Четверг, 13.11.2025, 08:00:31   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 18 » РУС-ЯПОН СУГЫШЫ БӘЕТЛӘРЕ
РУС-ЯПОН СУГЫШЫ БӘЕТЛӘРЕ
12:34:15
       22. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ

Бисмиллаһи вә биллаһи, бәет яза башладым,
Ир уртасы булганда туган илне ташладым.

Тарих мең дә тугыз йөз дә дүртенче ел эчендә
Илемездәя чыгып киттек шәувәл [1] ае башында.

Безнең йортның капкасы эчке якка ачыла,
Күрең хакның тәкъдирен: нәфәка кая сачыла.

Безнең авыл зур авыл, урта урамга җыелды,
Запасныйлар куыла дигәч, бигрәк авыр тоелды.

Килеп кердек казармага, каеш будык билләргә,
Хак тәгалә язган микән кайтуларны илләргә?

Чыктым басу капкасын, ике туры ат бодайда,
Туган илгә кайтырга өмидем бар ходайда.

Төрле үлән чәчәк ата кыйблалардин җил иссә,
Насыйп булса, шәт кайтырбыз, падишалар килешсә.

Бән илемдин чыкканда бигрәк авыр тоелды,
Солдатларны озатырга бөтен авыл җыелды.

Безнең Турай [2] солдатларын кантон [3] килгән куарга,
Күздән аккан канлы яшьне мөмкин түгел тыярга.

Чыктым ишек алдына, төрле кошлар чырылдый,
Сугышка дип килеп әйткәч, йөрәк бәгърем ярылды.

Ишек алдым алмагачта аерым үсә бер алма,
Туган-үскән илләремдин аерды ла бер алла.

Тәкъдир микән бу эшләр, тәдбир [4] микән бу эшләр?
Мәрхүм булган ата-анага мәгълүм микән бу эшләр?

Безнең тауның башлары, эреле-ваклы ташлары,
Күз яшьләрем бетте инде, агадыр канлы яшьләре.

Иртә торып тышка чыктым, күзем төште һавага,
Җылашуда юктыр файда, тапшыраек аллага.

Безнең ындыр артлары, язга җитәр карлары,
Бу җәфадан коткарырга дога кылсын картлары.

Көн дә күреп сөйләшергә ерак калды арабыз,
Без фәкыйрьне сагынсагыз, бу бәеткә карагыз.

Мин Турайдан чыкканда тәкбир әйтә башладым,
Яшем егерме алтыда туган илне ташладым.

Чыккач басу капкасын, бер карадым каерылып,
Турай дигән илләрдин киттек безләр аерылып.

Бән Тәтешкә җиткәндә йокы басты күземне.
Бән илемдән чыкканда әйтә алмадым сүземне.

Японнарның киеме сары белән ал икән.
Кызганмагыз дөнья малын, һәр кешедән кала икән.

Кулымдагы яулыгым эленеп калды киштәдә;
Без сугышка китәсе юк иде лә истә дә.

Безнең артта җил капка, ачыла-ябыла җил чакта.
Булыр шатлык гает көне, без булмабыз ул чакта.

Бән илемдә йөргәндә авыр хезмәт итмәдем,
Падишалар килешмәсә, тиз кайтырга китмәдем.

Агай-эне илткәч безне, биш-алты көн көттеләр,
Җиденче көн сигездә өмид өзеп киттеләр.

Агайларны озаткач, җыелышып җылаштык,
Унөч кеше арасыннан алтыбыз китеп адаштык.

Унөч кешедән җидесе калды, бәхетлеләр бар икән;
Алты солдат сугышка киттек, күрәсебез бар икән.

Солдатларны озаттылар кечатна кич илләрдин,
Кысан-кысан солдат киеме кайчан төшәр иңләрдин?

Сембергә без барып кердек дүшәмбе көн кич берлән.
Безнең өмид өзелмидер, сезнең күргән төш белән.

Безнең суның буенда бардыр балык кармагы,
Туган илдән китүләре булды тәмуг газабы.

Биек тауның башында сачелде лә бодаем,
Шушы сугыш бәласендин коткарса иде ходаем.

Кич кунгачтин Сембердә машинага кудылар,
Вагон саен кырыгар кеше санап тезеп куйдылар.

Чалма киеп тәкбир әйтте Келәш [5] авыл хәзрәте.
Ак йөземә сары сукты шушы сугыш хәсрәте.

Тәтеш дигән калада акча алмыйлар күмергә;
Тәүбә догасын укыганда авыр булды күңелгә.

Безнең артта иңкүдә үрдәк йөзәр күлләр бар,
Ят җирләргә чыгып киттек, утка керер көннәр бар.

Өстемдәге казакине алып чөйгә элмәдем,
Куылырга приказ булгач, ни кыйласын белмәдем.

Иркутски казармасы өсте агач, төбе таш,
Шул казарма эчендә ниләр күрми безнең баш.

Солдат чыга уенга, кыр казы тик тезелеп,
Безнең өчен кемнәр җылый, яшь бала тик өзелеп.

Тураб суы агадыр безнең ындыр буенча;
Безнең башлар китәдер хак язмышы буенча.

Бәндин калган киемнәрне чөйдин чөйгә элегез,
Җыен туган җыелышкач, бер туган юк, диеңез.

Туганнарыбыз, укырсыз, җиткәч корбан гаетен,
Бу кәгазьгә бән язамын солдатларның бәетен.

Мәгълүмдер сезләргә, дога кылыгыз безләргә,
Сез сугышка чыгасыз дип, хәбәр булды безләргә.

Бу бәетне алыңыз, алыңыз да укыңыз,
Сугыштагы бәндәләргә хәер-дога кылыңыз.

       23. ИКЕНЧЕ БӘЕТ

Мең тугыз йөз дүртенчедә сугышырга башладык,
Сугышка дип хәбәр алгач, вольный киемне ташладык.

Бу бәетне язамын, искә алсың туганнар,
Хәзерендә безләрне сугышырга куалар.

Уйлый-уйлый язамын ниләр булуын башымда,
Әти-әни истән чыкмый, гел торалар каршымда.

Бу бәетне яздык без, ничә солдат җыелып,
Көне-төне елаганга бетте яшьләр коелып.

Ничә төрле булды инде түбәндәге сүзләрем,
Кулым бер дә дөрес язмый, кан алганга күзләрем.

Ник кан алмасын күзебез, утка кер дек, үзебез,
Әткәй-әнкәй, кайгырмагыз, бер вакытка түзегез.

Әүвәл хезмәт итүләр бернәрсә дә булмаган,
Шуның өчен җиңел булган: сугышка куылмаган.

Без чыгачак кичләрдә бигрәк яңа ай туган,
Бу китүем авыр булды, өмет өздем кайтудан.

Солдатка китәсе көнне мичкә иртә якканнар,
Ике балам ике якта мине кочып ятканнар.

Әти әйтә, хәзерлән дип, атны хәзер җигәбез,
Әллә, бәлкем, ходай бирсә, японнарны җиңәрбез.

Төнлә сугу сукканда кигән идем тула штан,
Угылым килеп хәбәр бирде, казак килгән волостьтан.

Чыккан вакыт сугышка без мәчеткә җыелдык,
Мулла вәгазь кыйлгачтын, күп эшләрдән тыелдык.

Безнең авыл мулласы вәгазь кылды безләргә,
Староста чыгып киткән кайсыбызны эзләргә.

Алтмыш ике солдат булдык без авылдан чыкканда,
Пышык-пышык хатыным җылый әйберләрне тыкканда.

Сугышка дип куганда җыелдык без урамга,
Күз яшьләребез катадыр ачы суык буранда.

Балаларым үкереп елый без мескеннең алдында,
Әткәй-әнкәй әйтә миңа: «Безне утка салдың ла».

Әни карчык, әти карт бөкрәеп калдылар,
Япон дигән йөзе кара безне утка салды ла.

Туганнарым, дусларым, ничек ташлыйм сезләрне,
Күрергә бу эшләрне ходай кушты безләрне.

Көне-төне бәгърем корый исемем солдат булганга.
Мин елый дип еламагыз, елыйм күңелем тулганга.

И дусларым-ишләрем, аерылгач нишләрем?
Кая китте без фәкыйрьнең тыныч яткан кичләре.

Озатырга килгәчтен печән салдым айгырыма,
Ходай боерса, кайтырбыз, әти-әни, кайгырма.

Кардәшләрем килделәр озатырга калага.
Тәкатем юк, бәгърем корый ятим калган балага.

Ике кызым, бер улым озатырга килделәр,
Бик елагач балаларга конфет алып бирделәр.

Их балалар, балалар, бик елашып калалар,
Ничек итим, җаннарым, атагызны алалар.
Балаларым, «әтием» дип, асылалар муеныма,
Әти-әнкәй, «бәбекәм» дип акча тыга куйныма.

Машинага утырганда во фрунга [6] тезделәр,
«Кая безнең әткәбез?» — дип, балаларым эзлиләр.

Әти-әни, туганнарым озатырга килделәр,
Агай-эне, кызганышып, акча җыеп бирделәр.

Көне бураң, җилләп тора, өскә карлар сылаша.
Машинага утыргач, туганнарым елаша.

Утыз өчкә җиткәндә китеп бардым войнага.
Бик елагач җәмәгатем, ачулана кайнага.

Без утырып киткәндә жертвенный [7] җыйдылар,
Мең биш йөзләп солдат булды, бер поездга сыйдылар.

Караңгы төн, ачы буран, ачып булмый күзләрне,
Колагымыз ишетми «сау бул!» дигән сүзләрне.

Хатыным тол каладыр, балам ятим каладыр,
Уйлап кара, кардәшләр, бу безгә зур бәладер.

Ташлап чыгу җиңел түгел йорт тулы балаларны.
Ник бармаска сугышка, алганнар калаларны.

Йөкле булып хатыным авырып калды балага,
Безне алып киттеләр Дальный дигән калага.

Явым-яңгыр көннәре чыгып киттек каладан,
Станциядән хәбәр алдым: хатыным үлгән баладан.

Февральнең дүртендә машинага утырдык,
Безнең рус гаскәре Кореяне тутырдык.

Барып кердек төнлә илән Сеул [8] дигән калага,
Шәһәр эченә сыймагач, гаскәр чыкты далага.

Утыз алты көн булганда Порт-Артурга җиттек без,
Ашамыйча-эчмичә сугышларга ч киттек без.

Порт-Артурны чыгып киттек апрельнең өчесендә,
Биш йөз чакрым бардык без тугыз көннең эчендә.

Кореяда йөрдек без, ачлыкларны күрдек без,
Ялу бозы өстендә түшләр илән шудык без.

«Молодец!» — дип кычкыра безнең урыс башлыгы,
Яргалады аягымны Маньчжурия ташлыгы.

Маньчжурия җирендә аршин ярым кар булды,
Без атарга керешкәч, японнарга тар булды.

Кара төтен арасында яудырадыр өсләргә,
Бу эшләрне күрәсем кергән иде төшләргә.

Ялу суын чыкканда суык алды тезләрне,
Япон дигән йөзе кара харап итте безләрне.

Японнар туп атадыр безнең гаскәр күп төшкә,
Мылтык төзәп торганда килеп төште туп өскә.

Өстемездән туп узганда әҗәл көтеп торамыз,
Сигнал булса безгә табан, мылтыкларны корабыз.

Көне-төне колагымда туп тавышы шаркылдый,
Бу ниндәен сугыш булды, бигрәк озак тартылды.

Күзләремне ачып булмый бигрәк ачы буранга.
Аптырагач утырып елыйм, күңелләрем тулганга.

Ляоян дигән шәһәрдә безнең гаскәр ятадыр,
Ялу суы буеннан японнар туп атадыр.

Кырык биш мең гаскәр булды Мукден дигән шәһәрдә,
Алты сәгать тоташ аттык япон дигән каһәргә.

Биш сәгатьнең эчендә йөз чакырым киттек без,
Сигнал булгач безгә табан, артка тагын чиктек без.

Яргалады аягымны Кореядә ташлыклар,
«Ребята, молодец!» — дип куандыра башлыклар.

Гөр-гөр итеп туп тавышы гел торадыр колакта,
Командирлар кычкыргач, карыйбыз без флагка.

Камышлыкта йөрегәндә аяк асты баткалак,
Йөзе кара японнар калды безгә аткалап.

Күлмәк-штан калмады гаурәтемне ябарлык,
Монда йөргән адәмгә бирсен ходай сабырлык.

Башымдагы картузым иләк кебек тишелде,
Безнең туплар атканда биек таулар ишелде.

Бигрәк яман сугыш булды Ляоянның буенда,
Көне-төне атышканда пуля тия куенга.

Телеграмм алдык без, Сахалинга бардык без,
Янә кайтып Порт-Артурга, эчке якта калдык без.

Восток [9] дигән каладан озын морҗа күренә,
Безнең гаскәр менеп яткан биек тауның үренә.

Су эчәсем килгәчтен ятып эчтем улактан,
Очып-очып пуля китә выж-выж итеп колактан.

Чирек сәгать эчендә камышлыкны ут алды,
Искәрмәстән туп атылгач, безнең гаскәр буталды.

Өч ай ярым артыграк су өстендә йөздек без,
Йөзе кара японнарны Ляояннан сөрдек без.

Сары диңгез өстендә дулкын булды давылга,
Җайсыз булгач тукталырга, барып төштек авылга.

Су өстендә йөргәндә пычранды аяклар,
Караңгылык җайсыз булды, күренмидер маяклар.

Искәрмәстән туй атылды каравылда торганда,
Яныбызда мина калды крейсерны борганда.

Ачы буран, суыкта итекләрем шакылдый,
Көне-төне колагымда туп тавышы шартылдый.

Караңгы төн, ачы буран, ачып булмый күзләрне,
Колагымыз ишетми «Бегом!» дигән сүзләрне.

Туп арбама җиккән идем парлап кара алаша,
Бу бичара хайваннар туп үткәндә караша.

Мөлдер-мөлдер яшьләр килә бу атларның күзеннән,
Бөларны бик кызганамын артыграк үземнән.

Төрле кеше уйлаганга, төрле сүзләр куелды,
Бу эшләрне күрүе безгә авыр тоелды.

Һәркайсымыз яздык без башка килгән эшләрне,
Туп тавышы яман икән, шыкырдатты тешләрне.

       24. ӨЧЕНЧЕ БӘЕТ

Патшабыздан хәбәр килде каралырга барырга,
Нинди хәйлә табыйм икән солдатлардан калырга.

Без авылдан чыккан чакта ут төрттеләр авылга,
Барлык халык хәйран калды солдат мескен елауга.

Быел кигән- бишмәтем,- җилгә китте кигәнем;
Башка җиргә чыгып киттем, калды минем сөйгәнем.

Алдыр синең яулыгың, гөлдер синең яулыгың,
Исән булсак бер кайтырбыз, телә алладан саулыгым.

Көне буе җилләп тора, өскә карлар сылаша,
Машинага утырганда туганнарым елаша.

Безнең мәчет эчендә шәмнәр фонарь булганда.
Солдат хәлен сорамагыз, шинель кияр салкында.

Эчебез дә ут безнең, тышыбыз да ут безнең,
Әнкәй кебек кайгырган кешебез дә юк безнең.

Яшь каеннар ботагын, балта бирсәң, ватаем;
Күкрәк сөтен имезгән әнкәемне онытмаем.

Без барасы юлларның ике ягы канаулы,
Качып кына китәр идем гаскәреңез санаулы.

Яшь чагымда бер төш күрдем, елан керде куеныма,
Бу төш миңа Хәсрәт булды, каеш будым билемә.

Әй туганнар, беләсезме, минем сезгә күп сүзем.
Солдатларның башыннан чыгып тора күк сөрем.

Хатыным минем тол калды, балалар ятим калдылар.
Солдат булып киткән кеше бик бәхетсез булдылар.

Быел кискән утыным бар да ярый казыкка,
Зифа буем үскән икән каргаларга азыкка.

Ызбам арты тал гына, булмады ла үземә,
Наемщиклар [10] яллар идем, булмады ла мал гына.

Быел җәйне урак урдым, ике беләгем сызганып,
Мине әткәй солдат итте, бер кибәнен кызганып.

Приемга кергән чакта кан-яшь алды күземне,
Әй туганнар, бәхил булың, әйтә алмадым сүземне.

Приемный ишекләре ләхеттән дә тар икән,
Приемный, эчендә җан алучы бар икән.

Приемның ишегенең тоткалары җиз икән,
Приемга барып кергәч, баш китүе тиз икән.

Башка картуз кидерделәр, өскә шинель бирделәр.
Билгә каеш будырдылар, «Ступай, солдат!» — диделәр.

Унөч тәүлек үткәннән соң барып кердек сугышка,
Үлмәсә кеше үлми икән эче тулы сагышка.

Машинадан төшкәчтен, океанга җиттек без,
Төнге сәгать уникедә атакага киттек без.

Японнар туп атадыр, Порт-Артурны ватадыр,
Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз, тилмерешеп ятадыр.

Японнарның гаскәрләре төне-төне туп ата,
Аяк атлап йөреп булмый: урыс солдаты ята.

Мендем тауның башына, язу яздым ташына,
Иртән торсам, пуля ява шул кайгылы башыма.

Һавада очкан кошлар җылы җирләрдә була,
Онытмаем, туганкаем, уйлап күңелем тула.

Искәрмәстән туп атылды, Порт-Артурны ут алды,
Искәрмәстән туп атылгач, безнең гаскәр буталды.

Японнар туп атадыр, Төтене җиргә ятадыр,
Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз: «Су, су»,— дип ятадыр.

Россияның туплары бик күбесе ярылмый,
Көне-төне су эчкәнгә, тамакларым ярылды.

Японнарның туплары ватадыр зур-зур ташны,
Куропаткин, Николай ашадылар шул башны.

Куропаткин генерал хәтәр җиргә утырган,
Порт-Артурның тирәсен солдат белән тутырган.

Сабый чакта бер төш күрдем, картуз иде башымда,
Күргән төшем рас килде егерме өч яшемдә..

Кара төтен арасында ачып булмый күзләрне,
Снарядка, патронга алыштырды безләрне.

Офицердан хәбәр булды иртә белән китәргә,
Су буенда станса бар, кичен шунда җитәргә.

Төне белән кире чиктек Сеул-дигән калага,
Шәһәр эченә сыймагач, гаскәр чыкты далага.

Кара флаг күтәрелгәч, була безгә барабан,
Япониянең туплары узып китә арадан.

Докторы да карамады, әллә японнар яклы,
Солдатны бизгәк тотадыр, хинин да бирми — жалко.

Ранен килә Порт-Артурдан, сүзен сөйли алмыйдыр,
«Син авыру түгел»,,— диеп докторлар да алмыйдыр.

Бик күп төрле булды инде минем язган сүзләрем,
Башым да бик эшләмидер кан алганга күзләрем.

Яза-яза тәмам итәм, инде бетте сүзләрем,
Еглый-еглый язганга кан алды ике күзләрем.

       25. ДҮРТЕНЧЕ БӘЕТ

Бисмиллаһи вә биллаһи, җитте корбан гаете,
Без әйтәбез, сез тыңлагыз япон сугышы бәете.

Порт-Артурның крепостена, хәйран калдым ташына,
Яңгыр кебек ядрә ява без мескеннең башына.

Япон халкы үткер халык, тозламыйлар ашларын,
Күп мөселман үлеп калды күтәрмичә башларын.

Итекләрем шакылдыйдыр, аякларым туңганга;
Тәкатем юк, бәгърем көя, исемем солдат булганга.

Без сугышка кергән чакта кердек утыз мең кеше,
Без сугыштан чыккан чакта бары чыктык йөз кеше.

Һәрбер солдат дигәннәр иртә торып киенә,
Тәндә җаны калганы пуля тисә дә сөенә.

Биек тауның башларында японнар туп аталар.
Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз, тилмерешеп яталар.

Японнарның атлары алмачуар, тимеркүк,
Без сугыштан чыккан чакта тересеннән үле күп.

Өч сәгатьтән мин тордым, йокылардан уянып,
Япон белән без сугыштык, тездән канга буялып.

Ляоян дигән шәһәрдә безнең гаскәр ятадыр,
Ялу суы буенда японнар туп атадыр.

Кырык биш мең гаскәр булды Мукден дигән шәһәрдә,
Алты сәгать тоташ аттык япон дигән каһәргә.

Без сугышка кергән чакта яңгыр белән кар яуды,
Без сугыштан чыккан чакта көллә [11] тәннәр кан булды.

Японнарның солдатлары тау башларыннан китте,
Мукденнарны бирмәс идек, бездә снаряд бетте.

Без сугышка кергәндә шинельләрем кимәдем,
Иптәшләрем калдылар, сау булыгыз, димәдем.

Өй артында талым бар, тал артында гөлем бар,
Җылый-җылый сөйләр идем, бәнем монда кемем бар.

Мөхәммәтгариф абзый, алып кайтсана атларны,
Туганыгыз искә төшкәч, укырсыз бу хатларны.

Мөхәммәтҗан туганаем, ал киемемне арбадан,
Абзыкаем кайтсын дип, сорасана алладан.

Бәндин калган бишмәтемне киеп барыгыз җомгага,
Абзыкаем кайтсын диеп, бирегез хәер муллага.

Кыр казлары киттеләр кычкырышып илләргә,
Ризыкларым бар микән бәнем туган илләрдә?

Туган илгә кайтыр микән башларыбыз,
Калды мйкән анда җияр [12] ашларыбыз.

Моны язам тәрәзәнең төбендә,
Күзем яшьле булып җомга көнендә.

Мохтаҗ булдым бер күрергә үзегезне,
Бу бәетне сезне сагынып язам имди.

Сырхау булсак, кемнәр сорар хәлебезне?
Вафат булсак, кемнәр юар тәнебезне?

Кемнәр безгә иман тәлкыйн [13] кыйлар имди?
Хак тәгалә сәбкат әйләсен [14] барчабызны.

Үләр ирсәк тәнебезне кәфенләмәк,
Кабер казый, җеназа укый, дәфенләмәк [15].

Мәрхүм булсак, мәет юктыр хәзерләмәк,
Бер кабергә бер гозу [16] куярлар имди.

Кичәләрдә һич йомылмас ике күзем,
Зәгъфрән тик сары булды бәнем йөзем.

Туган туфрак йөзени күрсәм үзем,
Бу хәсрәтем барчасы бетәр имди.

Бу дөньяда нәфкаләрем бетәр микән?
Ходай безне бер көн хәлас итәр [17] микән?

Юкса гомрем хәсрәт белән үтәр микән?
Фирак уты күземне'Көйдерер имди.

Бән өйләрдән чыгуларым каберләргә керү кебек,
Өйдә калган балаларым «әткәй китә» дигән кебек.

Рамазан айларында һава тулы нур булыр,
Җыелып сәхәр ашаганда бер әткәгез юк булыр.

Безнең капка җил капкасы, ачыладыр җил булса,
Гает көннәр бик шәп булыр, без булмабыз шул чакта.

Аккошлар очар өзелеп, кыр казлар очар тезелеп,
Безне кем сагыныр өзелеп, нәҗат [18] бирсен бер алла.

Кәбестә салалар ашка, ниләр килми газиз башка,
Гыйбрәт булсын һәр кардәшкә, нәҗат бирсен бер алла.

Безнең Чаллы базарыннан алдым акбүз ыштанга,
Бу хәлләрне күрсәтмәсен дуска түгел дошманга.

Бәндин калган киемемне чөйдән чөйгә элегез,
Балаларым җыелышып: «Әткәй кайда?» — диегез.

Барам басу буйларына, әллә керән, әллә үлән?
Туган-үскән илләремне әллә күрәм, әллә үләм?

Киттем инде, и сау булсам, алланың рәхмәте яусын,
Вафатымны ишеткәчтин миңа хәер-дога кыйлсын.

       26. БИШЕНЧЕ БӘЕТ

Чәршәмбе көн без кылдык быел корбан гаетен,
Без яз аек, сез тыңлагыз, солдатларның бәетен.

Безнең Казан урамы ике яклап тезелгән.
Инде, дуслар, сау булыгыз,, безнең өмет өзелгән.

Тугызынчы декабрьдә карточкалар алдык без.
Унбишендә китәргә дип приказны алдык без.

Проломный [19] урамында кич фонарьлар ялтырый,
Унбишендә поход дигәч, барча тәнем калтырый.

Без унынчы декабрьдә бик кайгыра башладык,
Богадельни [20] казармада җыелып обед ашадык.

Без утырган вагоннарның фонарьлары караңгы,
Машина кузгалып киткәч,- безнең күзне кан алды.

Без юллардин барганда яктык тимер мичләрне,
Безгә бигрәк авыр булды аерылып киткән кичләрне.

Безләр киттек каладин бер вагонга ултырып,
Туганнар безне озатып калды күз яшьләрен тултырып.

Падишаның хәлләре каткан икмәк кимертә,
Туган-үскән илебезне бер күрергә тилмертә.

Японнарның ашаганы үрдәк белән каз гына,
Без бичара мескеннәргә сохари да аз гына.

Японнарның морҗасының яшел икән буявы,
Җыен падиша арасында япон икән уявы.

Кулымдагы мылтыгымның штыклары ялтырый,
Смирно! дип кычкыргач, барча тәнем калтырый.

Өстемдәге шинелемнең сүтекләрен тегәмез,
Көн дә гәзит укыганда мир [21] хәбәрен көтәмез.

Харбин [22] шәһәре буенда йөри япон көтүе,
Аяз көнне томан итә, бар да мылтык төтене.

Харбин тавы буенда ята япон казагы,
Солдат хәлен сорасагыз, мисле тәмуг газабы.

Харбин тавы өстендәхчуен мылтык аталар,
Аяксыз-кулсыз солдатлар тәкбир әйтеп яталар.

Падишадан хәбәр килә, аны берәү юллыйдыр,
Япон килгән гаскәр алып, Маньчжурияне сорыйдыр.

Мөселманнар сугышалар, җаным шәһид китә дип,
Япон килгән гаскәр алып, ахыр заман җитә дип.

Мөселманнар сугышалар, шәһид булсын җаннары,
Күккә кызыл шәүлә төшкән—шул шәһиднең каннары.

Шинель киеп, каеш бугач, өзелеп китә билемдин,
Каһәр яуган тимер мылтык кайчан төшәр иңемдин?

       27. АЛТЫНЧЫ БӘЕТ

Бисмиллаһи вә биллаһи, җитте рамазан айлары,
Төрле-төрле ташлык икән бу японның таулары.

Без сугышка киткәндә ерак калды арабыз,
Безнең хәлне сорасагыз, бу бәеткә карагыз.

Өстемдәге күлмәгемнең яшел иде парчасы,
Безне белгән, безне күргән бәхил булсын барчасы.

Без сугышка кергәндә войскабыз аз булды,
Шәйхетдиннең киемнәре билдән түбән кан булды.

Порт-Артурны бирмәс өчен без алты ай сугыштык,
Генераллар качып беткәч, без дә мылтык ташладык.

Тау өстендә японнар пулеметтан аталар.
Калаларны, солдатларны офицерлар саталар.

Аламын да атамын, ак киемнәр киенеп,
Япон дошманнарны җиңсәк, кайтыр идек сөенеп.

Шәйхетдин солдат белән бергә окоп казыдык,
Шәйхетдинне шәһид иткән японны без кададык.

Шәйхетдиннән калган атны авыр эшкә җикмәгез,
Зәйнәгытдин бәбкәен дә инде ятим итмәгез.

Казакларның атлары давыл кебек очадыр,
Казакларны күрсәләр, японнар да качадыр.

Шәйхетдиннең фуражкасы иләк кебек тишелде,
Безнең туплар ярылганда биек таулар ищелде.

Быел кискән әрдәнәләр көлгә түгел, күмергә,
Шәйхетдиннең шәриф [23] тәне Порт-Артурда күмелде.

       28. ҖИДЕНЧЕ БӘЕТ

Тарих мең дә тукыз йөз дә дәхи дүртенчесендә
Январ аеның башында әмер булды безгә ул ан [24].

Япон безгә хәбәр бирде, чыгып кит дип, Маньчжурдан,
Әгәр чыкмас исәң мондан, сәнең илә сугышам филхаль [25].

Япон буйлә дидектән соң безгә телеграмм килде,
Алексеев хәбәр иткән, кирәк гаскәр, диеп шул ан.

Ушбу хәбәр килеп җиткәч, безләри җыеп алдылар,
Озатып бези кардәшләр, каты еглаю калдылар.

Ушбу ел январ аеның ки егерме җидесендә,
Порт-Артурга хәвеф салды, киттем төн сәгать унбердә.

Килеп диңгездән ул әүвәл, гаваньга мина илә атты,
Ярылмак илә ул миннар ике йөз судноны ватты.

Зөлхиҗҗәнең [26] ки башында пароход илә килде япон,
Калдырмам дип Порт-Артур да сәламәт үзрә һич бер җан.

Сигез йөз иллеләп гаскәр бер судно эчендә үлде,
Хакның тәкъдире илә бонлар; ки барчасы гарык улды.

Мәгәр бонлардан иллесе суда йөзеп исән калды,
Калмас иде ки бонлар да, ходаем рәхмәтен салды.

Сикереп төшүбән алар да кырык минут ки йөзделәр,
Ничек бу бичара мәнләр [27] су салкынына түзделәр?

Шул көнге сугышлар шулай ки бу җирдә тәмам улды,
Дәхи язар идем бераз, күземә яшьләрем тулды.

Япон корыда сугышканның бәяны, өченче майда

Ки егерменче апрельдә килеп чыктык коры җиргә,
Боның кеби каты дошман ишеткән юк ки һич бер дә.

Ки сиксән корабы илә япон гаскәр алып килде,
Ки диңгездән килеп чыккач, безем юлымызны бүлде.

Апрельнең ки эчендә егерме икенче кичендә
Бүленеп калдык эчендә японның без...

Безем гаскәрләр аз улды, котылмага мөхаль [28] улды,
Ки күзләр җөмлә кан улды, бу мәхзуният [29] илә тулды.

Шрапнель ява башлагач, күп адәмнәр әҗәл тапты,
Шрапнельнең ни икәнен бән сезләргә итәм бәян,
Ки тупның ядрәседер ул, һавада ярылыр һәр ан.

Эчендәге пуле аның киме йөз алтмышар улыр,
Дәхи аның күбен әйтим, җиде йөздән зиядә [30] улыр.

Дәхи майның унөчендә килеп Кинҗауә җитте ул,
Ни гаҗәптер ки ул япон, янар атәштән [31] якты ул.

Бу Кинжау тавының бары әйләнәсе дошман тулды,
Ки бер җиргә йөз егерме орудие тезеп куйды.

Ки Кинҗауның сугышының мисаленә акыл ирмәс,
Шул туплар бөтене илә күзебез һич нәмә күрмәс.

Дәхи диңгез илә килеп, ки суднодан безә атты,
Безем таудагы тупларны барын шул анда ватты.

Ки шул көн кич якын улды, японлар Кинҗауә тулды,
Ничә мең яралы улды, гыйлаҗен [32] бир, әл-әхван [33].

Ки бу хәл илә Кинжауда ике тәүлек сугыш иттек,
Генерал Фук әмер иткәч, Порт-Артурга рөҗуг [34] иттек.

Ки Кинжауны япон алды, ничә мең гаскәрен салды.
Күңелләри сагыш алды, бу мәхзуният илә һәр ан.

Ике көндә һәлак улмыш гаскәрне идәем бәян,
Япондан һәм ике меңләп ышансаң хак...

Ки бән сезә дәхи әйтәм японның гаскәрен барын,
Йөз ун меңләр диде безә командир полка һәм санын.

Боларның каршысында һәм безем гаскәрләрнең саны
Пехотный алты мең иде, туплысы ике йөз бары.

Безем гаскәремез шунда сигез йөзләп үлеп калды,
Дәхи мең дә ике йөзе җәрәхәтле булып калды.

Кинжаудагы сугыш хәле тәмам булды ки бу йирдә,
Бу бәетне яза-яза зиһеннәр калмады бер дә.

    Японның Кинжауны алганнан соң Порт-Артур тарафына һөҗүм итдекенең бәяны

Кинжауны япон алган соң ки анда бер ай ул торды.
Тәмам гаскәрене җыеп, янә Порт-Артурга барды.

Кинжау илә Порт-Артурның дәхи ике арасында
Ничә кәррә сугыш улды бәян идәм барысын да.

Кайтып килгәндә Кинжаудан Итлаз тау ягына бардык,
Бу тауда сугышкан хальдә дөкәнмәс [35] михнәтә тардык.

Нә гөнаһ шомлыгына кем бу дәкле улды кан түгеш,
Гаҗәеп халь ирер шунда дәхи Итлазда улан сугыш.

Ки июльнең унөчендә ул Итлазд һөҗүм әйди,
Бу өч көн сугыш эчендә ничәләр дөньядан үтди.

Боның кеби кыенлыкта кемнең кемдә улыр эше,
Ки бу хәл үзрә юктыр кем җеназа укыян кеше.

Японның гаскәре безгә ки каршы киләдер һәр ан,
Нә өчен түгелер бу кан, ничә меңләр ула вәйран?

Сугышның хале шулдыр кем, тынычлык һич кемә ирмәз,
Ки дилмереп карай мескен, кемнең күзе аны күрмәз.

Безем туплар ки ул хиндә [36] егерме дүрт иде бары.
Ки боның каршысында кем японның йөз иде саны.

Ки болардан аткан чакта ничек түзсен безнең туплар?
Бу дәкле атышан хальдә ки дашлар дан чыкар утлар.

Нә торадыр газиз башлар агадыр күздин һәм яшьләр.
Бу тупларны аткан чакта ки түзми таудагы ташлар.

Әгәр түзмәсә ул ташлар, ничек түзсен зәгыйфь инсан?
Бу куркынычлы хальләрдә ходага ялварам һәр ан.

Бу өч көннең эчендә ул ничә кәррә һөҗүм итте,
Ки бу тауны алам диеп ничә мең гаскәре бетте.

Тоташ өч көн сугышубән дәхи бу тауны ул алды,
Бу тауны бирмәз өчен кем ничә меңләр һәлак улды.

Ничә мескен үлә сусыз, ничәләр булдылар кулсыз,
Мөселманнар җеназасыз куялар һәм дәхи ул ан.

Бу дәкле гаскәр илән ул безә якын килеп йитде,
Мөхаль булгач ки тотмага безем гаскәр рөҗуг итте.

    Волчи тауда булган сугышның бәяны

Дәхи мөмкин кадәр сезә бу сугышны бәян идәм,
Ки Волчи таудагы сугыш, ишетеңез аны, яран.

Ки мондин соң килеп безләр Итлаздин рөҗуг итдек.
Ничә көнләр йокы күрмәй 'бу тауларда япон көтдек.

Ки июль ае эчендә, ки унҗиденче кичендә,
Болыт кеби килүбән ул дәхи безгә һөҗүм итде.

Ки ягмур кеби явадыр, ки мылтыктин чыккан пульләр,
Һавада сачрәп ул дәм йөриләрдер шрапнельләр.

Зәгыйфь инсан ничек түзсен шрапнель илә пульләргә.
Әгәр ташка тияр булса, итәр ул ташлары парә*

Дәхи шул көн сәгать унда ки бу тауны дәхи алды,
Безем газиз башымызны дөкәнмәс хәсрәтә салды.

Ки бондин соң дәхи безләр Дугышан тавына бардык,
Ки ачлыкдин, сусызлыкдин җан бирү чикләрә җитдек.

Дугушанны һөҗүм итеп японлар килде алмага.
Ки ничә мең гаскәрене дәхи бу тауда салмага.

Безем гаскәрләрнең күбе креночә дахил [37] улды,
Ничә көнләр җек [38] идүбән Дугушанны дәхи алды.

Дугушанда безем үлгән ки күп улмады ул көндә,
Ки азайды безем анда, тоталмадык ки без анда.

Безем бәгъзеләре үлде, ки бәгъзеләр яраланды,
Ки бәгъзесе сау-сәламәт кайтып Порт-Артурга керде.

Гаҗәп төрле заман улды, бу дөньяга көннәр туды,
Боларның бик гаҗәп эше — җиргә күмгән фугас улды.

Әгәр дисәң фугас нәдер, бәян кылам дәхи аны,
Ки ул, борадәр, исемдә, күмәр җиргә казып аны.

Ки шул фугас дигәнләрен күмәрләр Һәр җиргә казып,
Ничә мең гаскәр әйбердән очырыр йон кеби күккә.

Шрапнель һәм бомба илә, гранат һәм пулеметлә,
Дәхи кул мылтыгы илә кыралар гаскәри анда.

Пулемет дидекем бәнем ки мылтыкка охшаулыдыр,
Ки бер минутның эчендә 'атадыр йөз һәм илле пуль.

    Японның августта Порт-Артур тарафына һөҗүм итдекенең бәяны

Ахырында июльнең ки Порт-Артура без кердек,
Тәмам гаскәребез илә японлара каршы тордык.

Порт-Артур крепостьлары аның күбе балчыктандыр,
Дәхи аның бәгъзесе ком тутырган капчыктандыр.

Мәгәр берничәсе аның ясалган каты таштандыр,
Боларның кайсы җиренә известка да катышкандыр.

Крепостьтагы тупларның барысы сигез йөздер,
Тау аша ата торганның исемнәре ки мортирдыр [39]

Бу сугышның ки михнәте тәмуг газабына охшар,
Боның дик каты халләрә бәхетсезләр улыр дучар.

Дәхи беренче августта касд идекен диям сезә,
Порт-Артурны алам диеп, ничә лаф орды ул безә.

Ки без городка кергәч, японлар һәм якын килде,
Порт-Артурны алыр өчен ничә төрле хәйлә корды.

Ничә меңләр түгәр каны, ничә меңдин чыкар җаны,
Бу шиддәтләр [40] илә даим ничә мескен улыр фани [41].

Сигез көн-төн сугыш илә дәхи бер тауны ул алды,
Ки бу тау өстендә улан безем тупларымыз калды.

Японлар Дәхи куйдылар меңгә кариб [42] туплар,
Ике тараф атышканда сачерәп чыгадыр утлар.

Бакып торсаң бу сугышка, гаҗәп гыйбрәт ирер, ихван [43],
Мисаленә гакыл ирмәс бу сугышның дәхи, ихван.

Бу сугышның мисаленә бу дөньяда ки юк атәш,
Мәгәр булыр кыямәттә җәһәннәм утлары биңзәш [44].

Бу тупларны ки атканда бу дөнья торадыр гүләп,
Ки мортирдан чыгып оча һава йөзенә ул гөрләп.

Бу тауны алгач, ул япон тәмам бер ай ки ял итте,
Ки ушбу айның эчендә запас гаскәрләре йитде.

Дәхи сентябрь аенда ничә кәррә сугыш улды.
Биек тауны алам диеп ничә япон һәлак улды.

Биек тауны аламын дип ничә кәррә һөҗүм итте,
Унсигез мең гаскәрене һәлак итеп рөҗуг итте.

Ки бу хәтле һөҗүм итеп ничә меңләр үтерделәр,
Дәхи Артур тарафына ки мортирлар китерделәр.

Бу сентябрь аенда һәм мортирдан ата башлады,
Әгәр бомба төшәр улса, ки һәркем дөнья ташлады.

Бу мортирны атып анЛар шәһәрне ута яктылар,
Ничә йөз бомба һәр көндә ки туктамаздан атдылар.

Боның кеби гаҗәп шәйләр ки бер дә улмады узган,
Ки бу бомба тияр улса, очар өйләр кеби тузан.

Диңгездән һәм коры йирдән японлар безне камады,
Ки бу Артур тарафында туп төшмәгән йир калмады.

Ки шул хәвефләр эчендә ничә көнләр дәхи тордык,
Бу аз гаскәребез илән килгән японлары кырдык. ,

Бу агыр хәл илән һәр көн битәкать [45] уладыр җанлар,
Бу Артур таулары өчен дүгелер бихисап канлар.

Бу туплар илә атканда ки дөньяны төтен каплар,
Исәң калыр мәгәр шул мән, кадыйр алла үзе саклар.

Әгәр күрсәң ки бу хале, диярдең: купты кыямәт,
Җәһәннәм очкыны кеби аталар төрле гранат.

Коми кулсыз, кеми күзсез, ки бәгъзеләре аяксыз,
Кеми каты җәрәхәтле, ятарлар «ух» дию анда.

Ки ятмас иде ул «ух» дип, ятар ул бичара сызлап,
Умарта кортлары кебек очар пульләр дәхи бызлап.

Бу хиндә һәркемнең хале кыямәт хале кебидер,
Үләм дип кычкырып ятсаң кеминең күзе күрмидер.

Боның кеби агыр хальдә бер көне уладыр бер ел.
Бу эшне күрмәгән бәндә гаҗәбә калмасын һәм ул.

Ушандак агыр халь илә дәхи ноябрьгә җитдек,
Ки һәр сәгать вә минутта әҗәлемезне һәм көттек.

Безем бомба атылмады, атарга бомба калмады,
Пулемет һәм дә мылтыкдин япон якын киләлмады.

Янә калды безем бер эш, ясап атмага һәм картечь,
Дәхи кул бомбасы зур эш, белең буны идәм бәян.

Кул бомбасы дигән нәрсә —эче,тулы дәхи аның
Ки ядрә һәм дары илә түкәр дошманның канын.

Шу ноябрь аенда һәм сугыштык без дәхи каты,
Әмма тиздин япон атып ничә крепостьны үтте.

Японнар тезделәр мортир бу Артура якын йирдэ,
Ки мондый куркынычлы туп борында булмады бер дә.

Аталар һәм аны төзәп, һавага чыгадыр выжлап,
Тау артындагы гаскәрә төшәдер ул аны эзләп.

Тәмугта утлы гөрзиләр [46] аңа мисал улыр бәлкем,
Ки аның кандай [47] идекен бу сүземдин белер һәркем.

Икенче исме һәм аның — аңа һәм снаряд диләр,
Килеп төшеп ярылганда ки тетрәя мәхкәм [48] йирләр.

Аны сезгә бәян итдем, фәһемләтмәк мөмкин ирмәз,
Күзе илән күрмәгән адәм моны уку илә белмәз.

Снаряд-бомбаның хале ки бу йирдә тәмам улды,
Бу назымнарны язганда күземә яшьләрем тулды.

Прожектор нә идекен сезә идәм бүген бәян,
Гаҗәп шәйдер ки ул нәрсә, ки дыңлагыз әле, ихван.

Ки боевой фонарь диеп сугыш фонарена дирләр,
Әгәр дошман килер булса, ки яктырта үзең төнлә.

Ки боның икенче аты—прожектор аңа дирләр,
Яктыртадыр ки бу фонарь унике чакрым җирләр.

Дәхи бигрәк гаҗәп нәрсә, ишедеңез диям сезә,
Аның аты ракетадыр, колак салың ки бу сүзә.

Аның эче дарыдыр, һавада ул ярылыр,
Улып кандил[49] кеби утлар, ки һәр якка таралыр.

Боның нуры белән безләр ничә кат штыкка кердек,
Кул бомбасы һәм штыклә ничаклы японны кырдык.

Штык илән кадашмаклык — бигаять [50] куркыныч хальдер.
Ки мөэмин коллары анда, ходаем, сәламәт калдыр.

Ки бер һөҗүм итдекендә ничә меңләп япон үлде,
Артур аръягында улан чокырлар җөмләсе тулды.

Бу Артур тауларына һәм окоп казып без утырдык,
Килеп үлгән японнарны шул окопка ки тутырдык.

Ноябрьнең ахырында биек тауны япон алды.
Безем бичара гаскәрләр сигез меңләп үлеп калды.

Ки бу айның эчендә һәм безем гаскәр зәгыйфь улды,
Зәңгелә авыруы илән ки барча госпиталь тулды.

Сугышка бу зәгыйфьләрне арбага салып киттеләр,
Ни кылсын бу бичаралар, әмер булгач ки бардылар.

Ничә меңләп зәгыйфьләрне китергән соң биек тауга,
Бу начар хальләре илән үтерделәр барын анда.

Кулына таяна таяк, икенче кулына мылтык,
Ки шундый гаскәр илә без ни чаклы Артурны тоттык.

Бу халь илә барып анда нә кылсын ул зәгыйфь бәндә,
Аягында баралмагач, күбесе каладыр шунда.

Зәңгелә шундаен зәхмәт ки, туганнар, белең аны,
Шешә аягы вә теше, йөрергә юк ки дәрманы.

Безем генерал Стессель бу тарикъча [51] әмер итте:
Тор алмаган зәгыйфьләрне барын сугышка илттеләр.

Тереләй бу зәгыйфьләрне күмәлмагач ки кабергә.
Сугыш улса ки бер тауда, куар боларны ул йиргә.

Артур башлыгы Стессель яңадан сугыш башлады.
Йөрәлмаган зәгыйфьләре янар атәшә ташлады.

Бу зәгыйфьлек илә безләр октябрь аена йитдек.
Бу ачлык илә авырудан ки һәр даим әҗәл көттек.

Сугыш халене, туганнар, йиңел дип белмәңез һәр гиз.
Тәмам унбер ай үткәрдек бу агыр михнәт илә без.

Кайнар аш күрмәенчә һәм торамызлар ничә көнләр,
Ки бер сәгать йокы күрми атышабыз озын төнләр.

Бу унбер ай сугыш илән ярты гаскәремез бетте,
Ачлык илә зәңгеләдән калганы да зәгыйфь улды.

Биек тауны япон алгач, мортирдан гаванә атты,
Бу мортир бомбасындин кем гаваньда суднолар батты.

Бу хальләрне япон күргәч, Стесселә хәбәр бирде:
«Әгәр бирмәсәң Артурны, барыңны үлтерәм»,— диде.

Ки болай киңәш иткәннең бәгъдендә [52] барчасы китте,
Егерме икенче декабрьдә Порт-Артурны сдать итте.

Артурны япон алганда дүрт мең биш йөз кеше калды,
Бу мөнәҗәтне язганда бәнем бармакларым талды.

Языйм дисәм сүзем бетмәс, кәгазь илән кара йитмәс,
Бу сугышның гаҗәпләре кй язганчы язып бетмәс.

Бу бәетне язу илән мөнәҗәтем тәмам иттем,
Ки белдекем кадәренчә сугыш хален бәян иттем.

Артур сугышының хале ки бу йирдә тәмам улды,
Ки бу бәетне язганда күземә канлы яшь тулды.

_________________________________________________

1. Шәүвәл — ай елының унынчы ае исеме.
2. Турай — Тәтеш өязендәге татар авылы.
3. Кантон — кантон (административ бүленеш) башлыгы.
4. Тәдбир — эшне ахырын уйлан эшләү, алдан күрү.
5. Келәш — Тәтеш өязендәге авыл.
6. Во фрунгa — «Во фронт»ка.
7. Жертвенный — солдатлар өчен җыелган акча.
8. Сеул — Көньяк Кореяның башкаласы.
9. Владивосток шәһәре.
10. Наемщик —берәр кеше өчен ялланып солдатка китүче кеше.
11. Көллә — һәммә, бөтен.
12. Җи я р — ашар.
13. Тәлкыйн — үлекне күмеп, озатучылар киткәч, руханиның үлекне искә төшерү өчен иман укуы.
14. Сәбкат ә й л ә ү — кичерү.
15. Дәфенләү-— җирләү, мәет күмү.
16. Гозу — барлыгы.
17. Хәлас итү — коткару.
18. Нәҗат — котылу, исән калу, авырлыктан чыгу.
19. Проломный — Казан шәһәренең хәзерге Бауман урамы.
20. Богадельни — инвалидлар казармасы.
21. М и р — солых, тынычлык.
22. Харбин — Төньяк Кытайдагы шәһәр.
23. Шәриф — кадерләүгә лаек.
24. Ан — бик кыска вакыт.
25. Филхаль — шундук, бик тиз.
26. Зөлхиҗҗә — ай елының уникенче ае исеме.
27. Мәнләр — кешеләр.
28. Мөхаль — мөмкин булмаган.
29. Мәхзуният — кайгылылык, моңлылык.
30. Зиядә — артык,
31. Атәш — ут.
32. Гыйлаҗ — им, дәва.
33. Әл-әхван — и туганнар.
34. Рөҗуг итү — чигенү, кире кайту.
35. Дөкәнмәс (төгәнмәс) — бетмәс.
36. Хиндә — заманда.
37. Дахил — эчкә керү.
38. Җек (җәңк) -— сугыш.
39. Мортир (мортира) — кыска көпшәле орудие.
40. Шидәт— көч, куәт.
41. Фани — бетә торган.
42. Кариб — якын.
43. Ихван — туганнар, кардәшләр.
44. Биңзәш — охшаш.
45. Битәкать — тәкатьсез, чарасыз, хәлсез.
46. Гөрзи — утлы чукмар.
47. Кандай — нинди.
48. Мәхкәм — нык.
49. Кандил — шәм, лампа.
50. Бигаять — чиксез.
51. Тарикъ — ысул.
52. Бәгъдендә — соңында.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 28 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz