13. ЕРАК БУЛДЫ ГАЗИЗ БАЛАМ Балам иде, бәгърем иде, күз өстемдә кашым иде, Сөйләргә сердәшем иде, ерак булды газиз балам.
Бала дигән газиз икән, кадерләрен белдем микән, Күзем туя күрдем микән, ерак булды газиз балам.
Яшел яфрак гомер икән, ботаклары бала икән; Аерылмак авыр икән, аерылдым мин алардан.
Кигән киемнәре калды, сөйләгән сүзләре калды, Төсе калды, нуры калды, аерылды газиз балам.
Агач төпләренә бардым, өзеп алмаларын алдым. •Өзелгән алмалар кебек, баламнан аерылып калдым.
Мөнәҗәтләр яза-яза ике кулым талды инде; Чит җирләрдә балаларым, күрми гомерем узды инде.
Языйм микән, җитәр микән, бу сүзләрем бетәр микән? Кайгы-хәсрәт эчләрендә гомерләрем үтәр микән?
14. БАЛАЛАРЫМ ЧЫКМЫЙ ИСТӘН
Йосыф китап көе белән мин көйлимен, Иртә торып чәчләремне мин тарыймын, Биек тауга йөгереп менеп мин карыймын, Күренмәсме газиз балаларым диеп.
Һич туктаусыз яшь түгәдер ике күзем, Сары яфрак кебек булды бәнем йөзем. Сезнең белән бер авылда булсам үзем, Хәсрәтемнең бик күбесе бетәр иде.
Һич тә булса чыгып карыйм мин айларга, Балаларым йөри икән дип кайларда. Алар да, дим, карый микән шушы айларга, Аларны уйлап хәлсез булып керәм инде.
Балаларым өчен өзелә эчкәйләрем. Кичен ятсам болганадыр төшкәйләрем. Уянам да ялынамын мин тәкъдиргә, Кавыштыргыл балаларым белән димен.
Күтәрелми күңелләрем минем һич тә, Ничә хәсрәт уты яна минем эчтә. Сердәшем юк, киңәшчем юк, ялгыз башым, Бу башларым тагын ниләр күрер инде.
Ничә көндер утырамын ялгыз башым, Ямансулап, җирсәп үтә бар вакытым. Бәбкәсеннән аерылган казлар кебек Көнем-төнем ямансулап үтә инде.
Кайгы-хәсрәт күргәннәрнең бәгъре янар, Кайгы-хәсрәт күрмәгәне уенга санар; Кемнең итәгенә төшсә — аныкы янар, Фирак уты һич ялкынсыз янар инде.
15. КЫЗ БАЛА
Агачларның башын киссәң — төбе кала, Төпләренә утлар салсаң — көле кала, Кыз бала үзе китсә — моңы кала, Бер ходаем аңа шулай язган инде.
Япандагы агачлар сыгылучандыр, Ботаклары җиргә таба бөгелүчәндер, Кыз бала үскән җирен сагынучандыр, Бер ходаем аңа шулай язган инде.
Агачларның башын киссәң —төбе кала, Төпләренә утлар салсаң — көле кала, Каз баласын асырасаң — йоны кала, Кыз баланы асырасаң — моңы кала.
16. СИНЕҢ АҺЛАРЫҢДА ЯНАМ
Айа балам, йөрәк парәм, ике күзләремнең карам, Төкләрендә уянып торып, синең аһларыңда янам.
Газиз балам, синең аһың минем йөз нурларым алды, Йөрәкләрем яраланып сагыш утларында янды.
Бәнем күзем йөри җирдә, кальбем [1] синең белән бергә, Сагышыңда яна-яна ки тиздән керермен гүргә.
Синең йөзең, кашың-күзең күз алдымда ки һәр сәгать, Ничек сабыр игәрләргә, түзәргә калмады тәкать [2].
Синдин аерылганнан бирле сары булды бәнем йөзем, Ничә көнләр, ничә төнләр йокы күрми бәнем күзем.
Языйм микән, язмыйм микән, язып сүзләр бетәр микән, Бу сагышның ачылары йөрәгемнән китәр микән.
Язып сүзләр бетәсе юк, бу кайгылар китәсе юк, Бу хәсрәтләр бетәсе юк5 сабыр бирсен үзе алла.
17. АЕРЫЛГАЧ БАЛАЛАРДИН...
И кошкаем, канатың бар, теләгән җирләреңә бар. Беләсезме сез, мин ничек баламны бер күрергә зар.
Тукранның башы кара канатлары икән зәңгәр. Аерылгач балалардин, бетә икән җанда ямьнәр.
Балам дидем, бәгърем дидем, күз өстендә кашым идең. Сөйләшсәм сердәшем идең, аерылдым балалардин.
Балам дидем, бәгърем дидем, бипаян [3] сагынам үзең, Бипаян сагынганлыкдин чыгып эзлим баскан эзең.
Бала ди-ди, бала ди-ди, күрә алмадым рәхәтләрен, Күрә алмадым рәхәтләрен, чигәм һаман михнәтләрен.
Кызыл чәчәк кыз баласы, тамчы кебек ир баласы; Якты ай йолдызы кебек әнкәсенең күз карасы.
Кыз балалар үсеп җитә, кошлар кебек очып китә; Аналарын ялгыз куеп чит илләргә ташлап китә.
18. ИРТӘ ТОРСАМ ЯЛГЫЗ БАШЫМ
Иртә торды, тәгам җыйды, сәфәр киемнәрен киде, Энекәем, сау бул, диде, йөрәк бәгырьләрем көйде.
Балам, аклы күлмәгеңне зәңгәр җепләр белән тектем; Балакаем, көн дә саен сине кайтыр диеп көттем.
Газиз күргән балакаем, сагынамын сулу саен, Сагынсам ниләр кыйлаем, сабыр бирсен бер ходаем.
Алып укыйм китабымны, килешә инде көйләрем, Балам кайтмый үлеп китсәм, бикләнер инде өйләрем.
Иртә торсам ялгыз башым, түгелә бит минем яшем, Балам, синнән дә аерылдым, ниләр күрер икән башым.
Күрсәм иде йөзләреңне, сөйләр идем сүзләремне, Сагынып саргаям инде, күрсәң, балам, йөзләремне.
Кальбемнең рушаны [4] иде, дөньямның терәге иде, Җан суыткан җирләрең юк, нихәлләр онытырмын инде.
Балакаем кая икән? Дөньяларда бармы икән? Дөньяда күрермен микән, саргаеп үләрмен микән?
19. БАЛАЛАРЫМ ТӨРЛЕ ЯКТА
Балаларым, сезгә сүзем, канлы яшьле ике күзем. Языйм дисәм язып булмый, язмышлардан узып булмый.
Сәламнәр әйләдем сүздә, сәламнәрем җитсен сезгә. Күңелебез гел дә сездә, сабырлар бирсен бер алла.
Иртә белән искән җилләр исәр микән сезнең яктан. Иртә торсам хатлар көтәм, ерак булгачтин сезләрдән.
Аннан кошлар килер микән, балаларым күрер микән. Әхвәлләрен белер микән, диеп көтәм мин аларны.
Берсе Сакта, берсе Сокта, балаларым төрле якта. Күзләрдән кайнар яшь тама, хатларыгыз килгән чакта.
20. АНАГА БАЛА — КҮКРӘК САГЫШЫ
Утлар яндыргач кайтыр кебек ул, Әнкәй кайттым, дип әйтер кебек ул.
Төннәр дә уза, кайталмый кала, Кайларда йөри икән бу бала?
Беркемнән түгел, тәкъдир язмышы; Анага бала — күкрәк сагышы.
Чыгып китүе авыр булгандыр, Киткән вакытта күңеле тулгандыр.
Кала, дигәндер, туган илләрем, Шатланып уйнап йөргән җирләрем.
Кем җигәр икән җиккән атларын, Бик көтеп алам язган хатларын.
Чәчкәләр коя үскән гөлләр дә, Бик авыр булды киткән көннәрдә.
Үстергән идем ятимлек белән, Авыр елларда ялгызлык белән.
Авырлыкларга сабырлык кирәк, Сабыр итәргә түземлек кирәк.
Урман буенда үсә тирәкләр, Ялкынлы утта яна йөрәкләр.
Сүнәрлек түгел, сулар сипсәң дә, Өзелә үзәкләр искә төшкәндә.
Салкын суларның эчтем салкынын. Сүрелдермәде йөрәк ялкынын.
Моңлы күгәрчен гөрли, күрәмсең. Бәлки югалткан ул да баласын.
Гөрли күгәрчен гөлләргә басып, Кайгылы башым китмәсен шашып.
Күгәрчен гөрләп безне еглатыр, Әгәр егласам, кемнәр юатыр?
21. ГАЗИЗ БӘБКӘМ
Бу назымны яза башлап, ике күзем яшькә манчып. Мөнәҗәтләр укыйм сезгә, сабыр итмәк кирәк безгә.
Сабыр итим, сабыр итим, сабыр итми — нихәл итим? Безнең кеби кеше түзә, шулай да бит йөрәк сыза.
Фәна шарттан бәка милкә [5] сәфәр китте газиз бәбкәм. Сагынып саргая бу көн сәни исәпләп газиз әнкәң.
Газиз бәбкәмнең йөзләрен күреп һичбер туялмадым, Газиз бәбкәм вафат булгач, күземдин ящь тыялмадым.
Сихәт чакта белдем микән, Тәбекәем, кадерләрең? Елап-җирсәп кочып булмый, бәбекәем, каберләрең.
Сине мин үстердем микән, күзем туя күрдем микән, Күңелем туя күрдем микән — күңелдә калмаган һич тә.
«Айа җыйгач, яшең күпме, түгелгән күз яшең күпме? Бәнем кеби сагышың күпме?» — диеп сорыйм бән аңардин.
«Айа аккош, бармы балаң? Дәхи атаң илән анаң, Бәнем кеби саргаеп калган?»— диеп сорыйм мин аңардин.
Айа балам, синең өчен җаннарымны фида кылдым, Ки алтмыш биш яшьләремдә син баладин аерылдым.
22. ӨЗЕЛЕП ЯЗГАН МӨНӘҖӘТЕМ
Тәтешнең юллары киңдер, ак иделләр белән тиңдер, Өзелеп язам мөнәҗәтем, адашкан анагыз миндер.
Кашың кара сызылмыштыр, тешең энҗе тезелмештер, Йөрәгемнең бәгырьләре синең өчен өзелмештер.
Сагыну хәле кыен эштер, йөзләремне сары алмыштыр, Балалардин аерылу пигамбәрләрдин калмыштыр.
23. КАРЫЙ КӨНДӘ ЯЛГЫЗ КАЛДЫМ
Балаларны мин үстердем нужада ташлап китмичә, Карый көндә ялгыз калдым, булмыйдыр шуны әйтмичә.
Җибәрмичә күз алдымнан, саклап үстердем аларны. Әллә язмыш, әллә ялгыш, балалар ташлый ананы.
Балакаем, чәчләреңне үзем тарап үрә идем, Мә балаңны, бир җаныңны, дисәләр дә бирә идем.
Бу дөньядан рәхәт эзләп, таралдык әллә кайларга. Диваналар булам ахры, чыгып карыймын айларга.
Минем түккән күз яшьләрем гарык итмәс микән гәүдәм, Кояш белән айга карыйм, күренердер төсле шәүләң.
Ачып укыйм китапларны, сабыр итү сүзен эзлим; Якты дөньяларда чакта күрешүләрдән өмет өзмим.
24. САРЫ ЧӘЧӘК
Бала газиз, бала газиз анага, Нигә алай түгел микән балага.
Балам дия, яна-көя, ана ул, Газиз анам дими икән бала ул.
Берәү калды ана сөтенә туймый, Берәү калды ана йөзене күрми.
Балам-бәгърем, үзәгемне өзәсең, Карыйлыкта нигә миннән бизәсең?
Карыйлыгым миндин түгел, тәкъдирдән, Ахры көнне мәхрүм калмагыз миннән.
Сары чәчәк чәчәген өздегезме? Яна бәгърем, януын белдегезме?
Сары чәчәк — чәчәкләрнең анасы, Бар икән шул аерылышып янасы.
Йөрәктә ут тоташкан яна-яна, Бу хәсрәтләр кыйла мине дивана.
Нигә соң бу минем башым моңлана? Нигә соң күземдин канлы яшь ага?
25. БУ НИ ГАҖӘП, БУ НИ ХӘЙРАН
Тугыз ай күтәреп йөрдем, тугач та ак сөтем бирдем. Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран, баламнан катылык күрдем.
Анага бала бик татлы, тугач та тәннәрен пакьлый. Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран, ана күңелен бала тапмый.
Аналарның урыны түрдә, вакытсыз кермиләр гүргә. Балалар үсеп җиткәчтен ананы сөймиләр бер дә.
Балакаем, нурлы йөзең күреп туймый ике күзем. Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран, бар да ялган минем сүзем.
Иртә торсам, ике аягым кая басар урын тапмый. Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран, ана күңелен бала тапмый.
Балаларның гаепләрен ана, авыр булса да, каплый, Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран, ана гаебен бала япмый.
Ананың күңеле балада, баланың күңеле далада; Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран, миһербан юк бу баламда.
26. БАЛАКАЕМ, СИҢА СҮЗЕМ
Балакаем, бәбекәем, өзелә лә үзәккәем. Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран, үтәлмәде теләккәем.
Балакаем, сиңа сүзем, күреп туймый ике күзем, Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран, күрсәм сөйләшәлмим үзем.
Анага бала бик татлы, җаны кебек күреп саклый. Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран, төнләрендә( йокы тапмый.
Җил-яңгырлар тидермәдем, авыр булды, белдермәдем. Авыр заманалар иде, харам ризык җыйдырмадым.
Бала күңелен ана саклый, ана хәтерен бала тапмый. Ник күзеңдән канлар акмый, юатырга вакыт тапмый.
Үбә-коча мин үстердем, «Бу кемнәрнең дәве?» — ди-ди. Өшетмәдем, пешермәдем: «Ике күзем нуры»,— ди-ди.
Алар калды бик кечкенә ялгыз ана кулларында. Әтиләре китеп барды канлы сугыш юлларына.
Канлы сугыш дәвам итте, дүрт-биш еллар узып китте. Яшь балалар буйга җитте, ана исә кибеп бетте.
Үзләре дә ана булды, ике гүзәл бала туды. Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран, үз баласы татлы булды.
Ул да миңа татлы иде, яхшысын ул гына киде. Аңардан калган искене мескен ана үзе киде. Мунча якса, пешеренсә, көтәм, чакырып алыр диеп, Җылы чәйләр ясап бирер, йомшак урын салыр диеп.
Өзелеп көтеп торсам да, мине килеп алучы юк, Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран, ана әллә бар, әллә юк.
Әкрен-әкрен гомер үтәр, картлык көйләрегез җитәр, Үз балаң да үсеп җитәр, болай булса ни хәл итәр.
Җиләк кебек яшь гомерем үтеп китте бала саклап, Хәзер инде ишегеннән кереп булмый аяк атлап.
Ялгыз биш бала үстереп, ниләр килмәде башларга. Күгәрченнәр коеныр иде безнең түгелгән яшьләргә.
Җитәр ахры, тәмам итәм, язып кына сүзләр бетми. Нахак сүзләр ишетсәм дә, бала йөрәгемнән китми.
27. СИНЕҢ АНАҢ ТҮГЕЛМЕНИ?
Ничә еллар синең өчен кайгы эчләрендә йөзгән, Сабырлыклар сорап түзгән, газиз анаң түгелмени?
Дөнья шатлыгын күрмәдем, тигез гомер кичермәдем. Күп авырлыкларга түзгән, синең анаң түгелмени?
Кулымнан эшләрем китте, тәнемнең көчләре бетте. Озакламый кара гүргә керер вакытларым җитте.
Әйтә алмыйм сүзләремне, кан-яшь алды күзләремне. Сары басты йөзләремне, синең өчен түгелмени!
Йөземнең ямьнәре бетте, күземнең нурлары китте. Йөрәгемә кайгы тулды, синең өчен түгелмени?
Күпме язсам сүзем бетмәс, кәгазь-каләмнәрем җитмәс. Йөрәгемнән кайгы китмәс, сабырлык бирсен бер алла.
28. ЯЛГЫЗ АНА
Ялгыз ана, ялгыз ана, күзендин яшьләре ага, Әтиләре яшьләй үлгәч, балалары җыелып кала.
Кызганыч ул ялгыз ана, тормышлары авыр бара, Балалары үсеп җиткәч, һаман да ул ялгыз кала.
Аһ, йөрәгемнең башында кеше күрмәгән ут яна. Кайтыр диеп көтә ана, һаман ераклана бала.
Балалары үсеп җитә, бары да таралып бетә, Ананың нурлы йөзенә сары төшеп нуры китә.
Бала бәгыре каты бит ул, бер анасын ялгыз куйган, Ялгызлыгын уйлый-уйлый ялкынлы утларда көйгән.
Ялгыз ана, ялгыз өйдә, ялгызлыгын уйлый һаман, Ялгызлык бит авыр аңа, гакылыннан шаша барган.
Ялгыз ана, үзе уйлый, үзе елый, үзе көйли; Балаларның барысына да ходайдан ул бәхет тели.
Ялгызлык бик авыр аңа, ялгызлык ул кабер йорты, Йөзенең нурларын алган ялгызлыкның хәсрәт уты.
Ялгыз ана уйлый-уйлый йөзенә сарылар төшкән, Ананы һич онытмагыз, күкрәк сөтен имезеп үскән.
Ялгыз ана ялгыз йортта, аңың җисеме яна утта, Ни хәл итсен ялгыз ана, сабыр бирсен үзе алла.
Ата-ана балаларын бик тырышып үстерә ул, Хәзер ана ялгыз калып яшен түгеп утыра ул.
Кызганыч ул, баласындан һәр көн саен ярдәм көтә, Ялгызлыкта үтеп гомере, ахры бер көн үлеп китә.
___________________________________________
1. Кальбем — күңелем. 2. Тәкать — куәт, чыдамлык. 3. Бипаян — иксез-чиксез, кырыйсыз. 4. Кальбемнең рушаны — күңелемнең нуры. 5. Фәна шарттан бәка милкә — фани дөньядан мәңгелеккә.
|