдәге күлмәгемнең бөрчек-бөрчек парчасы,
Мине күргән, мине белгән дога кыйлсын барчасы.

Бабай, кайда барасың, яшь биягә атланып?
Сабан туе җитә, дибүк торды микән шатланып?

Баһави картның атлары тарлауларда үләндә,
Мөхәммәтзәки җанын бирде тау буенда үзәндә.

Мөхәммәтзәкинең башлары бүрәнәгә бәрелде,
Мөхәммәтзәкинең үлүе Рәчәйгә җәелде.

Безнең әнкәй керләр юган, агым суның буенда,
Җәйге матур атналарда бән булмамын уенда.

Бәндин калган киемемне ябынырсыз, әнкәем,
Җәйге ямьле атналарда сагынырсыз, әнкәем.

И әнкәем, әнкәем, васыятем шул сиңа,
Һәрбер җомга кичләрдә хәер-дога кыйл бәңа.

Билендәге алъяпкычын бер бәйләгән, бер чишкән,
Атны борыйм дигәндә җиргә егылып төшкән.

Гыйлай абзый атлары тау буенда йөридер,
Мөхәммәтзәкинең әнкәсе баш очында еглыйдыр.

Әнкәй, ашың пешәр булса, бушатып куй ашыңны.
Чабыш атлары ашады бәнем Газиз башымны.

Зифа буем үсеп җитте, яшел камзул кимәдем,
Бән чабышка бармас идем, үләремне белмәдем.

        127. ХӘДИЧӘ БӘЕТЕ

Бисмилла диеп бәет башладым,
Тәүлек тулганда дөнья ташладым.

Дөньядан китү сәбәбен сөйлим,
Сак-Сок көенә мөнәҗәт көйлим.

Мөнәҗәтемнең максаты шулай,
Ирештермәде моратка ходай.

Кыз булып үстем фани дөньяда,
Мисле сандугач йомшак ояда.

Буйга да җиттем, иргә дә киттем,
Рәхәт гомерләр мин өмет иттем.

Чурчиле илем, нечкәдер билем,
Эт ябышканга сызлый һәр җирем.

Безнең авылыбыз бер тау башында,
Бер чишмәсе бар авыл каршында.

Авылыбыз ямьле, сулары тәмле,
Үкенечле үлем аерды мәңге.

Нинди үлем дип бәлки сорарсыз,
Шушы бәетне укып егъларсыз.

Сишәмбе көнне базар көн була,
Төрле яклардин сәүдәгәр тула.

Хатын-кызлар да шунда баралар,
Нәрсә кирәген сайлап алалар.

Уйлаган идем мин дә барырга,
Кирәк нәрсәсен карап алырга.

Авылдан чыккач, килә бер зур эт
Безнең каршыга, әллә ни күреп.

Минем яныма килде дә җитте,
Күкрәк өстемә менеп тә китте.

Эт сикергәчтин күкрәк өстемә,
Чалкан егылдым мин кар өстенә.

Җәрәхәтләнде ике беләгем,
Бирмәде ходай көткән теләгем.

Җәрәхәтләгәч китте эт миннән,
Хәсрәткә калдым мин шушы көннән.

Нурсыз күзләрем, кызарган йөзем,
Котырган имеш, соңыннан белдем.

Һәр көнне көттем котыр асымны,
Эт кебек улап утырасымны.

Карендәшләрем җыелды янга,
Бирәләр төрле киңәшләр миңа.

Кайсы әйтәдер икмәк җыярга,
Көн дә бер сынык кабып куярга.

Кырык бер йорттан җыеп ашасаң,
Көн дә бер агач чабып ташласаң,

Табиплар шуны дәва дигәннәр,
Дәва сихәтлек таба дигәннәр.

Агач та чаптым, икмәк тә ашадым,
Мәңге кайтмаска сезне ташладым.

Тәкъдир йөргәндер, каләм язгандыр,
Җәрәхәтләрем шуңа азгандыр.

Кырык көн узгач сөенгән идем,
Иншаллаһы мин тилермәм дидем.

Сәдака бирдем абыстайларга.
Сөендерделәр мине алар да.

Йөземә карап шуны сөйлиләр,
Кайгырма, кызым, тереләсең, диләр.

Укыдым рәхмәт абыстайларга,
Озатып калдылар мине алар да

Әткәм йортына кунак булырга,
Уйладым барып бер кич кунарга.

Әткәм йортында кәефем киткәнен,
Белдем башыма шул эт җиткәнен.

Өйгә кайтырга чыктык утырып,
Кырларга карыйм күзем тутырып.

Кайтып утырдым сәке өстенә,
Эт ябышыр кук күкрәк өстемә.

Күңелем тулганга егълыйсым килә,
Ишек алдына чыгасым килә.

Туганнар килде, хәләлем керде,
Тилергәнемне һәммәсе белде.

Тордылар карап тилергәнемне,
Белмисез минем тилмергәнемне.

Мөнәҗәтемдин гыйбрәт алырсыз,
Җеназам киткәч, егълап калырсыз.

Әткәем, сиңа шушы сүзләрем,
Туймадым күреп нурлы йөзләрең.

Рухым кайтадыр бәйрәм кичләрдә,
Инде күрешербез яүме мәхшәрдә.

Газиз хәләлем һәм ике күзем,
Тыңласаң, сиңа әйтим бер сүзем.

Мине каберемә куеп китәрсең,
Өйләнергә дип ният итәрсең.

Хак тәгаләдән сора һәмишә,
Булса иде дип исеме Хәдичә.

Алган хәләлең Хәдичә булса,
Исеңә төшәр исемем онтылса.

Минем дә исемем җирдә ятмасын,
Алган хәләлең балам какмасын.

Каберем өстенә утырт алмагач,
Сайрасын шуңа кунып сандугач.

Сандугач тавышын, балам, тыңларсың,
Әнкәм рухы дип сагынып еларсың.

Васыятемне әгәр тотсаңыз,
Таяк таянмый юлга чыкмагыз.

Таягың булса, дәва бар, имеш,
Шушы сүзләрне табиблар димеш.

Иртә торсаңыз, кич утырсаңыз,
Бу бәетемне укыр булсаңыз,

Хата җирләрен гаеп итмәңез,
Дога кыйлмыйча, торып китмәңез.

Моны язганда сынды каләмем,
Укучыларга булсын сәламем.

        128. ИСЕМЕ КАЛГАН, ҮЗЕ ЮК

Тарих мең дә сикез йөз дә туксан беренче елында
Сафа мескен вафат булды рабигыль ахыр [5] аенда.

Биек агач башында оясы бар, кошы юк;
Әбли кызы Сафаның исеме калган, үзе юк.

Бәни лекарь ярганда тәнем китте кызарып,
Бәни күргән адәмиләр егъладылар кызганып.

Безнең әткәй тәрәзәсе аглиски [6] пыяла.
Бәни лекарь ярганда газиз тәнем ояла.

Сафа ничә яшендә? Француз яулык башында;
Сафа мескенне сорасагыз, кара туфрак астында.

Су өстендә пароход барадыр ла ут берлән;
Сафа мескен җеназасын күтәрделәр суд берлән.

Әбли байның, тунының Сафа җиңен киң иткән,
Җыен бала арасында Сафа бәхете ким икән.

Аклы ситсы күлмәгемне кимәс идем, әнкәем,
Барма, Сафа бәгърем, дисәң, бармас идем, әнкәем.

Безнең авыл таллары шаулыйдыр ла давылга,
Сафа мескенне, ярырга доктор килә авылга.

Безнең урман авызында ап-ак куян ятадыр,
Бармас идем шул Гайнанга, нәфкам шунда тартадыр,

Сафа бара инешкә, күлмәк-ыштан юарга,
Гайнан Сафаны үлтергән үз башыны җуярга.

Сафа мескеннең кәвеше баскан саен шыгырдый.
Сотниклары берлән килгәч, аягыма егылды.

Сафа кигән күн итекнең балтыры тезенә җиткәндер,
Сафа мескенне үлтергәч, Гайнан себер киткәндер.

Хәмди киткән инешкә кизләү суы алырга,
Мостафалар себер китте сигез елга каторга.

Безнең, кырда дүрт агач, дүртесе дә алмагач,
Әткәм-әнкәм үкереп елый, доктор бәне турагач.

Әбли байның балтасы корыч белән тимердән,
Бу дөньяда бармы бүтән Сафа кебек тилмергән.

Безнең авыл чокыры кодрәт белән казылган,
Сафаны лекарь яруы мөкаддәрдә язылган.

Көмеш йөзек койдырдым, кашы — кара сәдәптин,
Бу бәетне бән чыгардым доктор ярган сәбәптин.

        129. БӘН КИТМӘДЕМ БАЗАРГА

Бисмилла дип башладым бу бәетнең башларын,
Хак тәгалә кыска кылган Нигъмәтҗанның яшьләрен.

Тарих мең дә тугыз йөз дә тугызынчы ел эчендә,
Нигъмәтҗанны үлтерделәр җомга көннең кичендә.

Шыбыр-шыбыр яңгыр ява яшь үләнне чылатып,
Нигъмәтҗанны үлтерделәр, балаларын егълатып.

Нигъмәтҗанның тирмәне җилсез көнне әйләнә,
Нигъмәтҗанга Кәлимулла: «Ник килдең?» — дип бәйләнә.

Безнең авыл бай авыл, икмәк-тозга бар авыл,
Алты көнгә алтмыш кеше тордылар ла каравыл.

Бәндин калган туратны агыр йөккә җикмәгез,
Бән китмәдем базарга, кайтыр диеп көтмәгез.

Нигъмәтҗанның атына йөк ябуы япкандыр,
Нигъмәтҗан үлгән, дигәч, бөтен Күзби чапкандыр.

Килдуразның конторына кайта-китә өч кердем,
Күсәк берлә китереп суккач, алла, диеп кычкырдым.

Быел алган атларымны җигә алмадым туйганчы,
Бигрәк кирәк сүзләремне әйтә алмадым үлгәнче.

Кычкырып азан әйткәндә моңаядыр күңелләр,
Дөнья куып йөри-йөри үтте газиз гомерләр.

Сикереп чыктым урамга, бигрәк ачы буранга,
Нигъмәтҗан үлгән-дигәч, егълаштылар урамда.

Нигъмәтҗанның туры аты коры улак кимерә.
Нигъмәтҗанның балалары, әткәем, дип тилмерә.

Бән Киштәккә барганда чыбык алдым таякка,
Күсәк берлә китереп суккач, басалмадым аякка.

Ап-ак, ап-ак акчарлакның ак балыктыр азыгы,
Бигөнаһы үтерделәр, Кәлимуллага булсын языгы.'

Биек тауның башында борылып үскән бер богдай,
Яман үлем берлән үлдем, иман бирсен бер ходай.

Нигъмәтҗанның атлары җигеп йөргәнгә арык,
Нигъмәтҗанның чанасына төяп куйганнар сарык.

Ян тәрәзә төбендә язу яза җәбраил,
Ил капкасы төбендә җаным алды газраил.

Нигъмәтҗанның тирмәне агач түгел, таш икән,
Нигъмәтҗанның үлеме бу дөньяга фаш икән.

Нигъмәтҗанның тирмәне быел җәйдә эшләткән.
Килдуразларны карагыз, Нигъмәтҗанны нишләткән.

Нигъмәтҗанның ызбасы — куш тәрәзә, ике ишек,
Нигъмәтҗанның үлгәнен иртәгесен ишеттек.

        130. ХӨСӘЕН КАРТ БӘЕТЕ

Хөсәеннең бакчасында усаклары бик сирәк,
Бер ходайның язмышына сабыр итәргә кирәк.

Зөя буе катырган [7] тоттым, кулым кадады,
Пүнәтәй чыгып эзләде — ике кичә тапмады.

Хөсәеннең саламын тугыз сумга сатканнар,
Хөсәеннең үлесен өч көннән соң тапканнар.

Хөсәеннең киемнәрен чыгарып читәнгә элгәннәр,
Хөсәеннең үлесен, атна торгач күргәннәр.

Фатыйманың артында ике бөтен тәңкәсе,
Хөсәен мескен кайтыр дип көтә микән әңкәсе?

Фатыйма, иртән торсана, самоварың куйсана,
Һәр намазның ахырында хәер-дога кыйлсана.

Ян тәрәзә төбендә язу яза Җәбраил,
Боз астында Дәпирдә [8] җанын алды Газраил.

Чылтырап аккан чишмәнең тирә-ягын тал алган,
Язмас идем бу бәетне, ике күзем кан алган.

Туры юлга ултырдым, аякларым талганга,
Нурлы йөзләрем сары сукты, эчемне салкын алганга.

Миңлегали кая бара, иске итек сөйрәгән?
Әтекәем үлде диеп становойга сөйләгән.

Хөсәен җилән тектергән җомга саен кияргә,
Безгә ходай язган икән япанга чыгып үләргә.

Хөсәен чана тарткандыр, җыеп утын салгандыр,
Хәле китеп егылгачтын, алла диеп әйткәндер.

Хөсәеннең бакчасында аршын ярым кычыткан,
Хөсәен мескен акырганны алты кеше ишеткән.

Хөсәен чана тартадыр, Шиһап утын ватадыр,
Хөсәен мескен үлесе эструмиттә [9] ятадыр.

Шау-шау итеп шауламый Дәпир күлнең камышы,
Алла, диеп ишетелде Хөсәен бабай тавышы.

Хөсәеннең усагында оясы бар, кошы юк,
Әлеге мескен Хөсәеннең чанасы бар, үзе юк.

Ачы буран, ачы җил, кая барырга белмәдем,
И халәлем Фатыйма, каршы килә белмәдең.

        131. КУРАМША БӘЕТЕ

Курамша кайсы яшендә, яшел бүрке башында,
Курамшаны сорасагыз, Оренбур суның башында.

Курамша маллар җыйдырган Оренбурга китәргә,
Курамша маллар җыйдырган, үз башына җитәргә.

Курамша китеп барадыр, Зәгыйфә елап каладыр,
Ник елыйсың, Зәгыйфә, җаның тыныч каладыр.

Оренбур юлы ташлыдыр, Курамша каләм кашлыдыр,
Курамшаның әнкәсенең ике күзе яшьледер.

Юныс байның капкасы челтәрләнгән дан өчен,
Юныс улы Курамшаны үтергәннәр мал өчен.

Юныс байның капкасы кыйгач-мыйгач утырган,
Юныс улы Курамшаны ике кафер үтергән.

Юныс кое каздырган, төбе тирән, суы юк,
Юныс улы Курамшаның аты килгән, үзе юк.

_______________________________________________________

1. Усия (Устье)—элекке Казан шәһәре пристане.
2. Финиса (финифть) — ювелирлык эше, металлдан челтәрләп ясау.
3. Ишелде — ишетелде.
4. Миннек (веник) — себерке.
5. Рабигыль ахыр — ай елының дүртенче ае исеме.
6. Аглиски — английский.
7. Катырган – үлән.
8. Дәпир — күл исеме.
9. Эструмит — инструмент астында мәгънәсендә.

        
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 24 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz