Главная » 2025 » Июнь » 27 » МӨНӘҖӘТЛӘР. ГОМЕР, ЯШӘҮ ҺӘМ ҮЛЕМ ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР
МӨНӘҖӘТЛӘР. ГОМЕР, ЯШӘҮ ҺӘМ ҮЛЕМ ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР | 17:36:20 |
29. УЗА ГОМЕР
Мөнәҗәтләр укыйм әле, тыңласагыз күңел салып. Узган гомерләрне уйлап утырам хәйранга калып.
Бу агачлар бөгелә икән, ботаклары кая икән, Бу агачлар минем кебек сагынып-саргая микән.
Бу агачлар яфракларын салкын җилләр коя микән, Минем йөземнең нурларын сагынулар жуя микән?
Әй туганнар, беләсезме, уза гомер, сизәсезме, Бу гомерләр үткәннән соң ни буласын беләсезме?
Бу гомерләр үтеп китәр, әҗәл вакытлары җитәр, Бу гомернең үтәрләре барыбер бер килеп җитәр.
30. ИСМӘЛЕ, ҖИЛ!..
Исмәле, җил, коймале, җил, яшьлегемнең чәчәген, Яшь вакытта ник әйтмәдең карыйлык киләчәген?
Картайтасың бар кешене, ал чәчәген коясың. Ал чәчәген коясың да сары чәчәк куясың.
Яшь вакытта гел көтәсең, менә рәхәт җитәр дип, Күңелгә дә китермисең картлык килеп җитәр дип.
Исмәле, җил, туктале син, бераз гына сабыр ит, Миңа килгән карыйлыкны, мөмкин булса, алып кит.
Уздылар шул бер-бер артлы, калды артта ямьнәрем. Төште тешләр, бетте итләр, җыерчыкланды тәннәрем.
Стенада сәгать йөри, нәрсә дип ул келт итә; Гомеребезнең бер төймәсен «келт» итеп ул юк итә!
31. УЗДЫ ЯШЬ ГОМЕР
И син, картлыгым, ник иртә килдең, Мин картайганны син кайдан белдең?
Яшь вакытларым, кая киттең син, Картайтып мине ямьсез иттең син.
Алсу йөзләрнең нуры китә икән, Яшьлек гомерләр бик тиз үтә икән.
Яшьлек чәчәгем өзелеп кипте, Искән җил кебек исте дә китте.
Күңелле икән яшьлек чагында, Әйләнеп кайтмый тик ул тагын да.
Ул вакытларны, әй, бер күрергә! Төштә күргән күк калды күңелдә.
Картлык хәлләре ямансу икән, Тиз килеп җитте — агым су икән.
Бу чәчләремә нигә ак төшә, Яшьлегем белән картлык тартыша.
Картлык көчле икән, яшьлекне җиңде, И син, яшьлегем, китәсең инде.
Йоклый алмыйча чыгам төннәрдә, Кадерсез калмыйк картлык көннәрдә.
Бер картайгачтын ямьнәр тапмыйсың, Ашыкма, гомер, кире кайтмыйсың.
Авыр тормышлар уздылар күптән, Бу яшь гомерне күрмәмен бүтән.
Иртә торгачтын кичләрне көтәм, Китте яшь гомер, килмәм дип бүтән.
Язулар язып куямын бөкләп, Китте яшь гомер кулларын селтәп.
Мәңгелек йортка барып җитәрбез, Тапкан малларны ташлап китәрбез.
Кемнәр тумаган, кемнәр булмаган, Пигамбәрләр дә мәңге тормаган.
32. ФИРАК КӨНЕ
Алтын нисар [1], ак энҗене ал ефәккә тезмәк кирәк. Үлем ачысы ачы диләр, ни хәл белән түзмәк кирәк.
Җаныбыз тәндин аерылгач, карап торырлар тезелеп, Сөягем ятар сузылып, еглаучым калыр өзелеп.
Зәгъфран [2] кебек саргаер, боздин салкын булыр тәнем. Тәнемдин китәр җаннарым, ерак торыр якыннарым.
Үлде диеп еглашырлар, малың калса өләшерләр, Җеназама ябышырлар, фирак көне булыр бер көн.
Кабер дигән мәкам [3] сарай, ишеге юк— кереп булмый. Аңа кергән кешеләрнең хәлләрени белеп булмый.
Ничә еллар аша кичте, ничә нигъмәт аша үтте. Ак атластан туннар киде, ахыры кәфен кияр инсан.
33. ЯКТЫ ДӨНЬЯНЫ КҮРЕП ТУЙМАДЫМ
Әҗәл ширбәтен бер көн эчәрмен, Якты дөньядан бер көн күчәрмен.
Әҗәлем җитәр, тыннарым бетәр, Ясин укырга вакытлар җитәр.
Укый алмамын, бетәр сулышым, Артымнан калсын дога кылучым.
Газраил килер, җанымны алыр, Кызыл йөзләрем саргаеп калыр.
Якты дөньяны ташлап китәрмен, Караңгы гүрдә ни хәл итәрмен.
Караңгы гүрдә калыр бу башым. Ак фирештәләр булсын юлдашым.
Мөшкел хәл икән җанны бирүе, Авыр хәл икән гүргә керүе.
Зифа буемны үлчәп алырлар, Караңгы гүргә илтеп салырлар.
Зәгыйфь тәнемне каты тотмагыз, Кире кайталмам, /ашыктырмагыз.
Ерак җирләрдән дуслар килгәннәр, Карап калсыннар якын күргәннәр.
Йорттан чыкканда ашыгып чыкмагыз, Бик елашмагыз, зинһар, чыдагыз.
Тордым дөньяда бераз вакытлар, Салкын туфрактан безгә ястыклар.
Бу ят җирләргә кемнәр китергән, Безгә йортларны кемнәр җиткергән.
Иптәш калмаган, түшәк җәймәгән, Кәфен сарылган ак бүз җәймәдән.
Каберләремне киңрәк казыгыз, Ак таш утыртып исемем языгыз.
Кабрем өстенә чардак корыгыз, Агач утыртып нурландырыгыз.
Яфраклар ярсын, кошлар сайрасын, Рухым шат булсын, догалар барсын.
34. ДӨНЬЯДЫР БУ
Дөньядыр бу, дөньядыр бу, бик вафасыз дөньядыр. Күп кешене мохтаҗ итеп гаҗиз иткән дөньядыр.
Атасының, анасының миһербанлы баласын Бер күрерләргә зар кыйлып харап иткән дөньядыр.
Җанымны бирмим дисәм дә, бирмәенчә чара юк, Иә сәфәрдә, йә хәтәрдә җанымны алган дөньядыр.
Ефәк-атлас киемнәрем салдырып, кәфен сарып, Шәмсекамәр тик йөземнән мәхрүм иткән дөньядыр.
Дөньядыр бу, дөньядыр бу, бик вафасыз дөньядыр, Энҗе тешне, кара кашны вәйран иткән дөньядыр.
35. ОЛУГЛАНМА
Олугланма дөньяның байлыгына, Горурланма йөзеңнең айлыгына.
Дөнья малы бетә торган кырау тик, Матурлыклар уңа торган буяу тик.
Яшь гомерләр чылтырап аккан чишмә тик, Карыйлыклар киләдер йөгерек ат тик.
Үлем курыкмас дөньяның байлыгыннан, Сөаль кыйлмас йөзеңнең айлыгыннан.
Дөнья малы ләхеттә файда бирмәс, Ләхетләр тар, күзләргә йокы кермәс.
Дөнья малы кабердә юлдаш булмас, Анда киткәч, кире кайтулар булмас.
36. САБЫР САВЫТЛАРЫМ ТУЛДЫ
Беркөн сахраларга чыктым, ничә төрле чәчәк күрдем, Шул чәчәкләр арасында корымыш бер чәчәк күрдем.
Күрү белән егълап алдым шул чәчәкнең корымышына, Исәпләдем дә охшаттым аңы үземнең тормышыма.
Ялгыз чәчәк иртә кипкән,-ялгыз булу сагыш икән, Аңа кунып бер кош сайрый, ул да хәсрәтле кош икән.
Үзем дә шул кош кеби булдым, баскан ботагым каерылды, Ялгызлык хәсрәте белән йөземә сары коелды.
Тыңларсызмы хикәясен, аңларсызмы кинаясен, Кош түгел, үземне әйтәм — ялгызлыкның ниһаясен [4].
Ялгыз булып моңаймаска нинди дәвалар бар икән, Сабыр савытларым тулды, кемгә серем сыяр икән?
37. ЯШЬЛИ ГЕНӘ ЯТИМ КАЛДЫМ
Ятимлектән авыр хәлләр юк дөньяда, Ятимнәрнең һәрвакытта күңеле боек. Сүзләсәләр бичараның сүзе сынык, Әллә яшьли генә ятим калганга мин.
Күзләремә кайнар яшьләр тулу белән, Көн яктыларын да туя күрә алмыйм. Дөньяларда рәхәт тормыш сөрә алмыйм, Әллә яшьли генә ятим калганга мин.
Сахраларга чыксам ямьнәр табалмыймын, Йокыларга ятсам йокы алалмыймын. Ризык җыйсам ләззәтләрен тоялмыймын, Әллә кайгы күлләренә төшкәнгә мин.
Эчкәйләрем, йөрәккәем дөрләп яна, Минем узган рәхәт тормышларым кая? Хәзерге гомерләрем үтәдер зая, Әллә кайгы күлләренә төшкәнгә мин.
Тигезлекнең ләззәтләрен шуннан беләм, Сабыйлары үсә ата-ана белән. Бары ятимнәр үсәләр җәфа белән, Әллә яшьли генә ятим калганга мин.
Сандугач сандугачка җим бирәдер, Хәрендәш хәрендәшкә дим бирәдер. Яшьләй генә ятим калды ялгыз башым, Минем ничек торганымны кем беләдер.
38. ЯЛГЫЗ АГАЧ
Чыгып китәм яланнарга, үскән анда ялгыз агач. Күләгәсенә утырам, сорыймын янына баргач,
Димен: «Агач, нигә болай ялгыз башың утырасың? Үз хәлеңне телең белән сөйләче, нигә карасың?
Зифа буең ничек үсте, ничек Җимешләрең пеште? Ботакларың кемләр кисте, яфракларың нигә төште?»
— Ботакларымны җил кисте, яфраклар саргаеп төште; Минем хәлем — баласындан аерылган Ягкуп төсле [5].
Караңгы көн, исә җилләр, ява яңгыр, салкын көзләр. Ялгыз башым яшәгәнгә, бигрәк озын була төнләр.
Бу агачның төпләрендә Сабыр дигән чишмәсе бар, Һәрбер караңгы төннәрнең якты көнле иртәсе бар.
39. ҖӘФА КҮРМИ РӘХӘТ КАДЕРЕН БЕЛЕРМЕ
Гарип [6] улмый гарип хәлен белерме? Сәфәр чыкмый сәфәр хәлен белерме?
Җәфа күрми рәхәт кадерен белерме, Рәхәт илә гомер сөргән булырмы?
Мәшәкатьсез гыйлем алган булырмы, Гыйлем эстәп корылай калган булырмы?
Бәнем кеби җәфа күргән булырмы? Михнәт эчрә газап күргән булырмы?
Михнәт күреп гомерен сөргән булырмы? Кичергәннәр бәндин артык булырмы?
40. БӘХЕТ ЯҢГЫР ТҮГЕЛ БИТ УЛ Кая соң, кемнәр өстенә бәхет яңгыр булып яуган? Дәхи алтын-көмеш таулар килеп кем өстенә ауган?
Бәхет яңгыр түгел бит ул, килеп күктән яварга соң, Дәхи чишмә дә түгел бит, килеп җирдән агарга соң.
Тамчылап тамган яшемне күзләрем туктаталмагач, Тормышымның күкләрендә ялтырап таңнар атмагач,
Калтырап хәлсезләнәм дә әллә нигә куркынамын. Тик адәмлек исемен алгач, куркынудан хурсынамын.
Ауга төшкән сандугачтай, төрле якка талпынамын, Тик өметемне өзәргә бер ходайдан тартынамын.
41. БЕРӘҮНЕҢ КАЛГАНЫ БАРМЫ Йортың вәйран кала дими, хәләл әнкәң кала дими, Авыр кайгы салам дими, бу ни гаҗәп үлемдер бу.
Атаң да бар иде монда, анаң да бар иде монда, Алар да киттеләр анда, бу ни гаҗәп үлемдер бу.
Яки берәү калыр булса, яки берәү үләр булса, Хәйләләрен кыйлыр булса, берәүнең калганы бармы?
Әйа дустым, димәдеңме, үләреңне белмәдеңме, Әйа дустым, тар ләхеткә керереңне белмәдеңме?
Дөрләп яна йөрәкләрем кояшлы, нурлы көннәрдә, Сабыр итми ни хәл итик, язылгансың тәкъдирләрдә.
42. БУ ДӨНЬЯДА НИЧӘ ҖАННАР
Кеше ятим — атасы юк, кеше ятим — анасы юк, Үлем килсә — дәрманы юк, бу үлем шундаен бер хәл.
Үлеп китә аталары, елап кала балалары, Күмеп кайталар ки аны, бу үлем шундаен бер хәл.
Бу дөньяда ничә җаннар ятим булып кала алар. Түгәләр яшь берлә каннар, бу үлем шундаен бер хәл.
43. ҮЛЕМ ХӘЛЕ Үлем дигән ачы агу, берәү дә татымый калмас; Үлем угы атар туры, берәү дә котыла алмас.
Бу кадерле бала дими, ата-анасы кала дими, Гомере буе яна дими, бәгырьгә ут каба дими.
Чәчәк вакытың әле дими, яшәр вакытың әле дими, Газиз җаннан якын күргән ярың кала синең дими.
Бу кирәкле кеше дими, күп эшләсе эше дими, Шуның өчен бик күпләрнең түгелә күз яше дими.
Бу яхшы, бу яман дими, моның эше тәмам дими, Берәүләр тилмереп көтсә, ашыгып алмага килми.
Бу мөсафир [7] икән дими, танышы бар микән дими, Чит илләрдә ялгыз үлсә, нихәл итәр икән дими.
Берәүгә дә киңәш кылмас, бу карт, бу яшь диеп тормас, Көтеп тормас чакырганны, алып китәр үлем хәле.
Пигамбәрләр дә калмаган, даһилар юл таба алмаган, Табип дәва кыла алмаган, гаҗәп хәл бу үлем хәле.
Батырлардан идерә баш, Патшалардан койдыра яшь. Коткар алмас орыш-талаш, алып китәр үлем хәле.
Акылларны кыйла хәйран, өметләрне кыйла вәйран; Дәва табылмый һич кайдан,, алып китәр үлем хәле.
Бәгырьләрне кәбаб [8] итәр, тормышларны хәрап итәр, Барыңны да алып китәр, авыр хәл бу үлем хәле.
Бу дөньяга килеп киткән адәмнәрнең хисабы юк, Үлемгә баш идермәскә бу дөньяның китабы юк.
44. СИНЕҢ БИШ АСЫЛЫҢ Кеше өчен иң әүвәле — намус, дигән, Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән. Байлык өчен илен-көнен саткан кеше Ике дөнья өчен дә ул явыз, дигән.
Икенче иң кыйммәтлесе — гакыл, дигән, Гакылсызда тәүфикъ ягы такыр, дигән, Гакылсызда намус та юк, иман да юк, Ялганга ант итеп барын сатыр, дигән.
Өченче иң кыйммәтлесе — әдәп, дигән, Әдәп — көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән, Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфикъ та юк, Кеше исеме күтәрүе гаҗәп, дигән.
Дүртенче иң кыйммәтлесе — күңел, дигән, Күңеле бозык кеше — кеше түгел, дигән. Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы, Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.
Бишенче иң кыйммәтлесе — сабыр, дигән, Сабыр кеше зур бәхетләр табыр, дигән, Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.
45. ИСӘР ҖИЛЛӘР...
Исәр җилләр, кызыл гөлләр... Мосафирдыр җөмлә коллар. Вакыт җитсә, кызыл гөлләр Сулар бер көн, сулар бер көн...
Кызыл гөлләр булса иде, Сачәген коймаса иде. Бери — үлем, бери — фирак, Шул икәү булмаса иде.
____________________________________________________
1. Нисар – тәңкә (алтын көмеш тәңкә). 2. Зәгъфран — чәчәге сары буяу матдәсенә бай булган үсемлек. 3. Мәкам — тора торган урын. 4. Ниһая — соң чик. 5. “Йәсыф-Зөләйха” китабындагы Ягкуп пигамбәр күздә тотыла. 6. Гарип — туган-үскән иленнән аерылып читтә яшәүче. 7. Мөсафир —юлаучы, юлчы, узгынчы. 8. Кәбаб — куырдык, куырма.
|
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре |
Просмотров: 4 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|