134. ГРАЖДАННАР СУГЫШЫ БӘЕТЕ
Мин язам, дуслар, баштан үткәнне, Туган илемнән чыгып киткәнне.
Язамын, дуслар, гаеп итмәгез, Минем юлымнан читкә китмәгез.
Мин язам, дуслар, юллар барганны, Бөтен туганнар ялгыз калганны.
Калды барысы: әткәй, әнкәем, Олы абыем, тагын энекәем.
Хатыным җылый, тиз кайтмассың, дип, Юатам аны: «Без җиңәрбез»,— дип.
Әйтәм: җылама, җиңеп кайтабыз, Җылап, башларга кайгы алмагыз.
Капчыкны алып салдым чанага, Күземне салдым җан кук балама.
Балам утыра сәке түрендә, Яшьләр ялтырый аның күзендә.
Алдым кулыма: «Җылама, балам»; Ул һаман җылый: «Әти, мин калам»...
Олы абыем атларны җиккән, — Әйдә, энем,— ди,— вакытлар җиткән.
Илләрдән киттек абыем белән, Хатыным, балам калдылар бездән.
Атны чаптырдык Лаеш юлыннан, Юлда барганда уйный җил, буран.
Күңел ашкына барып җитәргә, Ак солдатларны тар-мар итәргә.
Шулай итеп без Лаешка җиттек, Анда кундык та Казанга киттек.
Казанга килдек без алты иптәш, Һәммәбездә дә шул ук бер киңәш.
Алтыбызда да ярсулы йөрәк, Сугышка киттек үзебез теләп.
Бер кич йоклагач, вокзалга төштек, Комиссар белән хәлне белештек.
Кереп утырдык вагон эченә, Поезд кычкырды бөтен көченә.
Әйттем Казанга: «Сау бул инде!» — дип, Тагын кайтырбыз акларны җиңеп!
Шулай итеп без чыгып китәбез, Астраханьга да барып җитәбез.
Атка атланып киттек без алга, Кылычлар айкап ташландык яуга.
Күп юллар үттек, урманнар чыктык, Ак солдатларны аяктан ектык.
Мәңгегә өздек коллык богавын, Себереп түктек байларның барын.
Байрак күтәреп, кайттык Казанга, Безнең җиңүдән шаулады кала.
Инде аркадан капчыклар төште, Ленин кушканча эшлибез эшне.
Беркөнне иртүк сигнал уйныйлар, Килгән дежурный; «Торыгыз!» — диләр.
Торып юынып, өсне киендек, Ишек алдына сафка тезелдек.
Торабыз шундый бер эрәт белән, Дәшәләр миңа фамилия белән.
Мәскәүдән безгә Буденный килгән, Көлемсерәде ачык йөз белән.
Исәнләште ул, миңа кул биреп, Шатлык теләде, тыныч бул диеп.
Полковник мине үзенә чакырды, Дуслар алдында медаль тапшырды.
Хәзер җир тыныч, өемне уйлыйм, Хатын, баламны күңелдән куймыйм.
Акрын гына көннәр дә үтә, Сынган беләгем тазарып җитә.
Шуннан соң мине ротка куйдылар, Командир булып эшлә син, диләр.
Шулай итеп мин — надан көтүче, Капчык күтәреп хәер йөрүче,
Өйрәндем хәзер укый-язарга, Командир булдым шушы ротага.
Бетте сүзләрем, инде ни языйм? Рәхәт тормышта инде мин калыйм.
Сәлам сезләргә, якын туганнар, Мин киткәннән соң ятим калганнар.
Тиздән илләргә макталып кайтам, Яңа тормышта гөлчәчәк атам.
Инде, туганнар, хуш, сау булыгыз, Ерактан сезне кыса кулыбыз.
135. КЫЗЫЛ КӨРӘШЧЕЛӘР БӘЕТЕ
Тарих мең дә тугыз йөз дә унсигезенче елларда Совет властен сакларга, акларга каршы атарга
Язылдык без партизанга бер авылдан дүрт-биш егет; Мондый көрәш вакытында туры килми тору җебеп.
Алгачтын да тотмадылар, җибәрделәр фронтларга, Явыз дошманга, акларга, ут ачтык без шул кортларга.
Киткән чакта, сау бул, диде ятим карчык-әнекәй дә, Бомба белән бәреп ектык Теләнчинне [1] Әмәкәйдә.
Әмәкәйне алганнан сон, барып кердек Бакалыга, Бездән һич тә тынычлык юк аңдагы ак якалыга.
Аннан киттек Минзәләгә, Ижевскине алырга, Ижаудагы [2] фронтларга авырлашты юл салырга.
Аклар яман коралланган, заводларны алар алган; «Не подкачай, товарищи!» — Шулай тырышырга калган.
Аклар бик күп мина куйган без барачак юл-урманга; Ярыла туплар, снарядлар, керәбез утлы буранга.
Бездән дә бик күп корбаннар бирелде мондагы яуда: «Не подкачай, товарищи! Вперед, вперед, вперед, әйдә!»
Без барабыз һәнүз алга, карамыйбыз уңга-сулга, Шул вакытта кисәк кенә очрадык без яман хәлгә.
Аклар безне бүлеп алган, тирәдә фронт өзелгән. Уңда, сулда, артта, алда ак солдатлары тезелгән.
Инде нишлик, кая барыйк? Ничек соң Ижауны алыйк? Актык пуля һәм тамчы кан, акларга без бәреп карыйк.
Актык пуля һәм тамчы кан — Советны саклауга бүләк Кызганмыйча итәбез без, бездә бар шундый зур теләк.
Иң азакта без камалдык, «Стой!» — дип кычкырдылар, Кайсын атып, кайсын кадап, шунда күп кеше кырдылар.
Нурый алды винтовкасын, сугып ватты бер наратка, Исән булып, корал көе калмасын, дип, ак каракка.
Кызыл тасмасын яшерде, язу-сызуны барын да; «Киләчәктә берәр сабак бирермен, дип, җан барында».
Шул уйларын уйлаганда, өч ак солдаты янында: «Безнеке, ди, киемнәрең, күбәләктәй ул җаның да».
Яланөс, яланаяктан, алып киттеләр бер юлдан, Бозлы юлдан барабыз без, ява карлар, котыра буран.
Ижевск төрмәсенә китерделәр инде безне; Шундый каһәрләр астында җәзалыйлар аклар безне.
Барып кердем төрмәсенә, авырган баш, яралы тән, Көн-төн безне камчылап, аклар алалар шуннан тәм.
Ул гына да түгел әле: аталар, кадыйлар кайсын, Ничек кенә красныйлар безне моннан килеп алсын.
Һәр көн безне азаплыйлар, аталар да һәм кадыйлар, Үлүчеләр безгә карап: «Онытмагыз безне»,— диләр.
Отделенный безгә әйтә: «Товарищи, готовьтесь, Зачем мы так пропадаем? Можем мы сами защищать»..
Кирпеч, пүлән алып кулга, сугып ектык постларын да, Мылтыкларын, шашкаларын, салдырдык поясларын да.
Безне үтерүчеләргә үлем бирдек без тагын да. Безнең кулга бер пулемет та эләкте шул чагында.
Тотындык без: тыр-тыр, тыр-тыр, ак офицер, син карап тор, Сез үтергән братларның үчең без алабыз хәзер.
Килеп җитте безнекеләр, красныйлар-партизаннар, Кочаклашып елаштык без, партизаннар, бертуганнар.
Алар безгә карыйлар, без аларга карыйбыз: «Дошманнардан үч алырга без дә сездән кала алмыйбыз!»
Киендек без өстебезгә, ашадык яхшы ашлардан, Совет җирен дошманнардан тазартырга дип, аклардан.
Буржуйларны кудык та без, под Байкалда булдык та без, Үзләренең каны белән борыннарын юдык та без,
Иркутск тирәсендә кулга эләкте Колчагы да, Аның кырында калмаган офицеры, мальчигы да.
Шулай итеп, без властьны үзебезнең кулга алдык. Үзләре биргән өлештән палачларны «бүләкләдек».
136. ҖАЕК СУЫН КИЧКӘНДӘ
Безгә бирелде приказ су аркылы чыгарга, Качып барган казакларның табаннарын чагарга.
Хезмәт халкы балалары чыктык Җаек аркылы, Йөзеп чыктык ялангач тән, сукмады су салкыны.
Бер политком бик шәп иде, алдан чыкты елганы, Чапты урман арасына, карап килде булганны.
Безнекеләр: һай! кычкыра, казак, знай, ычкына, Ычкынмас иде ул казак, кызыл яу килә камап.
Безгә бирелде приказ бер авылны алырга, Бар иптәшләр шат булды сугышырга барырга.
Без кергәчтен ул авылга, качып китте казаклар, Качмас иде ул казаклар, аларга күп газаплар.
Иптәшләр, без — Кызыл гаскәр, шулай барыйк гел бергә; X Аерылмый барсак бергә, дошманнар калмас бер дә.
Барабыз без тезелешеп, калын булып юлларда, Баһадир ул Кызыл гаскәр, мылтык, патрон кулларда.
Алдан бара ... нче рота, Кызыл байрак ялтырый, Безне дошман күргән иде, кача алмый калтырый.
Иптәшләр, без — Кызыл гаскәр, барыйк бергә тезелеп; Алга, алга, алга, иптәшләр, бетсен дошман изелеп.
137. ГАРИФУЛЛА БӘЕТЕ
Унике айлар көтеп алдык уразаның гаетен, Без әйтәбез, сез тыңлагыз Гарифулла бәетен/
Үзем җиккән җирән атны Минзәләдән алдым мин, Тәкәш авыл эчләренә разведкага бардым мин.
Кулларына мылтык тотып ике солдат керделәр, Безнең монда килүләрне алар кайдан белделәр?
Әрәмәгә барып кердем йөри торган эз диеп; Аклар безне харап итте шпионнар сез диеп.
Агыйделләр аккан чакта бозлары араланды, Ак бандалар пулясеннән йөрәгем яраланды.
Безне аткан чакларда һавада оча чәүкәләр, Тәкәш урманы буенда ята безнең гәүдәләр.
Миндин калган җирән атны кадерсезләп җикмәгез, Мөхәммәтдин, бәбкәем, кайтыр диеп көтмәгез.
Быел үскән тал чыбыктан читәннәр үрәлмабыз, Илебез чәчәк атар әле, без генә күрәлмабыз.
Безнең урам озын урам, буйлый алма бакчасы; Безне күргән, безне белгән бәхил булсын барчасы.
138. ЕГЕРМЕНЧЕ ЕЛ БАШЫНДА...
Егерменче ел башында, мартның унбишләрендә, Каты куркыныч башланды кечатна кичләрендә.
Сәнәкчеләр килә икән, дигән хәбәр таралды, Контрларга, палачларга шунда канат яралды.
Кечатна көн кич булгач» разведчиклар киттеләр. Җомга көнне сәнәкчеләр безгә килеп җиттеләр.
Ак сакаллы картларга да көчләп сәнәк тоттырып, Урам буйлап карагруһ йөри тәмам котырып.
Авылдан авылга чабып, приказ ташып йөриләр, Йортлар саен: «Коммунистлар кайда?» — диеп сорыйлар.
Мөхәммәтҗан коммунистны тотып алып чыктылар. Әхмәтгалиләр турында аны кадап ектылар.
Фәхриҗиһан апа елый, Мөхәммәтҗанкаем, дип, Балаларым өелешеп ятим калдылар бит, дип.
Чылтыр-чылтыр тәрәзәләр уалып төште карларга; Коммунистларның йортларын керештеләр таларга.
Дошман халык, дезертирлар, качып-посып ятканнар, Кулларына сәнәк тотып, бүген калкып чыкканнар.
Рәбига белән Кәрәмне, укытучы булганга, Яланаяк, шәрә тәннән камчылыйлар урамда.
Кычкыралар, сугалар, камчы белән туныйлар; Укучы балалар, күреп, кан-яшь түгеп елыйлар.
Рабига белән Кәримне таш амбарга яптылар, Салкын көннең гайрәтендә ак боз булып каттылар.
Исмәгыйль карт, Сәрби карчык бузлап [3] елап йөриләр; Коммунист улың кайда дип, мылтык төзәп сорыйлар.
Әтисе-әнисе картларны Хәсән, мәрхүм, кызганып,; Яшеренгән җиреннән килеп чыкты сызганып.
Мылтыгыннан бишне атты вәхши сәнәкчеләргә; Куркак дошманнар сирпелде, кая якын килергә.
Патроны беткәч, кыныннан тартып алды кылычын; Батыр коммунист берүзе көрәшә — көчле лачын.
Хәсән коммунист тотылгач, «штаб»ка дип киттеләр; Чанага бәйләп салдылар, Бакалыга илттеләр.
Бакалының чиркәве Сөнгә [4] каршы салынган; Йөзәрләгән коммунистның шунда җаны алынган.
Сәнәкчеләр штабында хөкем итә җиде поп; Тагын берничә мулла бар, яхшы кеше беркем юк.
Поплар хөкем иттеләр, Хәсәнне үтерттеләр: Мылтык белән атмадылар, сәнәк белән төрттеләр.
Казанчыга сәнәкчеләр бер пулемет корганнар; Кызыл гаскәрләр килүен шунда көтеп торганнар.
Кызыллар ата башлагач, һәммәсе дә таралган: Сәнәкчеләр «фронт»ында өч поп, дүрт мулла калган.
Кулакларны тар-мар итеп, кызыллар килеп җитте; Кызыл гаскәр килеп кергәч, кулакларга көн бетте.
139. ТӘЗКИЯ МАТУР
Тәзкия матур үсеп җитте, зифа иде буйлары, Комсомолга керергә иде аның уйлары.
Әлмәтләргә барам диеп, чаналарга утырдым, Эчем пошты барган чакта, ник барам дип үкендем.
Комсомолга керәм диеп йөргәнемне сизгәннәр. Тәзкияне үтерүче сәнәкчеләр булганнар.
Әлмәтләрдән кайткан чакта, сәнәкчеләр күренде. Тәзкия матур харап булды, кара канга күмелде.
Мөгаллимә Тәзкияне бар шәкертләр ярата, Тәзкиякәй, кызганыч кыз, салкын чанада ята.
Бар муллалар бармак яный урамнарга чыксам да, Яшь башыма җиттеләр унсигезгә чыкканда.
Тәзкиянең ата-анасы үкси-үкси елыйлар, Туганнары Тәзкиянең сәнәкчеләрне каргыйлар.
Миннән калган киемнәрне, әнкәй, үзең киярсең, Теләгенә ирешә алмый балам үлде диярсең.
Тезелеп бара, тезелеп кайта Хафиз абзый казлары; Тәзкия матур үлгән дигәч, елый авыл кызлары.
Акыллы иде, зирәк иде, кыйгач иде кашкае, Вакыт җитми гүргә керде Тәзкиянең башкае.
Сәнәк белән кададылар уң як колак янына, Ап-ак карлар кызардылар Тәзкиянең канына.
Их, әнкәем, эчәлмәдем Кәрәкәшле суларын, Күзем туя күрәлмәдем кара урман буйларын.
Таң алдыннан кычкыручы Хафиз абзый казы иде, Тирә-якта дан тоткан Хафиз абзый кызы. иде.
Тәзкиянең өсләрендә кара пальто, кара шәл. Тәзкияне үтергәннәр, ай чибәр кыз, бигрәк жәл.
Мәктәпләрдә күңелле иде Тәзкия матур барында. Китап, дәфтәр, каләм иде Тәзкиянең кулында.
140. МИРСӘЕТ БӘЕТЕ
Мин җырлыймын, сез тыңлагыз, бу — Мирсәет бәете, Мирсәет үтерелгән дигән сүз илләр буена китте.
Башкаема суккан чакта, тетрәп китте кулларым, Дошман кулыннан үлгәнне белмәде туганнарым.
Казарманың буйларына мылтыгымны сөядем, Туган-үскән авылыма кайтты канлы сөягем.
Аяз көнне яшен сукты Әгерҗенең юлларын, Мине үтергән кулакларның сындырыгыз кулларын.
Аклы ситсы күлмәгемнең бизәкләре беткәндер, Кызылармеец улым кайтыр, дип әнкәем көткәндер.
Казармада торган чакта тәмле ашлар ашадым, Гөлчәчәктәй яшьлегемне кулак, мәлгунь, ашады.
Сезгә бүләкләрем булыр чемоданның эчендә, Ике ел җыйган гыйлемем бар да китте эчемдә.
Дүшәмбе көн сәгать биштә үттем авыл башыннан, Артка борылып караганчы, каннар акты башымнан.
Йокларга ята идем аклы күлмәкләр белән, Газиз җанымны алдылар имән күсәкләр белән.
Миннән калган киемнәрне иптәшләрем кисеннәр, Совет власте өчен корбан булды, дисеннәр.
141. ГАБДЕЛНУР БӘЕТЕ
Бу бәетне языйм әле, ядкарь булсын сезләргә, Каты, авыр хәбәр килде, туганнарым, безләргә.
Башымдагы бүрегемне элеп куйдым чөйләргә, Минем эшләп йөргәннәрем калды сагынып сөйләргә.
Армиядән алып кайткан сары каеш билемдә, Ике кич тә куна алмадым туган-үскән илемдә.
Октябрьның унберендә утырыш ясадылар, Утырыштан кайткан чакта башымны ашадылар.
Утырышта киңәш иттек без уңышлар җыярга, Ә кулаклар киңәшкәннәр минем башны җуярга.
Вагоннарга төятәләр кара.күмер ташларны, Күлкүр дигән елгада бетерделәр башларны.
Җәйгә чыгып юлда йөрсәм, кер куна кашларыма, Шахта фонарьлары белән суктылар башларыма.
Револьверлар талдыралар минем беләкләремне, Эзләтеп, көчкә таптылар канлы күлмәкләремне.
Доктор килгән, хәзерләнә, ике җиңен сызганып, Туганнарым, җыламагыз, зинһар, мине кызганып.
Ак сатиннардан тектергән күлмәгемне кидем мин, Кичке сәгать унберләрдә тыкрыкларда үлдем мин.
Караңгы кичләр булса да, булмады җилләр-давыл, Көрәш сафларыннан чыктым, менә шунысы авыр.
Су буендагы бакчаның баганасы буяулы, Мин үлгәчтен, арагызда бер көрәшче югалды.
Җитәр җәйләр, килер кошлар, сайрарлар өзеп-өзеп, Кошлар сайраган вакытта, әнкәй тора алмас түзеп.
Энекәем, минем өчен өзелер бәгырьләрең, Сагынганда, яныма кил, билгеле каберләрем.
Сандугачлар кунып.сайрый бакчада каеннарга, Энекәем, жәллим сине, калдың зур кайгыларга.
Агыйдел каты акканда, суы аның болганыр, Энекәем, бәхиллек бир, төрле вакыт булгандыр.
Төрле нәрсәләрне эшли Казандагы фабрик, Көрәшләр корбансыз булмый, энекәем, сабыр ит.
Аклы ситса күлмәгемне туздырганчы кимәдем. Туган-үскән илләремне күзем туя күрмәдем.
Минем калган киемемне кемнәр киеп туздырыр, Янып сөйгән ярым калды, ничек гомер уздырыр.
Биек тауның башларына кибән салдым киртәләп, Балаларым ятим калды, үстерегез иркәләп.
Сыйнфый дошманнарга каршы үткен булсын уегыз, Көрәш сафларыннан китәм, хуш, исән-сау булыгыз.
142. КОМСОМОЛЕЦ РӘХИ БӘЕТЕ Бер мең дә тугыз йөз дә утыз алтынчы елларда, Башларымны ашадылар кышкы салкын буранда.
Усал кулак кулларында ак пычак ялтырады, Караңгыда ялгыз башым, йөрәгем калтырады.
Кичтән чыккан вакытымда үләсемне белмәдем, Әҗәл җитми үлеп киттем, дусларымны күрмәдем.
Кичен җырлап йөргән идем Мәмәшир урамында, Төнлә Гомәрләр чәнечте тау башы урамында.
Гомәр эчемә чәнечкәч, чыкты кайнар каннарым, Кукмара больницасында чыкты минем җаннарым.
Урак урган җирләрем, печән чапкан җирләрем, Үзем үлдем, күкрәп калды туган-үскән илләрем.
Әнкәй, ашың пешеп җиткәч, балаларың җыелыр; Алар булып, мин булмагач, кайнар яшең коелыр.
Зиратларда сайрап торган мин яраткан кош булыр, Чәй эчәргә утырырсыз, минем урыным буш булыр.
Машиналар кызу бара, төягәннәр ташкүмер, Егерме бер яшькә җиткәч, әрәм булды яшь гомер.
Сөйгән кызым, урамнарда сулап йөр син киң сулу, Төрле чакларым булгандыр, бәхил булсын Миңсылу.
Миңсылуны күрә алмадым азаккы сулышымда, Кулларыннан кыса алмадым, үкенәм шунысына.
Вәкъкас дустым, синең белән җырлап йөрдем урамда, Минем җаным чыккан чакта, син калдың чит урамда.
Мин йөргән автомобильдә колхозчылар йөрсеннәр, Мине үтерүчеләргә каты җәза бирсеннәр.
Сабан туе көннәрендә җыела яшьләр чатларга, Дуслар, мине искә алыгыз урам йөргән чакларда.
Вәкъкас, Рәхим, Борһан, Нурый, онытмагыз мине дә, Ак бәхетләр телим сезгә җаным чыккан көнемдә*
Ах, дусларым, түзегез, түкмәгез яшегезне, Инде мәңге күрә алмассыз якын иптәшегезне.
Безнең басу уртасында чәчәк ата гөлҗимеш, Мине үтерүчеләрдән сез үч алырга тиеш.
Абый, дуслар, әткәй, әнкәй, йөзләремне күрегез, Мин үлгәнгә борчылмыйча, матур тормыш төзегез.
Уралып, уралып ага шул Уралның сулары, Гомерлеккә кала миннән Мәмәщир басулары.
Миннән калган киемнәрне туганнарым кисеннәр, Совет өчен, колхоз өчен корбан булды, дисеннәр.
МТСтан алып кайтыйк ашлык суккыч машина, Габдрахманов Гомәр җитте Рәхи башына.
Мәмәширнең урамнары ике яктан канаулы, Үтерүче дошманнарның көне булсын санаулы.
Кыр казлары йөзеп йөри, йөзеп йөри күлләрдә, Мәмәширне кайгы басты Рәхи үлгән көннәрдә.
Комсомол утырышына бергәләп йөргән идек, Киләчәкнең җиңүенә планнар корган идек.
Тракторлар, комбайннар кайтты безнең кырларга, Рәхи булмас инде хәзер вечер ларда җырларга.
Әйдә, дуслар, киң кырларга, анда көтә басулар, Безнең йөрәкләребездә кайный соңгы ачулар.
143. СЕРНОКИСЛОТНЫЙ ЦЕХ БӘЕТЕ
Әткәй, әнкәй, мин кайтмамын, кайтса кайтыр киемем, Явыз корткыч кулларыннан бетте минем гомерем.
Минем кигән киемнәрем өсләремә тар булды. Әткәй, әнкәй, җыламагыз, гомерләрем аз булды.
Күгәрченнәр очкан чакта җимнәрен калдырдылар. Сернокислотный цехны дошманнар яндырдылар.
Сернокислотный цехында башня дигән бүлек бар, Җимерелгән башня астында бик күп кенә үлек бар.
Уйнап, көлеп эшләдек без башнялар арасында, Тәндә җаныбыз калмады өч минут арасында.
Әй, дусларым, сез кайтырсыз, кыр казы күк тезелеп. Атна кичне сәгать өчтә җаным чыкты өзелеп.
Буфетларда без ашадык актык көнге ашларны, Унсигезешәр потлы ташлар басты безнең башларны.
Сернокислотный цехында тезелеп киткән башнялар. Дошман барсын теләсә дә, исән калды башкалар.
Стахановчы мин булдым, шуңа күрә макталдым, Явыз корткыч, каһәр суккан, безнең җаннарны алдың.
Эшкә диеп, киенешеп чыгып киттек үзебез, Ничә көннәр таш астында ятты безнең үлебез.
Таш астыннан Гайнуллинны берничә көн эзлиләр; Безнең әткәй кайда дип, балалары җылыйлар.
Цех яндырган, чан җимергән дошман, каһәрләр суккан, Каты җәзаларын алсын явызлар безнең судтан.
Таш астыннан безне алып больниска озаттылар, Комбинатның эшчеләре корткычка ачу тоттылар.
Мәскәүләргә кергән чакта күрегез каберләрем, Әнкәем, мин булмагач, өзелер бәгырьләрең.
Цех яндырып, кеше үтереп нишләмәкче булалар, Без үлсәк тә, ил төзүче большевиклар калалар.
Менә шулай безнең үлем бик үкенечле булды, Үтерүче дошманнарга хцлык ачуы тулды.
Больнисларда юып, безне клубка китерделәр, Анда халык чират белән безне кереп күрделәр. Кайгы көйләрен уйнарга музыкантлар килделәр, Кызыл сатиннарга урап чәчәк белән күмделәр.
Безне күмгәч, түбән карап, киттеләр өйгә атлап, Явыз корткыч дошманнарга нәфрәт, ачулар саклап.
___________________________________
1. Теләнчин — ак офицер фамилиясе. 2. Сүз Ижевск шәһәре турында бара. 3. Бузлап — кычкырып, тавыш чыгарып. 4. Сөн — елга исеме. |