154. БЕЗНЕКЕЛӘР АЛГА БАРА
Тарих мең дә тугыз йөз дә кырык бер ел, июньдә Мимеч [1] тагын сугыш ачты җәйнең матур көнендә.
Авыл эче бәйрәм иде, һәркем тыныч, шат иде, Басуларда иген-тару өлгереп килгән чак иде.
Нурлы кояш нурсызланды бу хәбәр килгән көнне, Авылыбыздан бик күп кеше чыгып китте шул төнне.
Кайбыч якларына атлый озатучы олаулар, Саубуллаша авылдашлар, кая бакма — елаулар.
Чирмешәннең һәр өендә кайнар яшьләр актылар, Күркәм, зифа егетләрне сугышка озаттылар.
Яшь сабыйлар кочып үпте аерылганда әтисен, Әйтте алар: тизрәк җиң дә, тизрәк кайт, дип, әти, син!
Улы китте, кияве китте, туган илне сакларга, Мул игенне җыеп алу барысы калды картларга.
Гитлер дигән патшаның эчкәне гел кан, диләр, Дөньяның явыз дошманы шул кабахәт җан, диләр.
Гитлер патша хыялланган, Мәскәүне алмак булган, Җан коярга, кан эчәргә халкын сугышка куган.
Безнең гаскәр алга бара бирешми мимечләргә, Явыз Гитлер ачуыннан белми нәрсә эшләргә.
Сынатмады, тез чүкмәде, Чирмешән егетләре, Шундый егетләрдә генә халыкның өметләре.
Габделкаюм, Бәдегытдиннәр дан алып шәһит булды, Алар сафы гайрәт белән дошманны илдән куды.
Гитлер патша әйтә имеш: ник башладым сугыш, дип, Күземә күренеп әҗәл килә, җитә соңгы сулыш, дип.
Ил туфрагын чистартып, фашист җиренә чыктык, Бетте Гитлерның көннәре, бугазына ут тыктык.
155. ГЕРМАНИЯ СУГЫШ АЧТЫ КӨТМӘГӘНДӘ
Германия сугыш ачты көтмәгәндә, Тату тору договоры бетмәгәндә.
Фронтларга чыгып китте ирләребез, Озата бардык, яшькә тулы күзләребез.
Аерылыштык саубуллашып, бәхилләшеп, Исән йөре, хатлар яз, дип вәгъдәләшеп.
Алар киткәч, кайгы басты үзебезне, Тормыш авыр һәм яшь каплый күзебезне.
Фронт өчен дип йөрибез төрле эшкә, Күңел ю ана ирләрне күрсәк төштә.
Кайда йөри ирләребез бер хәбәрсез, Уза безнең яшь гомеребез аларсыз.
Бер хәбәрсез, әллә исән, әллә үлгәннәр, Күпме кешеләр ләхетсез күмелгәннәр.
Исән булса, дошманнарга аталардыр, Ачу, нәфрәт белән үч алып яталардыр.
Сугыш туктап, кеше кайтса, гел көтәрсең, Кайтмаслыгын белсәң дә, өмет итәрсең.
Балалар да белә башлар, әти, дияр, Алар әйтер, шунда үзәкләрем көяр.
Балаларым сугыш моңын белеп үсәр, Үскән саен аталары искә төшәр.
Балаларым укырлар да зур булырлар, Туган илне сакларга хәзер торырлар.
Аталары дошманнарны җиңеп үлгән, Балаларым совет улы булсын дигән.
Моны яздым күз нурларым яшькә тулып, Бу кайгылар урнашты инде кату булып.
156. АВЫР БУЛСА ДА ИТӘБЕЗ САБЫР
Өйдә вакытта булды кадерең, Немец җирендә булды каберең.
Күп бала белән озатып калдым мин, Шатлык хатыңны бик аз алдым мин.
Кулларың бирдең, китәмен, дидең, Тиз кайта алмам, көтмәгез, дидең.
Авыр булды ла безгә заманнар, Бигрәк күбәйде ятим балалар.
Бигрәк авырдыр яуга баруы, Бигрәк уңайсыз ятим калуы.
Яуга барганда патрон тактыңмы? Бер хәбәрең юк,, суга актыңмы?
әрсә уйладың яуга барганда? Алга! дидеңме, үлеп калганда?
Ап-ак карларда актымы каның? Немец җирендә чыктымы җаның?
Яшел вагонга утырып бардыңмы? Туфрак астында изелеп калдыңмы?
Шул вакытларда үләм дидеңме? Балакайларым кала дидеңме?
Синең билеңдә ремень микән? Өмет өзмимен, плендә микән?
Әрнегәнсеңдер җәрәхәтләнгәч; Бигрәк уңайсыз, хәбәр килмәгәч.
Салкын вакытта бәйлим шәлемне, Хатың юк, бәгърем, белмим хәлеңне.
Кояш чыкканда моңсудыр күңел, Ятимлек белән үтәдер гомер.
Куп бала белән заманнар авыр, Авыр булса да, итәбез сабыр.
Елый бигрәк калган аналар, Исраф булды, дип, безнең балалар.
Башларын куйды бик күп егетләр, Калды хатыннар чәчәк кебекләр.
Герман каһәре бигрәк яралый, Ятим калдырды бик күп баланы.
157. БЕЗНЕ ГЕРМАН АЕРДЫ
Бисмилла дип башлыем бу бәетнең башларын, Ятим калган балаларым тугәләр бит яшьләрен.
Аппак-аппак җепләр суздым, суза торгач кыл булды, Герман дигән йөзе кара күп бәндәне юк кылды.
Гомерлек иптәшкәем дин мине Герман аерды, Газиз балакайларымны ятим итеп калдырды.
Радио хәбәр бирә: «Сугыш бетте, мир»,— диеп. Балакайларым сорыйлар: «Әти кайтыр бит?» — диеп.
Сугышлар басылганда, кызыл флаг элгәндә. Бигрәк авыр көннәр булды кара кәгазь килгәндә.
Утларга янды микән, суларга акты микән? Герман пуләсе тигәчтен кычкырып ятты микән?
Герман пуләсе тигәчтен, уф алла, диде микән? Газиз башын җиргә куеп, җаннарын бирде микән?
Җан биргәндә сүз әйтергә берәрсе булды микән? Мәңгелеккә сау бул диеп, кулларын сузды микән.
Әллә барып эзлим микән, эзләсәм табар идем, Каны тамган туфракларын учыма салыр идем.
Учыма салыр идем дә, илгә алып кайтыр идем. Җиргә сибеп өсләренә гөлләр утыртыр идем.
158. САЛИХ УЛЫМ
Бала гынам, бәгырь генәм, бердәнберем син идең, Илгә сугыш килү белән өстеңә шинель кидең.
Озатканда күз тутырып карап калдым артыңнан, Белә идем хәлләреңне килеп торган хатыңнан.
Хатларың өзелде кинәт, кайда йөрисең икән? Изге теләк тели-тели хәбәрең өмет итәм.
Күкрәгеңә тидеме әллә дошманнарның уклары? Әллә сине юк иттеме куркынычлы туплары?
Әллә үлгән гәүдәләрең җиргә ятып калдымы? Җан биргәндә нурлы йөзең каннарга буялдымы?
Әллә дошман җирләрендә тоткын булып ятамсың? Әллә яуны тар-мар кыйлгач, илебезгә кайтамсың?
И газиз балам, йөзеңне күзем туя күрмәдем, Күзләремне алмас идем, үләреңне белмәдем.
Киткән чакта, шинель киеп, каеш будың билеңә, Кайтам диеп киткән идең, кайталмадың илеңә.
Хәлләреңне сорыйм һаман саба җилдән, кошлардан; Җуйдың ахры башларыңны, безне саклап дошманнан.
Кайтмадың инде, газизем, ике күзем карасы, Йөрәгемнән мәңге китмәс шушы сугыш ярасы.
159. БӘБЕКӘЕМ, АК ЙӨЗКӘЕМ
Ниләр диеп башлыйм икән бәетемнең башларын, Йөрәк парәм кайталмады, түгелә минем яшьләрем.
Бәбекәем чыгып китте, чик сакларга барам дип. Бердәнберем, газиз балам, синсез ятим калам бит.
Бәбекәем, бакчабызда алмаң ярды яфрак, Чит илләрдә булган икән сиңа язган туфрак.
Бәбекәем, ак йөзкәем, матур иде уйларың, Немец-дошман җирләрендә калды зифа буйларың.
«Исән булсак кайтырбыз!»— дип киттең син туган илдән, Сыйфатларың, ак йөзләрең һич тә китми күңелдән.
Гомер буена онытмам синең ак йөзләреңне, Сине уйлап елый-елый бетердем күзләремне.
Бәбекәем, китеп бардың Кызыл Армияләргә, Кайтырсың дип көткән идем мине тәрбияләргә.
Ялт-йолт итеп ярыла икән германнарның туплары. Миңа тиде ялкыннары, сиңа тиде утлары.
160. БАЛАКАЕМ ВАФАТ БУЛДЫ
Бисмиллаһи дип башладым бу бәетнең башларын, Герман пулясы ашады Әхмәтнәкыйп башларын.
Балакаемның шинеле кыскандыр билләреннән, Герман мәлгунь, сугыш ачып, аерды илләреннән.
Кулларына мылтык тотып кергәндер сугышларга, Нинди сүзләр әйтте икән актыккы сулышларда.
Ниләр уйлап керде икән сугышка кергән чакта. Үләм, өнкәй, диде микән, җаннарын биргән чакта?
Ап-ак итеп керләр юдым, киртәләргә элмәдем, Бәхил бул, балам, димәдем, үләр диеп белмәдем.
Мендем тауның башына, язу яздым ташына, Шул каһәр төшкән германнар җитте синең башыңа.
Дүшәмбе көн бер төш күрдем, кара картуз башында, Герман җирендә юк булды утыз ике яшендә.
Кулына тиде микән, башына тиде микән? Их, әнкәем, туганнарым, дип җанын бирде микән?
Кызарып кояш чыкканда моңая күңелләрем, Илләргә кайтып үлмәгәч, ышанмый күңелләрем.
Балакаем, балакаем, бердәнбер бәгырь генәм, Туган илдән еракларда калды бит кабер генәң.
Сандугачның балалары су буенда камышта; Балакаем вафат булды илен саклап сугышта.
161. СҮНМӘС ХӘСРӘТ
Сугыш хәбәре килгәч тә озаттым иптәшемне; Аерылганда күңелем тулды, тыялмыйм күз яшемне.
Ноябрьда язган хаты азаккы хаты булды, Хәбәрләре килмәвенең хәсрәте каты булды.
Минем иркәм вафат булды Сталинград янында, Нинди сүзләр әйтте икән актык сулышларында.
Санитар кулына кергәч, телләре булды микән? Яралары каты булып, интегеп үлде микән?
Әткәй кайчан кайта, диеп, көтте бәләкәйләрем; Сугыш бетеп тә кайтмагач, өзелде үзәккәйләрем.
Кызыл флаг күтәрделәр, сугыш туктады, диеп, Балаларым елаштылар, әткәй кайтмады, диеп.
Барып, сау бул, дияр идем, кайда икән каберең? Чирәм басса да кабереңне, онытасым юк, кадерлем.
Кабер өстендә тактага исемең язылгандыр; Ядкарь булып исемеңә бер йолдыз кабынгандыр.
Безнең өчен, илең өчен үлдең, газиз иптәшем; Шул Гитлер кабахәт җанга төшсен бу канлы яшем.
162. ӘТКӘЕМНЕ КӨТӘМ ӘЛЕ
Әткәемә хәбәр килде сугышларга китәргә, Бер янамын, бер көямен, белмим нихәл итәргә.
Чыгып киттеләр бар кеше олауларга утырып, Әткәемне озаттык без, күзләргә яшь тутырып.
Безнең әткәй киткән чакта кара бишмәтен киде, Германнарны илдән кугач, шаять, кайтырмын, диде.
Әткәй яткан окопларның авызлары тар микән, Германнарны илдән куып, күрешер көннәр бар микән.
Әткәй тоткан киртәләргә карлыгачлар тезелә, Шул әткәйне төштә күрсәм, үзәкләрем өзелә.
Әткәй миңа күлмәк алды, кызым, киярсең, диде; Кайталмасам бу сугыштан, сагынып сөйләрсең, диде.
Аклы ситса күлмәгемне, әткәй кайткач киярмен, Әгәр әткәем кайтмаса, кемгә әткәй диярмен.
Әткәй сине төштә күрдем, ак күлмәк кигәнеңне, Кайчан ишетербез икән, мин кайттым, дигәнеңне.
Әткәй киткәч тугыз көндә сугышка барып керде, Дүрт ай буе исән йөреп, бишенче айда үлде.
Гыйззәтуллин Харис язды, әткәем, үлгәнеңне; Кулларыма тотып елыйм, әткәй, киемнәреңне.
Әткәемне көтәм әле, көтәм әле үлсә дә; Военкомат өстәленә публигы [2] килсә дә.
Үскән чакта рәхәт үстем, бар да әткәй кадере, Герман кырлары өстендә калды инде кабере.
Герман безгә сугыш ачкан, бу германга ни әйтим, Әткәемне үтерде дә калдырды мине ятим.
Ал юам елгаларда, гөл юам елгаларда; Ятим калудан авыр хәл юк икән дөньяларда.
Әткәемне армиягә алып китте машина, Машина түгел, ач Гитлер җитте әткәй башына.
Еллар үтсә дә бетмәде, әткәй, синең эзләрең, Мәңгелеккә калды безгә, әткәй, синең сүзләрең.
163. ИЛЕМ ӨЧЕН ҖАНЫМ БИРДЕМ
Сугыш башланды тугыз йөз кырык бернең июнендә, Илен саклап сугыша солдат, жәлләмидер гомерен дә.
Безнең сафлар бара иде дошманга таба омтылып, Явыз немец пулясыннан калдым мин шунда егылып.
Пуля эләкте күкрәгемә, телем югалды сөйләргә; Күз алдымда караңгылык, йөрәгем суга үләргә.
Дусларым, җансыз тәнемне туган җиремә күмегез, Батыр булып үлде диеп өйгә хәбәр җибәрегез.
Өйдә калды әткәм, әнкәм, яшь халәлем, ике балам, Җиңү алып кайтыр диеп көтә алар, мине һаман.
Әтиебез үлде диеп кайгырмагыз сез, балалар, Мин үлсәм дә, безнең сафлар дошманга таба баралар.
Әткәй, әнкәй, еламагыз, үлде диеп мин — балагыз, Илем өчен җаным бирдем, герой диеп сез санагыз.
164. БАТЫР ЕГЕТ
Беләм, әнкәй, авыр сиңа, Күрешүләр өмет иткәнсең, Минем хәлләремне белер өчен Хатларымны өзелеп көткәнсең.
Көтмә, әнкәй, миңем хатларымны, Үлем килде газиз балаңа, Яшь йөрәгем, чиксез әрнеп, Түзә алмады авыр ярага.
Әнкәй, бәгырем, инде мин юк, Хатлар булмас синең улыңнан, Яшь гомерем минем сүндерелде Немец фашистлары кулыннан.
Өйдә чакта гармунымны Туйганчы уйнамадым, Дошман пулясы йөрәккә Тияр дип уйламадым.
Соңгы минут, соңгы секунд, Соңгы каннар... ярадан. Хуш, әнкәем, хуш, туганнар, Үч алыгыз дошманнан.
Чәчәк гомерем өзелде, Фашист җитте башыма, «Хак эш өчен үлде»,— диеп Языгыз кабер ташыма.
1. Мимеч — немец сүзенең картлар телендә әйтелеш варианты. 2. Публигы (публикация) — улүе турындагы рәсми хәбәр.
|