Суббота, 28.06.2025, 16:40:36   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [335]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [74]
Рассказы [25]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 26 » ШӘХСИ ФАҖИГАЛӘР
ШӘХСИ ФАҖИГАЛӘР
22:49:34
        165. РЕВИЗОР ГАБДУЛЛА БӘЕТЕ

Бисмиллаһи вә биллаһи, җитә корбан гаете,
Без укыйбыз, сез тыңлагыз Габдулла абый бәетен.

Башымдагы бүрегемнең алдын артка кимәдем,
Ревизиягә кергән чакта үләсемне белмәдем.

Кибет ишегеннән чыгып киттем өем ягына,
Кое буена җиткәчтен Пуки килде яныма.

Усал ерткычлар кулында пычаклар ялтырады,
Караңгыда пычак күреп кулларым калтырады.

Ибрай эчемә чәнчегәч, акты кайнар каннарым,
Түбән очның кое төбендә чыкты газиз җаннарым.

Кичтән чыккан вакытымда үләсемне белмәдем,
Әҗәл җитми үлеп киттем, семьяларым күрмәдем.

Мөнирәмне күрә алмадым актыккы сулышымда,
Кулларыннан кыса алмадым, үкенәм шунысына.

Машиналар кызу бара, төягәннәр таш күмер,
Утыз җиде яшькә җиткәч, әрәм булды яшь гомер.

Урак урган җирләрем, печән чапкан җирләрем,
Үзем үлдем, күкрәп калды туган-үскән җирләрем.

Уралып-уралып ага шул Мишәнең сулары,
Мәңгелеккә кала миннән Хәерби басулары.

Кулымдагы йөзегемнең язган исеме Госман,
Арабыздан коммунистны аерып алды дошман.

Хәербинең урамнары ике яктан канаулы,
Мине үтерүчеләрнең көне булсын санаулы.

Кыр казлары йөзеп йөри, йөзеп йөри күлләрдә,
Хәербине кайгы басты Габдулла үлгән көннәрдә.

Үз төсем итеп тотыгыз шул калган күлмәгемне,
Кояш чыккач кына белдең, Мөнирә, үлгәнемне.

Мөнирә күлмәкләреңнең бетермә бизәкләрен,
Шул коеларга күзең төшкәч, өзелер үзәкләрең.

Җитәр язлар, китәр карлар, яфрак ярыр һәр агач,
Мөнирә, нихәл түзәрсең, сандугачлар сайрагач?

Мөнирә, дип бер кычкырдым йөрәкләрем әрнүгә,
Бу хәсрәт бетәр кешедә, сезгә калыр мәңгегә.

Мине күреп калыр өчен бөтен авыл җыелды,
Музыкалар җыелгачтын бигрәк авыр тоелды.

        166. ПОЧТАЛЬОН ГЫЙЗЗӘТУЛЛА БӘЕТЕ

Бәет язарга утырдым истәлеккә калсын дип.
Бу бәетне укыганнар синё искә алсын дип.

Сишәмбе көн сәгать бердә, Гыйззәтулла, ат җиктең,
«Хәзер кайтам, көтеп тор»,— дип, улың яратып киттең,

Рәхмәтулла карап торды әткәсе ат җиккәнен.
Белмәгәндер сабый бала ятимлеккә җиткәнен.

Нәүләк юлы зур түгел лә, азмы аннан үтелгән.
Нәүләк юлы өсләрендә җан бирәсен кем белгән.

Почта алып юлга чыктың, атың булды юлдашың.
Атың гына шаһит булды корбан булганда башың.

Бик күңелле егет идең, моңлана белми идең.
Нигә бүген боеккансың, ник башың түбән идең?'

Җырлап узган юлларыңнан ник моңаеп барасың?
Сизәдер шул яшь күңелең шушы юлда каласың.

Тимер юлны үтеп киткәч, агачлар башландылар,
Кара эчле башкисәрләр өстеңә ташландылар.

Атаң-анаң, улың — барысы килде күңелең каршына.
Син борылып караганчы каннар акты башыңнан.

Гыйззәтулла, ничек түздең мылтык белән атканда?
Кәүсәрияң сине көтте сызылып таңнар атканда.

Арбаңдагы капчыгыңда акчаң барын белмәдең,
Тугры юлда корбан булдың, куркак булып үлмәдең.

Кара төндә тау өстендә атың ялгыз таптылар.
Сине эзләп төрле якка атка атланып чаптылар.

Гыйззәтуллаң кая? - диеп, карадык ялгыз атка.
Гыйззәтулланың гәүдәсен эзләп йөрдек бер атна.

Эзләргә чыккан егетләр бар да пар ат җиккәннәр.
Үтерүчеләр тал төбенә сине күмеп киткәннәр.

Ник туктадың су буенда, ник чалгыңны сөядең?
Туган-үскән авылыңа кайтты канлы сөягең.

Энекәең елый-елый керләр элә казыкка.
«Үскән икән, бәбкәм»,—диеп, дошманнарга азыкка.

Әтекәең таллар кисә, вак-вак итеп күмергә.
Гыйззәтулла хәсрәт салдың елга түгел, гомергә.

Киелмәгән костюмыңны куйдылар чөйгә элеп.
Туганнарың үксеп елый янына килеп-килеп.

Җан биргәндә тәнеңә баткан билбавыңның каешы.
Тыңлый алмас инде дуслар тальянкаңның тавышын.

        167. ШОФЕР ӘНӘС БӘЕТЕ

Бисмиллаһи вә биллаһи, җитте корбан гаете,
Без әйтәек, сез тыңлагыз шофер Әнәс бәетен.

Кичтән чыккан чакларымда үләсемне белмәдем,
Әҗәл җитми үлеп киттем, дусларымны күрмәдем.

Җырлар җырлап йөри идем кабинам эчләрендә,
Үләсемне белмәдем шул биш минут эчләрендә.

Паркка барган юлларым, минем кайткан җирләрем,
Үзем үлдем, күкрәп калды туган-үскән җирләрем.

Шакмаклы күлмәккәемнең табалмадым ишләрен.
Үле гәүдәм кайтып кергәч, энекәем, нишләдең?

Караватларга салдылар минем зифа буемны,
Әткәй-әнкәй уйлагандыр күрәбез дип туемны.

Әнкәй, ашың пешеп җиткәч, калганнарыбыз җыелыр.
Алар булып, мин булмагач, кайнар яшең коелыр.

Зияратларда сайрый торган мин яраткан кош булыр.
Чәй эчәргә утырырсыз, минем урын буш булыр.

Машиналар кызу бара, төягәннәр таш күмер,
Егерме биш яшькә җиткәч, әрәм булды яшь гомер.

Энемнәргә булыр инде минем парочкаларым [1].
Сезгә карап юанырга кала карточкаларым.

Таң алдыннан кошлар сайрап, әнкәемне уятыр.
Миңе уйлап елаганда аны кемнәр юатыр?

Әнкәй, син керләр юарсың, юксынырсың күлмәкне.
Таң алдыннан кошлар сайрар, өзәр синең үзәкне.

Нурияне күрә алмадым азаккы сулышымда.
Кулларыннан кыса алмадым, үкенәм шунысына.

Мин йөргән автомобильдә колхозчылар йөрсеннәр,
Намус өчен, вөҗдан өчең үлде Әнәс дисеннәр.

Сабан туе көннәрендә җыела яшьләр чатларга.
Дуслар, мине искә алыгыз урам йөргән чакларда.

Ах, дусларым, түзегез сез, түкмәгез яшегезне.
Инде мәңге күрә алмассыз якын иптәшегезне.

Уралып-уралып ага шул Кәүҗияк сулары.
Гомерлеккә кала миннән Кәүҗияк басулары.

Әнәсләрнең өй түрендә чәчәк ата гөлләре.
Ни булганын сөйләр иде, юк шул аның телләре.

Апа, дуслар, әнкәй, әткәй, йөзләремне күрегез.
Мин үлгәнгә борчылмыйча, матур тормыш төзегез.

Миннән калган киемнәрне туганнарым кисеннәр.
Кеше балаларын саклап корбан булды, дисеннәр.

Кыр казлары йөзеп йөри, йөзеп йөри күлләрдә,
Кәүҗиякне кайгы басты Әнәс үлгән көннәрдә.

Ап-ак итеп карлар яуган биек тауның башына.
Үзем үлдем, кайгым калды атам-анам башына.

        168. БУРАНДА АДАШКАН ИЛҺАМИЯ БӘЕТЕ

Илһамия адашып йөрде завод урманнарында.
Илһамия җанын бирде февраль бураннарында.

Безнең авыл урамнары калын кар белән тулган.
Илһамия үләсенә булган икән бу буран.

Киез итек кияр идем, аягыма яраса,
Әнкәй нихәл түзәр икән киемемә караса.

Келәт буендагы күлне буйлаганым юк иде.
Олы юлда үләрмен, дип, уйлаганым юк иде.

Муенымдагы мәрҗәнемне бигрәк яратып тактым,
Миңа үлем чиге җиткәч, чыгып юлларга яттым.

Илһамия боты [2] алган язгы көндә киям дип.
Уена да килмәгәндер, олы юлда үләм, дип.

Шомырт кара чәчләремне җомга көнне үрмәдем.
Бөтен туганнарны күрдем, абыемны күрмәдем. .

Илһамия толымында алты бөтен тәңкәсе,
Илһамия үлде дигәч, кычкырып елый әнкәсе.

Гөлләреңне күп үстермә, яфрагы сирәк булыр.
Әнкәем, түз, күп елама, күзләрең кирәк булыр.

Әткәй, җәйгә чыккачтын да яңа өйләр салырсыз,
Илһамия бар иде дип, мине искә алырсыз.

Өстемдәге пальтомны элеп куйдым түрләргә.
Шушы яшьтән ничек итеп барып керим гүрләргә.

Менә җитәр матур җәйләр, яшелләнер каберем,
Килми калма, кил, әнием, сине көтә бәгырең.

Илһамия кайта диеп, туганнарым көткәндер.
Туган илгә кайта алмадым, гомерләрем беткәндер.

Көзгеләрдән карый идем, чәчемне тарап үргәч.
Нихәлләр итеп түзәрмен, салкын гүрләргә кергәч.

Безнең авыл суы киң, колач салып йөзәрсең.
Бу бәетне укыганда ничек итеп түзәрсең.

Бу бәетне без чыгардык кайгы белән сагышлап.
Бу бәетне сез укырсыз Илһамиягә багышлап.

        169. КОМГА БАСЫЛЫП ҮЛГӘН ГАЛИМӘ БӘЕТЕ

Бисмиллаһи дип башладым бу бәетнең башларын.
Галимә яшьли үлгән дигәч, бәет яза башладым.

Аксыл-сары чын гәрәбә Галимәнең муенында,
Комга батып үләмен дип, булмагандыр уенда.

Иртә торып тышка чыксам, гөрләп килә машина.
Бу ел бик моңайган идем, булган икән башыма.

Итәгемне комнар басты, йөгереп чыга алмадым,
Өйгә кайтып, бер сөйләшеп бәхилләшә алмадым.

Комнан казып алдылар, каз күк чалкан салдылар,
Бөтен халык җыелып, хәйран булып калдылар.

некәем, ашың пешкәч, балаларың җыелыр,
Алар булыр; мин булмамын, күз яшьләрең коелыр.

Кара булды кашларым, моңлы булды башларым,
Шушы ком чокырларында вафат булды башларым.

Кулымдагы балдагымны ни хәл итеп киярсең?
Тере китеп үле кайтам, әнкәй, нихәл түзәрсең?

Безнең турыда салкын чишмә, кемнәр төшеп су алды?
Әткәй-әнкәй йөрәгенә ком казулар ут салды.

Миннән калган гәрәбәне өзәрсең дә тезәрсең,
Кошлар килеп сайраганда, әнкәй, нихәл түзәрсең?

Зияратта күке кычкыра, чатта минем каршыда,
Әнкәй, мине беләсеңме, мин хәзер җир астында.

Быел җәйли бик күп йөрдем Агыйдел кырларында,
Яшь башларым вафат булды, шул ком чокырларында.

Безнең урам, туры урам, янда алма бакчасы,
Төрле хәлләрем булгандыр, бәхил булсын барчасы.

Зәңгәр сатин күлмәгемнең биле үземә таман,
Таман күлмәкләрне салып, кәфен киюләр яман.

И, әнкәй, сиңа бүләгем — кара сатин күлмәгем,
Тәрбияләп үстердең дә миннән файда күрмәдең.

Үлем белән әҗәлләргә бер нинди дә юк чара.
Унсигездә вафат булды, и Галимә, бичара.

        170. ӨСТЕМӘ ОЛАУ АУГАЧТЫН

Ничек итеп башлыйм икән бу бәетнең башларын?
Кызганып, яшь Кадриягә бәет яза башладым.

Үстем Тукмаклы илендә, һичбер михнәт күрмәдем,
Әти-әни, туганнарым, аерылуны белмәдем.

Җиттем унтугыз яшемә, шат, көләч йөзле идем,
Дуслар белән уйнап-көлеп, шатланып йөри идем.

Хәмит белән яхшы гына тормыш иттек җиде ай.
Алдагы көннәремә, дим, ни язгандыр бер ходай.

Менә бер көн атын җигеп кайтып керде Хәмитем.
Җитте минем бу йортларда инде актык минутым.

Кадрия өйдән чыккач, бер әйләнеп карады.
«Балакаем, ник карыйсың, әллә әйберең каламы?»

«Юк, әнкәем, борчылмагыз, бер нәрсәм дә калмады».
Үзе һаман сизенгәндәй борылып-борылып карады.

Күперне чыктылар болар, тауны менеп киттеләр.
Адәм башын ашый торган үргә менеп җиттеләр.

Икенче үрне менгәндә ат һич менми, карыша.
Хәмит алда атны тоткан, Кадрия булыша.

Шул чак кинәт кендек чыгып, чыбыклы йөк каплана.
«Ай, Хәмит!»—диеп кычкырып, Кадрия аста кала.

Хәмит килә, куркып, шашып, эзли Кадриясен.
Олау авыр, күтәралмый, ялгызы соң нишләсен.

Тор, бәгырем Кадрия, ник тормыйча ятасың?
Калдырма ялгыз башымны, гомергә саргайтасың.

Барча туганы җыелышып, килделәр йөгерешеп.
Кадрия өстенә карап, тордылар кайгырышып.

Мине күргәч, әти-әни, саргаерсыз инде сез.
Мине уйлап, мине сөйләп, картаерсыз инде сез.

Әти-әни, зинһар сорыйм, бик еламагыз инде,
Акылыгызны җуярсыз, күп уйламагыз инде.

Миннән калган киемнәрне, сеңелем, син киярсең.
Апам бәгырем бар иде, дип, бер сагыңып сөйләрсең.

Кадрияне күмәргә дип, барча авыл җыелды.
Илле бер ел октябрьда ул кабергә куелды.

Кадрия үлеп китте, туганнарын калдырып,
Кич утырып бәет яздым, унлы лампа яндырып.

        171. МАШИНАЛАРГА УТЫРДЫК

Безнең авыл тавы биек, мендем ак күлмәк киеп,
Машиналарга утырдым, өйгә кайтабыз диеп.

Машиналарга утырып күп тә юл алмадык бит,
Адашкан кыр казы кебек яныплар югалдык бит.

Куйбышларга барган идек Куйбышларны күрергә.
Тәкъдир безгә язган икән кара гүргә керергә.

Машинага бер утыргач, бара да бара икән.
Бензиннарга ут кабынгач, яна да яна икән.

Машина юлын атлап чыктым, уртасына басмадым.
Егерме ике яшькә җиткәч, бу дөньяны ташладым.

Лимон сары, лимон сары, иң сарысы үземә.
Ут ялкыннары кабынды минем нурлы йөземә.

Кыр казлары очып бара матур итеп тезелеп,
Без янганны ишеткәчтен еладылар өзелеп.

Бөгелмәнең урамнары үзе озын, үзе тар,
Тере көе аерылуны кемнең уйлаганы бар.

Алмагачның ботагына элеп куйдым шәлемне,
Инде, әнкәй, гүргә кердем, белә алмыйм хәлеңне.

Миннән калган әйберләрне бик кадерсез итмәгез,
Кайтыр җирләргә китмәдем, кайтыр диеп, көтмәгез.

Хатлар яза, яза, яза, кулларым тала иде,
Мин китәмен мәңгелеккә, дусларым кала инде.

Шомырт кара чәчләремне майлап тарап үрмәдем,
Газиз әткәй-әнкәем не мин бит туя күрмәдем.

Әткәй-әнкәй, кош-кортларың, казларың-үрдәкләрең;
Исеңә төшәр, мин булмамын, өзелер үзәкләрең.

Ишек алды бакчагызда үсәме суганыгыз?
Дөрләп янган ут эчендә калды бит туганыгыз.

Безнең артта әрәмәдә кошлар сайрый торгандыр,
Кулын яңагына куеп, әнкәй елый торгандыр.

Машинага утырдык без сәгать бишенче киткәч,
Үлемнәрдән котылып булмый, бер әҗәлләрең җиткәч.

Әткәй-әнкәй, иртә һәм кич дога кылырсыз безгә.
Мәңгелеккә әрнү булып калдык инде без сезгә.

Ике туган өйләренә кайтырга җыендылар,
Кайтып җитә алмадылар, гүрләргә сыендылар.

        172. АГЫЙДЕЛДӘН ЧЫККАН ЧАКТА

Мин болынга барган чакта гармун калды өстәлдә,
Еллар саен әнкәемә авыр хәсрәт өстәлә.

Әнкәй, уйлар уйларымны әйтмәсәм дә беләсең,
Башка уйлар уйласам да, уйламадым үләсем.

Туган илдән чыккан чакта кидем аклы күлмәгем.
Әнкәем-туганнарыма, сау булыгыз, димәдем.

Өй алдында пар каен, сындырмагыз, тимәгез,
Иделдән чыгып барганда батып китте көймәбез.

Без Иделдән чыккан чакта күтәрелде җил-давыл.
Ялгыз тирән су астында җан бирүләр бик авыр.
Ак алъяпкычымны ябып йөри идем билемә.
Унөченче көн дигәндә гәүдәм кайтты илемә.

Быел урак уралмадым сабан басуларында,
Җаным чыкканны белмәдем Агыйдел суларында.

Көймәләргә утырганда үләрмен дип курыктым,
Суга төшүләрем белән чыдый алмый'сулыктым.

Әнкәем, сиңа бүләгем — кара атлас күлмәгем,
Тәрбияләп үстерсәң дә, рәхәтемне күрмәдең.

Мин болынга барам диеп, алдым төрле киемнәр,
Тирбәлдем дә чыгалмадым, төпсез икән иделләр.

Без болынга чыккан чакта яңгыр яуды илләрдә,
Истәлегем шушы булсын калган нечкә билләргә.

        173. ХӘСРӘТЕМ АВЫР

Тыңлагыз, дуслар, хәсрәтем сөйлим,
Кайда моңнарым, мин бераз көйлим.

Хәсрәтем авыр, ни хәлләр итим,
Бу кайгыларга, йә, ничек түзим.

Зур кала икән, халык күн булган,
Бәбкәем Суфиям тапталып үлгән.

Бәбкәем, балам, йке күз карам.
Ни хәлләр итим, утыңда янам.

И ике күзем, өмет йолдызым,
Нигә генә соң үстердем, кызым.

Күкрәктә саклап, карамны аклап,
Нигә ардаклап тудырдым, кызым.

Имезеп сөтемне, түгеп көчемне,
Ни өчен генә үстердем, кызым.

Бу җылауларга күзләрем чыгар,
Бичара әнкәң күпмегә чыдар?

Әй син, нарасый, күзем карасы,
Кадерле балам, йөрәк парәсе.

Егълый әткәең, егълый әнкәең,
Газиз бәбкәем, нихәл итәем.

Хәсрәтем авыр, ничек түзәргә,
Тугансың икән үзәк өзәргә.

Язган хатларың, яткан ятагың,
Нигә ташладың пешкән ашларым?

Чигә башлаган чигүең калган,
Тегә башлаган тегүең калган.

Баскан эзләрең, әйткән сүзләрең,
Зәңгәр күзләрең, нурлы йөзләрең.

Һаман да истә, истә, гел истә,
Иртә дә, кич тә, онытылмый һич тә.

Китәм кырларга, карыйм тауларга,
Хәсрәтем охшый янар тауларга.

Үзем җырлыймын, үзем җылыймын,
Кулларым сузып күктән сорыймын.

Чыгам илләргә, егылам җирләргә.
Сорыйм җилләрдән, балам ник үлгән?

Өйгә кайтамын, өйдә дә син юк.
Җырласам да юк, җыласам да юк.
9КЯ

Бәбкәем, балам, юк ла, балам юк,
Мәңгегә шулай юк инде, юк, юк.

Тарихи мең дә алтмыш биш сәнә.
Авыр хәлендә язды Хәлимә.

        174. АШХАБАД ЗИЛЗИЛӘСЕ

Бисмилла илән башлыйм, гүзәл булсын бәетем,
Зилзиләдә корбан булганнарга багышлау ниятем.

Шәһри Ашхабад илендә зилзиләдән харап булды,
Бик күп җаннар һәлак булды, хәрап итте бу зилзилә.

у ни хәл соң дөнья кайный, диңгез чайкала, җир тетри,
Аһ-ваһ итеп җаннар сыкрый,, һәлак итә бу зилзилә.

Фөрьят [1] дәрья булып ташты, авазлар гарешкә [2] ашты,
Күп җаннарны туфрак басты, һәлак итте бу зилзилә.

Егылды күп диварлар, ватылды күп дуваллар [3],
Мәет белән тулды урамнар, хәйран итте бу зилзилә.

Ашхабад ак урамнары, биектер таш диварлары,
Басып изде күп җаннарны, вәйран итте бу зилзилә.

Кичендә һич нә белмәде, шәһәр йоклый, ләкин тоймый,
Таң атканда күз алдына ни китерде бу зилзилә.

Һәлакәтле фаҗига бу, йөрәк яргыч вакыйга бу,
Җан рәнҗеткәч хәлләр бу, ачы хәсрәтле зилзилә.

Күп үтмәде, калтырау бетте, халык хәйран; аһ-ваһ итте,
Күпләрнең һушлары китте, хәрап итте бу зилзилә.

Хөкүмәт кешеләре җитте, мәетләр эзләнү китте,
Дуваллар хәрап күренде, хәрап итте бу зилзилә.

Шулар эчендә балалар җир астыннан табылалар,
Дәрхаль казып алыналар, хәрап иткән бу зилзилә.

Җансыз тәннәр табылганда, аларны казып алганда,
Паласка сузып салганда дивана итте зилзилә.

Кара көннәр ошбу сәгать, бу көннәр кем итәр тәкать,
Ачынып елатыр фәкать рәхимсез каты зилзилә.

Бу зилзиләнең хафасы, мин шул мәетләр анасы,
Түзалмас йөрәк ярасы китерде миңа зилзилә.

Балам һәм аның баласы, кочып җан бирми анасы,
Икесе дә күз карасы, аердың ла, ай зилзилә.

Күз нурларым, балаларым, газиз җаныгызга сәлам,
Кайнар яшем коеп калам, гомерем кисте зилзилә.

Сөекле идең, җаным, балам, бүген яшь агызып калам,
Карыйлыкта зәгыйфь анаңдин аерды бу зилзилә.

Бүгең ниләр сөйлим сиңа? Ни көйләрем көйлим сиңа?
Бүген юк бит син дөньяда, аерды шул бу зилзилә.

Ничек чыккан, җаным, җаның? Күрә алмадым үлем хәлең.
Матур, сау-сәламәт чагың күргәзмәде бу зилзилә.

Кадерле балам син идең, арада бер генә идең,
Сачәк аткан бер гөл идең, аерды ла бу зилзилә.

Кояштай якты йөзләрең, йөгереп йөргән эзләрең,
Ягымлы, татлы сүзләрең, барын да алды зилзилә.

Бу хәл күз алдыннан Китми, күземдин яшьләрем кипми,
Йөрәктән ачысы китми, дивана итте зилзилә.

Минем хәлем кеше белми, әгәр белсә серен сизми,
Шуның өчен йөрәк түзми, канлы яшь агыза зилзилә.

Өметсез сүзләрем илән, яшь аккан күзләрем илән,
Саргайган йөзләрем илән нәүмиз итте бу зилзилә.

__________________________________________

1. Парочка — пар костюм.
2. Боты — резина итек.
3. Фөрьят — ярдәм сорап кычкыру, елау.
4. Гареш — күкнең иң түбәсе.
5. Дувал — койма.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz