95. НИКОЛАЙ БӘЕТЕ
Петроград шәһәрендә яңа хөкем башланды, Ах, залим Николай, син дә булдыңмы болай!
Николайның погоннары өзгәләнеп ташланды, Ах, залим Николай, гаһдеңне [1] боздың бугай!
Күп халыкның канын түктең, анаңның сүзен тоттың. Ах, залим Николай, күзләрең күрмәй бугай!
Күпләрне ятим иттең, күпләрне зәгыйфь иттең, Ах, залим Николай, тозакка эләктең бугай!
Киттең, киттең, кит еракка, исмең-җисмең калмасын, Ах, залим Николай, дөньяда беттең бугай!
Кара калкып тәхетеңне, кемнәр утырган анда? Ах, залим Николай, күзләрең күрмәй бугай!
96. ШӘРӘФ МУЛЛА
Шәрәф мулла ни әйтә, Сафар мулла шуны әйтә, Берне тартып, берне эчсә, «Бәрәкалла!» дип әйтә.
Шәрәф мулла тутыргандыр күркә белән урамны, Мулла, барма Галләмнәргә, өздерерсең горлоңны [2].
Шәрәф мулла, баерсың, Галләм хатынын алырсың, Гомерең булып җәйгә чыксаң, куш трактир салырсың.
Шәрәф мулла коръән укый граммофонның көенә, Кичкә таба килеп керде сукыр писер өенә.
Шәрәф мулла мәсҗедендә чак кына иман торадыр, Алты хатын, биш бутылка муллага авыр буладыр.
97. МУЛЛА БӘЕТЕ
Яшел чапаннан, тубал чалмадан. Калмыйм ашлардан, булсам да надан. Фикерем яхшы, килмиләр каршы, Һәр җомга саен ясыйлар ашны.
Сөйләшә муҗик, каршыма килгән: «Хәзрәт, бар тизрәк, бәлеш изелгән. Халык җыелган, нигъмәт куелган, Урының буш тора, токмач куерган».
Ашыгып барам, хәтерен саклап, Ашап кайтамын ашларын мактап. Бөтиләр язам, бәһа бик арзан, Зәгъфран белән тәлинкә язам [3].
Карыйм авырулар, ясыйм дарулар, Мәхәлләм бик зур, кайный сарулар. Мин үзем табип: өшкерәм, әрәм, Дәрәҗәм белән яшим, көн күрәм.
98. «ХӨСНИҖАМАЛ» БӘЕТЕ
Кызылъярның бакчасында карга сайрый куакта, «Хөсниҗамал абыстай»да Ишми ишәк кунакта.
Урал тавы ар ягыннан Ишми ишәк акыра, «Хөсниҗамал абыстай»ны яр итәргә чакыра. . «Хөсниҗамал абыстаең» яшел чапан кигәли, Хәсән мәктәбе өстеннән донос ясап йөргәли.
99. КОМСЫЗ МУЛЛА
Мулла ярата гошер, кулына акча төшер, Майлы коймакны пешер, чын фатиха тидия.
Мулла ярата фытыр, фытырга бодай китер. Майлы бәлешне китер, хәсрәте шул тидия.
Сәдака булсын көмеш, көмештә бары йөрмеш,
Көмешкә көмеш сарай, бакырга бакыр сарай, Көмешне биргел, агай, сәвабы күп тидия.
Ел да ашый ничә каз, йөзне дисәм, аз була. Шәһит була меңәр каз, котылалмый тидия.
Тавык әйтә: «Кыт-кытыйк!», әтәч әйтә: «Кыт-кытыйк! Ничек итеп котылыйк бу бәладин тидия!
Хуҗам мине суядыр, юкка каным коядыр, Өстәленә куядыр, сау булыныз тидия».
Мулла тавыкны ашый, бетте тавыкның башы, Күзендин акты яше мөлдер-мөлдер тидия.
100. КАСИМСКИ ИБРАЙ
Касимски Ибрайның ап-ак, диләр, беләге, Өч кибете бикләнгәчтен, ник янмасын йөрәге?
Касимски Ибрайның калай кибет башлары, Унбиш-уналты яшеннән гүләйт итә башлады.
Касимски Ибрай, киеп йөрмә катаңны, Ибрай кебек кем дә булмас дошман күргән татарны.
Касимда ашлык уңган, ындырга кибән тулган, Касимски Ибрай кибән төбендә кунган.
Касимски Ибрайның пар-пар кара атлары, Бер бай булып, бөлгәннән соң, һичкем хәтер сакламый.
Касимски Ибрай бирми сәлам татарга, Ия тапмый күптән йөри актык тунын сатарга.
Ап-ак оек, чабата, сазга кермә, батарсың, Кызлар артыннан күп йөрсәң, актык киемең сатарсың.
Касимски Ибрай күлмәксез йөргән бер ай, Тәтәйләргә бик күп йөрсәң, син дә булырсың шулай!
Кибет алдына утырган, узган гомерен исәпли, Иртә торып караса, өч кибете, пичәтле.
Касимски Ибрай — шәһәрендә бер егет, Бикә артыннан йөри торгач, пичәтләнгән өч кибет.
Касимски Ибрай бара икән бикәгә, Искәртмәстән-сиздермәстән сиптергәннәр чикәгә.
Касимски Ибрай Казан шәһәрен селкеткән, Бикә артыннан йөри торгач, Казан шәһәрендә йон теткән.
Касимски Ибрайның, җиксә, аты юргалый, Сирәк-мирәк бу гомердә Ибрай кебек булгалый.
Касимски Ибрай фабрикасын бетерде, Горесына чыдый алмый, үзен үзе бетерде.
101. ЯЛКАУ КЕШЕ БӘЕТЕ
Уңган кеше сөекле күренер күзгә, Көз көнендә барып кайтыр бер йөк тозга. Ялкауланып пич башында ятарга кызма, Бар дәүләтең кире китеп бетәр имди.
Ялкау булсаң; барча эшең китәр кире, Йорт-җиреңә ияләшер дию-пәри. Ялкау кешенең караңгы булыр гүре, Ике дөнья рәхәтен тапмас имди.
Бу дөньяга ник тудырган сине анаң? Печәнгә барыйм дисәң, юктыр чанаң, Сөт саварга юктыр синең башмак танаң, Сыер сатып недоимка [4] түләр имди.
Бер катырлык катыгың бар, ул да әче, Өстен япмагансың, аны эчкән мәче. Пумаладай тузып тора бичәң чәче, Һич булмаса, яулык алып биргел имди.
Арба күчәрең сызгыра, асыл егет, Имгә эзләсәң дә тапмассың тамчы дегет.
Барча адәм карап кала сине сүгеп, Сызгырганга атлар өркеп чабар имди.
Чәкүшкә юк, төшеп калды тәгәрмәче, Шәйлә барып ватылды арба үрәчәсе. Төшеп калды дәхи бер пешкән әтәче, Ялкау мескен әтәчтин дә буш калды имди.
Аты буйлап бара торгач, сынды күчәр, Гафил егет тар урамга булды дучар, Күчәрне юнарга дип кемне кушар? Ботын чабып хәйран булып торыр имди.
Бүген эшкә баралмагач, кире кайтты, Эссе булгач, бер ышыкка кереп ятты. Дәүләте юк, инде соңгы атын сатты, Кая барса, коры җәяү барыр имди.
Атын сатып егерме сум акча алды, Недоимкасы күп иде, ясак салды. Кырык ямаулы бер туны үзенә калды, Кая барса, шуны киеп барыр имди.
Тамагына азык алмый акчасына, Төнен барып төште кеше бакчасына. Туры килде ул бакчада каравылчы, Шул сәгатьтә каравылчы тотар имди.
Каравылчы якасыннан тотты борып, Бакчачының бар этләре килде өреп, Бу тавышка шактый халык килде торып, Һәрбересе яңагына бирер имди.
Ыстан [5] аны алып китте богау берлән, Ул ышанмый акчасызга елау берлән. Не жалеет, яшь чыгарып сорау берлән. Илтеп кара мунчага ябар имди.
Ыстанга ул ун сум бирде, ызба сатып, Кара мунчадан чыкты бер ай ятып. Ь1стан җибәргәч, шатланып китте кайтып, Бер йөгерә, бер сикерә барыр имди.
Кайтып җиткәч, керим дисә, ызбасы юк, Үзе кигән ыштанының тез башы юк. Дәхи ятып йоклар иде — пич башы юк, Ызба урынында җил сызгырып торыр имди.
102. МУЖИК БАРА БАСУГА
Мужик бара басуга, ашлыкларын ташуга, Аты арык: йөрмәгәч, бер кычкыра, бер суга.
Яңгыр ява кар катыш, килеп җитә, килә кыш, Яланда ямь калмагач, һич күренми очкан кош.
Мужик суга чыланган, кулына чыбык алган, Ялкау булган сәбәпле ашлыгы соңга калган.
Киләдер бик ачуы, акрын атның басуы, Яңгыр явып торганда авыр икән ташуы.
Тимерсездер арбасы, юкә камыт-дугасы. Бер нәрсәсе ватылса, туктап яланда ясый.
Бу бичара интегә, бер тугара, бер җигә. Мең төрле бәла илә барып җитте игенгә.
Ашлыгына су үткән, батып төбенә җиткән. Ашлыкның күбесе шул җирдә череп беткән.
Мәшәкать чикте озак, арбага төяде чак. Авыр йөк илә йөрергә юл бүген бик пычрак.
Кеше юк тартышырга, аптырап атын суга, Ат тарталмый торганда сынды шарт итеп дуга.
Менеп авылга чапты, эзләп бер дуга тапты. Арлы-бирле йөргәнче, халык йокыга ятты.
Ат тарталмый ятканда, чыгар алмый — батканда, Иртә киткән бичара, кайтты чак таң атканда.
103. УҢМАГАН КИЛЕН
Уңмаган булса килен, пешерә белмәс белен, Тартып өзәргә телен, сүзгә шәпле тидия.
Ятадыр мисле бүре, торып ясамый шүре, Ачуланмыйдыр ире яткан өчен тидия.
Иртә мичкә якмыйдыр, менеп морҗа ачмыйдыр, Кайнагадан качмыйдыр, оятсыздыр тидия.
Иртә сыер саумыйдыр, сачен тарап үрмидер, Бер киләп җеп җерлидер биш-алты көн тидия.
Ятадыр мисле туар [6] пешерә белмәс чумар, Бәрсә, колагың тонар, каты була тидия.
Болар ике килендәш, тормыйлармы, бар, эндәш, Ята мисле карандаш, кузгалмый да тидия.
Ялкау килен шушыдыр, эштән тизрәк бушыйдыр, Мисле дөя күшидер, ашаганда тидия.
Җитмәсә аш сайлыйдыр, коймакны нык майлыйдыр. Бер оекны бәйлидер ун-унбиш көн тидия.
Рәхәт булсын аңарга, гел сөт өсте яларга, Хәзер тора танарга ашаганын тидия.
Кырга чыкса, юк урак, куя белмидер зурат. Ятадыр мисле сурәт, ах-вах итеп тидия.
Мунча якса, бар утын — чыгармыйдыр һич төтен, Күтәреп ята ботын кичә-көндез тидия.
Бәет булды тәмамы, киленнәрнең яманы Мисле атның чаманы [7] эшләгәндә тидия.
104. ХЫЯЛ
Урман кебек шаулап торган бакчаң булса, Кесә тулы шылтырап торган акчаң булса, Дөнья сиңа көлеп йөзен ачкан булса, Шул чагында әллә күңел тынар иде.
Табыныңда тәмле ризык тулып торса, Шампанский, кызыл шәраб булып торса, Өй түбәңә байлык кошы кунып торса, Шул чагында әллә күңел тынар иде.
Илдәге бар дус-ишләрең янда булса, Ә каршыңда кара кашлы яр да булса, Теләгәнең бар да булса, алда булса, Шул чагында әллә күңел тынар иде.
Шаулап торган җиз самовар түрдә булса, Каршыдагы ярың унҗидедә булса, Аның ике күзе бары миндә булса, Шул чагында әллә күңел тынар иде.
Чәй янында уфимский бал да булса, Бал янында яңа язган май да булса, Чөкердәшеп чәй эчәргә җай да булса, Шул чагында әллә күңел тынар иде.
105. КӘҖӘ БӘЕТЕ
Һәр кәҗәнең ике исеме булыр имеш: Бере кәҗә, бере каза булыр имеш, Ул кәҗәне ярлы кеше асрар имеш. Сыер урынына сөтен савып эчәр имди.
Игътибар юк ул кәҗәнең гакылына, Инабәт [8] юк ул кәҗәнең сакалына, Кая барсаң, шунда аны гайбәт кыйлгыл, Язык булмас, бәлки савап булыр имди.
Салып йөрер сыртына ул койрыгыны, Һич тотмас ул хуҗасының бойрыгыны, Ашлыкның эзләп йөрер куерагыны, Һәр ашлыкның башын кыркып йөрер имди.
Ул кәҗәнең караклыгы иртә белән, Җиңеп булмый аны асла киртә белән, Үгет алмай колагына киртү белән, Кеше күрсә, кире чигенеп сикерер имди.
Ул кәҗәнең айрылыдыр тояклары, Бакча эчендә гизәр аның аяклары, Калмас аннан кәбестә, суган кыяклары, Һәркайсының башын кыркып йөрер имди.
Йөрер үзе киртәнең буе белән, Ашлыкка керүнең уе белән, Ялгыз йөрмәс, ул йөрер туе белән, Чүмәләне үрә торып ашар имди.
И яраннар, ул кәҗәне асрамагыз, Асрасагыз ачык-тишек калдырмагыз, Ат алдыннан солыгызны калдырмагыз, Солы күрсә, җанын фида кылыр имди.
Бәгъзесы ятыр аның печәнлектә, Бәгъзесы ятыр аның начальникта, Караклыкны үгрәнер кечеклектә, Акча биреп, иясе түләп алыр имди.
Ул кәҗәнең тәкәсе мөрәүвәтле [9], Үзе чиркин сыйфатлы, кабих [10] затлы, Суйсаң, аның тиресе бик кыйммәтле, Читек тексәң, биш елга чыдар имди.
Дәхи мирза диерләр тәкәсенә, Мәһабәтле басып торыр һәммәсе дә, Түрәмен, дир, куй-сарыкның барчасына, Аларны кырдан башлап кайтыр имди.
106. «БҮРЕ» БӘЕТЕ
Әхмәт әйтә: «Әйдә, дуслар, бүре килгән киртәгә, Йоклап ятсак, сарыкларны күрәлмабыз иртәгә.
Ки итеген, Әүхәди, озак кимә, тизрәк ки, Алла кушып, тота алсак, соры бүре безнеки!»
Бүре чаба ындыр буйлап. Бер көтү егет чыга. Куркаклары артта калган, батырлар алга чаба.
Елга буе, саз буе, сазлыкта күл, каз туе, Мышкылдаган, Әхмәт йөгерә, бүре тун аның уе.
Вәли күсәк күтәргән, әлсерәп үзе арган, Төнлә урамнан кайтканга, ул бит йокламый калган.
Ул да бүре, тотадыр, тынын пыш-пыш йотадыр, Бүре кайтмасын белмидер, Хәят бүре көтәдер.
Барсак иде Майнага, керсәк иде Сафага, Алла кушып, бүре тотсак, хатыннарга якага.
Ерактан якты күренә Кизләү мәчет калае, Этне барып сугып еккан Әхмәт — Вәли малае.
Эт каргышы кайда төшәр, күсәк белән ордыгыз, Бүре диеп, этне куып, унлап егет йөрдегез.
Ана этнең балалары шыңшып анасын көтә, Вәлиәхмәтнең хатыны бүре баласын көтә.
Әйдә поднос сук хәзер, монда бүре юк хәзер, Этне бүре дип куганчы, егет булма, гүргә кер.
Мирхәйдәрҗан өйгә кайткан, Миҗан юкә сайлыйдыр, Этне сугып үтергәнгә, йортта әнкәй каргыйдыр.
Эт баласы бишәү икән, хәзер шыңшып яталар, Унлап егет төшләрендә бүре тиресе саталар.
Кәйнүш кәҗәсез ята, егетләр тире сата, Ах хафа, хафа, хафа, көчекләр сөтсез ята.
Гайни абый этләре улак төбен кимерә, Ана үлгәч, биш баласы әнкәем дип тилмерә.
Кар явадыр; бурыйдыр, җил бүредәй улыйдыр, Седательгә [11] чакыртам дип, Туктар ага дулыйдыр.
Бәет язарга утыргач, яздырмаска килделәр, Әһли абзац киштәсенә түтәрәм каз элделәр.
107. ЭТ БӘЕТЕ
Бисмилла дип башладым бу бәетнең башларын, Дүшәнбе көнгә каршы ярдылар эт башларын.
Бу бәетне яздык без ничә шәкерт җыелып, Төлке дип эт суккачтын, халык көлде егылып.
Ялгыз каен артыннан куып алып киттеләр, Коелы юлдан уратып, тыкырыкта тоттылар.
Ахиярулла улында олы кистән кулында, Төлке дип эт сугалар бездә елның елында.
Ахиярулла улында олы кистән кулында, Эткә сугам дип суккан Мөхәммәтхан кулына.
Шылтыр-шылтыр су ага безнең турыда елгада, Төлке дип эт сугучы бар микән бу дөньяда?
Асылгәрәй әйтә икән: «Эт бит, сукмагыз», — диеп, Сәмигулла әйтә икән: «Ныграк тукмагыз»,— диеп.
Безнең Карагош буенда йөри казлар кагынып, Мөхәммәтхан елый икән сары этен сагынып.
Урам буе, су буе, тыкрык буе, юл буе, Мөхәммәтханның икмәген эт ашаган төн буе.
Ике аккош камышта тора кайгыга төрелеп, Ярты төндә кайтып киткән эт бичара терелеп.
Ике аккош, бер тутый кош килә Карагош буйлап, Сәмигулла саргайды инде төлке куганны уйлап.
Ачы суык буранда тәрәзәләр туңганда, Султый Арслан туңып беткән эт мескенне куганда.
Төлке сукмак булалар, файдаланмак булалар, Төлке диеп эт суккач, егылып үлмәк булалар.
Безнең инеш буенда үсә диләр тал-тирәк, Төлке дип эт сугучы бу дөньяда бик сирәк.
Кайсы әйтә эт диеп, кайсы әйтә төлке дип, Бәет язмый ни язаек, бөтен илгә көлке бит.
108. ПОШИ БӘЕТЕ
Бисмиллаһи, без әйтик, кәкре әйтмик, төз әйтик, Пөшәңгәрләр поши суйган, бәетен әйтеп йөдәтик.
Пөшәңгәрнең болынында йөрдем аяк чылатып, Нәләт суккан Пөшәңгәрләр поши суйган җылатып..
Нәдершаның бакчасына быел карга төшмәгән, Тәкә ите арасында поши ите пешмәгән.
Хәмидулла кар көридер, бик тар, диләр, көрәге, Хәмидулла, чыкма урамга, килгән поши өрәге.
Поши япкан абзарыңны аҗдаһалар күтәрсен, Хәмидулла, син суйгансың, җәһәннәмгә китәрсең.
Сикереп мендем тирәккә, яфраклары кирәккә. Хәмидулла поши суйган җыенга ите кирәккә.
Пөшәңгәрнең күпере тимер түгел, җиз генә, Пөшәңгәрнең урамына поши кермәс тиз генә.
109. ЮГАЛГАН БАШМАК БӘЕТЕ
Һәркемгә бер килгәнгә, халәтә назар кыйлганга [12], Бер кайгу да күрерсең, түзмәенчә ни чара.
Берәүнең баласы юк, берәүнең булса да шук, Шуклыгындан андин тук, түзмәенчә ни чара.
Кемнең баласы үлә, кемдин дошманы көлә, Кемнең кесәсе бөлә, түзмәенчә ни чара.
Кайсы белми сабагын, кайсы җуя башмагын, Дөньяда торыш шулай, түзмәенчә ни чара.
Сиңа зур кайгу булган, башмакларың югалган, Тәкмилә [13] мөмкин түгел, түзмәенчә ни чара.
И ул башмак дигәнең, рәхәтләнеп кигәнең, Бигрәк килешә иде, ләкин җуйдың, ни чара.
Юкәдин иде бите, сырлаган иде чите, Бик тыгыз үргән иде, югалды шул, ни чара.
Юкә бик туры килгән, үрүчесе бик белгән, Бигрәк белеп эшләгән, югалды шул, ни чара.
Башы бик очлы иде, күтәрергә көйле иде. Көймә су ерткан кебек карны ерта, бичара.
Сөян [14] иде табаны, гизәр иде япанны, Армас, ялыкмас иде, югалды шул, бичара.
Эче бик шомартылган, биле бик юкартылган, Җиңеллек күзәтелгән, югалды шул, бичарам.
Биле бик беркетелгән, чөе тәмам кертелгән, Бер-берсенә тиң килгән, югалды шул, бичарам.
Үкчәсе биек иде, тирәлектә киң иде, Юрга ат кебек иде, югалды шул, бичара.
Сәңа күп хезмәт итте, бик күп сәнәгә җитте, Күп рәхмәтләр ишетте, югалды шул, бичара.
Син дә бик сөя идең,; киптереп кия идең, Сөяп тә куя идең, югалды шул, ни чара.
Бик яхшы атлар кеби, кыйммәтле затлар кеби, Мәхзәндә [15] тора иде, югалды шул, бичара.
Капка яхшы ябылган, тимер йозак салынган, Ачкыч янга эленгән, югалды шул, бичара.
Тупсасыны ватканнар, мәхзәнне бушатканнар, Башмакны алып качканнар, югалды шул, ни чара. Арзан шәйне [16] хурлыйлар, кыйммәтлене урлыйлар, Кадере афәткә сәбәп, югалды шул, ни чара.
110. ШӘҢГӘ [17] БӘЕТЕ
Яшь чагымда солдат хатлары язып күп йөрдем мин. Тик ятмасаң күрәсең бит, күп кызыклар күрдем мин.
Беркөн чакырды Сәхип түткәй мине хат язарга. «Насыйр бабай хат яздырмак углымызга, Самарга».
Киттем мин Насыйр бабайга, алар ерак торса да, Мин барганда Сәхип түткәй мичкә шәңгәләр сала.
Мич буенда балалары шаулаша, тартышалар, Пешмәгән шәңгә ашарга көрәктән тырышалар.
Сәхип түткәй көрәк белән шәңгәне пичкә тыга, Тыккан саен көрәк белән кулларына бер суга.
Шаулыйлар да дөбердиләр, сикерәләр дә котыралар. Берсен-берсе тотып кисә, сугышалар да үкерәләр.
Күрмәдем мин аның кеби зур тавышны гомеремдә, Мондый гауга булса булыр Яурупа сугышында.
Санап та бетерә алмадым, җиде-сигез күренәләр, Рәтле-башлы санап булмый, тузалар да өеләләр.
Шәңгә мичкә кереп беткәч, тавыш бераз тукталды, Җил басылып, буран беткән кеби, өйдә тын калды.
Бераздан соң Сәхип түткәй мичтән шәңгәне алды, Пул най табак итеп илтеп анлар алдына салды.
Дөберт итеп чабып килеп, җыелып утырдылар, Илаһи кем генә күрсен, тыгынырга тотындылар.
Тыгыналар капылт-копылт, табак та бик дөберди. Ач корсакка ябык бәрән кабып йоткан бүредәй.
Бала саен бер шәңгәне күтәрделәр, алдылар, Шәңгә ифрат кайнар икән, авыз-куллар яндылар.
Менә китте тагын тавыш, кычкыра, үкерәләр, Яндым-яндым, авызым пеште дип, еглап, бакыралар.
Сәхип түткәй таяк белән кереште тавыш басарга, Йөгереп чыгып сыздым мин дә, өйдә эшләр начарга.
111. КАШЫК БӘЕТЕ
Хәлләремез бик яман, әррәхиме эррахман, Кашык табу бик яман мәдрәсәдә тидия.
Мәдрәсәгә барганда йөзләп кашык алсаң да, Меңләп тамга салсаң да, югалтырсың тидия.
Шәкерт ашны пешерә, кашык эзләп исерә, Тәкә кеби сикерә, кашык тапса тидия.
Ашын куя да өстәлгә, китә кашык эзләргә, Сугып муенын өзәргә кашык карагын тидия.
Кайсы кеше уенда, кайсы идән буенда, Кайсы урлау уенда йөгереп йөри тидия.
Кычкырадыр Вафа да: — Әнә, кашык Сафада, Сафа кашыкны ата яткан җирдән тидия.
Йөгереп килде Якуп: —Минеке ич бу кашык! Алган идем мин сатып ярминкәдән тидия.
Вафа әйтте: «Минеке! Ярык иде синеке. Менә шаһит Сидыкый, ышанмасаң тидия».
Якуп әйтте: «Кит моннан!» Сугыш китәдер чыннан, Кашыкның сабы сынган, талашканда тидия.
Сикереп торды Әмин: — Бирче, таныйм әле мин, Берегезгә дә бирмим, кашык булды тидия.
Якуп кычкыра Саматка: «Кил тизрәк, талатма!» Самат сала яңакка берәм-берәм тидия.
Килеп җитте Әсәдулла, сикереп торды Хәбибулла, Кычкырадыр Гайнулла: «Шулай кирәк!» тидия.
Соңра сугыш басылды, кашыклар да табылды, Корсаклар да салынды, күп ашагач тидия.
112. САМОВАР БӘЕТЕ
Сөйләем бер хикәят, тыңласаңыз, Бу нә сүз дип гаепкә алмасаңыз.
Чыгып киткән бер мужик таң беленгәч, Барып кергән, бер йортта ут күренгәч.
Сәлам биреп, бу мужик килде, керде, Ике талип чәй эчә, аны күрде.
Диде талип: «Кил, кайнаган самовар». Мужик сорады: «Аның эчендә нә бар?»
Күрде мужик чыгып торган буыны, Табалмады эчендәге суыны.
Чынаякны мужик учлап тотыптыр, Салкын су дип, аны голт-голт йотыптыр.
Ике йоткач, мужикның авызы көйде: «Ходавәндәм, бу нинди агу?» диде.
Төкерим инде чәегезгә, дигәндер, Теле пешкәч, һушы китеп торгандыр.
Чорт кушканмы анда барып керергә, Иртә торып өй буенча йөрергә.
113. ЧӘЙ БӘЕТЕ
Бу җиһанда ул алланың ләзиз [18] нигъмәтләре күптер, Вә ләкин бу безнең җирдә шул чәйдәй һичбере юктыр.
Бу чәй кебек дәва юктыр, гаҗәп хасыяте күптер, Әгәр ачлар эчәр булса, белерсең, һәммәсе туктыр.
Ки җәй фаслында берәүне һава сукса эсселектән, Эчәр булса бу чәйне ул, котылыр ул шул афәттән.
Кышның көннәрендә дәхи салкын алдырса бер адәм, Самовар белән чәй эчсә, суыклыгы китәр тәмам.
Ләвазимыннандыр [19] аның; йокыны мөндәфигъ әйләр [20], Белер моны мөҗәррипләр [21], хакыйкать чәй эчкән ирләр.
Самовардыр дәхи матлуб [22], калебләрдә булыр мәхбүб [23], Самовар белән чәй эчсәләр, эчкәннәргә булыр мәргуб [24].
Самовар сауты дәлкәштер [25], мисале сайраган коштыр, Килеп утырса өстәлгә, кунакның күңеле бик хуштыр.
Ничаклы нигъмәтең күптер, самовар белән чәең юктыр, Кунакның күңеле ачылмас, һәмишә күңеле сыныктыр.
Әгәр чәеңне китерсәң, ачылыр багдагы гөлләр, Латыйф сүзләрне [26] сөйләп утырыр гүя былбылдай.
Илаһи, син аермагыл бу чәйдән барча колыңны, Эчәргә чәй бетәр булса, алырга биргәй син пулны [27].
Бу чәйнең шартлары бардыр, бәҗай килтерәсең [28] аны, Бәян итәм сиңа бер-бер, колак салгыл миңа, әхи [29].
Аның шартларының берсе самовардыр булды мәзкүр [30], Янә янында бер мәхбүб утыра ул булып мәнзур [31].
Шәраиттан дәхи аның мәүсуфы [32] һәм булса балың, Ки чин касәгә [33] салып ул көмеш кашык белән алың.
Ушал балыңны измәгел чынаяк эчендәге чәйдә, Әгәр изәр исәң анда, ул чәйнең адәбе [34] кайда?
Суы булсын аның яхшы, шималга [35] каршы аккан су, Гаҗәпләнмә бу сүзләргә, әтыйббадан бу гөфтегү [36].
Дәхи лимон салыр булсаң, аның кадере бик әгъладер [37], Лимон белән чәй эчелсә, эчкәннәргә күп әүладер [38].
Бу шартлар белән эчсәләр, улалар мәсрур [39] һәм хуш хәл, Гамьнәре булса аларның, китәр һәммәсе дә әлхаль [40].
114. ЧӘЙНЕ МАКТАУ
Чәйне салсаң чеметеп, утырырсың җебетеп. Әгәр салсаң син бер уч, шәп чыгар чәең нибуч.
Чәең булсын цветочный, я ул булсын высший сорт, Чәең булса высший сорт, синең эшең полный хут.
Эш бармаса, кәеф—кәй [41], тели нәфсең яхшы чәй. Куе каймак һәм шикәр, шунда синең эшең җай.
Чәй янына бал булса, бал шикәрдән татлырак, Булса тагын шоколад, анысы тагын яхшырак.
Алда шикәр, куе каймак, шоколад та мармелад, Килә торган кунагыңның шунда күңеле була шат.
115. АРЫШ БӘЕТЕ
И арышым, арышым, синдә бәнем табышым, Синнән башка юктыр бәнем бу дөньяда тормышым.
Мәрҗән кеби арыш идең, уҗым булдың нурланып, Ләил [42] кеби яшел кыяк, ай-кояштай тулганып.
Көмеш башак, җәүһәр бөртек, ука кеби сабагың, Бөтен дөньяны туйдырдың, сиңа булсын сәламем.
Алтын төстә зифа буең, кыр нурлатып торадыр, Алмаз урак, ахак сап, балалар тотып урадыр.
Урып учка салалар, җефәк илә бәйлиләр. «Энҗе кеби орлыгы»,— дип, бары мактап сөйлиләр.
Бөтен дөнья сине икде, өмет итеп бер ел көтде. Шөкер сиңа, башак, бетде, урып алмак көннәр бетде.
Ничә шаһлар безгә килде, сине сорап алтын бирде. Җәүһәр-якут, кыйммәтле таш сине сатып алмак булды.
Бирмәдек без сине аңа, синсез безгә тормак кайда? Син булмасаң, китәрбез без азык эзләп анда-санда.
116. БОГДАЙ БӘЕТЕ
И богдаем, богдаем, сәне бирде ходаем, Башың тулып үсеп җитсәң, үзем килеп ураем.
Алтын сәнең сакалың, көмеш сәнең саламың, Ходай сине бирсен диеп, яхшы җиргә саламын.
Алтын башак, озын кылчык, син булсаң, безгә тынычлык, Синең өчен яңгыр сорап, җыелышып кырга чыктык.
Бөтен Дөнья сәне эзлң, падишаһлар сәне сүзли, Үзең тыныч ултырырсың, һәркем сиңа акча түли.
Сибириядин алтын-көмеш, сәне эзләп монда җитте. Һиндстанлар сәне сорап җәүһәр-якут безгә бирде.
Сәнең кодрәт шундый булды, бөтен җиһан сәне белде, Падишаһлар, вәзирләре бер алладин сәне сорды.
Раббем сәне газиз кылды, һәммә ашлыктан ләзиз кылды, Солы, борчак— барча игенгә сәне солтан рәис кылды.
Кил, балалар, тораек, барып богдай ураек, Богдай яхшы булсын, дип хәер-дога кылаек.
117. ПЕЧӘН БӘЕТЕ
Егетләр! Инде печәнгә төшәек! Вакыт җитте, дәхи кемне кушаек? Әле шөкер, таза һәм дә хәлең бар, Кыш көнендә дәхи ашар малың бар.
Сатып ал чалгының бик үткерени, Калдырмый чап тугай, сырт һәм кырыйны. Үлән булса, калдырмый чап җир өстен, Малларыңа чаклап-чаклап бирерсең.
Атаң кебек бөгелеп чап, зур алып, Көлтә-көлтә үлән чыксын туралып. Атаң такыр чабар иде печәнне, Синең кебек эһелдәми, көчәнми.
Таза чапкыл покосың, астын өзеп, Янә баргыл покосың йомры тезеп. Йомры покос яхшы булыр җыярга, Чүмәләгә салып, кибән куярга.
Хатын-кызлар покосыңны җыярлар, Покос астын өзмәсәң, ләгънәт, диярләр. Бер көндә өч тырманы сындырырлар, Каргыш илә колагыңны тондырырлар.
Бергәләп атың җигеп баргыл яланга, Күзең салма кызыл пешкән баланга. Балан булса, явым көнне җыярсың, Дәртең булса, бәлешенә туярсың.
118. КАЛӘМ БӘЕТЕ
Кара савыты тора, көмеш башлы җиз калам, Каләмнең хезмәте илә агарды бөтен галәм. И каләмем, каләмем, сәңа улсын сәламем, Сәнең кылтай хезмәтеңә юктыр һичбер кол ямем.
Күз өстен каралттың, дөнья йөзен агарттың, Ничә миллион нөсхәләрне җир йөзенә тараттың.
Китаплар килерме иде, адәмләр белерме иде, Әгәр каләм булмаса, хөкемнәр йөрерме иде?
Дингез кичергән каләм, җиһан гиздергән каләм, Ярны ишеп, тауны тишеп, ташны ваттырган каләм.
Тупны аттырган каләм, шәһәр ваттырган каләм, Дау чыгарса — солых кыла, шул каләмгә йөз сәлам.
_____________________________________________
1. Гаһед — килешү, вәгъдә итешү. 2. Горло — бугаз. 3. Зәгъфран дигән үсемлектән алынган сары буяу белән тәлинкәгә дога язып бирү. Су белән чайкап эчертелгән. 4. Недоимка — түләнеп бетмәгән салым. 5. Ыстан — становой пристав. 6. Мисле туар — мал шикелле. 7. Чаман — ялкау, үшән (атка карата әйтелә). 8. Инбәт — ышаныч. 9. Мөрәүвәтле — затлы, вөҗданлы. 10. Кабих —начар, алама. 11. Седатель — заседатель. 12. Халәтә назар кыйлу — халәткә карау. 13. Тәкмилә — өстәмә. 14. Сөян — кабыгы алынган юкә агачы. 15. Мәхзән — әйбер саклана торган урын, магазин. Биредә: тартма. 16. Шәй — әйбер. 17. Шәңгә — өстенә эремчек яки башка нәрсәләр ягып пешерелгән камыр ашы. 18. Ләзиз нигъмәт — тәмле, ләззәтле ризык. 19. Ләвазим — үзлек, хасият. 20. Мөндәфигъ әйләү — китәрү. 21. Мөҗәррипләр— тәҗрибә кылучылар. 22. Матлуб — кирәкле, таләп ителгән. 23. Калебләрдә булыр мәхбүб — күңелләр сөенер. 24. Мәргуб — кызык, күңелле. 25. Самовар сауты дәлкәштер — самовар тавышы күңелне ачучы. 26. Латыйф сүзләр — күңелгә ягымлы, матур сүзләр. 27. Пул — акча, байлык. 28. Бәҗай килтерәсең — җиренә җиткерәсең, җайлыйсың. 29. Әхи — кардәш, туган. 30. Мәзкүр — югарыда әйтелгән. 31. Мәнзур — игътибарга алынган. 32. Мәүсуфы — билгеле бер сыйфаты. 33. Чин касә — чынаяк, кытай касәсе. 34. Адәбе — тәртибе. 35. Шимал — төньяк. 36. Әтыйббадан бу гөфтегү — табиблардан бу сүз әйтү. 37. Әгъла — югары дәрәҗә. 38. Әүла — артык. 39. Мәсрур — шат. 40. Әлхаль — шул хәлдә үк. 41. Кәй – начар. 42. Ләил — кыйммәтле таш.
|