Пятница, 27.06.2025, 23:25:29   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [335]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [74]
Рассказы [25]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 26 » БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ БӘЕТЛӘРЕ. ФРОНТ БӘЕТЛӘРЕ
БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ БӘЕТЛӘРЕ. ФРОНТ БӘЕТЛӘРЕ
13:08:52
        144. МӘСКӘҮНЕ САКЛАУ БӘЕТЕ

Егерме икенче июньдә Герман сугыш башлады,
Күп шәһәргә, күп авылга килеп бомба ташлады.

Немецларның танклары трактор тик тырылдый,
Мәскәү янына килеп җиткәч, бар халыгы кырылды.

Гитлер бирә приказын Мәскәү шәһәрен алырга,
Солдатлары сөйләшәләр: ничек плен калырга?

Гитлер окоп казыйдыр каршы тора башларга,
Солдатлары сөйләшәләр: фронтларны ташларга.

Немец әйтә: «Эш капут!» — ди, инде ниләр итәсе?
Немецларга кабер булды безнең Мәскәү тирәсе.

Мәскәү каласы таш кала, күп калага баш кала,
Немец килде — муены сынды, сабак булсын башкага.

        145. ДОШМАННЫ ҖИҢГӘЧ КАЙТЫРБЫЗ

Сугышка хәтле яшәдек бик матур тормышларда,
Вакыт җиткәч туры килде китәргә сугышларга.

Илдә торып без үткәрдек февральнең числосын,
Шуннан башлап языйм әле солдат булуым кыйссасын.

Ундүртенче март көне иде, повестка алдык кулга,
Шул көнне үк тиешле без чыгарга ерак юлга.

Бер авылдан алты кеше китәчәкбез бергәләп,
Кардәш-ыру хәлне белде барысы да кергәләп.

Ундүртендә чыгып киттек, чаналарга утырып,
Кардәш-ыру елап калды, күзләргә яшь тутырып.

Станцага җәмәгатьләр озатырга килделәр,
Китәр көн мәгълүм булмагач, елап кайтып киттеләр.

Поезд килә диештеләр, хәбәр булды чыгарга,
Кайгым тагын да яңарды, мөмкин түгел чыдарга.

Без китәчәк поезды да килеп җитте кычкырып,
Безнең утырганны көтә, яхшы аттай пошкырып.

Без вагоннарга төялдек, исәдер яз җилләре,
Шул җилләрдән ачы булды ташлап китү илләрне.

Киттегезме дигән кебек, кычкыралар каргалар,
Я кайтырсыз, я кайтмассыз дигән кебек бар да алар.

Юл буе тикшереп барам җепләргә тезгән кебек,
Бу китүдән кайталмауны күңелем сизгән кебек.

Сталинград исемле без барачак калабыз,
Әткәй, дип тилмерер инде өйдә калган балабыз.

Унбиш көннән килеп кердек без киләчәк шәһәргә.
Ниләр генә җитми икән Гитлер дигән каһәргә.

Килеп җитү берлә безне китерделәр мунчага,
Хәзергә сабыр итәбез, үтә авыр булса да.

Өстән кияргә бирделәр гимнастерка яшелне,
Ходай насыйп итмәгән шул бер күреп сөйләшүне.

Тагын кияргә бирделәр соры шинель өсләргә.
Аягым атлаган саен сез булдыгыз исләрдә.

Кулда бармаклы бияләй, башларда шлем бүрек,
Киткән көнне сезне генә мин китә алмадым күреп.

Аягымдагы ботинкам булды биек үкчәле,
Илле яшькә җиткән көйгә, солдат булдым» китчәле.

Ботинкаларның өстеннән абмуткалар урыйбыз.
Нинди генә төш күрсәк тә, сау кайтуга юрыйбыз.

Инде хәзер килеп җиткәч, әдрисләп хат язам,
Хатка каршы сезнең яктан мин хатлар көтеп калам.

Көткән көнем килеп җитте, җавап алдым хатыма,
Мин белмәгән вак хәрефләр язган конверт чатына.

Уйламый идем һич, кызым язар диеп хатларны.
Аның болай язуына җаным-тәнем шатланды.

Аның язган хәрефләре нурлы булып күренә,
Язган сүзе урынлаша күңелемнең түренә.

Минем кызым бәйнәләгән үзләренең хәлләрен,
Барсы да исән-сау икән, өйдә калган малларым.

«Сине озатырга барганда алдык,—дигән,—ак май да,
Бик зур булып үсте,— дигән,— синнән калган Акбай да».

Сыер-сарык бар да исән, кош-кортлар да, тавык та,
Шул арны күрерменме бер кайтып исән-саулыкта.

Җөмләләрен җыеп яза энҗеләр кебек тезеп,
«Сагындым, әткәем»,—диеп яза эчемне өзеп.

Көндез исемнән чыкмыйсыз, кичен ятсам төшемдә,
Ашаган-эчкән вакытта һәрвакыт сез исемдә.

Кызым белән икәү төшеп җибәрегез рәсем,
Сезнең нурлы йөзегезне үтә килә күрәсем.

Карточка җибәрдек, диеп, берчак миңа хат килде.
Шушы хатның эчләрендә, гүя, миңа ат килде.

Бер көн кычкыралар миңа: «Бикбулатов, сиңа хат!»
Алгач рәсемегезне, күңелләрем булды шат.

Сәгать саен карап торам шатланып, кызыксынып.
Шул рәсемегез күрсәм, мин китәмен туксынып.

Хезмәт итү авыр түгел, без көйләдек бер көйгә,
Эчем поша, йөрәгем әрни туктаусыз әллә нигә.

Иделдә күп казлар йөзә, нинди диңгез казы икән,
Туктаусыз эч пошмас иде, әллә гомрем аз микән.

Әти-әни төшләремә бик еш кына кергәли,
Күптән үлгән карт бабайлар минем янда йөргәли.

Кәккүк тавышы ишеткәч уң як колагым белән,
Шатлыкларга булсын, диеп теләп йөр едем гелән.

Бу сугышның эчләрендә ниләр генә күрсәм дә,
Сезне кайтып күрермен дим, кайда гына йөрсәм дә.

        146. РАЗВЕДЧИК НУРИЯЗДАН

Егерме икенче июньдә радио хәбәр бирде,
Чикне бозып, йөзе кара немецлар килеп керде.

Килеп керде тыныч илгә, шәһәрләрне ваттыра,
Хөкүмәт бөтен халыкны көрәшергә чакыра.

Мин полковой школада, укый идем ул вакыт,
Уйлый идем, алда, диеп, минем бар шатлык, бәхет.

Без фронтка чыгып киттек ачы нәфрәт, үч белән,
Киттек дошманнарга каршы сынашырга көч белән.

Мин разведчик, бу исемне аклармын һәр эшемдә,
Сынатмам, серемне бирмәм, калсам да ут эчендә.

Бер көн киттем разведкага, алдым да юлдашымны,
Дошман җибәргән бер пуля ранить итте башымны.

Ранить итте, егылып киттем тоталмый саннарымны,
Санитарка — урыс кызы, туктатты каннарымны.

Госпитальдә яткан чакта хәлем бик авыр булды,
Әтием һәм туганнарым гел күз алдымда торды.

Ярам төзәлгәч, врачлар җыелышып килделәр,
Сиңа әлегә тылга — ялга дип, бер язу бирделәр.

Дулап исә көзге җилләр, җил әйләнә давылга,
Поезддан төшкәч, җәяүләп кайтып кердем авылга.

Шатландылар, куандылар мин кайткач өйдәгеләр,
Нурияздан, син — бәхетле, дип күпләр сөйләделәр.

Ярам төзәлеп беткәчтен киттем военкоматка,
Кабат туры килә миңа юл тотарга фронтка.

Язгы ташу бик көчле иде мин китәсе көннәрдә,
Аерылышу җәрәхәте күренми һич кемгә дә.

Язгы ташу гөрләп ага тутырып елгаларны,
Исән булсак, күрешербез, гөр итеп дөньяларны.

Әтием зират буенда озатып калды мине,
Сакларга киткән чагымда сөекле туган илне.

Яшьләнделәр керфекләре, башларын аска иде,
«Язмыш кайда ташласа да, исән бул, балам»,— диде.

«Батыр бул, улым, сугышта арыслан шикелле бул,
Аерылганда сиңа әйтәсе теләкләрем минем шул».

Аерылганда әтиемнең яшь килде күзләренә,
Яшь килсә дә күзләренә, дәрт иде сүзләрендә.

Борчылма син, газиз әткәй, мин үтәрмен кушканны,
Тар-мар итми кире кайтмам илгә килгән дошманны.

Мине фронтка җиткерде яшел товарный вагон,
Күңелем төрлесен уйлый, күрешербезме тагын?

Окопта үткән көннәрем миңа моңсу сизелә,
Сөйгән яр, туганнар өчен үзәкләрем өзелә.

Мин әтигә хатлар яздым ак кәгазь битләренә,
Минем ризык чәчелгән бу дөнья читләренә.

Көзге салкын җилләр исә ноябрь айларында,
Ят кеше дә якын була торганда яннарыңда.

Василий дигән егет белән без икәү бергә булдык,
Бергә ашадык, бергә эчтек, дошманны бергә кудык.

Дошманнарны без куабыз төнне-көнне белмичә,
Безнең йөрәк тынычланмас, җиңү көне килмичә.

Ил язмышын хәл иткәндә мин читтә түгел, илем,
Кулда мылтык, өстә шинель, билдә гранат минем.

Уникенче ноябрьда төнге сәгать унбердә,
Чыгып киттек разведкага дошман серен белергә.

Немецлар торган авылга сиздерми барып кердек,
Нинди серләре барлыгын яшертен генә белдек.

Инде кайтабыз дигәндә, немец эшне сизенде,
Безнең өскә төрле яклап утлы пуля сибелде.

Мина кыйпылчыгы тиде, ярам түзәрлек түгел,
Көч-хәл белән частька кайттык, әйтеп сөйләрлек түгел.

Разведчик Нурияздан кабердә ята инде,
Күпме батыр гомерен бирде, саклыйк дип туган илне.

        147. КЫЗЫЛ СУГЫШЧЫ БӘЕТЕ

Кырык беренче елны Герман сугыш башлады,
Тыныч яткан ил өстенә иртән туплар ташлады.

Бу дөньяны киң диләр, һәр җирендә мир диләр;
Киң дөньяга фашист сыймый, безнең җиргә керделәр.

Керсәләр дә безнең җиргә, ерак бара алмаслар;
Кызыл Армия җай алгачтын, безнең җирдә калмаслар.

Егерме икенче июнь көнне радио хәбәр китерде,
Бу хәбәрне ишеткәчтен бар да өйгә йөгерде.

Олаулар хәзерләнеп, алып кына китәләр;
Күрәсезме, иптәшләр, яшьләр китеп бетәләр.

Ямьле җәйләр үтеп бара, сугыш кешене ала;
Колхозда эшләр хәзергә ничего, яхшы бара.

Печәннәр чабып өелде, урак өсләре җитә;
Кырларга чыгып карасаң, арышлар безне көтә.

Бер заманны хәбәр килде Армиягә чакырып,
Иртәгесен юлга чыктык Борындыкны калдырып.

Озатырга килүчеләр бар да әйтә, күрмәм, дип;
Мин аларга шуны әйтәм, шәт кайтырбыз, үлмәм, дип.

Олаулар капкадан чыккач, байтак кына юл алды;
Озатырга килүчеләр бар да күздән югалды.

Быелгы җәйнең һавасы сары майны эретә,
Бу бит бездән түгел инде, Гитлер каһәре йөртә.

Бара торгач үтеп киттем таныш авыл Кошманны
Кошманнар да җыенганнар җиңәр өчен дошманны.

Кайбычка без дүртәү бардык, арабызда дүрт Барый,
Икәвебезне алдылар, икебез калды ярый.

Иртә белән чыгып киттек станцасы Урмарга,
Тагы бер кат саубуллашып утырдык вагоннарга.

Станцада йөргән чакта битем сөрттем яулыкка.
Безнең кебек җыелганнар, исебез китте халыкка.

Китәсе көн без юындык Канашның мунчасында,
Шалоннарга без төялдек Канаш станцасында.

Шалон белән барабыз, вагон эчләре салкын,
Бөтен солдат йөрәгендә фашистларга үч-ялкын.

Вагон тәрәзәләреннән карап бардык кырларга.
Бер җыелып кузгалгачтын мөмкин хәзер җырларга.

Тәрәзәләрдән карыйм да, күренми лә безнең як,
Былбыл булып очты микән безнең бергә булган чак.

Тимер юллар тоташ-тоташ, юл буйлары чуерташ,
Дошманнарны җиңеп беткәч» кайтыр әле газиз баш.

Мәскәүләрне үтү белән киттек туры Тулага,
Гайрәтләнеп без барабыз дошманнарны турарга.

Тулага барып җиткәндә, бирделәр киез итек,
Тизрәк сугыш кырларында дошманны тар-мар итик.

Кая киттек, дип сорагач, әйтмәделәр безләргә,
Сугышта күргән хәлләрне мәгълүм кылам сезләргә.

Бара-бара барып җиттек урман араларына.
Алда сугыш, янда сугыш, гөрселдәп туп ярыла.

Урман арасында без оборона саклыйбыз,
Ял итәргә дә вакыт юк, көне-төне ятмыйбыз.

Кардан ясалган окопта ятабыз дошман саклап,
Төнлә бик салкын булганга бетердек карны таптап.

Урман эче калын имән, имәннәр башын игән,
Исән булсак, фашистларны куарбыз туган йлдән.

Шул урманның бер читендә нарат үсеп утыра,
Нарат төбендә бөкшәеп фашист посып утыра.

Бер заманны кара-каршы атышабыз пулеләр,
Никадәрле атышсак та аз булды, хәер, үлеләр.

Үлеләрнең аз булуы — урманнары бик калын,
Ачык кырга чыгу белән фашистның кырдык барын.

Алга барабыз туктамый, менәбез биек тауга;
Безгә только фашист бетсен, кызыкмыйбыз без малга.

Барып мендек тау башына, утырдык ак ташына,
Яңгыр кебек утлар ява фашистларның башына.

Бу сугышның эчләрендә йокыларыбыз очты;
Авылдаш иптәшем Кәбир раненый булып чыкты.

Һаваларда пыр-пыр оча — ул безнең яраплан,
Фашистларны тар-мар итү—менә шул безнең план.

Сугышып йөргән җиребез — Орловский шәһәре,
Үз башына сугыш ачты немец-фашист каһәре.

Безнекеләр туп аталар, окопларны ваталар,
Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз, тегеләр үлеп яталар.

Бер авылны азат иткәч, туктадык төн йокларга;
Германнар халыкны талап, ут төрткәннәр йортларга.

Әрни йөрәк моны күргәч, үч алырбыз фашисттан,
Берсесе дә котыла алмас безнең кызылармистан.

Безнең белән командирлар үзләре дә бардылар,
Безнең отделениедән өчәү үлеп калдылар.

Командир команда бирде: «Танкы килә, ят!» — диеп,
«Яныгыздагы боеприпасны бетергәнче ат!» — диеп.

Без тотындык атарга, танкыларны ватарга.
Сиптерәбез пулеметтан, вакыт тапмый ятарга.

Һавада оча яраплан, шәүләсе төшә карга;
Немецларның солдатлары буялып ята канга.

Урманда яткан чакта без торабыз каравыл,
Янган авылларны күргәч, янгандай минем авыл.

Без атабыз көне-төне, кайда китә төтене;
Немец дошман гаскәрләре кырылып бетсен бөтене.

Ак каенны туп актарган, көеп беткән бөресе;
Сул кулымны яралады явыз дошман пулесе.

Авылдашлар Барый, Әкмал окопларында калды,
Аерылышып киткән чакта кайнар яшьләрем тамды.

Исән йөреп, сау кайтыгыз, бергә йөргән дусларым,
Кыйнагыз минем өчен дә шул герман фашистларын.

Санчастька барып бәйләттем, исемемне яздырдым,
Мылтыгымны, бар әйберне шунда биреп калдырдым.

Канга буялган күлмәгем, күтәрелми беләгем.
Дошманнарны бетереп кайту — шунда минем теләгем.

Сугыш булган җирләрдә үләннәр үсмәделәр,
Кулым төзәлүен теләп, врачлар кисмәделәр.

Яра урыны өч урында, сөякләре дә ватык,
Миңа, аткан фашист этен үтерер идем атып.

Госпитальдән авылыма хат язам сагындыргач,
Моңсу кичләр, язгы җилләр күңелне кабындыргач.

«Алмы, Зәйнәп, яулыгың, гөлме, Зәйнәп, яулыгың?
Киткәннән бирле хат алмыйм, әллә юкмы саулыгың?

Карлыганнар, бөрлегәннәр иртәрәк өлгергәннәр,
Бер без генә түгел әле күрешергә тилмергәннәр».

Вагоннарда кайткан чакта бик тә авыртты кулым,
Миннән туып калган иде, үсәме икән улым?

Өченче айлар ятам мин бу яралы көемә,
Монда яхшы тәрбиягә һәммә армеец сөенә.

Бу госпиталь шундый матур, бакчасында бик рәхәт;
Дәвалаулары килеште,— врачларга зур рәхмәт.

Радиодан тыңлыйбыз, безнекеләр бирешми,
Нихәтле авыр булса, да, куа илдән немецны.

Дүртенче айлар ятсам да, кулым авызыма җитми,
Өч көн, өч төн гел язсам да, барыбер сүзем бетми.

Госпиталь тәрәзәсеннән күренә алма бакчасы,
Нинди рәхәттә булса да барыбер килә кайтасы.

Яралангач дәваландым Көньяк Казахстанда,
Кырык икенче ел җәен кайттым Татарстанга.

Бәрле [1] суы буйларында сайрый сары сандугач,
Госпитальдән терелеп кайттым, Зәйнәп, җаным, ишегең ач.

Балаларым бик сагынган, кочалар да үбәләр,
Әткәем, кайттыңмы, дип елыйлар да көләләр.

Туганнар, күршеләр килде, Зәйнәбем табын көйли,
Эшләрнең ничек баруын, колхоз хәлләрен сөйли.

Авылда ир-ат күп түгел, җитте урак өсләре,
Мин бригадир булып йөрим, бара колхоз эшләре.

Кыр казлары оялаган Бәрле камышларына,
Бирмәдек Совет властен Герман фашистларына.

Дошманнарны җиңү белән башладык эшкә инде,
Безнең бурычыбыз тик бер — ныгыту туган илне.

Бу сүзләрне кулым язды, әйтте әрнегән йөрәк,
Моннан соң да дошманнарны шулай кыйнарга кирәк.

        148. ФӘЙЗУЛЛА АГАЙ БӘЕТЕ

Һич уйламаган чагында Герман сугыш башлады,
Гөлчәчәктәй яшьлегемне явыз дошман ашады.

Бу ел чәчкәй икмәкләрне кайтып ашый алмадым,
Иркен совет илләрендә озак яши алмадым.

Кавалеристлар йөриләр яхшы атка атланып,
Дошманнарны җиңеп, илгә кайта алмадым шатланып.

Минем үлгән хәбәремне иптәшләрем белсеннәр,
Ирек өчен көрәшкәндә корбан булды, дисеннәр.

Граната тигәч, якты дөнья төтен булды күземә,
Өстемдәге киемнәрем кәфен булды үземә.

Ядрә тиеп егылгач та, сестралар килделәр,
Ах, ярасы авыр икән, үләр мескен, диделәр.

Хәлкәйләрем авыр булды, гранат килеп тигәндә,
Читен булды, дуслар килеп, ах, Абдуллин, дигәндә.

Яраларым җиңел булса, больниста ятыр идем,
Исән бул сай, кайчан да бер илемә кайтыр идем.

Герман явыз-ач этләргә ачуымнан ни әйтим,
Җәмәгатем, газиз балам, калдыгыз инде ятим.

Җәмәгатем, Фрүзияне калды сиңа карарга,
Шат йөз белән генә карап йомшак эндәш аңарга.

Ялгыз карап үстерүе авыр булыр сиңа да,
Авыр чакта күңлеңтөшеп, рәнҗемә син миңа да.

Илемә кайтып эчәлмадым салкын чишмә суларын,
Күрәлмадым Фрүзиямнең матур зифа буйларын.

Авылдашлар, мин кайталмам, бәхил булыгыз инде,
Фатихагыздан ташламый, дога кылыгыз инде.

Минем калган бер баламны ятим итеп какмагыз,
Кайда гына очраса да, караңгы йөз катмагыз.

Җәмәгатем, минем өчен бик кайгырма, боекма,
Ялгыз калдым, ничек яшим, диеп каты борлыкма.

Ташламаслар, ярдәм кулын сиңа туган ил сузар,
Минем кайгы озак бармас, гомерең барлыкта узар.

Минем калган киемнәрне кирәкми дип, сатмагыз,
Бәлки сагынып бер карарсыз, төсем итеп саклагыз.

        149. БЕЗНЕҢ ГАСКӘР — КӨЧЛЕ ГАСКӘР

Кайда бармый, ниләр күрми газиз солдат башлары,
Советлар иленә каршы Герман сугыш башлады.

Сугыш хәле бик авыр хәл, белмим ни хәл итәргә,
Төнлә белән хәбәр алдым сугышларга китәргә.

Йортымнан мин чыгып киттем, утырып яхшы атларга,
Китүемнең төп сәбәбе — Ватанымны сакларга.

Барып җиттек Казанга, поезд көтә китәргә,
Безнең изге бурычыбыз — дошманны юк итәргә.

Бара-бара барып җиттек көнбатыш фронтына,
Инде хәзер без керәбез сугышның чын утына.

Безнең гаскәр—көчле гаскәр инде сугыш башлады,
Безнең көчле һөҗүм белән тетелә дошман башлары.

Гранат, патроннар тезелгән билдәге каешыма,
Җире-күге тетри дер-дер снаряд тавышына.

Безнең алга барышны чиркәү тора тоткарлап,
Ул чиркәүне камау өчен киттек без төрле яклап.

Чиркәү ишеге төбендә тора дошман сакчысы,
Чиркәү эченә керү өчен биек түгел баскычы.

Сикереп тордым, штык белән кададым мин сакчыга,
Шул ук секунд эчендә аттым гранатамны да.

Мин ыргыткан гранатадан дошман уты тукталды,
Минем шушы эшне күреп командирым мактады.

Винтовкадан бик төз атам — дошманны һич аямыйм,
Һөҗүм итеп барган чакта яраланды аягым.

Безнең гаскәрләр туктамый һаман алга баралар,
Кан эчендә яткан чакта санитарлар алалар.

Безнең докторлар —галимнәр, ал арны бик мактарлык,
Аталы-уллы икебез туган илне сакладык.

Улым, атсаң бик төз ат, ук китмәсен әрәмгә,
Йөрәгенә барып керсен дошман булган адәмгә.

Бу бәетемне язамын каһәр сугыш турында,—
Газиз улымны югалттым шушы сугыш кырында.

        150. ГАЗИЗ БАШКАЙЛАР ИЛГӘ КАЙТЫРМЫ?

Төштем фетнәгә, нихәл итмәгә,
Тоткынлык каты, булмый китмәгә.
Без әсир монда — дошман кулында,
Без корбан бүген Ватан юлында.

Ерактыр илем, моңлыдыр күңелем,
Ялгыздыр үзем, инде бир түзем.
Сөекле илем, диеп җан атам,
Әй, торган җирем, кайчан соң кайтам?

Хөр иркенлектә үстем илемдә,
Ватаным саклап төштем пленга.
Аяныч хәлем, сөяктер тәнем,
Янадыр бәгърем, һич юк әмәлем.

Без монда җыйнау, аякта богау,
Зобаный кебек алалар сорау.
Суга тилмереп, каты кимереп,
Ятабыз череп, тереләй үлеп.

Аякта башмак, йөрибез шак-шак,
Газиз җаннарны булырмы саклап?
Без монда ялчы, аркада камчы,
Моны күргәнче, җаннарны алчы!

Чәнечке чыбык, һич булмый чыгып,
Гитлер этләре канны эчә сыгып.
Безнең канатны сугыш каерды,
Туган илләрдән яшьләй аерды.

Очар кошлар да, тезелеп сафларга,
Елашып очты безнең якларга.
Кошлар очканда Татарстанга,
Егълап калабыз, буылып канга.

Кошлар, хушыгыз, тизрәк очыгыз,
Туган җирләргә барып төшегез.
Хәерле булсын сезнең юлыгыз,
Кайта алмасак, бәхил булыгыз.

Безнең канатны язмыш каерды.
Газиз башкайлар илгә кайтырмы?
Ташлагыз эшне, җыегыз көчне,
Явыз дошманнан алыгыз үчне!

        151. АЕРМА ТУГАН ИЛЕМНӘН

Мин язамын бу дәфтәргә күп сүзләрне бер итеп,
Дәхи язам укучыга уйларымны сер итеп.

Ни эшләгән, ниләр күргән армиядә башларым,
Эчкән сулар, икмәкләрне һәм ашаган ашларым.

Кырык беренче елны Герман сугыш башлады,
Тыныч, ирекле тормышлар ир кулыннан ташланды.

Егерме җиденче майда армиягә мин киттем,
Совет илен саклау өчен бөтен көчем беркеттем.

Хәрби киемнәр бирделәр, вольныйларны салдырып,
Ил сакларга китеп бардым биш баланы калдырып.

Башта пилотка, өстә шинель, сары каеш билләрдә,
Кардәшләрем һәм семьям, сау торыгыз илләрдә.

Сау йөресәк бер кайтырбыз, тар-мар итеп дошманны,
Йөз процент белән үтик совет иле кушканны.

Бер көн безгә приказ килде Армавирга китәргә.
Бик тиз вакыт эчендә җәяү барып җитәргә.

Без барабыз алга таба, карамый җил-давылга,
Дошманнарны тар-мар кыйлгач, бер кайтырбыз авылга.

Бу вакыт июль числосы кырык икенче елда,
Аркада солдат капчыгы, бердәнбер мылтык — кулда.

Снарядлар ярылалар, һавада оча газы,
Төшкән урынын карасагыз, мисле бәрәңге базы.

Ерак микән, якын микән без барасы калалар?
Миналар шартлап торса да, истән чыкмый балалар.

Окружениедә калдык Армавирга җиткәнче,
Урман эченнән йөгердек авызда сүл беткәнче.

Урман буйлап барган чакта танкы чыкты юлыма,
Харап булды газиз башым, эләктем дошман кулына.

Августның башлары иде, плен калды башларым,
Уйсу җиргә дәрья булыр минем түккән яшьләрем.

Кырдан малларны куган тик, безне куып киттеләр.
Конвоирлар кыйный-кыйный бер лагерьга илттеләр.

Лагерьның чите тотылган үткен казыклар белән,
Комсоставлар богауланган тимер чыбыклар белән.

Безне бергә җыйдылар, часовойлар куйдылар,
Туган илдә семьялар инде безне җуйдылар.

Явыз полицайны күргәч,'бер өшеп, бер тирләдем,
Салкын суда камыш үреп, үпкәм белән чирләдем.

Бик күп көннәр ач йөрдем мин, икмәк заты тапмадым,
Туган илемдәге кебек кайнар аш та капмадым.

Өстемдәге киемемне салдырып алды дошманым,
Бирде өскә кәгазь күлмәк, дәхи кәгазь чалбарым.

Куштан сатлык полицайлар постта басып торалар,
Ялгыш җиргә төкерсәң дә, мылтык белән оралар.

Әйтмә син аңа «иптәш» дип, әйт син аңа «господа»,
«Качкан кеше атыла»,—дип язып куйган капкага.

Полицайларның кулында сырлы-сырлы камчылар,
Камчы белән суктыралар, тәннәребез чуп-чуар.

Таяклар белән кыйныйлар, этләрдән талаталар,
Ун кешегә чергән ипи, кисәкләп тараталар.

Итекләрне салдырдылар, аякта агач колодка,
Ашарга һич нәрсә бирми лагерьдагы халыкка.

Аш диеп безгә ашата янган тары кибәген,
Безнең батырларыбыз бер бирер әле кирәген.

Утыз градус салкында, ачык җирдә ятабыз,
Иртә торганчы мең үлек, таракан тик катабыз.

Адашкан кош баласы тик моңаядыр башларым,
Агадыр ике күземдән ачы кайнар яшьләрем.

Алтмыш сигез кило идем туган-үскән илемдә,
Кырык өч килога калдым шул лагерьда, пленда.

Калды кояш чыгышында туган-үскән җирләрем,
Фашист кулында пленда ничә тапкыр чирләдем.

Тора торган лагеребыз Бадурфа тауларында,
Әпәй, урынына адәм башы Гитлернын амбарында.

Син, Халисә, әпәйләрне сала идең көрәктән,
Ачлык җәфаларын күрдем, һич тә китмәс йөрәктән.

Узар кышлар, җитәр җәйләр, чирәм җәяр болынны,
Сагынам кызым Зәмияне, сагынам Фаикъ улымны.

Безнең баракның каршында шаулап ага бер елга,
Кайтып балаларым күрсәм – оҗмах булыр бу дөнья.

Көйгә салып укыгыз сез шушы язган сүзләрне,
Зәгъфран сарысыдай — күрсәгез иде йөзләрне.

Илдә кигән киемнәрдәй калды бары ремене,
Киң ризыктан, туган илдән зинһар аерма мине.

Өч йөз грамм әпәй алам егерме дүрт сәгатькә,
Гитлерның һәр юлбасарын эләр идем сәнәккә.

Ал чәчәкле киң болынны күрер микән башларым,
Гаиләмне, туган илне, дәхи кайнар ашларны?

Кызыл армия азат иткәч, кайттым туган илләргә,
Илем күргәч, өйгә килгәч, яшь тыгылды күзләргә.

        152. БЕРЛИННЫ ДА АЛДЫК БЕЗ

Безнең тыныч илебезгә дошман сугыш башлады,
Танк шаулап, самолетлар очып килә башлады.

Самолетлар очып килеп, итәләр безне бомбить,
Совет илен Җиңәм, диеп уйлаган Гитлер бандит.

Гитлер бандит фронт белән Мәскәүгә килеп җитте,
Алга бару германнарга Мәскәү янында бетте.

Гитлер дулый, зәһәрләнә, совет халкы чикмәгәч,
Башка илдән солдат җыя, үз солдаты җитмәгәч.

Ватан безгә приказ бирә: «Фашистларны куарга!»
Гитлерчылар чыдыймы соң безнең биргән ударга!

Пушкалардан, «Катюша»дан кызылармеец ут ачты,
Алып булмас Мәскәүне дип, Гитлер ташлап та качты.

Сталинградны алам дип, барлык көчләрен салды,
Техникасы, фельдмаршалы совет кулына калды.

Фельдмаршалның төшенә кергән совет кулына калыры,
Сталинград басуы тулы германнарның кабере.

«Андрюша», «Катюша»лар бертавыштан аталар,
Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз — фрицлар үлеп яталар.

«Катюша»лар туктау белән очып килә самолет,
Гитлерчылар кычкырыша: «Шушында безгә капут!»

Һич уйламый, һич курыкмый «ура!» кычкырып барабыз,
Каршы торган фашистларны камап-камап алабыз.

Караңгы төн, ява яңгыр, Днепрны кичәбез,
«Колхоз тавыгы тәмлеме?» — дип германнарны кисәбез.

Гитлер яңа приказ биргән: «Граница—Днепр!»
Фашистларга чигенү өчен Днепрда юк күпер.

Биек тауның башында «Катюша»лар корылган,
Совет җире тулып ята — гитлерчылар кырылган.

Гитлерчылар күп ашады безнең совет малларын,
Шуның өчен дә без алдык фашистларның җаннарын.

Без азат иткән башкала — поляк каласы Варшау.
Фашистларга бетте хәзер халык малларын ашау.

Кая качса Гитлер бандит, без бастырып барабыз,
Польша җирен үтү белән герман җирен алабыз.

Дошманнарны тар-мар итеп, һаман алга бардык без,
Фрицларны таптап үтеп, Берлинны да алдык без.

        153. ГЕРМАНИЯГӘ КӨЧЛӘП ОЗАТЫЛГАН КЫЗЛАР БӘЕТЕ

Әйтик әле, әйтик әле, онытмастан белгәнне;
Сөйләп сезгә бирмәк булам башым ниләр күргәнне.

Бар өйләргә тентү ясап эшкә эзләп йөрделәр,
Фашист яклы кабахәтләр безне тотып бирделәр.

Алып китеп биржага, тапшырдылар дежурга,
Өч көн базда ач тотып, чыгардылар дворга.

Дон буйлары камышлык, камыш башы арышлык;
Германиягә китмәскә баш-аяктан карыштык.

Стансадан кызлар китә, кызлар китә төялеп,
Ата-анасы елап кала баганага сөялеп.

Яшьлек чәчәк аткач кына, бакчадагы гөл кебек.
Германиягә озаттылар богаулаган кол кебек.

Утырмагыз машинага, машина алып китә икән;
Берлин дигән калага илтеп, башны харап итә икән.

Машиналар бик күп икән Берлин дигән калада;
Кем каргышы төште икән, без бәхетсез балага.

Ялгыз башым, яшь кыз башым, читтә ничек йөрермен,
Әткәй-әнкәй, туганнарны ничек кайтып күрермен.

____________________________________________

1. Бәрле — Борындык авылы аша агучы инеш исеме.

        
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz