Четверг, 26.06.2025, 21:28:05   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [329]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [74]
Рассказы [25]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [20]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 24 » САК-СОК БӘЕТЛӘРЕ
САК-СОК БӘЕТЛӘРЕ
20:57:47
        132. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ

Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,
Сак белән Сокның бәетен ишетәсе.

Мәдрәсәләрдә пыяла ишек,
Сак белән Сокның бәетен ишет.

Әнкәй орышты тимер ук өчен,
Әнкәй орышты бигрәк юк өчен.

Җимнәр ташыйдыр кошлар басудан,
Әнкәй каргады безне ачудан.

Самовар куйды, чәйләр эчерде,
Эчеп бетергәч, каргап очырды.

Яңа тунымны ботак ерткандыр,
Гомерем. беткәнгә, нәфсем тарткандыр.

Әткәй калдырды, өйдә торсын, дип,
Әнкәй каргады, Сак-Сок булсын, дип.

Кыйбла ягыннан җилләр исәдер,
Безнең ризыкны әнкәй кисәдер.

Бардык,урманга, җыйдык карлыган,
Без ятимнәрне әнкәй каргаган.

Төшкәндер безгә әнкәй каргышы,
Үзебез туганчы тәкъдир язмышы.

Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без.
Бу дөньялардан гыйбрәт алдык без.

Су буйларында бик күп йөрдек без,
Сак-Сок булгачтын, дөнья гиздек без.

Чыктык басуга, урак урырга,
Ходай язгандыр шулай булырга.

Кистем пар нарат яңа ызбага,
Ике күземдин канлы яшь ага.

Су буйларында бала үрдәкләр,
Искә төшкәндә өзелә үзәкләр.

Аклы күлмәкне туя кимәдем,
Газиз әнкәмне туя күрмәдем.

Бер ел тулганчы кайтам дип йөрдем,
Бер ел тулгачтын өметне өздем.

Урыныбыз урман, икебез туган,
Кавышу юк безгә, әнкәй каргаган.

Өйгән кибәнне җилләр тарата,
Кавышабыз дигәч, хәзер таң ата.

Кояш чыкканда кан тула күзгә,
Кыямәт көнсез кавышу юк безгә.

Бардым урманга, кистем пар каен,
Газиз әнкәмне сагынам көн саен.

Мамык эшләпә алып кайтыгыз,
Әнкәйне күргәч, сәлам әйтегез.

Яңгыр явадыр, әнкәй, башыма,
Елап килдек без, әнкәй, каршыңа.

Әнкәй җылыйдыр, «ник каргадым» дип,
Сак-Сок йөридер, харап булдык, дип.

Бардым урманга, җиләкләр пешкәч,
Әнкәй елыйдыр, исенә төшкәч.

Кара карлыгач, сары сандугач,
Әнкәй, елама, үзең каргагач.

Болай булдык без: каргыш тәдбире [1],
Елама, әнкәй,— ходай тәкъдире.

Калган киемне алып куярсың,
Исеңә төшкәч, алып иснәрсең.

Бик күп еласаң, китапка кара,
Безне сагынсаң, Сак-Сокка кара.

Китап укырсың, гыйбрәт алырсың,
Кошлар үткәндә карап калырсың.

Имезгән сөткә, әнкәй, өрсәнә [2],
Кыямәт көндә бәхил булсана.

Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем,
Бәхиллек бирсәң, өйгә кайтаем.

Мамык эшләпәм җилгә очырдым,
Ике баламны каргап очырдым.

Мендем ботакка, карадым як-якка,
Ике баламны каргадым юкка.

Җәйгән җәймәмнең калды яртысы,
Ике баламның калмады берсе.

Моңлы моңлансын, зарлы саргайсын,
Балаң очырдың, кемгә еларсың.

        * * *

Мәдрәсә-мәсҗед, пыяла ишек,
Сак белән Сокның бәетен ишет.

Төшкәндер безгә әнкәй каргышы,
Анадин тугач, тәкъдир язмышы.

Идел буенда диңгез камышы,
Кара урманда Сак-Сок тавышы.

Сары күлмәгем һич тә кимәдем,
Өйдән чыкканда, сау бул, димәдем.

Җәй көннәрендә сайрый сандугач,
Әнкәй, елама, үзең каргагач.

Якты дөньяны күрми калабыз,
Каргады безне газиз анабыз.

Әткәй калдыргач, өйдә калдык без,
Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без.

Йокыга киткәч, бер төш күрдек без,
Җәй көннәрендә ялгыз йөрдек без.

Су буйларында балалы үрдәк,
Исемә төшкәч, өзеләдер үзәк.

Алты яшьләрдә бергә йөрдек без,
Җиде яшьләрдә Сак-Сок булдык без.

Ишек алдында җиктем пар кара ат,
Әнкәй каргагач, яралды канат.

Бардым урманга, сайрый сандугач,
Һушларым китте эзләп булмагач.

Күз яшьләремнең калды яртысы,
Ике баламның калмады берсе.

Әнкәй, токмачны үзең күп иттең,
Әткәй кайтканчы безне юк иттең.

Әткәмез калды безнең мәчеттә,
Без тилмерәбез икебез читтә.

Яшел путамны урый белмәдем,
Өйдән чыкканда, сау бул, димәдем.

Әнкәй, кер юдың суның буенда,
Сак-Сок булыр дип юктыр уеңда.

Бардым урманга, бастым баланга,
Балам кычкыра, кара урманда.

Ишек алдымда имән дугасы,
Әткәй, елама — әнкәй догасы.

Элекке көнне икәү уйнадык,
Әнкәй каргар дип, без уйламадык.

Әнкәй каргады, әткәй, белдеңме?
Турыңнан очтык, әткәй; күрдеңме?

        133. ИКЕНЧЕ БӘЕТ

Дөньяда ниләр булмый, бәндәләр ниләр күрми,
Бәндәнең күргән эше тәкъдирдән тышта йөрми.

Ике игез ир бала, берәүгә алла биргән,
Бәхетсез булган алар, гомергә хәсрәт күргән.

Балалар елап сөйли башындан үткән эшне,
Хәсрәт белән моңаешып, түгәләр күздән яшьне.

Анадин туган идек, илдә дә торган идек,
Кеше дә булырбыз дип фараз да корган идек.

Икәүләп уйнар идек, суларга чумар идек,
Күп вакыт өйгә кайтмый, бакчада кунар идек.

Без өйгә кайтмаганда, эзләп тә тапмаганда,
Ачулана иде әнкәй, күңеле тартмаганда.

Шаянлык начар икән, бозыклык басар икән,
Ата-ана каргышлары бик мәхрүм ясар икән.

Көн дә эзли безне әнкәй уйнарга чыккан җирдән,
Хурланып эзләвеннән каргый да куя бердән.

Яшебез алтыларда, гакылыбыз яртыларда,
Йөрмәгез, балалар, дип әйтә иде шактыйлар да.

Ходайдин микән язмыш, алабыз көн дә каргыш,
Һәр көнне каргаганы бары да безгә бармыш.

Әнкәйнең каргавы хак булганга — безгә сабак,
Иөреңез, ди, вәйран булып, гомергә Сок белән Сак

Әткәбез якын күрә, аны да моны бирә,
Әнкәбез, каты рәнҗеп, каргый да читкә сөрә.

Бер көнне уйнап йөрдек, кич белән өйгә кердек.
Төн буе каргады әнкәй, иртә үзебезне кош күрдек.

Карыйбыз бер-беребезгә, яшь килә күзебезгә,
Кич белән кош булганбыз, ис китә үзебезгә.

Әткәбез иртә торды, өендә кошлар күрде,
«Бу нинди кошлар»? диеп, хәйранга калып торды.

Әнкәй белде ахырдан, балалары кош булган,
Әткәйгә сөйләп бирде — рәнҗеп бәддога кылган.

Әткәбез яшь түгәдер кош булган балаларга,
Китәрләр болар, диеп, урманга-далаларга.

Тилмереп карыйбыз без әткәйнең күз яшенә,
Кызганабыз да кунабыз башына, иңбашына.

Йөрибез өйдә очып, кош булып канат сачеп,
Сәхрага очар идек, булмыйдыр ишек ачып.

Әнкәй дә үкенәдер тиешсез каргавына,
Яшь эчрә [3] кан түгәдер баласыз калганына.

Әйтәдер: «Бер дә юкка каргадым балаларны,
Әз генә куркытырга теләдем мин аларны.

Күрәсең туры килгән кабуллык сәгатенә,
Балалардин мәхрүм калып янарга кайгы утына.

Мине белгәннәр болай баланы каргамасын,
Балага каргыш каргап, гомергә мәхрүм калмасын».

Кош булгач, карап тордык, тилмереп хәйран булдык,
Яшь кенә вакытыбызда каргыштан вәйран булдык.

Сагынабыз яшь гомерне, торганыбызны бишектә,
Сәхрагә очарга дип, күзебез гел ишектә.

Әнкәй үкенеп сөйли, әткәй үкереп елый,
Безгә дә килеп җитте гомернең җиде елы.

Җидегә чыккан чакта ишектән йортка чыктык,
Кош булу хәсрәтеннән бигрәк күп кайгы йоттык.

«Булыгыз бәхил!» — дигәч, күзебез яшькә тулды,
Урманга очып киткәч, күңелләр башка булды.

Урманга барып җиттек, төрле кош сайрый анда,
Кошлар да кызгандылар без моңлы сайраганга.

Әткәбезнең йортында бик рәхәт яши идек,
Әнкәйнең хәзерләгән яхшы ашын ашый идек.

Урманда агачлардан чүплибез корт та бөре,
Тәкъдирләр яман язгач, ризыклар шулай йөри.

Ничә көннәргәчә йөрдек, кайтырбыз диеп илгә,
Кайтсак та бер файда юк, гомерләр үтә җилгә.

Елыйбыз без арыганчы әнинең каргышыннан,
Котылып булмый инде тәкъдирнең язмышыннан.

Кайтканда, әткәй күреп, елыйдыр аһлар орып,
Китәбез урманнарга авылда бераз торып.

Әнкәй дә елый-елый күзләре күрмәс булды,
Безгә дә өйгә кайту бер файда бирмәс булды.

Ата-ана дөнья куйды, калдык без кошлар булып,
Йөрибез урманнарда йөзләрне яшьләр юып.

Уйладык, бу каргышлар бераздан бетәр, диеп,
Ахырда өмет өздек, гомергә китәр, диеп.

Сагынабыз өйне көй дә, куркабыз озын төндә,
Һавада — ерткыч кошлар, бүреләр йөри җирдә.

Караңгы урман эче, күк күкрәп, яшен яшьни,
Давыл чыгып, урман гөрли, кар-яңгыр ява башлый.

Җил-давыл күтәрелгәч, аерылдык ике якка,
Каргышның сөременнән әйләндек Сакка-Сокка.

Таң атып көн яктырса, арабыз ерак торды,
Беребез «Сак» дигәндә, беребез «Сок» кычкырды.

Кояшның батуыннан тотынабыз кычкырырга,
Тәкъдирдә яман язган, булмыйдыр ычкынырга.

Тавышыбыз Сак белән Сок, хәлебезне белүче юк,
Кешедән кошка әйләнгәч, гомерләр үтә боек.

Кычкырып кара-каршы, кавышабыз; дигән чакта,
Яктылык беленәдер шул кояш чыккан чакта.

Буладыр ике арабыз кояш чыккач бик ерак,
Кавышабыз дигән чакта таң белән була фирак.

Сак та Сок кычкырабыз, югалган бездә бәхет,
Ике арада тау буладыр кавышабыз Дигән вакыт.

Һәркемгә гыйбрәт бу хәл, алмасын каргыш шулай,
Каргыштан кавышулар дөньяда кала бугай.

Игезәк ике туган, икебез ике якта,
Ишеткән елап китә Сак та Сок дигән чакта.

Камышлар суга батмый, каргышлар кире кайтмый,
Каргаган ата-ана кайгысыз гүрдә ятмый.

Ата-ана догасын төшми дип уйламагыз,
Нәфескә ирек биреп, уенда уйнамагыз.

Балалар шаярмагыз, анага карышмагыз,
Йөрегез адәм булып, сыйфатны алышмагыз.

Балалар хәсрәтен күргән, адашып читтә йөргән
Адәмгә гыйбрәт өчең, укысын күзе күргән.

Димәгез: «Юкны язган!» — чыгарып ялганлыкка,
Чын эш диеп сөйләнә картлардан калганлыкка.

___________________________________________

1. Tәдбир — эшне ахырын уйлап эшләү, алдан күрү.
2. Вариантларда бу сүз урынында «белсәнә», «сусама», «су салма» кебек сүзләр дә китерелә. Биредә сөтен имезгән ана каргышы кире кайтмый дигән борынгы ышанулар чагылыш тапкан.
3. Эчрә — эчендә; яшь аралаш мәгънәсендә.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 5 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz