Главная » 2025 » Июнь » 21 » ИРЕКСЕЗ ХЕЗМӘТ, АВЫР ЗАМАНА. ЛАШМАН БӘЕТЛӘРЕ
ИРЕКСЕЗ ХЕЗМӘТ, АВЫР ЗАМАНА. ЛАШМАН БӘЕТЛӘРЕ | 13:16:21 |
69. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ
Бисмиллаһи вә биллаһи, җитте корбан гаете, Без язабыз, сез укырсыз, лашманчылар бәете.
Лашман эшенә китәбез, анда барып җитәбез, Хөкүмәткә бик күп юан агачларны кисәбез.
Лашман эшен нужа диләр аннан кайткан кешеләр, Кара урманда кар эчендә алар бар да өшиләр.
Лашманчылар кайтканда бик биртелеп кайталар, Кара урманда кар эчендә землянкада яталар.
Сибирия урманында аю, бүре күл була, Бәхетсезгә — вакытсыз, үлүчеләр күп була.
Лашман эшенә киткәндә елый-елый баралар, Бәхетсезгә — җеназасыз, шунда үлеп калалар.
Ай-һай Себер таулары, өзелә камыт баулары, Камыт бавын бәйли-бәйли, сызыла йөрәк майлары.
Лашман эшенә киткәндә калды минем дилбегәм, Калмады минем'дилбегәм, калды туган ил генәм.
Кара урманда землянкада суык салма ашыйбыз, Кош-корт очып җитмәс җиргә китте безнең башыбыз.
Кара урманда куакка кошлар оя ясыйлар, Лашман эшендә үлүчене кар эченә ташлыйлар.
Су өстендә кимәләр, кызлар аяк тибәләр; Лашманга дип китүчеләр саргаешып кибәләр.
Лашманчы булып киткәндә утырабыз олауга, Аяз көнне томанлы итә семьяларыбыз җылауга.
Лашманчы булып киткәндә каеш будык билләргә; Я кайтырбыз, я кайтмабыз шушы туган илләргә.
Кичке салкын җил белән, кортлар ябыла муртага; Лашман тавышын ишеткәч, йөрәгем ярыла уртага.
Биек тауның башында әллә сарут, әллә үлән; Әллә күрәм, әллә күрмим, әллә күрмичә үләм.
Аклы-күкле күгәрчен, укыйк әлхәм сүрәсен;
Лашман эшенә бармас идек, ходай язган, күрәсең.
Сад-бакчада сандугачлар моңаядыр, моңлыдыр, Үзе лашман булган кеше бу бәетне тыңлыйдыр.
Сау булыгыз — күрмәсәк, шәт кайтырбыз — үлмәсәк, Бәхетсез үлемнәр белән кара гүргә кермәсәк.
Бу лашманның нужасын теләмәсәң дә күрәсең, Ачы буран, суык җилдә урман эчендә үләсең.
Лашманчы хезмәтенә байлар бер дә китмидер, Ярлы кеше күп булганга, байларга «рәт җитмидер»,
Бу лашманның тарихын күбрәк язарга кирәк, Исән барып сау кайтучы бу лашманнан бик сирәк.
Бай кешеләр — көчле кеше, хөкүмәт бай ягында; Бу бәетне тәмам итәм, язмыйм әле барын да.
70. ИКЕНЧЕ БӘЕТ
Тәкъдир язды, каләм йөрде бән фәкыйрьнең башына, Түзмәенчә һич чара юк бер ходаның эшенә.
Әткәм-әнкәм өйләренә уйлап йөрдем- бән кереп, Ялгыз башым барасым килми, бән йөредем тилмереп.
Әткәм катына өч кердем, калды, әткәм, сүзләрем. Агач килеп баскандин соң, күрмәс булды күзләрем.
Әткәм-әнкәм, туганнарым, бәндин бәхил улыңыз; Һәр җомгада, һәр кичәдә хәер-дога кылыңыз.
И туганым Биктимер, бәндин бәхил улыңыз, Газиз күргән әнкәемне бик тәрбия кылыңыз.
Усак агач кискәндә ак беләгем талдыя, Усак агач астында газраил җаным алдыя.
Түгәрәк кенә күлеңез, балалы үрдәк чумалмас, Агач килеп баскандин соң һичбер адәм түзә алмас.
Язмаенча җиремдин, чыкмаенча илемдин, Бу газапны күргәнче, тумасамчы анадин.
Биек тауның башына кошлар килеп кунадыр, Агач килеп баскандин соң нурлы йөзем суладыр.
Саескан кайда кычкырды? Биек нарат башында; Зәйнетдинне сорасагыз — усак агач астында.
Балта тотып йөри-йөри ак беләгем каралды, Агач килеп баскандин соң йөрәгем-башым кан алды.
Агач килеп баскандин сон агач асты тар булды, Әткәм бәнем йөземне бер күрергә зар булды.
Караширмә буенда үрдәк йөрер тезелеп, Лашманчылар кайткандин соң әнкәм йөрер тилмереп.
Әткәм берлән туганнарым «кайтмады» дип көтәрләр, Юлдашларым кайткандин соң бәндин өмет өзәрләр.
Газиз әнкәм өйләренең тәрәзәсе пыяла, Зәйнетдинем кайтмады дип, әнкәм булыр дивана.
Зәйнетдиннең өйләре, бар да калган маллары, Агач килеп баскандин соң мөшкел булды хәлләре.
Исәдер җилләр, исәдер, яшәрә болын буйлары; Әнкәм берлән туганымның яшәрер [1] ике күзләре.
Агым сулар ярга тулмас, усал кош талга кунмас; Газиз улың Зәйнетдинне сагынсагыз да, булмас.
Сатыз дигән урманда күп түгелде күз яшем, Аккош очып җитмәс җирдә калды ла газиз башым.
Караширмәдән чыккан чакта бер карадым каерылып, Әҗәл килеп тотты якам, әнкәм калды аерылып.
Ширмә суы тирәндер, әйләнәсе тирәктер, Алла язган, ходай кушкан, риза булмак кирәктер.
Газиз улмыш күршеләрем, бәндин бәхил булыңыз, Исләрегезгә төшереп, хәер-дога кылыңыз!
71. МУЖИК БӘЕТЕ
Ертылган чабатадыр аягында, Элен-салын күлмәкләре һәм өстендә, Кып-кызыл кан, бернәрсә юк һәм башында, Ачык башын эссе кояш кыздырыр имди.
Ул бичара ничә еллар эшләп йөреп, Озын көннәр сука белән сабан сөреп Һәм ындырда ашлык сугып, көшел суырып, Бер эш бетсә, икенчесен эшләр имди.
Гомере буе ятадыр хезмәт итеп, Сука берлән җир тырмый иртә китеп, Сукасының берсе төзек, берсе китек, Тимере үтсә, сука башы бозык имди.
Киң учының төпләренә сөял үскән, Кул тиреләре суелубән ярылып төшкән. Бәхетсезлек төшмәс бугай безнең өстән, Мужик булган моңсыз булмас диер имди.
Ничә сука батадыр ул гомерендә, Ничә көрәк сындырадыр ул елында, Һичнәрсә түзми аңар эшләгәндә, Әле дә мескен тырыш мужик түзә имди.
Мескен мужик гомере буе эш эшләйдер, Иске кием өстеннән һич төшмәйдер, Күп байларның моңа бер дә эч пошмайдыр, Кайда күрсә, анда тотып сүгә имди.
72. ЯРЛЫ БӘЕТЕ
Бу дөньяның мәшәкате һәр кешегә, Һәр кеше дә күңел куйган дөнья эшенә: Бай кеше һәр даим саен акча санар, Ярлы-фәкыйрь даим тунын ямар имди.
Ярлы-фәкыйрь даим саен тунын ямар, Он-тозына карый-карый кулын кадар, Оны беткәч, ике күздән кан-яшь тамар, Кайчан гына язлар җитәр, дияр, имди.
Кайчан гына җылы язлар җитәр, дияр, Утыны беткәч, салам ягып җәфа чигәр, Ачы төтен, ачы язмыштан яшь түгәр, Бай кешеләр кәеф сөреп йөрер имди.
73. БӘРӘЗӘ [2] БӘЕТЕ
Бисмилла дип башладым, тауга таяк ташладым; Гаеп итмә, тыңлаганнар, бәет әйтә башладым.
Бәрәзәнең кызлары, чыпта суга үзләре, Көне-төне чыпта сугып, пешегеп беткән күзләре.
Чыптачының бишмәте озын гына тишкәндер, Чыпталарын каты сугып, агызлары пешкәндер.
Бәрәзәнең ындырында ике куян, бер төлке; Бәрәзәнең кызлары Россиягә бер көлке.
Җәйгә чыксаң, шулар була Эшкәтә елгасында, Бичаралар, бер туктыйлар җыенның җомгасында.
Бәрәзәнең атлары улак төбен кимерә, Бәрәзәнең кызлары чыпта белән тилмерә.
Бәрәзәләр чыпта сугып ак мунчалар салдырган, Чыпталарын начар сугып, бик күп табыш калдырган.
Чыптачылар тышка чыга иңенә бишмәт салып, Чыптачылар табыш итә юкәсен алып калып.
Бәрәзәнең кызлары су китерә киенеп, Атна кичләр җитә диеп, алар йөри сөенеп.
Бәрәзәнең кызлары чыпта сугып киенә, Башка авылдан яучы килсә, котылам дип сөенә.
Бәрәзәләр арышларын Утамышта тарттыра, Бу көн иртә тордык диеп, бер-ике чыпта арттыра.
Бәрәзәнең кызлары чыпта суга сызганып, Аналары уятырга үкереп елый кызганып.
Бәрәзәнең атлары тау менгәндә тартмый ич, Инә биргән малайларга бер тиен дә артмый ич.
Бәрәзәнең кызлары сатин яулык алалар, Атнакичтә юкә ярып, ял итмичә калалар.
Бәрәзәләр иртә тора, чыпта суга башлыйлар, Кич җиткәчтен ял итәргә калакларын ташлыйлар.
Чыпта байның атлары таудин-тауга чабыша, Чыпта бае юкә алып кайтса, чыптачылар ашыга.
Бәрәзәнең сыгырлары көне-төне үкерә, Бер көн чыпта сукмый калса, аталары үкенә.
Чыптачының өйләре багана белән бүлмәле. Чыпта суккан яшь кызларның каешлана күлмәге.
Бәрәзәнең атларында алты колачлы аркан, Бу чыптадан котылыр идем инде кияүгә барсам.
Бәрәзәнең кызлары су китерә мунчага, Өйләренә барып керсәң, чорналадыр мунчала.
Чыптачының өйләрендә юкә була тастымал, Буйлырак юкә килеп чыкса, сөлге урынына астылар.
Бәрәзәләр чыпта суга, чиратлашып йоклыйлар, Атна кичләр җитмичә, урамга да чыкмыйлар.
Кылыч тарткан чагында чыгырлары шалтырый, Тәрәзәдән егетләр күргәч, кызлар күзе ялтырый.
Чыптачының сукмагы кара була күмердән,
Өсләрендәге күлмәге кара белән күмелгән.
Сөләйманнар капкасында халык тора җыелып, Чыптаң начар булган дигәч, китә алар боегып.
Бу чыптаны кем суктыра? — Бәрәзәдә Сөләйман; Чыпта суккан яшь кызларның ике күзе челәйгән.
Бәрәзәләр чыпта сугып урыс капка эшләтә, Җәйгә чыкса шулар кия башларына эшләпә.
Җомга көнне иртә белән картлар бара мәсҗедкә, Бу чыптадан котылсак дип, нәзер әйтәләр шәкерткә.
Ап-ак каен сазлар саен, яфрак яра ел саен, Бәрәзәдәге кызлар чыпта суга көн саен.
Бәрәзә урамы дугай, дугаенда бер тургай, Кайсы урамнар дугайсыз, чыпта сугу уңайсыз.
Бәрәзәгә кыз бирмәгез, чыпта суга белмәсә, Шул чыптадан котыла алмас, әҗәл җитеп үлмәсә.
74. ШАХТА БӘЕТЕ
Бисмиллаһи дип башладым бу бәетнең башларын, Хафиз Кәримнең бәетен хәзер әйтә башладым.
Авызымнан җаным чыкканда, селкенде иякләрем, Чит илләрдә калырга дип яралган сөякләрем.
Шахталарга барган чакта өч-дүрт мендем Арчага, Газиз җаным өемә кайтыр, сөякләрем калса да.
Машинадан карап калдым авылның күмелгәнен, Бу ел шахтага барырга тартмады күңелләрем.
Саҗидә апа чәчен үрә, матур үрүләрем дип, Вокзалларга озата барды, актык күрүләрем дип.
Кеше баргач, мин дә бардым — иптәшләрем бара дип, Кеше кайткач, әнкәм елар, балам шунда кала дип.
Рамазан айларында бар кешедә ит булыр, Төнге сәхәр ашаганда Кәрим улың юк булыр.
Шахталардан үлеп чыккач, бар да тора карашып. Чит илләрдә ялгыз калдым, сөякләрем адашып.
Кәрим үлгән дип ишеткәч, бар туганнар елашыр, Иптәшләрем кайткан чакта әнкәй барын сорашыр.
Әнкәй, үзең таза түгел, бик елама, бетәрсең, Машиналар узган чакта мин кайтыр дип көтәрсең.
Минҗан энем тәгәрәп елый, абый җаным, беттең, дип, Безгә кайгы калдырып, тар ләхеткә киттең, дип.
Кулымдагы көмеш йөзек көнгә каршы ялтырый; Фазыл кереп алган чакта барча тәнем калтырый.
Сеңелем, сиңа васыятем шул, пальтомны син киярсең, Ураза көн кичләрендә хәер-дога диярсең.
Авыллардан чыккан чакта мин карадым каерылып. Чит илләрдә тар ләхеттә ялгыз калдым аерылып.
Бар егетләр дә булырлар җыен-сабан туенда, Нәсимә сеңелем, син еларсың Миләш күле буенда.
Минем калган бишмәтемне, әнкәем, ябынырсың, Җыен-сабан туйларында мин булмам, сагынырсың.
Үләсе көн төштә күрдем, балык тоттым елгадан; Яшьләй үлдем, миңа читен, сез яшисез дөньяда.
Үләсе көн төштә күрдем, ятам бүрәнә астында; Башларымны яшьләй җуйдым дөнья малы хакында.
75. ҖИДЕ КЕШЕ БӘЕТЕ Бисмиллаһи вә биллаһи һәрбер сүзнең башында, Җиде кеше гүрдә калды рамазанның башында.
Гүренчүк дип әйтеләдер тауга каршы бер тишек, Безнең хәлне сорасагыз, ошбу бәеттән ишет.
Эшчеләрнең чабатасы алты кадак тартадыр, Туксан сажин җир астында җиде кеше ятадыр.
Эшчеләрнең кулында обушок дигән тимердер, Туксан сажин җир астында озак эшләү тилмертер.
Байлар җигә кара дуга үзләренә дан өчен, Төшеп киттек җир астына табылмаган мал өчен.
Штейгерның атлары улак төбен кимерә, Шахтер — ялгыз зимагур, кайтыр өчен тилмерә.
Князский конторында өч йөз илле дүрт кеше, Без бичара аста калдык җиде мөселман кеше.
Эшчеләрнең ашавы — ике чәй белән бер аш, Шахтер мескен чыгарадыр күмер дигән кара таш.
Князскийнең күмерен күтәрәдер машина; Юк багана, юк терәүләр, ник төшмәсен башыңа.
Курага ут капкан дигәч, китте безнең һушыбыз; Китте һушыбыз, утта калды безнең газиз башыбыз.
76. ГЫЙЛЬМАН АГАЙ БӘЕТЕ
Бисмиллаһи вә биллаһи, җитте корбан гаете, Кем икән дип сорасагыз, бу Гыйльманның бәете.
Козгын дигән кара кош кычкырды минем каршымда, Йосыф байның машинасы җитте минем башыма.
Нәманганның каласы Сыр-Дарья суы буенда. Минем болай үләсем һич юк иде уемда.
Йосыф байның машинасы тарыйдыр ла мамыклар, Мин машинага кысылгач, бик егълаша халыклар.
Мин машинада йөргәнне дус-ишләрем күрде лә, Кысылдым дип кычкыргач, Гали килеп керде лә.
Аклы ситса күлмәгем юган җирдә калды ла, Мин машинага кысылгач, Галәветдин алды ла.
Сменага кергәчтин, күрештем дуслар белән, Иртә белән сәгать биштә завод тулды кан белән.
Җомга көнне сәгать биштә машинага кысылдым, Шимбә көнне шул вакытта бу дөньяны ташладым.
Ак күлмәгем юдырдым, кибәргә дә элдердем, Ак күлмәгем кипкәнче үләрмен дип белмәдем.
Мин машинага кысылгач, яраланды иягем, Егерме ике сәгатьтә чыгардылар сөягем.
Машинадан алдылар, арбага илтеп салдылар, Бергә эшләгән дус-ишләрем сау-сәламәт калдылар.
Машинадан алдылар, капчык җәеп салдылар, Дус-ишләрем бу эшкә хәйран булып калдылар.
Безнең авыл зур авыл, икмәк-тозга бай авыл, Сөләйман белән Хәйрулла тордылар ла каравыл.
Агай-энем, дусларым йоклаганнар тезелеп, Машинага кысылгач, беләгем калды өзелеп.
Больницага кергәчтин, докторлар килеп бактылар, Кеше булмас, үләр диеп, йөрәккә ут яктылар.
Нәманганның шәһәрендә биек-биек таулары, Иосыф байның заводында түгелде Гыйльман каннары.
Сыр-Дарьяны аркылы паром белән чыктык без, Йосыф байның заводыннан телсез-авызсыз чыктык без.
Йосыф байның капкасы ике якка ачыла, Йосыф байның эшчеләре машинага кысыла.
Безнең завод эчендә утлар яна ялтырап, Бу бәетне әйткәндә, әткәй тора калтырап.
Быел чәчкән бодайны җил коядыр булганын, И хәләлем, балаларым, һич тә күреп туймадым.
Кошман тавын менгәндә карадым бер каерылып, Ике улым вә бер кызым калдылар ла аерылып.
Безнең урам — таулы урам, без йөрмәгә тар булды, Газиз хатыным, балаларым бер күрергә зар булды.
Безнең суның өстендә дүрт ала каз кагына, «Әткәегез вафат!» — дигәч, өч баласы сагына.
Мин әткәйдин чыккачтын йортны кора башладым, Утыз яшькә җиткәндә бу дөньяны ташладым.
Иртә торып тышка чыктым, ай яктысы бик якты; И хатыным, балаларым, егъламагыз бик каты.
Кызыл комач билбау буган Гыйльман мескен биленә; Насыйп булып кайта алмады туган-үскән иленә.
Гыйльман агай бакчасы, бакчасында мунчасы, Гыйльман агай үлгән дигәч, хәйран калды барчасы.
Бу бәетне без чыгардык, күңел белән сагышлап; Бу бәетне сез әйтегез, Гыйльман мескенгә багышлап.
77. ГАЙНУЛЛА ЯМЩИК
Волостной чакыртадыр ки конторга, Җиктем ат кынамның күгесен. Санкаларга [3] салып китерәләр Гайнулла ямщикның үлесен. Карны эретә, анакай, кан гынам, Агыйдел буенда чыгадыр җан гынам.
Гайнулла ямщикның дилбегәсе Тотым гына саен да җиз күлчә, Туңган сөякләрне эретергә Әтеки йортында зур мунча. Гайнулла ямщик барадыр-чылбырга, Атының путасы эленә тамырга.
Гайнулла ямщикның сөяр аты Берсе генә туры, берсе чал, Атларым башымны яргандин соң, Газраил, җанымны тизрәк ал. Карны эретә, анакай, кан гынам, Агыйдел буенда чыгадыр җан гынам.
Гайнулла ямщик хатлар яза, Сүзе саен сорыйдыр бәхиллек; Узганда әйтегез әтиемә, Аныклап куйсыннар кәфенлек. Каберемне казыйлар чын дуслар, Ләхетемә куйсыннар җан дуслар.
Гайнулла ямщикның ат курмысы [4] Чембар [5] болынында талларда, Гайнулла ямщикның үз урынысы Агыйдел буйларында ярларда. Карны эретә, анакай, кан гынам, Агыйдел буенда чыгадыр җан гынам.
78. АЮЧЫ ДӘҮЛҮ
Өйдән генә чыгып киткән чакта баш кынам авырта, хәлем юк, Йөрмәс кенә идем аю белән, дөнья нужасына малым юк.
Карамыйча яңгыр, кар-буранга, аю биетеп йөрим урамда, Үләремне белгән булса идем, кунмас идем кара урманда.
Дәүләтгәрәй ничә яшендә, мамык эшләпәсе башында; Дәүлүнең каберен сорасагыз, Дубрау милинчәсе каршында.
Аю маңгаенда җиз прәшкә тулган айлар кебек ялтырый; Үз аюым мине ашаганда яшь тә йөрәкләрем калтырый.
Өйдән генә чыгып киткәндә лә карлар ява буран бураклап; Дубрау урманының уртасында аю ашый мине тураклап.
79. СУГА БАТКАН БУРЛАКЛАР БӘЕТЕ
Горенкада [6] илебез, мәчет артында үзебез, Җәлил улы Биккуҗаны суга батты, диегез.
Идел буе талларга кунып сайрый сандугач; Минем исем авып китә, суга якорь сал, дигәч.
Дүрт мөселман, биш урыс киттек Идел өстенә, Без батканны ишеткәчтен, дуслар авыр көрсенә.
Төштек якорь салырга, яшел кушак билемдә, Никахланган яшь хәләлем кала Оламат [6] илендә.
Төштек якорь салырга, юлдашлардан калырга, Җан алучы Газраил килгән җаннар алырга.
Никахланган яшь хәләлем кала Оламат илендә, Братыма килмәс булса, тоткын булсын гүрендә.
80. ЯШЬ ЯЛЧЫ
Сез дусларыма актык сүзләрем, Сездән аерылгач, ялгыз нишләрем?
Яши алмадым якты дөньяда, Шуларны уйлап булдым дивана.
Шәйхетдин байга печәнгә бардым, Суык үткәреп, авырып кайттым.
Йорттан чыкканда сорадым толып, Бирмәгәч карун, кайттым мин туңып.
Чабата, оек һәм ертык бишмәт, Сырхау алдым мин шул көе эшләп.
Тамак туймады, киём күрмәдем, Каннар йөткереп ятасым белмәдем.
Вәли муллада, Шәйхетдин байда Эшләп-эшләп тә күрмәдем файда.
Әтием үлде, әнием үлде, Ятимлек белән көннәрем үтте.
Китап тотмадым, укый белмәдем, Мәдрәсәләргә йөри алмадым.
Бик аз яшәдем, михнәт күп күрдем, Бәхетсез бала дөньяда булдым.
Якты дөньяда торып туймадым, Михнәттән башка берни белмәдем.
Күңелем үсмәде, кулым бармады, Кайгы-хәсрәт миннән калмады.
Күкрәгем кыса, каннар йөткерәм, Бәхетсез үткән көнгә үкенәм.
Яхшылык белән алыгыз искә, Калтырыйм, өшим, ябыгыз өскә.
Тиздән керермен салкын гүрләргә, Ләкин теләмим яшьләй үләргә.
Җәйләргә чыксам, йөрермен, дидем, Хуш исләр иснәп терелермен, дидем.
Бер айлык акчам, биш пот бодаем Баемда калды, белә ходаем.
Корсагын киереп, чыгар кибеттин, Хакымны ашап, баер Шәйхетдин.
Байның атлары бар да күк ала, Ни генә күрми бу ятим бала.
Безнең авылның Вәли мулланың Ике күзләрен кан баскан аның.
Бep ел эшләдем, йокы күрмәдем. Печән, уракта тузды күлмәгем.
Күкрәгем кыса, чәнчүләр алып, Язлар буена ятамын талып.
Туганкайларым мина килгәннәр Күреп калырга, кайтмас, дигәннәр.
Сәлам диегез дус-кардәшләргә, Егет-кызларга, килендәшләргә.
Онытмасыннар, искә алсыннар, Мәңге, гомергә бәхил булсыннар.
Каберем өстенә чатыр корыгыз, Агач утыртып шатландырыгыз.
Һич тә туктамый һаман йөткерәм, Михнәт, җәфадан каннар төкерәм.
Китаплар алып укып карагыз, Безләргә карап гыйбрәт алыгыз.
Бәхил, дусларым, йомам күзләрем. Сез дусларыма актык сүзләрем.
__________________________________________________
1. Яшәрер — яшьләнер. 2. Бәрәзә – Татарстанның Арча районындагы авыл. 3. Сайкаларга — чанага. 4. Курмы (корм) — азык. 5. Чембар — хәзерге Белинский шәһәре. 6. Горенка, Оламат – Ульяновск өлкәсендәге авыл исемнәре.
|
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре |
Просмотров: 18 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/2 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|