Четверг, 10.07.2025, 07:58:40   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [483]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [74]
Рассказы [25]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 27 » МӨНӘҖӘТЛӘР. ТУГАН-ҮСКӘН ИЛ
МӨНӘҖӘТЛӘР. ТУГАН-ҮСКӘН ИЛ
07:47:49
        1. АЕРЫЛДЫМ ИЛЛӘРЕМДИН

Мөнәҗәтем сезгә улсын, дусым-ишем дога кылсын,
Догалары кабул булсын, фирак [1] булдым туганнардин.

Ки яфрак яшь гомер икән, ботаклары бала икән,
Аерылмак бер бәла икән, фирак булдым туганнардин.

Әйа җыйгач [2], яшең күпме, түгелгән яфрагың күпме?
Бәнем тик сагышың юкмы, диеп сорыйм бән алардин.

Агач башындагы кошның үтә гомере зекер [3] белән,
Бәнем газиз гомерләрем уза төрле фикер белән.

Ата дисәм — авырый башым, ана дисәм — түгелә яшем,
Чит илләрдә — ялгыз башым, аерылдым туганнардин.

Чыгып карыйм бән айларга тәмам унбише җиткәчтен;
Кавышулар читен икән, ерак илләргә киткәчтен.

Һаман сайрый ки гел-гел-гел, җирендин аерылган былбыл,
Җире ямьсез, суы тәмсез, аерылдым илләремдин.

Сабыр итим, сабыр итим, сабыр итми нихәл итим,
Сабырсызлык — шайтан фигыле, сабырлар итәргә кирәк.

Кеше хәлен кеше белмәс, яна бәгырем — уты сүнмәс.
Сагынмактин кеше үлмәс, әҗәлләр бирмәсен бәңа.

        2. ТУГАН ИЛ ИСЕМНӘН КИТМӘС

Мөнәҗәтем бәнем бетмәс, кәгазь илә каләм җитмәс;
Туган ил исемнән китмәс, сабыр бирсен газиз алла.

Мөнәҗәтем яза-яза, каләм тоткан кулым тала;
Күземдин канлы яшь ага, ерак булганга аралар.

Агачлар яфрак ярганда яшь агачның башы бөгелә;
Күнелләрем тулып җиткәч, күземдин яшьләр түгелә.

Туганнарым, фирак булдым, күрешергә ерак булдым;
Сезне күреп сөйләшергә акыллардан яза булдым.

Туган якка күзем төшсә, башымдин уйларым китә;
Йөрәк бәгърем яна башлап, түзәргә дәрманым бетә.

И аккош, син китәр булсаң, .минем илгә җитәр булсаң,
Туганнарны күрер булсаң, сәлам әйтче син безләрдин.

Ятып та йокым килмидер, ашасам ашым үтмидер,
Сез туганнар күз алдымнан һич бер минутка китмидер.

        3. ЕРАК КИТТЕ ГАЗИЗ БАШЫМ

Бер заман кич тышта тордым, агылган болытлар күрдем.
Колак салып тыңлап тордым, җилләр исә төньягындин.

Сорадым шул чак ул җилдән, әйт хәбәр дип безнең илдән.
Туган-үскән, газиз җирдән, хушландыр дип җаннарымны.

Туганнарымны күрдеңме, ничек торалар, белдеңме,
Исәнлек алып килдеңме, күрмәдеңме хәлалемне?

Башындагы яулыгыни, өстендәге күлмәгени
Ни төслесен кигәнени, әйтче, зинһар, күрмәдеңме?

Яшел күлмәген кигәнме, сарылы күлмәген кигәнме,
Аклы күлмәген кигәнме, бер дә күреп килмәдеңме?

Безнең илдән әгәр иссәң, хәлалемне исән дисәң,
Бәбкәм исән генә дисәң, хушланыр иде җаннарым.

Хат җибәрсәм барып җитмәс, сәлам әйтсәм, очып җитмәс,
Хәлал ярым кабул итмәс җилгә очкан сәламемне.

Хәлләрен ничек белермен, йокыда төштә күрермен,
иттә саргаеп үлермен, ерак китте газиз башым.

Киткәндә елады әнкәм, елады хатыным, бәбкәм,
Хак тәгалә үзе чәчкән чит илләргә ризыкларны.

Ашый идек уйнап-көлеп, бер кабымны бишкә бүлеп,
Булырмы икән тагын күреп дөньялыкта бер-беребезне.

Язганда калтырый кулым, еглый-еглый бетте күзем,
Калды микән эчәр суым ямьле чишмә буйларында?

        4. ТОРЫП СӘХРАЛАРГА ЧЫКСАМ

Торып Сәхраларга чыксам, ничә төрле агач күрсәм,
Дүнеп [4] катларына барсам, хәбәр сорыйм бән алардин.

Яфраклары — гомерләрем, ботаклары — туганнарым,
Минем күптер моңым-зарым, ерак булдым бән алардин.

Языйм микән, җитәр микән, бу кайгылар китәр микән.
Бәнем бу яшь гомерләрем ят илләрдә үтәр микән.

Бу кайгыдан елаганда күземнән агадыр кан-яшь,
Әгәр бер катрәсе [5] тамса, ике парә булыр иде таш.

Әйа кошкай, очар булсаң, ничә дәрья кичәр булсаң,
Сәлам диген ки безләрдин, минем туганнарым күрсәң.

Саба,җиле [6] ди Хуш икән, кай яклардин исеп килгән,
Хәбәр китермәгән микән безнең илнең тарафындин?

        5. АК ЙӨЗЛӘРЕМ САРЫ БУЛДЫ

Фирак уты, фирак уты, сүнәр микән йөрәкләрдән?
Исән чакта кайту насыйп булыр микән ераклардан?

Туган илнең ераклыгы яндыра сагыш-утларда,
Алам каләм, язам сәлам өзгәләнгән минутларда.

Моны яздым сагынганда, фирак уты кабынганда;
Безнең илдән килгәндер дим, кошлар килеп кагынганда.

Дога белән сәлам яздым, сәламдин соң кәлям [7] яздым,
Сагынулардан үлә яздым, диваналар була яздым.

Әллә ялгыш, әллә язмыш аерды безне илләрдән,
Хәбәр көтәм мин сезләрдән кич белән искән җилләрдән.

Кич утырып каләм юндым Бохараның камышыннан,
Ак йөзләрем сары булды сагынуның сагышыннан.

Туган илдән китүләрем каберләргә кергән кебек,
Зираттагы бабаларым: балам, китмә, дигән кебек.

Чит илләрдә мин яшимен ата-ана туфрагын күрми,
Сагынуларым бетмәс инде үлеп каберләргә керми.

        6. ЧИТКӘ КИТКӘН КЕШЕ МӨНӘҖӘТЕ

Сәлам ул сын, сәлам улсын галәмебезнең эченә.
Сәлам соңра кәлям улсын олугына, кечесенә.

Сүзем сезгә сәлам улды, йөземне канлы яшь юды;
Бу хәсрәтләрне күргәнче, бу гарип баш нигә туды.

Бәнем эчемдәге хәсрәт язып һич бетәчәк түгел,
Бәнем башым китте инде, кош очып җитәчәк түгел.

Күземдәге кан илән яшь себерсәм дә агып төшәр,
Туган илем искә төшсә, йөрәгем ут кеби пешәр.

Исемдин һич чыкмыйсыз ла, үзем монда —уем анда,
Бәнем тик мөфтәлә [8] җаннар нигә юктыр бу дөньяда?

Хәдис [9] кушкан: сабыр ит, дип, сабырлык һич тоталмыймын,
Ашаганда исемә төшсә, ашым чәйнәп йоталмыймын.

Бәнем башым ерак китәр, бу гарип башыма җитәр,
Бәнем гомер ахры инде ят илләрдә йөреп үтәр.

Яна бәгърем, яна бәгърём, ки салкын су илән сүнмәс.
Бу хәсрәтдин вафат булсам, хәлемне һич кеше белмәс.

Язып сүзем килешмидер, кулымда тетридер каләм.
Бу сүзләргә инанмыйдыр үзе һич күрмәгән адәм.

Берәр кайтып күрерменме печән чапкан тугайларым;
Эчем-бәгърем не шул өзә: еглап калды туганнарым.

Бәнем сәламнәрем бетмәс, очар кош артыннан җитмәс.
Көне-төне язар идем, язып бәнем сүзем бетмәс.

Бу хәсрәтдин кичә-көндез күземдә — яшь, йөрәктә — кан.
Аналардин туар микән бәнем кебек бәхетсез җан?

Әгәр читлектә кош булса, озак тотмагыз сез аны,
Ки читлектәге кош кебек зарилыкта бәнем җаным.

Бу гамь һич бетәчәк түгел, ничә еллар гомер сөрсәм,
Үкенечем бетәр иде, йөзегезне кайтып күрсәм.

Хәлемне кем беләчәктер, гамемне кем сорачактыр?
Бу гарип баш ят илләрдә, чит җирләрдә үләчәктер.

Минем гомерләрем үтәр агар су тик, исәр җил тик.
Әгәр алтын-көмеш чыкса, була алмас туган ил тик.

Бу мөнәҗәтләрем яздым, укып күрегез һәр берегез;
Мәгәр таш булмаса күңеле, егламай калмастыр һәргиз [10].

Кеше хәлен кеше белмәс, янар бәгърем, уты сүнмәс,
Мәгәр гамьдин кеше үлмәс, ирешмәсә әҗәлләргә.

        7. ТУГАН ИЛЕМ ЕРАК КАЛДЫ

Очар кошлар очкан чагын күрер булсам,
Язар идем шул кошларның канатына;
Язарга ул кошларның канаты кара,
Кавышырга ерак калды безнең ара.

Сагынудан сары булды ак чыраем,
Туган илгә истәлеккә ни бирәем,
Һаваларда очкан кошлар туктар булса,
Канатына хатым бәйләп җибәрәем.

Туган илем минем бигрәк ерак калды,
Әти-әни, туганнарым елап калды;
Кайчан сезне кайтып берәр күрем инде,—
Бар эчемне-йөрәгемне сагыш алды.

Илләремә кайтырмын дип куанамын,
Төшләремдә илгә барып су аламын;
Сез исемә төшкән чакта, туганнарым,
Гакылым юк башымда — гел диванамын,

Хак җибәрдем базарларга сарымсакка,
Инде безгә күрү кая сагынсак та;
Бер ходаем күрешергә насыйп итсә.
Берәр вакыт күрешербез ни кылсак та.

        8. КАЙТЫР ИДЕМ ТУГАН ИЛГӘ

Туган илем искә төшсә, мин уйлыймын,
Әткәй-әнкәй төшемә керсә, мин елыймын.
Әй ходаем, кавыштыр, дип мин телимен,
Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен имди.

Туган илем кайда икән — белсәм иде,
Туганнарым илә бергә йөрсәм иде,
Үз илемдә газиз җаным бирсәм иде,
Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен имди.

Иртә белән йокылардай мин уйганам [11],
Ары-бире биһуш [12] булып бәй болганам,
Әткәй, сезне төштә күрсәм мин куанам,
Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен имди.

Кара каеш будырдылар безнең билгә,
Очып кына кайтыр идем туган илгә,
Һичбер сәгать тормас идем ошбу җирдә,
Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен имди.

Яшь вакытта туган илдә йөри идем,
Әткәй-әнкәй, сезне һәркөн күрер идем.
Бу ят җирнең нигъмәтләрен җыймас [13] идем,
Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен имди.

И кардәшләр, мин сезләрне күрсәм иде,
Мин дә сезнең белән бергә йөрсәм иде.
Үз илемдә газиз җаным бирсәм иде,
Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен имди.

Ошбу торган каламызда һичберкем юк,
Иртә торсам янымда, әнкәй, сез юк,
Күптин бирле сезләрне күргәнем юк,
Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен имди.

Фани [14] дөнья адәм угылын вәйран [15] итә,
Яшь гомерләр ят җирләрдә зая [16] үтә.
Туган илем искә төшсә һушым китә,
Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен имди.

Бу намәне [17] язмак өчен бән утырам,
Бу кәгазьне ничек язып бән тутырам.
Әткәй-әнкәй, сездән бән дога үтенәм,
Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен имди.

Бу мөнәҗәтне язганга гаеп итмәгезләр.
Хата язган җирен төзәтми китмәгезләр.
Дөрес ният илән яздым мин боларны,
Хата язган диюбән сүкмәгезләр.

        9. БУ ДӘРДЕМӘ ДӘВА БУЛМАС

Сабах эчрә җилләр исеп киләдер безнең илләрдин,
Хәбәр көтәм туганнардин, диеп сорыйм ки анлардин.

Диям: җил, кайлардин истең, ничә сахра үтеп кичтең,
Туганнарым кая күрдең, диеп сорыйм ки анлардин.

Әйа җил, син исәрмүсән, туганнарым күрермүсән,
Хәбәрләр китерермүсән, диеп сорыйм ки анлардин.

Әйа җил, исмәгел бик тиз, сәламемне илтеп җиткез,
Әманәтдер ки безләрдән, диеп сорыйм мин анлардин.

Торып һаваларга чыксам, һава үзрә назар [18] салсам,
Очар кошлар күрер булсам, хәбәр сорыйм ки анлардин.

Диям: кош, кайда барыр сән, дәхи килдең кай илләрдин,
Хәбәр көтәм туганнардин, диеп сорыйм ки анлардин.

Әйа кош, бармы һич балаң, атаң белән дәхи анаң,
Висәл [19] көтеп йөрисәнмү, фиракмусән ки анлардин.

Әйа кош, күзләрең күрә, туганнарым кая тора,
Ничек гомерләре үтә, диеп сорыйм ки анлардин.

Диям: «Егач, яшең күпме? Түгелгән җимешең күпме?
Бәнем тик сагышың күпме?» — диеп сорыйм ки анлардин.

«Ничә җимешләрең үсте, ничә яфракларың төште,
Ботакларың кемнәр кисде?» — диеп сорыйм ки анлардин.

Яфрак — ул яшь гомер икән, ботаклары бала икән.
Аерылу бер бәла икән, фирак булдым ки анлардин.

Егачлардин нида [20] чыкмас, сачәкләрдиң сада [21] чыкмас,
Бу дәрдемә дәва булмас, дүнеп кайтам ки анлардин.

Җәфаны чикмәгән адәм сафаның кадерен белмәс,
Фираклык бер бәла икән, грифтар [22] улмаян белмәс.

        10. ӘСИР ЗАРЫ

Агарып таң җиһан тула, адәм белән ялан тула,
Әсир кошы безгә куна, көтеп сабахта бу мирне [23].

Куып карыйм — ерак китми, ук атам — артына җитми,
Ки булмаса һәлак итми, көтеп сабахта бу мирне.

Әсирлек эшләре начар, ишеткәннәр ерак качар,
Әсир булсаң, йокың качар, көтеп сабахта бу мирне.

Йокы килми озын төндә, чулпан да туа бу көндә,
Төшләр күрәм йөреп анда, көтеп сабахта бу мирне.

Кадәм [24] алып җиргә бастым, башымны гәүдәмә астым,
Күземдин яшьләрем сачтем, көтеп сабахта бу мирне.

Адәмнәргә киләдер хат, сөйләр, илләр хәбәрен ят,
Бәнем күңлем һич улмый шат, көтеп сабахта бу мирне.

Машинаны җылытып килә, җиле белән тәмам җилә,
Хәбәрләр дәме китерә, көтеп сабахта бу мирне.

Сызылып таңның сарысы, ки сайрый кошлар барысы,
Күзем канлы әсир ясый, көтеп сабахта бу мирне.

Әсир эше яман икән, ике күзе томан икән,
Эче тулы гөман [25] икән, көтеп сабахта бу мирне.

        11. МОҢЛЫДЫР КҮҢЕЛЕМ

Кояш чыкканда дөнья нурлана,
Илне сагынып булам дивана.

Ерак җирләрдә ялгыз мин үзем,
Моңлыдыр күңелем, раббем, бир түзем.

Көн дә чәчемне тарап үрәмен,
Сез туганнарны кайчан күрәмен.

Аклы күлмәгем, җиңе тар икән,
Миннән кайгулы кемнәр бар икән.

Сандугач сайрый чыгып читлектән,
Йөзем саргайды кайгу күплектән.

Карурманнарда чикләвекләр тук,
Кайгуны басар туганнарым юк.

Моңлы күгәрчен гөрли, күрәмсең,
Ямьле көннәрдә ничек түзәрсең.

Шатлык төш күрдем бүген төшемдә,
Уянып китсәм — кайгу эчендә.

Кара урманда кычкыра күке,
Һичкемнәр белми кайгуым күпне.

        12. КҮГӘРЧЕНЕМ, ГӨРЛИСЕҢ

Күгәрченем, син гөрлисең, хәлләремне белмисең.
Моңлы итеп син гөрлисең, мин елыймын, күрмисең.

Кай илләрдән килеп кундың, безнең илдән түгелме?
Аларның хәлләрен сөйләп, юат минем күңелемне.

Безнең илдән очар булсаң, күрсәң туганнарымны,
Аларга әйт чит илләрдә михнәт күргәннәремне.

Күгәрченем, сиңа әйтәм, тыңла минем сүземне,
Мәгълүм ит туганнарыма: сары басты йөземне.

Ни хәлдә торалар микән, очып барып кайтсана.
Очып кайтып, алар хәлен миңа мәгълүм итсәнә.

Белеп хәлен туганнарның, кире очып китсәнә.
Очып китеп, килми калып, мине тилмертмәсәнә.

Күгәрченем, минем хәлне илемә сөйләдеңме?
Әҗәл җитеп үлмәсәләр, бер кайтыр димәдеңме?

Ничә көннәр көтеп тордым, күгәрченем, килмәдең.
Ахры башка илгә очып, безнең илне күрмәдең.

Сандугачта сары канат, күгәрчендә күк канат,
Шул канатың миндә булса, тормас идем бер сәгать.

__________________________________________________

1. Фирак — аерылу.
2. Җыйгач — агач.
3. Зекер — искә төшерү.
4. Дүнеп—-янәдән, кабаттан.
5. Катрә — тамчы.
6. Саба җиле — көнчыгыштан искән йомшак җил.
7. Кәлям — сүз, сөйләү.
8. Мөфтәлә — кайгыга төшкән.
9. Хәдис — дин буенча, Мөхәммәт пәйгамбәр сөйләгән сүзләр.
10. Һәргиз — һич.
11. Уйгану — уяну.
12. Биһуш — һушсыз, аңсыз.
13. Җыю (җию) — ашау.
14. Фани — бетә торган, үзгәрә торган.
15. Вәйран — бозык.
16. Зая — әрәм.
17. Намә — хат, язылган нәрсә.
18. Назар — караш.
19. Висәл — кавышу, очрашу.
20. Нида — аваз.
21. Сада — тавыш.
22. Грифтар — дучар булу, юлыгу.
23. Мир — солых, тынычлык.
24. Кадәм — аяк.
25. Гөман—уй, фикер.

        
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz