Суббота, 21.06.2025, 12:48:23   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [327]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [13]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 20 » ЫШНА БӘЕТЛӘРЕ
ЫШНА БӘЕТЛӘРЕ
07:56:26
        49. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ

Тарих мең дә сигез йөз дә туксанынчы сәнәдә,
Тугыз авыл дәгъва кылды ышна җире хакында.

Губернатор киләдер колокол шалтыратып,
Балыкчылар йөгереп чыкты кулларын калтыратып.

Губернатор медале кояшка каршы ялтырый,
Губернатор килеп кергәч, Балыкчылар калтырый.

Ристанщикның бусагасы дөбер-дөбер итәдер,
Ышна җире хакында башлар Себер китәдер.

Балыкчының урамы без йөрмәгә тар булды,
Газиз балам, газиз җефетем бер күрмәгә зар булды.

Безнең артта буа бар, мамык калпак юалар.
Бармас идем Тәтешкә, команда белән куалар.

Губернатор киләдер, җиз барабан кактырып.
Гомәр [1] сиңа нәләр булды, безне монда яптырып.

Олы юлдан судлар килә, бар да Казан судлары,
Ышна җирен чәчмәгез, башка җитте утлары.

Без Ышнага менгәнмез, землемерны куарга.
Солдат командасы килә үзебезне куарга.

Балыкчының урамы тугай-тугай әйләнгән,
Ышна җирен бирер идек, инде башлар бәйләнгән.

Биш йөз солдат киләдер Балыкчының иленә.
Егерме биш кешенең богау төште биленә.

Губернатор киләдер, казаклары артында,
Балыкчылар Себер китте ышна җире хакында.

Ышна җиренә мендек без, өч авыл бергә җыелып,
Балыкчылар соглач [2] булды, өч авыл бергә җыелып.

Балыкчыдан чыкканда карадым бер каерылып,
Туган-үскән җирләрдән китәбез лә аерылып.

Тәтештәге казарманы акбур белән бурлаган,
Келәймәле багананы Шәм-Балыкчылар урлаган.

Әй уйдылар-уйдылар, уйга кибән куйдылар,
Шәм-Балыкчы сарыкларын солдатлар килеп суйдылар.

Хәмидулла капкасын җил күтәреп атмасын,
Солдат командасы килә, Балыкчылар качмасын.

Насыйр байның тәрәзәсе тимер түгел, пыяла,
Балыкчылар базарга бара, Болын-Балыкчыдан ояла.

Кызлар яулык юалар, каннан кызыл буяулы,
Биш йөз солдат арасында Шәм-Балыкчы богаулы.

Тәтештәге казарманы акбур белән бурлаган,
Балыкчының хатыннарын солдатлар килеп хурлаган.

Йөгереп чыктым урамга, уган керне юарга,
Солдат командасы килә Балыкчыны куарга.

Гомәр бара Казанга, землемерны алырга,
Падишадан приказ килгән, мөмкин түгел калырга.

Ындырчының урамына алты авыл җыелган.
Солдат командасы килгәч, Балыкчылар тыелган.

Губернатор киләдер, биш йөз солдат алдырып,
Балыкчыларны алып китте, төнлә фонарь яндырып.

Балыкчылар сүләшә икән: җирләр китте әрәмгә.
Солдатларга насыйп икән базлардагы бәрәңге.

Балыкчының хатыннары авыл саен качтылар.
Бикләп киткән ызбаларын солдатлар килеп ачтылар.

Балыкчының бәете губернага җәелде,
Болгаерлар сүзе беләң газиз башлар җуелды.

Биек тауның башында борылып үскән бер богдай,
Туган-үскән җирләрдән аерды ла бер ходай.

Хәмидулланың кук айгыры йөз тәңкәлек бар икән,
Күрмәгәнгә күрсәтмәсен, ристан киеме тар икән.

Солдатлар тора каравыл тирә-яктан качмаска,
Хәмидулла толып биргән Мөхәммәтҗанга әйтмәскә.

Хәмидулла товар төйи, ике кулы талмасын,
Өч айгырың бирсәң дә, мөмкин түгел, калмассың.

Шәм-Балыкчы суында ике-өч тирмән бар икән.
Хәмидулла малае ни сәбәптән кала икән?

Шәм-Балыкчыга ахун килгән, өч авылны үгетли,
Шәм-Балыкчылар ышанмый, ул ахунга «жулик» ди.

Насыйр солдат кашында, камчат бүрке башында,
Насыйр солдат тезләнгән губернатор каршында.

Бу эшемез китте безнең патша белән сенатка.
Губернатор килеп кергәч, кыйнатты безне солдатка.

— Гомәр, кая барасың? — Казан дигән калага;
Алты еллар йөримез, Шәм-Балыкчы төште җәфага.

Шәм-Балыкчы көтүен рощага кудылар,
Биш йөз солдат килә дигәч, сыгырларын суйдылар.,

Насыйр байның атлары тауга каршы дулыйдыр,
Насыйр дигән бай кеше губернаторга еглыйдыр.

Шәм-Балыкчы кырының кызыл балчык ташлыгы,
Землемерны куганда Мөхәммәтҗан Кыек башлыгы.

Иртә торгач землемеры киемнәрен киенә,
Солдат командасы килгәч, алты авыл көенә.

Землемер бара җир кисәргә, — батыр, агай, атлары;
Губернаторга тезләнгән Шәм-Балыкчы картлары.

Якшәмбе көн кич белән дүрт багана утырткан;
Хәмидулла, йөзе кара, өч авылны котырткан.

Насыйр солдат бай кеше, йөз йомырка җыйдырган.
Ике солдат чая икән, кесәгә ничек сыйдырган.

Ногман мулла атлары коры улак кимерә,
Зинһар, картлар, килешегез, дип, Ногман мулла тилмерә.

Шәм-Балыкчының азыгын солдатлар килеп ашаган,
Якшәмбе көн җир кискәндә бер хатын чыгып караган.

        50. ИКЕНЧЕ БӘЕТ

Тарих меңдә сигез йөздә туксан беренче елда
Балыкчы дигән илләрдә гаҗәп хикмәт булдыя.

Балыкчы хәйран калды солдатларның килүенә,
Исәп-хисап бер дә юк, терлекләрнең бетүенә.

Җир җиләге җыя-җыя ак беләгем талмады,
Ышна җире хакында терлекләребез калмады,

Биек тауның башында пешәдер лә бер йөзем,
Казаматта ята-ята саргаеп бетте йөзем.

Бер полк солдат берлә землемер җир үлчидер,
Багананы суырыгыз дип, мир картлары көчлидер.

Биек тауның башында землемер җир үлчидер,
Җирегезне бирмәгез, дип, Болгаерлар көчлидер.

Биек тауның башында оясы бар, кошы юк,
Балыкчы дигән илләрдә исемебез калды, үзебез юк.

Мендем тауның башына, карадым авыл кашына,
Ышна җире шомлыгы җитте Балыкчы башына.

Яз көнендә кояш була, караган саен ялтырый,
«Әйдә казармага»,—дигәч, Шәм-Балыкчы калтырый.

Казармада ята-ята саргайды ла йөзләрем,
Ярты кадак икмәк берлә күрмәс булды күзләрем.

Балыкчының илендә ике басу бар икән,
Хәмидулла дигән, байның бер угылы бар икән.

Әй әткәем Сафулла, миндин бәхил булсана,
Бән газиз бәбкәең өчен хәер-дога кылсана.

Яз көннәре булганда төрле кошлар сайраша,
Газиз хатыным, балаларым бәнем өчен егълаша.

Кышлар үтте, язлар җитте, карлар бетте, калмады.
Буш өйләрдә ятканда һич тәкатем калмады. .

Аягымдагы чолгавымны илле тиенгә алгандыр,
Бәнем өчен егъламагыз, Сәфиулла калгандыр.

__________________________________________________________

1. Болын-Балыкчы авылы кулагы, соңыннан дәүләт Думасы депутаты.
2. Соглач (согласие) — риза.

Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz